Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Гармунның да җаны бар

Расих әфәнденең уен коралларын төзәтә башлау тарихы үсмер чагындагы «Чайка» гармунына барып тоташа.

Казанның үзәгендәрәк урнашкан «Аксу» студиясенә, сирәк булса да, кагылып чыгарга туры килә. Ә бер килүемдә ишеге ачык торган бүлмәнең киштәләренә күзем төште. Алар музыка уен кораллары белән тулы! Ниндиләре генә юк – гармун, баян, 
аккордеоннар... 

Чехословакиядә эшләнгәне дә, Бөек Ватан сугышыннан алып кайтылганы да, революция­гә кадәр ясалганы, Вараксин гармуннары, ягъни тальяннар да бар. Хәтта мандолина, скрипкаларны да күрергә мөмкин. Бүлмә берара гармуннар музеен  хәтерләтеп куйды.  Хуҗасы – гармуннарга икенче тормыш бирүче алтын куллы оста Расих Сабирҗанов икән. Ә ул музыкант та, җырчы да түгел. Аңа бу һәвәслек, осталык каян килгән? 

Расих әфәнденең уен коралларын төзәтә башлау тарихы үсмер чагындагы «Чайка» гармунына барып тоташа. Чүпрәле районының Зур Чынлы авылы урамнарын яңгыратып баянда уйнаучы Харис ага улы Расихка 14 яше тулгач  «Чайка» гармунын алып кайтып бирә. Ул үсмер улының да, үзе кебек оста итеп уйнарга өйрәнүен теләгәндер. Әмма Расихның күңеле көйләр чыгаруга бик тартылмый, үсмер бер-ике көй өйрәнә дә гармунны читкәрәк этеп тора. Егетне күбрәк физика кызыксындыра, авыл хуҗалыгы институтын да уңышлы тәмамлый.

Әмма гармун барыбер тик тормый, уйнала. Еллар узгач, ир-егет аны  азрак төзәтеп алырга кирәклеген аңлый. Расих «Чайка»ны сүтеп карый, өйрәнә, төшенә һәм төзәтеп тә чыга. Аннары бу эш аны чын-чынлап кызыксындыра башлый. Ул музыка уен коралларының нинди материалдан эшләнүен, механикасын, физик характеристикаларын, һәр деталь-элементларының сыйфатын өйрәнә. Телләр төзелеше, металл, яңгыраш сере... Моннан тыш ноталарны да белү сорала. Октавалар тәртибе, һәрберсенең тональлеген билгеләү үзенчәлеге бар. Әкренләп Расих гармуннар төзәтү буенча чын остага әверелә. Физика яраткан егеткә болар барысы да җиңел бирелә. 

Р.Сабирҗанов башта таныш-белешләренең тузан җыеп яткан тальянка-хромкаларын төзәткәләп бирсә, соңрак көе киткән баян кебек катлаулырак­ларын да кулы аша үткәрә. Тора-бара Р.Сабирҗанов аккордеоннарның да серенә төшенә, гитара, балалайка, мандолина кебекләре дә ир-егет кулына эләккәч ипкә килә. Аннары мәктәпләрдә музыка укытучылары, ансамбльләр оештырып, балаларны сәнгатькә тарта. Уку йортларында ватылып яткан музыка уен кораллары да хәтсез. Гармуны, баяны, яисә аккордеоны... Алар да Расих ярдәмендә яңача яңгыраш ала. Әлбәттә, гармуннар төзәтү остасына заказлар да күп, мөрәҗәгать итүчеләр дә хәтсез. Хәтта Мәскәүдән дә биш заказ килгән. Ул аларны төзәтеп, чистартып, өр-яңа рәвешкә китереп, хуҗаларына кайтара.

Дус-ишләре янына кергәч гармуннарының көе китүен, уйналмыйча ятуын күреп, Расих аларны да төзәтеп бирә. Әкренләп үзенең гармуннар коллекция­се дә туплана. Аңа кызыгучылар да хәтсез. «Уйнап карыйм әле», – диләр. Алып сыздырып җибәрәләр, кулларыннан да төшерәселәре килми. Расих Харис улы коллекциясендәге гармуннарын шулай  музыкага мөкиббән киткән дусларына бүләк тә итә. Рәхмәт әйтеп алалар. «Музыка уен кораллары хәрәкәттә булыр­га тиеш. Аларның тавышын яңартып, яңгыратып тору сорала», – ди ул бу уңайдан. 

Гармуннар төзәтү остасы соңгы елларда балаларның, яшьләрнең, компьютерга алданып, музыка уен коралларыннан читләшүенә дә борчыла. Ул үзенең үсмерлек чорларын искә төшерә, балаларның бер-берсеннән күреп гармунда уйнарга өйрәнүен, кичләрен гармун моңнарына күмелеп яшәүләрен матур хәтирә итеп искә ала. 

«Минем яшьтәшләрем дә шулай уйнарга өйрәнде. Көйләрне кемнең ничек яңгыратуын бүген дә хәтерлим. Шуларның барысын да искә төшерәм дә гармунга тартылганнарга, талантың бар икән, уйна, дип бүләк иткән чакларым күп», – ди ул.  

Бүләк мәсьәләсендә Расих Сабирҗановның игелекле булуын күптән беләләр. Әлфия Авзалова үзәген бизәп торган биш гармун (арада 1910 елда эшләнгән гармун да бар), баянның барысы да – музыка уен кораллары белгече Р.Сабирҗанов бүләге. Яраткан җырчыбыз үз заманында нинди гармуннарга кушылып җырлаган, шуларны коллекциясеннән сайлап, үзәккә тапшырган. Казанның 23 нче гимназиясе, М.Җәлил исемендәге татар гимназиясенә бүләк ителгән аккордеон балаларның сәләтен ачуда озак еллар булышачак әле. Кооперация институтындагы Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге дә Р.Сабирҗанов юмартлыгы аша баянлы булган. Чиләбе өлкәсенең Коншак районында да Расих яңадан җан өргән өч баян бар. Коншак авылы егете җырчы Ирек Галиев, «Аксу» студиясенә кергәч, кызыгып уйный, үзенә баян алырга кирәклеген әйтә. Әмма кибетләрдә баяннар – кыйм­мәт, егетнең хәзерге вакытта акчасы да җитеп бетми икән. Расих аңа шундук бер баянын бүләк итеп тапшыра. Баяннарның тагын берсе Бәгәрәктамак авылы мәктәбендә булса, икенчесе Мөслим тимер юл станциясе мәктәбенә Төбәкне өйрәнүчеләр уздырган конференция барышында директоры Зөлфия Вәлиевага тантаналы төстә тапшырылды. Аңлашыла ки, бүләк ителгән гармуннарның күбесе интернеттагы мәгълүм сайт аша сатып алына. Берсенең хуҗасы, элеккеге гармунны сатканда, уен коралында Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдиннең кереп-кереп уйнап чыкканын да искә төшерә.

Гармун төзәтү  кебек четерек­ле, вак эш сабырлык, төгәллек сорый. Какканда ныграк, яки уңайсызрак суксаң да тавыш үзгәрә. Тәҗрибә дә, осталык та кирәк. Шул ук вакытта оста гармунчыдан уйнатып карау да әһәмиятле. «Профессиональ баянчылардан уйнатып карыйм. Алар килешеп бетмәгән урыннары булса шундук сизеп ала», – ди оста.

 Әлбәттә, дусларсыз теләсә кайсы эш авыр бара. Р.Сабирҗановның гармун төзәтү буенча тәҗрибә уртаклаша торган белгечләре бар. Алар үзара булышып яши, кирәк икән, бер-берсенә детальләр белән дә ярдәм итә. 

Сөембикә КАШАПОВА.

 

Чиләбе өлкәсе Бәгәрәктамак гомуми белем бирү мәктәбенә баян бүләк итү вакыты. Баянны мәктәп директоры Фидалия Кәримова кабул итеп ала.

Расих Сабирҗанов (уңда) танылган баянчы Ринат Вәлиев белән.

Әлфия Авзалова исемендәге үзәккә Расих Сабирҗанов бүләк иткән баян һәм гармуннар.

Расих Сабирҗановтан (уңда)  журналист, эзләүче, Татарстан патриотик тәрбия бирүгә булышлык ассоциациясе рәисе Михаил Черепановка туган көн бүләге.

Чиләбе өлкәсенең Мөслим тимер юл станциясе мәктәбенә баян бүләк итү. Аны мәктәп директоры Зөлфия Вәлиева кабул итеп ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

20

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев