Мәдәни җомга

Әфганстанда да татарлар яши

Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча Әфганстанда бүгенге көндә 300 меңнән алып бер миллионга кадәр татар гомер кичерә.

Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында «Әфганстан: үткәне, хәзергесе һәм киләчәге. Әфганстан татарлары» дигән темага Көньяк Азия иле белән бәйләнеше булган галимнәр, экспертлар, элеккеге хәрбиләр катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды. Аны «Татар төбәкчеләре оешмасы» җитәкчесе Альберт Борһанов алып барды.

Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча Әфганстанда бүгенге көндә 300 меңнән алып бер миллионга кадәр татар гомер кичерә. Бөтендөнья татар конгрессы киңәшчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров әфганнар илендә татарлардан гына торган авыллар булуын мисалга китерә. Татарстандагы «Әфганстан бердәмлеге» оешмасы җитәкчесе Асефи Мөхәммәд Шәриф белдергәнчә, Әфганстанда яшәүче татарларның ул якларга 13 нче гасырларда күченә башлаулары мәгълүм икән. Алар үз гореф-гадәтләрен саклап яши, борынгы әби-бабаларының туган җире булган Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели. Конгресс Әфганстанда яшәүче татарларның үткәнен өйрәнү, аларның тарихи ватаннарына якынаюларына булышу белән инде берничә ел шөгыльләнә. Бу илдә яшәүче милләттәшләребезгә бәйле мәсьәләләр беренче тапкыр конгресс уздырган телевизион күперләрдә күтәрелә башлаган. Ул очрашуларда татарлар туган телләрен өйрәнү буенча курслар оештыруда ярдәм сораган. Хәзерге вакытта конгресс тарафыннан шундый дәресләр онлайн форматта уза. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә һәм аның катнашында берничә видео аралашу оештырылган. Түгәрәк өстәл утырышында да Кабул белән видео аша элемтәгә керделәр. 

Тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гайнетдинов 1987 елларда Әфганстанда хезмәт иткәндә татарлар белән очрашуын искә төшерде. Татар икәнлеген белгәч, кич белән аның янына Әфганстан татарлары исеменнән вәкил килгән. Ул фарсы телендә аралашкан, милләттәшеннән татарча сөйләшүен дә үтенгән. Үзләре исә туган телләрен күптән оныткан. Вәкил соңыннан Р.Гайнетдиновтан татарча җыр­лавын да сораган. «Җырлый белмәсәм дә, «Ай, былбылым»ны көйләдем. Ул елап җибәрде. Әфганстан татарлары – бик горур халык. Алар башка милләтләр белән никахлашмаска тырыша, сәяси мөнәсәбәтләргә кысылуны да хупламый», – дип искә алды Р.Гайнетдинов. Ул вакытта татарлар милләт буларак, Әфганстан Конституциясенә теркәлмәгән була, шуңа күрә алар туу турындагы таныклыкларына да милләтен «татар» дип яза алмаган. Бу мәсьәлә дә шулай ук Татарстан ярдәме белән уңай хәл ителгән. 

Россия патриотик мөселман фондының җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллинга да Әфганстанга еш чыгарга туры килә. Сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерүне төп бурыч иткән оешманың әфганнар илендә үз вәкиле бар. Алар Әфганстанга Россиядән азык-төлек тауарлары алып килә, аны әфганнар сатып ала. Төп таләп – продукциянең хәләл булуы. Контракт нигезендә күпмедер өлеш кире кайтарыла, оешма исә аны хәйрия максатларына тота. Хәбибуллин Әфганстан белән эшли башлаган елларында Кабулга «Татхимфармпрепараты»ның зур фура белән җиде тонна дару алып баруын искә ала. Бу уртак программа була. Әфганнар Россия даруларын бик сыйфатлы буларак кабул иткән. 

Р.Хәбибуллин Әфганстан татарлары белән очраклы аралаша башлаган. Кайвакыт аны әфган дуслары кунакка дәшә. Шундый чакыруларның берсендә ир-егет Сабан туена эләгә. Әлбәттә, ул чит җирдә үз милли бәйрәмен күреп бик гаҗәпләнә һәм кызыксына башлый. Бәйрәмне оештыручыларның үзләрен татар диюе дә аптырашта калдыра. Әмма аларның паспортларында милләтләре татар дип күрсәтелмәгән, үзбәк, таҗик дип язылган. «Ә ник татар түгел?» – дип кызыксына Р.Хәбибуллин. Әфганстанда татар дигән милләт юк, дип җавап бирәләр. Татарстан кунагы республикабыз турында сөйли. Алар күбрәк кызыксына башлый. Татарларның милләт буларак теркәлмәве исә алар файдасына булмый. Чөнки бу илдә дәүләт оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр саны милләт исәбенә карап тәгаенләнә. «Әфганстанда яшәүче татарлар белән элемтә урнаштыру өчен татар конгрессы күп көч куйды», – ди Россия патриотик мөселман фондының җитәкчесе. Беренче видеоконференция, коронавирус авыруы килеп чыккач, ике илнең Сәламәтлек сак­лау министрлык­лары катнашында оештырыла, бу аралашуның нәтиҗәсе буларак Әфганстанга гуманитар ярдәм озатыла. Моңа Әфганстан хөкүмәте бик рәхмәтле була. Алар нәкъ шул вакытта Татарстан турында да ишетә һәм милләттәшләребезнең паспортларында һәм туу турындагы таныклыкларында милләтләре татар икәнлеге күрсәтелә башлый. Бу исә баланы мәктәпкә укырга биргәндә дә, медицина ярдәме алганда да, башка хезмәтләрдән файдаланганда да өстенлек бирә. Хәзер инде Әфганстан парламентында ике татар депутаты да бар. «Алар бик актив», – дип сөйли Р.Хәбибуллин. Хәтта кайбер провинцияләрдә татар губернаторлары сайлап куела, татар теле дә укытыла башлаган. Хәзер инде әфган-татар, дари-татар әлифбалары кирәклеге мәсьәләсе килеп туган. Билгеле ки, галимнәребезнең аны эшләргә алынуы да кирәк.

Рөстәм Хәбибуллин, журналистлар белән аралашканда, Татарстанда туган һәм Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәндә  хәбәрсез югалган солдатлар исемлегендә йөртелүче өч егет турында да сөйләде. Алар әфган җирендә һәлак булган һәм бергә хезмәт иткән хезмәттәшләре тарафыннан ташлап калдырылган. Хәзер Мамадыштан десантчы булып хезмәт иткән Илшат Гәрәйхановның (ике апасы исән), Чаллыдан Юрий Быковның (әнисе исән), Актаныштан Хәмбәл Гамбәровның (әнисе исән, Актанышта аның истәлек тактасы да куелган) җирләнгән урыннарын тапканнар, аларның җәсәдләрен күчерүгә рөхсәт алынган. Аларны туган якларына алып кайту, яисә андагы зиратка күчереп җирләү мәсьәләсе хәл ителә. 

Сөембикә КАШАПОВА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: