Мәдәни җомга

БОЛГАРДА МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ

Пәйгамбәребез (с.г.в.) дөньяга килгән Рәбигүл әүвәл ае икенче төрле Мәүлид ае дип йөртелә. Аның 12 көне Мөхәммәд рәсүлүллаһ (с.г.в) хәзрәтләренең туган көне буларак аеруча зурлана. Мәүлид кичәсе бер генә көндә үткәрелми, ул ай буе дәвам итә, вәгазьләр укыла, мәҗлесләр үткәрелә, мөселманнар мохтаҗларга ярдәм йөзеннән сәдака өләшә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте...

Пәйгамбәребез (с.г.в.) дөньяга килгән Рәбигүл әүвәл ае икенче төрле Мәүлид ае дип йөртелә. Аның 12 көне Мөхәммәд рәсүлүллаһ (с.г.в) хәзрәтләренең туган көне буларак аеруча зурлана. Мәүлид кичәсе бер генә көндә үткәрелми, ул ай буе дәвам итә, вәгазьләр укыла, мәҗлесләр үткәрелә, мөселманнар мохтаҗларга ярдәм йөзеннән сәдака өләшә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә бу айда шактый чаралар үткәрде.


* * *

Кол Шәриф мәчетендә Коръән-хафизларыбыз чиратлап тәүлек буе Изге Китабыбыз Коръәнне укуны башлап җибәрде. Аңа ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов һ.б. дин әһелләре, башкалабыз кунаклары катнашында үткән тантанада фатиха бирелде.

Мөфти хәзрәт иң әүвәл җыелган халыкны Мәүлид бәйрәме белән котлады. "Пәйгамбәребез туган көнне Коръән укуны башлыйбыз, аны өзлексез укуыбызга өметләнәбез. Бабаларыбызның Коръәнне өйләрендә качып укыган еллар да булган. Бүген Изге Китабыбыз Казан Кремле уртасында, Кол Шәриф мәчетендә укыла. Коръәнебезне уку, догалар багышлау илебезгә, җиребезгә, халкыбызга бәрәкәт, әҗер-саваплар китерсен иде", - диде ул.

Коръән укуны да мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде, аны Казанның "Салихҗан" мәчете имам-хатыйбы Нурислам хәзрәт Ибраһимов дәвам итте. Изге Китапны 30га якын Коръән-хафиз 2 сәгать саен бер-берсен алмаштырып укыячак.

* * *

Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне уңаеннан борынгы Болгар каласының Ак мәчетендә быел да Мәүлид ән-Нәби бәйрәме үткәрелде. Анда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү мөфтияте федераль төбәге мөселманнары үзәк Диния нәзарәте рәисе, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, РФнең 20гә якын төбәге мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләре һәм вәкилләре катнашты.

Бәйрәм бергәләп өйлә намазын уку белән башланып китте. Аннары Ак мәчетнең имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов Коръән аятьләре укыды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин килүчеләрне бәйрәм белән котлады. Камил хәзрәт Мәүлид ән-Нәбинең татар халкы билгеләп үтә торган борынгы бәйрәмнәрдән берсе булуын искәртте. "Бабаларыбыз да бу көнне мәчетләргә, өйләргә җыела торган булган, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көне дип, салават әйткән, касыйдәләр укыган. Без дә рәсүлнең дөньяга килүенә шатлык белдерәбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышының кайсы ягын гына алсак та, ул һәрьяклап үрнәк булып тора. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) - Аллаһы рәхмәтләренең иң зурысы", - диде ул. Камил хәзрәт пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килүе тарихның яңа сәхифәләрен ачуын, дөнья мәдәниятен, фәнен гаять югары күтәрүен, халыкара вәзгыятьне үзгәртүен әйтте һәм рәсүлебезнең тормышын тирәнрәк өйрәнергә чакырды. "Без шунда күңелебездә туган сорауларыбызга җавап табарбыз, мәдәниятле, тәрбияле булырга өйрәнәбез", - диде мөфти хәзрәт.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиковның бәйрәм белән котлауларын ирештерде. "Мәүлид - Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) олылый торган зур бәйрәм. Бу рәсүлебезне хөрмәтләү, үзара аралашу, кешеләргә Коръән сүрәләре, догалар тыңлату өчен мөмкинлек тә. Без барыбыз да моңа мохтаҗ", - диде Минтимер Шәймиев. Ул әлеге бәйрәмнең 2010 елда Кол Шәриф мәчетендә үткәрелүен искә төшерде. "Ул вакытта тантана республиканың ТНТ һәм Төркиянең TRT каналларында күрсәтелде, аны 300 миллион кеше тамаша кылды", - диде Дәүләт Киңәшчесе. Минтимер Шәймиев, журналистлар белән аралашканда, Болгар тарихи-археология комплексының ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелүендә бу тарихи җирдә 922 елда бабаларыбызның Ислам динен кабул итүе мөһим роль уйнавын искәртте. "Без әлегә бу вакыйганың әһәмиятен бигүк аңлап та бетермибездер. Бөтендөнья мирас исемлегенә керү - ул хак тарихыбызның бөтен дөнья тарафыннан танылуын белдерә", - диде ул.

Мөнәҗәтләр, салаватлар әйтү, пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышлап касыйдәләр уку белән үрелеп барган бәйрәм күңелләребезне тагын да хушландырып җибәрде. Чараны Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов алып барды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, журналистлар белән аралашканда, Мәүлид бәйрәме алдыннан Болгарның Истәлек билгесе бинасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең пленумы үтүен, анда 2015 елның Татар галимнәре елы дип игълан ителүен хәбәр итте. "Галимнәребез күп, алар һәр районда бар. Без ел дәвамында галимнәребезне өйрәнергә, алар язганнарны белергә һәм ел ахырында алар турында аерым китап бастырып чыгарырга телибез", - диде Камил хәзрәт.

Белгәнебезчә, 2014 ел Дини гореф-гадәтләребезне кайтару елы иде. Аның нәтиҗәсе буларак, күптән түгел генә дини тәртип, йолаларыбыз язылган "Нигезләмә" китабы дөнья күрде.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: