Мәдәни җомга

Дөнья чемпионатында Татарстан данын кемнәр яклый?

31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Казанда «Ак Барс» Көрәш сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле һәм классик стильдә билбау көрәше буенча XVII дөнья чемпионаты узачак.

Бүгенге көндә әлеге дәрәҗәле турнирда 40 илдән 200 дән артык спортчы катнашуын раслады.

Турнир барышында ир-атлар 57 кг, 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг һәм 100 кг. нан артык авырлык категорияләрендә иң көчлеләрне билгеләячәк; хатын-кызлар 52 кг, 58 кг, 66кг, 76 кг һәм 76 кг. нан артык авырлык категориясендә чыгыш ясаячак.

Традицион рәвештә, турнирда иң күпсанлы һәм вәкилләрнең берсе булып Татарстан Республикасы делегациясе чыгыш ясаячак. Россия җыелма командасы составында республика данын 15 көрәшче яклаячак, алар ил чемпионатында 1 һәм 2 урыннарны яуладылар.

Алар арасында Алексей Абрамов, Шамил Чевик, Илнар Закиров, Ислам Фәләхов, Ренас Кәлимуллин, Булат Мусин бар. Ранис Гыйлаҗетдинов, Тимур Латыйпов, Ришат Исхаков, Габдеҗәлил Сөләйманов, Андрон Абдуллин, Энҗе Йосыпова, Гөлия Мөбәрәкшина, Екатерина Бусова һәм Регина Салихова бар.

Тамашачылар өчен керү-ирекле.

Расписание

1 ноябрь

09:00-12:00-барлык авырлык категорияләрендә ирекле стиль белән беренчел очрашулар

14:00-15:00-чемпионатның тантаналы ачылышы

15:00-17:00-ирекле стильнең ярымфинал, финал очрашулары

18:00-19:00-ирекле стиль буенча җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү

2 ноябрь

09:00 -12:00 – барлык авырлык категорияләрендә классик стильнең беренчел очрашулары

13:00-15:00-классик стильнең ярымфинал, финал очрашулары

15: 30-17:30-ирекле стиль буенча җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы матбугат хезмәте

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: