Мәдәни җомга

Бүгенге Печән базары

XVIII гасырдан алып 1930 елларга кадәр Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан, Шәрык базарын хәтерләткән сәүдә, җәмәгать һәм мәдәният үзәген Печән базары дип атаганнар. Күпләр Печән базары хакында Габдулла Тукайның "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасын укып белә. Шагыйрь шул рәвешле татар халкы тарихында озак еллар дәвамында яшәп килгән бу күренешне...

XVIII гасырдан алып 1930 елларга кадәр Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан, Шәрык базарын хәтерләткән сәүдә, җәмәгать һәм мәдәният үзәген Печән базары дип атаганнар. Күпләр Печән базары хакында Габдулла Тукайның "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасын укып белә. Шагыйрь шул рәвешле татар халкы тарихында озак еллар дәвамында яшәп килгән бу күренешне мәңгеләштерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Базарның үзәге булып Печән базары мәчете (хәзерге Нурулла мәчете) саналган. Печән базары 1932 елда яшәүдән туктый, әмма 3 ел элек милли үзаңлы татар яшьләре тарафыннан әлеге традиция яңартыла.
Татар халкында һөнәрчелек, сәүдә итү эше элек-электән үк киң таралыш алган. Үз тырышлыклары белән хәләл акчаларына милләтен үстерү, мәгърифәтле итүне төп максатлары итеп куйган күренекле эшмәкәрләр арасында Апанаевлар, Юнысовлар, Акчуриннар, Рәмиевлар һ.б. нәселләрен әйтеп үтәргә мөмкин. Бүген мондый химаячылар сирәк.
Печән базарын тергезү - ул татар халкын бар дөньяга таныту, аның мәдәни кыйммәтләрен популярлаштыру, актуальләштерү юнәлешендә башкарылган зур эшләрнең берсе. Әлеге эш Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан 2013 елда башкарыла. Бу ел Габдулла Тукайның вафатына 100 ел тулу белән истәлекле иде. Бөек татар шагыйрен искә алуга багышланган рәсми чаралардан тыш, форум яшьләре дә үзләренең "Тукай 100е" дип исемләнгән проектын тәкъдим итә. Алга таба чараның исеме үзгәрә һәм "Печән базары" исемен ала. Ул елны "базар" апрель аенда Париж Коммунасы урамында үтте. Биредә шагыйрь­ләр өчен ачык микрофон, зур булмаган милли әйберләр сату ярминкәсе оештырылган иде. Ахырдан барлык катнашучылар да Г.Тукай рухына дога кылды. Оештыручылар тарафыннан "Аң" журналының 1913 елгы Г.Тукайга багышланган апрель ае саны да кабат тергезелгән иде. Журналның күчермәләре тиз арада халык арасында таралып бетте. Шулай итеп, "Печән базары"ның да даны халык арасында киң таралыш алды.
Алдагы елларда чараның диапазоны да, катнашучылар саны да артканнан-арта гына бара. Базарның урыны да үзгәрә - ул яңартылган Татар бистәсендә уздырыла башлый. Казанның борынгы чордан ук татарлар яшәп, сәүдә иткән урамнарны, милли сәнгатьне, татар телен, милли өслүбне популярлаштыру максаты белән оештырылган "Печән базары" - бүгенге көндә күпләрнең очрашу, аралашу урыны да, үз куллары белән ясалган продукцияне киң җәмәгатьчелеккә чыгару, күрсәтү мөмкинчелеге дә. Биредә татар кул эшләре һәм аш-су осталары, фотографлар, рәссамнар үз иҗат җимешләрен күрсәтә, сата ала. Базарда милли өслүбтәге киемнәр, бизәнү әйберләре, аш-су гына сатып калмыйлар, ә күргәзмә, концерт һәм хәтта иҗади бәйгеләр дә оештыралар. Мәсәлән, узган елгы базар кысаларында яшь шагыйрьләрнең үзара ярышы - "Шигъри слэм" узды.
Печән базары - ул татар мәдәниятен актуальләштерү һәм популярлаштыруга юнәлтелгән чара. Быел беренче тапкыр мартта уздырылган JadidFest фестивале дә - шушы ук проектның кече форматы. "Печән базары"ннан аермалы буларак, ул ачык һавада түгел, ә бина эчендә узды. Узган елны "Печән базары" аша 7 меңләп кеше узган, быел исә бу сан тагын да артыр дип көтелә, чөнки базар Бөтендөнья татар яшьләре форумы көннәренә туры килә, ә димәк, монда форумда катнашучы 900гә якын чит төбәкләрдән җыелган татар яшьләре дә катнашачак. Проект Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза.
Быелгы чара яңалыкларга бай булачак дип ышандыра оештыручылар. Биредә китап алышып, сатып алу мөмкинчелеген тудыручы уку паркы эшләячәк. Печән базарының "йөзе" саналган Кисекбашның инсталляциясе булдырыла. Татар бистәсен популярлаштыру йөзеннән балалар өчен кызыклы юлкүрсәткечләр таратыла.
Печән базары - ул сәүдә итү урыны гына түгел, ә татар халкының борынгыдан ук формалашып килгән яшәү рәвешен яңача итеп тәкъдим итү, актуальләштерү, һәр чарага килгән кешегә Тукайлар, Әмирханнар чоры мохитен, тоемларга мөмкинчелек бирү. Оештыручылар Печән базары эшендә катнашучыларга татар милли киеменең бер элементын булса да киеп килергә тәкъдим итә. Күп кенә катнашучылар махсус рәвештә чарага дип милли стильдәге киемнәр тектерә, биредә күп кенә калфак таккан ханымнарны, түбәтәй кигән ир-атларны күрер­гә мөмкин. Шушы атмосферага килеп эләккән һәр кеше чын мәгънәсендә үзен Тукайлар чоры Печән базарында сыман хис итә.
Светлана ГЫЙЛӘҖЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: