Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Асылыбызга кайтып барышлый

Чүлмәк сәнгатен чүлдән чыгарыйк!

Бездә балчык сәнгатен үстерү өчен шартлар бик чикле. Бар нәрсә конкурс һәм грантларга кайтып кала. Балчык осталары тарих катламнарын актарып иҗат итсенме, әллә кирпеч калынлыгында грант кәгазьләре тутырсынмы?

«Тормыш өслүбе – мәдәни код» II Этно-fashion халык иҗаты һәм гамәли бизәү сәнгате фестивале кысаларында Казанда узган кызыклы чаралар арасында керамикага багышланган «түгәрәк өстәл» дә бар иде. Ул Муса Җәлил урамында урнашкан «Ишморат» керамика остаханәсендә үткәрелде. 


Оештыручысы – туган як мәдәниятен өйрәнүче Римма Кашапова. Остаханә Профсоюз һәм Кремль урамнары арасында шәһәр үзәгендә бик җайлы җирдә урнаша. Җитәкчесе – Риза Ишморатның оныгы Снежана Хәйруллина. Биредә күзләре күрүдән мәхрүм оста Илгизәр Хәмидуллин,  керамист Лилия Сафуанова  һәм тагын берничә яшь белгеч иҗат итә. Берничәсенә күптән түгел ике атнага Үзбәкстанга барып балчык эшләнмәләр иҗат итүдә осталыкларын камилләштерү насыйп булган. Аларга хыялларын тормышка ашырырга Мәдәният министрлыгы каршындагы Татар мәдәнияте ресурс үзәге ярдәм иткән. Кечкенә генә «Ишморат» галереясы осталарына Үзбәкстанга бару мөмкинлеге тудырылгач, укучылар респуб­ликабызда керамика сәнгате чәчәк ата, дип уйларга мөмкин. Әмма кызганыч ки, бу – ялгыш фикер. 

Казан фәнни-тикшеренү техник университетының дизайн факультеты деканы профессор Винера Хамматова шәкертләрен кызганып еламый гына. Анда керамика бүлеге унике ел элек оештырылган булса да һәм ел саен аны 15-20 керамика остасы тәмамлап чыгуга карамастан, аларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе әлегә кадәр хәл ителмәгән. Шуңа күрә дипломлы белгечләребез Мәскәү, Санкт-Петербургка китеп югала. Республикабызда чын талантлар бик аз кала. Күбесе – йә балчыктан әвәли,  яисә рәсем ясый белми. Институтта рәсем ясарга да, тарих катламнарын актарып иҗат итәргә дә, конструкцияләүгә, проектлауга, әзер балчык эшләнмәсен интерьерга «утыртырга» да өйрәтәләр. Институтка уку урыннарын Россия Мәдәният министрлыгы бүлә һәм урын бүлгәндә яшь белгечләрнең эшкә урнашуы төп күрсәткеч булып тора. Шәхси эшмәкәр яисә үзмәшгульләр булып теркәлсәләр, институт җитәкчелегенә шәкертләренең язмышын күзәтеп бару мөмкин әле. Ләкин бүгенге вәзгыятьтә күбесе керамика буенча эшләми, бөтенләй бүтән һөнәрләр сайларга, мәсәлән, фриланска кереп китәргә мәҗбүр. Киләсе елдан Министрлык уку урыннарын тагын да киметәчәк, дип кайгыра Винера ханым. Шулай икән, бик кирәкле, мөһим һөнәрләр юкка чыгарга мөмкин. В.Хамматова күптәннән инде керамика, дизайн, костюм, гамәли бизәү сәнгате һ.б. юнәлешләрне берләштергән иҗат йорты кирәклеге турында чаң суга. Ул эшсезлек мәсьәләсен дә хәл итәр, туризмны да җанландырып җибәрер, өстәвенә, яшь осталар да бер-берсе белән аралашып иҗатларын камилләштерер иде. «Безнең буын исән чакта оештырып каласы иде шундый үзәкне, чөнки яшьләрнең бу мәсьәләдә кыл кыймылдатулары бик икеле», – ди Винера ханым. Керамика  күп чыгым сорамый. Бина, аренда, салым мәсьәләсе хәл ителгән очракта бу сәнгатьне югары күтәрергә мөмкин дә бит. В.Хамматованың сүзләренә караганда, институтны тәмамлаган яшьләр арасында Париж халкы кызыгырлык осталар бар. 

Чыннан да, бездә балчык сәнгатен үстерү өчен шартлар бик чикле. Бар нәрсә конкурс һәм грантларга кайтып кала. Балчык осталары тарих катламнарын актарып иҗат итсенме, әллә кирпеч калынлыгында грант кәгазьләре тутырсынмы? Грантка кәгазь тутырам дисәң, башта юрист белгечлеге алып чыгу кирәк. Балчык осталарының моңа вакыты бармы? Аларга бүген аренда хакын түләргә кирәк ләбаса! 

Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена делегат буларак Үзбәкстаннан килгән Фирганә мәдәни-мәгърифәти үзәк җитәкчесе Альбина Кәримова  сөйләгәннәрен тыңлаганда барысы да шаккатты. Үзбәкстанда халык сәнгатен үстерү буенча дәүләт дәрәҗәсендә махсус программа тормышка ашырыла. Һәр районда өч-дүрт катлы биналар салганнар һәм теләге булган һәркем шунда килеп балчык әвәләргә, келәм тукырга, чигәргә, агач уярга,  һ.б. төр һөнәрләргә өйрәнергә мөмкин. Мәсәлән, Фирганә өлкәсендә унике район булса, һәркайсында берәр һөнәрчелек йорты эшли. Шулай итеп эшсезлек мәсьәләсе дә берникадәр хәл ителә, чөнки һөнәрчелеккә өйрәнергә эшләре булмаган авыр хәлдәге кешеләрне җәлеп итәләр. Иҗат йортларының туристик маршрутларга кертелүе акча эшләргә дә мөмкинлек бирә. Атаклы Риштан керамикасына, Бохараның атлас һәм әдрәс үзәкләрендә, Маргилан келәмчеләрендә бәяләр югары булса, һөнәрчелек йортларында юнь генә бәядән сувенир сатып алырга мөмкин. Иң мөһиме, иҗат үзәкләрендә осталар салымнардан азат ителгән. Риштан керамикасын, әйтик, гасырлардан килгән традицияләргә таянып иҗат итсәләр, һөнәрчелек йортларында яшьләр шуннан этәрелеп үз әсәрләрен иҗат итә һәм араларыннан Алишер Нәзиров кебек танылган балчык осталары да чыгарга мөмкин әле.

«Иҗат йортлары булса, мин орнамент осталары белән аралашып үз эшләнмәләремне үзем үк бизәргә дә өйрәнер идем», – дип сүзгә кушыла Алишер Нәзиров­та осталыгын камилләштереп кайткан Илгизәр Хәмидуллин. Күзләре күрмәсә дә, егет иҗатка ашкынып тора. Әмма Казан буенча эзли китсәң, күзле кешегә дә бер татар орнаменты очрамас. Илгизәр кебекләргә балчык савыт-сабаны бизәкләргә кайда, ничек өйрәнергә соң? Бу уңайдан Әзәрбайҗандагы атаклы келәм музее искә төште. Анда борынгы келәмнәрне, элеккеге технологияләрне торгызу өстенә, сукырлар өчен махсус программа эшләгәннәр, әйтик, бөтен мәгълүмат Брайль шрифтына күчерелгән. Казандагы берәр музейга килеп, экспозициядәге чүлмәкне яисә тәлинкәне кулыңа алып кара син! Хәзер ата каз сыман ысылдап килеп җитәчәкләр. Әзәрбайҗандагы келәм музеенда исә хәтта 2,5 мең еллык тарихы булган атаклы Пазырык келәмнәренең күчермәләрен дә сукырларга күңелләре булганчы тотып, капшап карау мөмкин.

Республикабызда керамика сәнгате ни хәлдә дигән сорауга җавап итеп тагын бер мисал китермичә мөмкин түгел. Шушы ук очрашуда керамика остасы Абделвәкил Хәмидуллин белән танышу бәхете елмайды. Алтайда дөньяга килгән бу егет ярты Россияне йөреп чыккан. Алтайда сәнгать училищесын, Красноярскида институт тәмамлаган. Беренче һөнәре – дизайн, тагын берсе – керамика. Чиләбедә башта балалар сәнгать мәктәбендә укыткан, аннары ун елдан артык Чиләбе сәнгать училищесында белем биргән һәм шунда ук керамика бүлеге ачкан. Уралны аркылыга-буйга йөреп чыгып, археологлар белән бергә Аркаимда казу эшләрендә катнашкан. Абделвәкилнең бабалары 1930 елларда репрессияләнгән була. Чыгышлары – Мордовиядәге татар авылыннан. Кан тартып, егет Саранскига кайткач, дизайнер булып та эшли, биш еллап милли мәдәният институтында да укыта, Мордовиянең Дубенский районына кергән Ламат авылында яшәгәндә район үзәгендә мәдәният йортында балаларга керамика сәнгатен өйрәтә. Мәдәният башлыгы ярдәмендә шәп остаханә булдыра. Интернетта  борынгы чүлмәкче әйләнәсе сызымнарын эзләп табып, аларны камилләштереп, шулар үрнәгендә үзенекен эшли. Шундый зур белем-тәҗрибә туплаган шәхеснең Казаныбызга килеп чыгуы үзе могҗиза. Әмма Абделвәкил бүген шәһәребезнең иң кәттә югары уку йортында укытадыр дип уйлаучылар бик ялгыша. Чыннан да, А.Хәмидуллин бер ел халык һөнәрчелеге техникумында укытып ала, бер курс керамика осталары чыгара. Әмма бездә кешенең кадерен беләләрмени? Бүген Абделвәкил әфәнденең эшен Красноярскида институт тәмамлаган шәкертләре дәвам итә. А.Хәмидуллин исә хәзер Саба районында. Анда ничек барып чыккан, диярсез. Анда Абделвәкилне күн эшләнмәләр остасы дусты Фәрит Вафин чакыра. Район башлыгы белән таныштыра. Районда сувенир сәнгатен үстерү кирәклеген яхшы аңлаган башлык чүлмәкләр остасына иҗат өчен шартлар тудыра. Бүген А.Хәмидуллин район үзәгендә балалар сәнгать  мәктәбендә эшли. Мордовиядә буш җирдә остаханә корган кебек, Сабада чүлмәкче әйләнәләре булдырып бала-чага белән мәш килеп яткан чагы. Бу хикәяттә Фәрит Вафин кебек һөнәрчеләрнең бер-берсен кайгыртуы һәм Саба районы башлыгының иртәгәсе көнгә карап яши белүе, мирас калдыру турында уйлавы сөендерсә дә, күңелне һаман бер сорау кимерә. Чиләбе училищесында керамика бүлеге ачкан, үзе үк шуның җитәкчесе булган, Аркаимда казынган А.Хәмидуллинның урыны Татарстан районының нәни генә бер балалар сәнгать үзәгендә булырга тиешме? Шундый дәрәҗәдәге оста ник Казанга сыймаган? Балчык әвәләүче осталар чат саен тезелеп бас­маган ләбаса! 

Алтайдан ярты Россияне урап туган ягына кайткан Хәмидуллин Сабада да сынатмас, Алласын, мулласын, ата-бабасын оныта барган хәзерге буыннар исә Хәмидуллин кебек осталардан башка асылга ничек кайтыр? Керамика ул – балчык, тәлинкә генә түгел лә, борынгыдан килгән сәнгать. Чүлмәкче боҗрасы – үзенә бер фәлсәфә. Чүлмәк кенә булса, бүгенге заман психологлары әвәләү ярдәмендә психиканы тынычландыру, балаларның фикерләүләрен үстерү программаларын уйлап тапмас иде. 

Нәни генә «Ишморат» остаханәсендә булып узган сөйләшү нинди зур мәсьәләләр күтәрде. Чүлмәк ташка бәрелсә дә, чүлмәк ватыла, таш чүлмәккә бәрелсә дә, чүлмәк ватыла, дигән халык мәкален истә тотып, өрфиядәй нәфис, тиз уалучан сәнгать төрен үткәннәргә таш атучылардан саклау кирәклеге бәхәссез.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев