Мәдәни җомга

ФОРСАТ ЧЫКСА, ИЛГӘ КАЙТЫГЫЗ!

- Әти, син гармун уйнаганда, җырлаганда ник елыйсың? Мәктәптә укучы Гыйззәтулла тальян тартып моңланучы атасы Әнвәр янына килә дә, үзәкне өзәрлек шундый соравын бирә. Агай да, яшьләнгән күзләрен кулъяулык белән сөртеп, малаена ихлас җавабын юллый: - Улым, җиребезне, татарларыбызны сагындым. Безнең әти-әниләр гомере дә Кытайда Татарстаныбызны, Казаныбызны юксынып, елап узды....

- Әти, син гармун уйнаганда, җырлаганда ник елыйсың?
Мәктәптә укучы Гыйззәтулла тальян тартып моңланучы атасы Әнвәр янына килә дә, үзәкне өзәрлек шундый соравын бирә. Агай да, яшьләнгән күзләрен кулъяулык белән сөртеп, малаена ихлас җавабын юллый:
- Улым, җиребезне, татарларыбызны сагындым. Безнең әти-әниләр гомере дә Кытайда Татарстаныбызны, Казаныбызны юксынып, елап узды. Аларның: "Форсат булса, илгә кайтыгыз!" - дигән сүзләре киләчәк буынга нәзер кебек ишетелде. Инде бу васыятьне мин кабатлыйм. Улым, форсат чыкса, илгә кайтыгыз!
Кытай һәм совет дәүләте җитәкчеләре арасында үзара аңлашылмаучанлык килеп чык­кач, чик буе капкалары озакка ябыла шул. Үзара кунакка йөрешү генә түгел, хәтта хат алышу да тыела. "Мәдәният революциясе" дип исемләнгән хәтәр елларда Кытайда гаиләләрдән документлар, фоторәсемнәр, китаплар, кулъязмалар җыеп алына һәм юк ителә. Туу турындагы таныклык­лар да явыз хакимият корбанына әйләнгәч, буыннар бәйләнешен әби-бабалар ватанына ялгау тагын да кыенлаша.
Тарих белән кызыксынучан Гыйззәтулла Хәсәнев кулында да язмача нәсел шәҗәрәсе калмый. Фәкать әтисе Әнвәрнең: "Безнең тамырлар Казаннан, Арча ягыннан", - дигән сүзләре генә хәтеренә уела. Ул бабасының Бәхтияр исемле икәнен дә белә. Һөнәрле, белемле, диндар агай 1890 елдан Казан белән Кытай арасында йөри башлый. Сәүдә белән шөгыльләнә. Ә 1936 елда эшкуар үз гаиләсен Шинҗан уйгур автономияле районының Элә өлкәсендәге Аксу авылына күчерә. Казахлар нигезләнгән төбәктә хатыны Сәрбиҗамал белән алты баласын - Әнвәр, Мөнәвәр, Сабира, Галиулла, Хәмидә, Хамисәне аякка бастыра.
Арадан иң олысы Әнвәр - таш, агач, тимер остасы булып таныла. Бура бурый, өй сала. Янәшәдәге елга ярында су тегермәне төзеп куя. Хатыны Сәрвәр белән муллыкта 9 бала - хирург Хәбибулла, тире авырулары белгече Нәҗметдин, тракторчы-комбайнчы Җамалетдин, тырыш хуҗабикәләр Кәримә белән Хәлимә, ветеринария табибе Фәйзулла, укытучы һәм тәрҗемәче Гыйззәтулла, татар киемен тегү ширкәте җитәкчесе Фәрхинур, укытучы Хәйрулланы үстерә.
Ул чакта Кытайда ишле гаиләләр хуплана әле. 1974 елдан гына бала табу канун белән чикләнә. Гаиләләрдә халкы 1 миллиард 300 миллионнан арткан кытайларга - 1, үзбәк, казах, уйгур, кыргыз, дүңгән, монголларга - 2, татарларга 3 сабый алып кайтырга рөхсәт ителә. Милләттәшләребезгә беркадәр өстенлек бирелүгә халкыбызның 56 милләт вәкилләре арасында сан ягыннан 52 нче урында торуы сәбәпче була. 6 (хәзер 5) меңләп татар - зур ил өчен диңгездәге бер тамчы кебек кенә бит ул.
Хөкүмәт, моны истә тотып, 56 милләт вәкилләре арасында "Кытайда иң бәхетле гаилә" бәйгесен дә үткәрә. Октябрь ае башыннан ел ахырына кадәр интернет челтәрендә моны ачыклау бара. Ярышта катнашучыларга катгый рәвештә үтәлергә тиешле берничә шарт куела. Гаилә башлыгының һәм хуҗабикәнең әти-әнисе татар булуы, конкурсантларның эштә күренекле нәтиҗәгә ирешүе, үз милләтенә хезмәт итүе, тәрбия­ле балалар үстерүе, күршеләр белән тату яшәве кирәк. Бу яктан, шөкер, Г.Хәсәнев гаиләсенә тел-теш тидерерлек түгел. Үзенең дә, хатыны Хәлимә Фәйзрахман кызының да нәсел тамырлары татар мохитендә тармаклана. Милли даирәнең дә ниндие әле. Әгәр бусагадан узгач татарча сөйләшмәсәң, әти-әни балага эндәшми. "Татар гаиләсе - үзе мәктәп" - дип, дәвамчыларга туган телне өйрәнергә этәргеч бирә. Җирле телдә урта мәктәп тәмамлаган Гыйззәтулланың 33 ел буе кытай әдәбиятын һәм грамматикасын укытуы, кадр­ларның белемен күтәрү институты директоры итеп билгеләнүе, меңәрләгән тәрҗемәче һәм тел белгече әзерләве дә күз алдында. Рәсми кәгазьләрне хаталы язган җитәкчеләр эш урыныннан куылган заманда, ул башкарган хезмәтнең сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел. Әгәр җирле телне кытайлардан да яхшырак белмәсә, аны өйрәтүнең отышлы ысулларын кулланмаса, Гыйззәтулла милли мәгариф өлкәсенә якын җибәрелмәс иде. Ул туган халкыбыздан да читләшми, ерагаймый. Элә өлкәсе татарлар мәдәниятен өйрәнү үзәгендә 24 ел буе рәис урынбасары һәм сәркатип вазифасын башкара. Ягъни хөкүмәт белән халык арасында эш йөртә. Милләтебезнең Сабантуй һәм башка бәйрәмнәрен үткәрергә бюджеттан акча юллый. Җирле һәм үзәк матбугатта халкыбыз зыялылары турындагы мәкаләләрен дә даими бастыра - аларның саны йөзгә якынлаша. Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Мәсәлән, шагыйребез Габдулла Тукайның 30 лап шигырен кытай һәм казах укучыларына тәкъдим итә. Шул уңайдан аны берничә телдәге "Элә кичләре" газетасы баш мөхәррире чакырып ала. "Тукайның 27 яшьтә дөньядан киткәнен әйткәнсең, - дигән шиген белдерә. - Өйләнмәгән егет искитәрлек "Туган тел" шигырен яза алдымы икән?" "Татарлар, кайда гына эз салса да, мылтык тотып бармады, - дип җавап кайтара кулына китап тотып сөйләшүче тәрҗемәче. - Бабай-әбиләребезгә, әти-әниләребезгә Тукайның шигырь китаплары аерылмас юлдашка әйләнде. "Туган тел" - халкыбызның гимны ул. Беләсең килсә, элегрәк Голҗада Габдулла Тукай урамы булган. Соңрак ул Тянь-Шаньгә әйләнгән. Хәзер менә шагыйрь исемен яңадан кайтару турында сүз бара".
Г.Хәсәнев Голҗа уртасында калган татар зиратын да искә төшерә. Андагы бер каберташка "1800 елда Казанда туып 1830 елда Голҗада вафат булды" дигән сүзләр уелу турында сөйли. Димәк, аның барлыкка килү вакыты инде 200 елга якынлаша. Хөкүмәт карарына таянып, аны ачык һавадагы музей итеп тану өчен тарихи җирлек бар. Голҗада, заманында булачак тарих фәннәре докторы Миркасыйм Госманов укыган татар мәктәбе дә яхшы сакланган. Хәзер анда музей ачу турында сүз бара. Уйны гамәлгә ашыру ниятеннән, татарлар мәдәниятен өйрәнү үзәге белән хакимият арасында хатлар йөри.
Барлый башлагач, татарлар Кытайга алып барган халык җыр­лары саны да 100 дән арта. Гыйззәтулланың бертуган абыйсы Нәҗметдин аларны берәмтекләп җыя. Үзе баянда уйнап, биш улын-киленен, бер кызын-киявен җырлатып, аларның байтагын видеотасмага яздыра. Әмма икенче кисәкне чыгарырга өлгерми. Дөньядан китәр алдыннан, энекәшеннән башлаган эшне ахырга җиткерүне сорый.
Әби-бабайлар, әти-әниләр васыятен үтәп, Казанның 1000 еллыгында Татарстанга юл ялгауда да Г.Хәсәнев башлап йөри. 2005 елда татар иле башкаласына, берничә ата-ана белән бергә, 36 егет-кызны укырга алып килә.
Студентлар сафына аның 1983 елгы олы улы Нәгыйулла да кушыла. Тырыш егет Казан дәүләт университетында татар, рус, фарсы, инглиз телләрен өйрәнә. Диплом алгач, Татарстан башкаласындагы Кытай ширкәтендә эшкә кала. Пекин-Мәскәү-Казан-Уфа арасында сәүдә элемтәләрен ялгаша. Банк хезмәткәре Айгөл Миңнулла кызы Нәбиуллина белән танышкач, Лаеш районының Кече Елга авылына кайтып, никах та укыта. Ә туй, 700 дән артык кунак катнашында, Эләдә уза.
Икенче ул Әсхәт Голҗада гомер кичерә. Хирург. Хатыны Надия - татар кызы, банкир. Аның да нәсел тамырлары Казан артына ялгана.
Төпчек малай Вәлиулла, Кытайда урта белем алгач, Казан (Идел буе) федераль университетының татар журналистикасы факультетын тәмамлый. Ә магистратурада компьютер графикасы һәм дизайн серләрен өйрәнә. Казанда эшкә калырга, гаилә корырга җыена.
Катнаш никах белән чуарланмаган нәсел шәҗәрәсе, үрнәк яшәү рәвеше, әти-әни васыятенә тугрылык, туган халкына хөрмәт, милләт горурлыгы булырлык балалар үстерү Хәсәневләрне "Кытайда иң бәхетле татар гаиләсе" итеп таныта. Әлеге күңелле хәбәр Кытай Халык Республикасы үзәк телевидениесе аша ил күләмендә игълан ителә. Моңа дәлил калсын дип, җиңүчеләргә диплом тапшырыла.
Тик шулай да 1959 елгы Гыйз­зәтулла Әнвәр улының күңеле урамга чыгуга үзенә хөрмәт күрсәткән күп санлы шәкертләр тирәлегеннән, 110 квадрат метрлы фатир иркенлегеннән, таба өслегедәй юл тигезлегеннән, гомумән, Кытай үсеш-яңарышыннан калыша төшкән, әмма татар халкы күпчелекне тәшкил иткән Татарстанга тартыла. Әтисе Әнвәрнең: "Безнең тамырлар Казаннан, Арча ягыннан", - дигән сүзләрен хәтерендә яңартып, ул шул тарафка сәфәр чыга. Шагыйрь Габдулла Тукай ватанында колач җәеп каршылана. Әмма 1936 елда туган ягыннан бөтенләйгә чыгып киткән бабасы Бәхтиярнең авылын белә алмыйча кайта. Сиксән еллык юл өзеклеге нәсел шәҗәрәсенең Казан артындагы буыннарын хәзергә билгесезлектә калдыра. Тик шулай да: "Татарстанда, үзебезнең халык янәшәсендә яшәү күңеллерәк", - дип, Гыйззәтулла әфәнде улы Нәгыйулла кияү булган Кече Елгада агач йорт сатып ала. Диндар карт-карчык Нургали Мингалиев һәм Мәрзиядән калган өйгә хуҗа булып, хатыны Хәлимә белән чын татар дөньясында гомер кичерә. Илһамланып шигырь яза, моңланып җыр суза. Милли матбугат белән таныша. Газета-журнал редакцияләре белән элемтә урнаштыра. Каршылык киртәләреннән үтеп, авыл хуҗалыгы ширкәте оештыру турында хыяллана. Кытайдан күренекле татар табибләрен алып кайтып, йөрәк, бөер, теш авырулары белгечләрен халык белән күрештерергә омтыла. Таныш-белешләр тәкъдиме белән башлаган эше барып чыкмаса: "Бу кыенлыкларны кайчан да булса чигендереп булырмы икән?" - дип, уфтанып та куя ул. Шулай да максатчан Гыйззәтулла ярты юлда тукталып калмый. Кытай үҗәтлеген күрсәтеп, данга төренгән чакларын искә төшереп, уйлары белән җитәкләшеп гел алга бара.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
Казан - Лаеш - Казан.
.Гыйззәтулла Хәсәнев.
.Сәрвәр, Хәлимә, Гыйззәтулла, Әсхәт.
.Гаиләдә өч малай: Әсхәт, Нәгыйулла, Вәлиулла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: