Мәдәни җомга

Буыннар чылбыры ялгана

Татар халкының тарихы бик тирән, ул нәсел шәҗәрәләре белән турыдан-туры бәйләнгән.

Һәр кешенең үз гаиләсе чылбырын ачык­лавы үткәннәребезне өйрәнүгә китерә. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Архив эшләре буенча дәүләт комитетының “Без тарихта эзлебез” дигән шәҗәрәләр бәйрәме проектын башлап җибәрүе дә халкыбызның үз тарихы белән кызыксынуын арттыру ниятеннән булгандыр. 


Бәйгедә республиканың 37 районыннан һәм шәһәр округларыннан барлыгы 43 гаилә катнашкан. Билгеле ки, алар авыл җирлекләреннән, Татарстан шәһәрләреннән сайлап алынган иң көчле  гаиләләр булгандыр. Республика районнарында җиңүчеләр үзләрен алга таба алты зонага бүлеп үткәрелгән сайлап алу турларында күрсәткән. Анда һәр районны бер гаилә тәкъдим иткән. 

Конкурсның финалы Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сараенда үтте. Анда Кукмара, Ютазы, Чистай, Апас, Минзәлә районнарыннан, Казан шәһәреннән  берничә буын кешеләреннән торган вәкилләрен туплап, алты гаилә килгән иде. Алар жюри әгъзаларын милли ризыкларыбыз куелган өстәлләр янында милли киемнәрдән каршы алды, аларга үз нәсел-ыруы турында сөйләде. 

Шәҗәрә бәйрәменең Мәдәният сараеның тамаша залында үткән ачылыш тантанасында анда катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Тать­яна Ларионова тәбрик­ләде, гаиләләр республиканың  зур байлыгы булуын искәртеп үтте. “Әгәр алга барырга телибез икән, һәр гаиләдә, ким дигәндә, өч бала үсәргә тиеш. Кеше гаиләсез бәхетле була алмый”, – диде ул. Президент Р.Миңнеханов үзенең җәмәгате белән бергәләп һәр елны республиканың иң яхшы гаиләләре белән очрашуны гадәткә кертте. “Без тарихта эзлебез” проекты да Р.Миңнеханов теләктәшлеге белән башлангыч алды. Татарстан архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова бәйрәмнең уртак мирасыбызны барлау, ныклы, тату гаиләләрнең үрнәген булдыру, абруен күтәрү, буыннар чылбырын саклау максатыннан үткәрелүен әйтте. Архивта һәр гаиләнең, кешенең төп чыгышы һәм аның ерак бабалары турында мәгълүмат табарга мөмкин икәнлеген искә төшерде. 

Шәҗәрәләр бәйрәменә килгән гаиләләр кыска гына вакыт аралыгында да, архивларга мөрәҗәгать итеп, нәсел чылбырларын барлаган, туганнарын тапкан. Конкурста гореф-гадәтләрне саклап яшәүче гаиләләребезнең дә күп булуы күренде.

Бәйрәмдә катнашучы делегацияләрнең һәркайсы кызыклы, мәртәбәле шәхесләргә ия. Әйтик, Чистай районы Татар Сарсазы авылында яшәүче Митаевлар – шундыйлардан.  Рәшидә һәм  Хәйретдин Митаевлар гаиләсендә алты бала туып-үскән. Бүген  гаилә апалары Рушания Хәйретдин кызының Татарстанның атказанган терлекче дигән исемгә лаек булуы белән горурлана. Язу­чы Миңзифа Әхмәтшина Хәйретдин кызының 11 чакырылыш Югары Совет депутаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре икәнен дә хәтерлибез әле. Сания Галимова Хәйретдин кызын исә Герой ана буларак хөрмәтләгәннәр. Митаевлар бүгенге көндә нәселләренең 14 буынын, 90лап туган-тумачаны барлаган. Нәсел агачын тәкъдим итәргә исә 27 кеше килгән. Митаевларга заманында төрле эзәрлекләүләр, җәберләүләр, каралты-кураларын, малларын тартып алу, туган җирләреннән сөрелү кебек хәлләрне кичерергә туры килгән. Гаиләгә догадан, Коръәннән аерылмавы булышкандыр. Әбиләре васыятен истә тотып бүген алар барысы да намазлы. Гаилә музыкальлеге белән дә җәлеп итә. Алар арасында дистәгә якын гармунчы, пианинода уйнаучы бар. Әби-бабаларыннан калган һөнәрләре исә – комган ясау, кием-салым тегү, агач эшләре осталары булу. Бу нәсел озын гомерле булуы белән дә аерылып тора. Бабаларының берсе – 113, икенчесе 127 яшьтә бакыйлыкка күчкән.

Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылында яшәүче Камаловлар үз нәселләренең алты буыныннан 210 кешене ачык­лаган. 1945 елның декабрендә  данлыклы сугыш юлы узган карт бабалары, Кызыл Йолдыз ордены иясе Мәгъсүмгә “За доб­лестный труд в Отечественной войне” медален Калинин үзе тапшырган. Карт әбиләре Фәния авылның беренче тракторчысы, алдынгы эшчесе булган. Гаилә әби-бабаларыннан мирас булып җиз комганнарны, намазлык­ларны, 1900 елгы Коръәнне, яшьләргә тапшырыр өчен, кадерләп саклый. Йортта еш кына гармун, курай, тальян моңнары ишетелә. Камаловларның балалары музыка уен коралларында уйнауны, җыр-биюне, спорт белән шөгыльләнүне үз итә. 

Апас районы Кече Болгаер авылыннан Байкиннар династия­се әниләре Сания Миңнебай кызы ягыннан нәсел агачының 1680 елдан башлап сигез буынын төзегән. Алар бәйрәмгә 15 кешелек делегация белән килгән иде. “Бу нәсел тегермәнчеләре, игенчеләре белән дан тоткан”, – ди Земфира Мөхәммәтшина. Бабалары Миңнебай белән Рәхимәнең 11 балалары булган. Бәйрәмгә аларның төпчеге Миңнегөл апа Галимова да килгән иде. 

Казанның Победилово бис­тәсендә гомер итүче Нигъмәтуллиннар да (гаилә бәйрәмдә икенче урынга лаек булды) үз нәселләренең 14 буын вәкилен тапкан. 1570 елда бабалары,  илдә барган  чукындыру сәясәтеннән качып, Биләр җирләренә килеп төпләнгән. Булдыклы, сәләтле нәселнең дүртенче буынындагы бер тармагы Россиянең Нижневартовск якларында да нигез корган, ир-­егет биредә үзен газ һәм нефть өлкәсендә зур җитәкче итеп таныткан. Хатын-кызлары җыр-бию­гә дә, аш-суга да оста булган. Бүген гаиләнең горурлыгы – әтиләре  Гомәр Нигъмәтуллин. Ул умартачылык белән шөгыльләнә, кош-корт үрчетә. Агачтан җиһазлар ясый башлавы исә Балтач районына кыз сорарга баргач, ул яктагы  осталарның эшләрен күреп хәйран калуыннан башлана. Шуннан соң үзе дә талчыбыктан җиһазлар үрә башлый. Гаиләдә бер гасыр дәвамында ядкәр  булып Саратов гармуны саклана. Аны Исмәгыйль бабаларына Татарстан Республикасы оешкан көндә бүләк иткәннәр. “Әтиебез дә, биш абыем да төрле гармуннарда матур итеп уйный. Гаиләдә татар теле, татар моңы беркайчан да сүрелмәде. Өй түрендә гармун булды”, – ди Казанның 283 нче  балалар бакчасында мөдир Әдилә Нигъмәтуллина. 

Ютазы районы Бәйрәкә авы­лыннан килгән Латыйповлар да 11 буыннан торган шәҗәрә агачын төзегән. Эш барышында нәсел башы  Игу бабайның Морад дигән улы белән Кукмара төбәгеннән Бөгелмә якларына чукындырудан качып килүе ачык­ланган. Алар Бәйрәкәдә төпләнеп калган. Әбүбәкер бабайлары сәүдәгәр булган. Аны Неплюев заманында, 1740 елларда Оренбургка гаиләсе белән сәүдә эшен җайга салу өчен җибәрәләр. Аннан ул кабат Бәйрәкәгә әйләнеп кайта. Аның уллары игенчелек, умартачылык, атлар үрчетү белән шөгыльләнә, шул ук вакытта сәүдә эшен дә алып бара. Бүгенге көндә төп нигездә алты баланың төпчеге Илгизәр гомер итә. Ул умарталар карый, аны шулай ук тирә-якта зур бакча тотучы, анда груша чия, алма кебек җиләк-җимеш агачлары, күптөрле яшелчәләр үстерүче буларак та беләләр. Илгизәр Латыйпов аның җәмәгате Фирдәвес 6 оныкның яраткан бабасы һәм әбисе. Алар барысы да татар телендә сөйләшә. Өйләрендә буыннар мирасы булган сандык саклана. “Анда кулдан сугылган кызыл башлы сөлгеләр, чигүле ашъяулыклар, намазлык­лар арасында яшел күлмәк тә бар. Нәселнең дүртенче буыны шушы яшел төсне яратып кия”, – ди Бәйрәкә мәктәбендә укытучы булып эшләүче Гүзәл Илгизәр кызы Халикова. Бу гаилә бәйрәмдә өченче урынга ия булды.

Кукмара районындагы Ятмас Дусай – 1336 елда ук барлыкка килгән иң борынгы татар авылларының берсе. Урман эчендә урнашкан бик матур бу авылда шәҗәрә бәйрәмендә катнашып беренче урынны алучы Мансуровларның төп нигезе урнашкан. Шәҗәрә бәйрәмендә педагогика фәннәре кандидаты, Россиянең Татарстанның атказанган укытучысы, Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров җитәкчелегендә 25 кешедән торган делегация катнашты. Алар арасында Роберт Мияссәр улының тормыш иптәше, Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мактау­лы мәгариф хезмәткәре Розалия, сеңлесе Нурфиянең, энесе Мөдәрриснең, кызлары Гөлназ һәм Айгөлнең гаиләләре, онык­лары Таһир һәм Мәликә бар. Роберт Мансуровның  инженер энесе Мөдәррис хәзерге вакытта үз шәхси эшен булдырган. Аның җәмәгате Гөлзидә, уллары Алмаз да гаиләсе, балалары белән бәйрәмгә килгән.  Мансуровлар тугыз буын нәсел-нәсәбен барлаган. Шәҗәрә буенча эшләү дәвам итә. Бабалары Мансур Ятмас Дусай авылыннан Бөек Ватан сугышына үзе ясаган гармунда Минзәлә көен уйнап чыгып киткән. Мансуровлар Бөек җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерлек барган чорда бабаларының һәлак булган урынын табып, җәсадлары җирләнгән Калуга өлкәсендәге Кузановка авылына, соңрак сугышчыларның каберләре күчерелгән Высокая­га барып, туган ягыннан алып килгән агач үсентесен утыртып, Ятмас Дусай туфрагын сибеп кайтканнар. Хәрби полк белән дә очрашканнар, бабаларының каны аккан сугыш кырын да күргәннәр, музейны да караганнар. Аннан бүләк итеп бирелгән материалларны, кайткач, Кукмара районы музеена тапшырганнар. Сугышта һәлак булган Мансур бабай агач эшләренә бик оста булган, гармуннар ясаган, аларда уйнаган. Мансуровларның карт бабасы Саттар мал-мөлкәте һәм яшәү рәвеше буенча морза була. Ике катлы йорты, чабышкы атлар өчен махсус абзарлары булуы да мәгълүм. Таза тормышлы гаиләнең Ягъфәр бабалары авылның беренче староста буларак ­хәтерләрдә калган. 

Ятмас Дусайда Мансуровлар гаиләсен данлыклы Күз чишмәсен тергезүче буларак та беләләр. 2010 елдагы корылык­та чишмә юкка чыккан. Авыл халкы моңа бик борчылган. Роберт Мансуров чишмәне һичшиксез торгызырга кирәк дигән фикергә килә. Белгечләр белән киңәшкәннән соң, кыска гына вакыт эчендә чишмә агып чыга торган урынны киңәйтеп һәм тирән итеп казып, аңа бетон торбалар төшерәләр, матурлап, затлы итеп бинасын коралар. Бүген чишмә мул суы белән сөендереп тора. 

“Без тарихта эзлебез” шәҗәрә бәйрәмен алга таба ел саен үткәрергә ниятлиләр. Аңа йомгак Халыкара гаилә көнендә 15 майда ясалыр, дип уйланыла.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: