Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Бизәкләргә җан өргән

Әңгәмәдәшем – дизайнер Ренат Сәфәров кайчан да булса үз китабын бик сыйфатлы кәгазьдә нәшер итәчәгенә өметләнә. Хәзергә исә аның “Татарский орнамент глазами дизайнера” дип аталган хезмәте символик бәягә, Android системалы смартфоннарга кушымта-программа буларак тәкъдим ителә.

Бу программа рәссамнар, дизайнерлар, рәсем укытучылары өчен яраклы һәм кирәкле әсбап буларак та мәгълүм. Аның татарча, русча һәм инглизчә төрләре бар. “Иң әүвәл Мәскәү дизайнеры, модельер Денис Симачев иҗатына игътибар иттем. Ул рус милли бизәкләрен кайда гына кулланмый: банк карталарында да, кием-салымда да... “Нишләп әле татар милли бизәкләрен дә заманчарак итеп ясап карамаска?!” дип иҗатка тотынган егет үз китабын тугыз ай язган. “Башта сәнгать белгече, сәнгать фәннәре докторы Фоат Вәлиевнең “Татарский народный орнамент” китабы белән таныштым, татар милли бизәкләрен күпләп һәм үзенчәлекле итеп ясый башладым. Фоат Хәсән улының киләчәк буыннар өчен туплаган милли хәзинәсе мине шушы хезмәтемә илһамландырды”, – ди ул. Бизәкләр әнисе Люция Зиннәт кызына багышланган китапның күп өлешен тәшкил итә. 


Ренат Сәфәров Яр Чаллы сәүдә-технология көллиятен, аннары шундагы сәүдә-технология институтын тәмамлаган. Сәнгать юнәлешендә махсус белеме юк. Хәзерге көндә Казан кафеларының берсендә шеф-пешекче булып эшли, шушы өлкәдәге Мәскәү бәйгесендә катнаша.

 “Яр Чаллы ИТ-парк бизнес-инкубаторы резиденты Р.Сәфәров республика яшьләр форумында җиңеп чыкты. Мең өч йөз кешедән нибары тугызы гына финалга үтте. Ул – татар бизәкләренә яңа сулыш бирүче, аларны бүгенге көнгә бик килеш­ле итеп яраклаштыра”, “V Татарстан Республикасының Яшьләр форумында талантлы дизайнер Ренат Сәфәров беренче урынны алды...”, “Мәскәүдә үткәрелгән “Татар кызы-2014” бәйгесе өчен милли рухтагы логотип иҗат итте”, “Золотая сотня” җиңүчеләре исемлегендә”... Әлеге җөмләләр аның дизайнерлык юлын чагылдыра. “2013 елны үз студиямне ачып, “Мирасыбызны саклап” проектын эшләтеп җибәргәч, татар милли бизәкләремне аерым китап-буягычлар итеп нәшер иттем, татар милли орнаментлары сурәтләнгән оекбашлар, футболкалар, кәрәзле телефон тышлыклары, сувенир чынаяклар сата башладым. Шуны да искәртим: татар милли бизәге төшерелгән футболкаларны беренче булып без җитештердек.

Сувенир бизнесы – керемле сәүдә. 2013 елгы Универсиада вакытында безнең белән егерме биш кибет хезмәттәшлек итте! Әле хәзер дә сувенир продукцияләребезне Интернет аша заказ биреп сатып алалар. Әмма бу өлкәдәге иҗатчылар, татар мәдәнияте үрнәкләрен саклап калуга үз өлешләрен кертүчеләр буларак, барыбер дәүләт тарафыннан матди булышлыкка мохтаҗ, шул сәбәпле чыгымнар күп таләп ителгән бу юнәлештә хәзер эшләмим инде. Дөрес, Халыкара бәйгедә дә катнашып карадым, үз иҗатым үрнәкләрен Испаниягә дә җибәрдем һәм испаннардан тиз арада чакыру да алдым. Әмма бу бәйгедә җиңеп чыккан дизайнер үз авторлык хокукларын бәйге оештыручыларына бирергә тиеш­леге турында шартны кабул итмәдем. Анда китсәм, инде илемә кире әйләнеп кайтмам кебек булып та тоелды. Шуңа күрә бу теләгемнән баш тарттым”, – ди талант иясе. 

Кайчандыр ул күпләп җитештергән, бизәгән әйберләрнең фотоларына күз салгач, аның дизайнерлык эшеннән ерагаюы өчен ачынып та куясың. Мисал өчен, татарлыгы җанында булган дизайнерның кызыл бизәкле татар сөлгесе сурәтләнгән чынаякларыннан чәй эчү генә дә чын җирсү хисе кичерүче ерактагы милләттәшләребез өчен ни тора!

...Ренат унтугыз яшендә кулына латинча сүзләр яздырган: “Ышаныч. Гаделлек. Кыюлык”. Аларның сакраль мәгънәсен ул үзенә хас ихласлык белән аңлатты: “Ышаныч –үз-үземә карата булган ышанычым. Гаделлек –башка кешеләргә карата мөнәсәбәтләрдә. Кыюлык – гамәлләрдә. Бу сүз-төшенчәләр – булышчыларым!”

Әлеге булышчылары аны бүген файдалы һәм сыйфатлы ризыклар хәзерләү өлкәсенә китергән. Ләкин кайчан да булса үзенең “Мирасыбызны саклап” проектын яңадан тернәкләндерә калса, аңа уңыш янә сарылачак дип уйлыйм. Шуңа күрә Ренат Сәфәровка матур тышлы, кызык­лы эчтәлекле китабын киләсе елга нәшер итәргә мөмкинлек чыгуын телим. Ә бүген исә сувенир кибетләре киштәләрендәге аның татар бизәкләреннән торган буягыч-китап­ларын ата-аналар бик теләп сатып ала. Димәк, дизайнерыбызның мирасыбызны саклауга керткән өлеше, үзе теләгәнчә, дәвамлы.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 

Фотолар Ренат Сәфәровның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев