Мәдәни җомга

Безнең хәтер нурдан тукылган

Ханбикәнең вафатыннан соң да аңардан үч алу дәвам итә, исемен дә оныттырыр­га телиләр. Бүген Сөембикәнең кабере дә билгеле түгеллеген башкача аңлатып булмый. Әмма аның исемен гасырлар тузаны күмә алмый, халкыбыз аны онытмый. 

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә өч көн дәвамында Идел буе Болгарында рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Касыйм шәһәренең – 870, Касыйм ханлыгына нигез салынуның 570 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан “Безнең хәтер нурдан тукылган” дигән зур чара булып узды. Аның беренче көнендә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшли торган “Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте”нең мөселман дөньясында бердәнбер хатын-кыз казыя булган Мөхлисә Бубый истәлегенә багыш­ланган фәнни-гамәли конференциясе узды. Икенче көнне исә татар халкы өчен гаять зур вакыйга булды – шәһәрнең Хан мәчете каршында, Шаһгали хан төрбәсе белән янәшә диярлек урнашкан, Сөембикә исеме белән аталган шәһәр бакчасы янындагы мәйданда Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл куелды. 

Гыйльми җыен Мөхлисә Бубый истәлегенә багышланса да, конференциядә нигездә чыгыш­лар Россия мөселманнарының, аерым алганда татарларның тарихи хәтерен саклау мәсьәләләре күтәрелде. Шуңа да сүзне Касыйм ханлыгы тарихыннан башлау кирәктер.

Язучы, тарихчы-галим Нурулла Гариф бәян иткәнчә, Касыйм (Касыйм ханлыгының беренче ханы) һәм Мәхмүт (Казан ханы) – Олуг Мөхәммәднең уллары. Алар икесе дә Казан ханлыгына нигез салучылар булып исәп­ләнә. Олуг Мөхәммәд Белев шәһәре янында рус патшасы Василийның 40 меңлек армиясен үзенең өч мең хәрбидән торган гаскәре белән җиңә һәм аның үзен дә әсирлеккә төшерә. Шуннан соң руслар үз патшаларын 200 мең алтын тәңкәгә сатып алырга мәҗбүр була. Шул ук вакытта Алтын Урда чорында татарлар яшәгән җирләрне – Мещера шәһәрлеге буларак мәгълүм төбәкне Олуг Мөхәммәднең улы Касыймга тапшыралар. “Касыймның алга киткән сәясәтче булуы билгеле. Руслар исә Касыйм ханлыгы аша Казанга йогынты ясарга ниятли”, – ди Н.Гариф. Алар моның өчен Урда ханы тәхетендә утыр­ган чыңгызыйларны йөгәндә тотып, үз тәрбияләрендә үскән чыңгызыйларны башка татар дәүләтләренә күчерү хәйләсен планлаштыра һәм уйлаганнарына ирешә дә. Әйтик, алар күп тапкыр Касыйм ханнарын һәм аларның балаларын, оныкларын Казан ханлыгына куя. Әйтик, Шаһгали Казан ханлыгы тәхетенә өч тапкыр утыра. Шул сәбәпле Казанда ике партия барлыкка килә. Аның берсе – Мәскәү, икенчесе Кырым яклы була. Бу тарафта – Сафагәрәйләр династиясе, шулай ук нугай бәкләре. Ике як та үз йогынтысын көчәйтү өчен көрәшә. Шунысы аяныч: Казан ханлыгы нибары 100 ел гына яши. Шул вакыт эчендә анда 13 хан алмашына, алар арасында тәхеттә – бер-ике, өч-дүрт ел, күп дигәндә, ун ел утыручылар бар. Ә Мәскәүдә бу елларда нибары өч падишаһның идарә итүе мәгълүм. Казанныкында ханнар алмашынган саен вәзгыять тә үзгәрә. Аларның һәркайсы тәхеткә үз кешеләрен алып килә. Ә аларга туенырга җир кирәк. Моның өчен кемнедер читкә этәрәләр, җирләрен хан яраннарына бирәләр. Биләмәләре тартып алынганнарда ачу-нәфрәт куба. Шуңа Казан ханлыгында низаглар бик еш кабатлана башлый. Ул вакытта Исмәгыйль бәкнең үзенә зур бүләкләр белән килгән руслар белән әшнәләнүе, Мәскәүгә тугрылыгы, Казан вә Әстерхан ханлыкларын бәладә калдыруы, бертуган агасының да җанын кыеп, тәхеткә утыруы да зур канәгатьсезлек тудыра, гомуми тотрыксызлыкка сәбәп була.

Нугай бәге Йосыф морзаның кызы Сөембикә Казан тәхетендә утырган Җангалигә (Касыйм ханы Шаһгалинең энесе), аннары аның вафатыннан соң Сафагәрәйгә кияүгә бирелә. Ул 1549 елда бик сәер рәвештә бу дөньядан үтә. Аннан Сөембикә белән Сафагәрәйнең олы шатлыгы булып дөньяга килгән ике яшьлек Үтәмешгәрәй кала. Ул әле бик яшь булганга, аның урынына әнисе Сөембикә идарә итә. Казанлылар ханбикәне ярата. Ә ул, белгәнебезчә, Кырым партиясеннән. Руслар үз кешеләрен урнаштырырга теләп, монда яу белән килә һәм тау ягын яулап алуга ирешә. Казан ханлыгына куркыныч яный, әмма ул әле сугышка әзер түгел, көче җитми, ирексездән солых төзергә мәҗбүр була. Сөембикә, шәһәрдә җимерүләр һәм кан коюлар булмасын өчен, дүрт яшьлек улы Үтәмешгәрәй белән Явыз Иван гаскәрләре камап алган Казаннан Мәскәүгә әсирлеккә китәргә дигән капитуляция шартларын кабул итәргә мәҗбүр була. Шуның белән Казан ханлыгының гомере ике-өч елга озынайтыла. 

Сөембикәне улы Үтәмешгәрәй белән көймәгә утыртып Мәскәүгә алып китәләр. Аның шул вакытта, миңа кечкенә генә бер олыс бирсәләр, тыныч кына яшәр идем, нишләп алар мине шундый хәлгә төшерәләр икән, дип ачыргаланып елавы документта да теркәлеп калган. Ханбикәне Казансу елгасының ике ярына чыгып тезелешеп баскан халык та елап озата.Сөембикә Мәскәүдә Иван IV нең шәхси дошманына әверелә, патша аны ике ел буе беркая да чыгармыйча тота, аннары 1553 елда Касыйм ханы Шаһгалигә – беренче ире Җангалинең бертуганына ирексезләп кияүгә бирә. Сөембикә кыска аяклы, хатын-кыз чырайлы, тәрбиясез, руслар кушканны гына үти торган бу ирне яратмый. Ханбикәнең Касыймда ничек гомер итүе турында мәгълүматлар бик аз. Чыганаклардан күренгәнчә: биредә дә аңа халык хәерхаһлы булган. Әмма аның Мәскәүдә калган бердәнбер улы Үтәмешгәрәе өчен өзгәләнеп яшәвен, аның чукындырылганы, Александр дип исем кушулары турында хәбәр килеп ирешкәч, ничек сыкранганын, әрнегәнен күз алдына китерүе авыр түгел. Әмма Сөембикә буйсынмый. Ул горур булып, әмма сулып-саргаеп 1557 елда бу дөньядан үтә. Аңа ул вакытта әле 40 яшь тә тулмаган була. Ханбикәнең вафатыннан соң да аңардан үч алу дәвам итә, исемен дә оныттырыр­га телиләр. Бүген Сөембикәнең кабере дә билгеле түгеллеген башкача аңлатып булмый. Әмма аның исемен гасырлар тузаны күмә алмый, халкыбыз аны онытмый. 

Сөембикәнең кабере Касыйм шәһәрендә Шаһгали җирләнгән тәкыядә (мавзолей) булырга мөмкин, дип уйланыла. Элеккерәк елларда Хан мәчетеннән ерак түгел урнашкан тәкыянең эченә кереп караган галимнәр аның ике катлы икәнлеген, аскысында сигез кабер барлыгын, берсе исемсез булуын әйтәләр. Тәкыянең өске ягына куелган кабер ташлары, гасырлар узган саен, ватыла, уала, аларны яңарталар. Хәтта Шаһгали каберенең плитәсен ачканда, ул төшеп китә, ханның сөякләрен дә вата. Моны махсус эшләгәннәр дип, судка да бирмәкче булалар. “Әлбәттә, без Сөембикәнең монда икәнлеген тәгаен генә белмибез. Чөнки ул сигез кабергә ДНК анализы ясалмаган”, – диде Н.Гариф. Сөембикәнең улы Александр Сафагәрәй улы исә Мәскәү зиратында явыз Иван белән янәшә ята. 

Касыйм шәһәрендә ханбикәбез Сөембикәгә һәйкәлне ачу тантанасы җомга көнгә туры китерелгән иде. Шулай да күңелдә сораулар туа тора. Проектын мәшһүр сынчы Камил Муллашев эшләгән Сөембикә сыны нигә Казанда урын тапмады соң? Күңелләребезгә хуш килерлек, Сөембикә образын тулы чагылдырган һәйкәл булырга тиеш иде ул. Аннары мөселман кешесенә һәйкәл кую дөресме икән? Сыннарның ислам динендә ярамаган эш икәнен искәртеп торучылар хәтсез ләбаса. Соңгы соравыма җавап та тиз табылды. Россия Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү Ислам университеты ректоры Дамир Мөхетдинов ул кешеләрнең Каһирәдәге “Әл-Әзһәр” университеты галимнәренең фәтваларын белмәвен әйтте. Алар күренекле шәхесләргә һәйкәлләр куюны күптән рөхсәт иткән. Бәйрәм тантанасы барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин дә Сөембикә һәйкәле – зур батырлык, намуслылык символы, фән һәм сәнгать яклы хатын-кызга, шулай ук ул үз халкына тугрылыкка, аның киләчәге өчен үз тормышын корбан итәргә әзер торуга куелган һәйкәл икәнлеген ассызыклап үтте. 

Бәйрәм тантанасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән сүрәләрен укуы белән ачылды. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл ачу халыкның күптәнге хыялы булуын, сынның бердәмлек билгесен гәүдәләндерүен әйтте. Камил хәзрәт Сәмигуллин да ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу илнең барлык мөселманнарын берләштерүгә сәбәп булырына өметләнүен белдерде. 

Ука (Ока) елгасы буендагы Касыйм җирендә Сөембикәгә һәйкәл кую мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендә оештырылган. Төп тәкъдим исә Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәре татарларының милли-мәдәни төбәк автономиясе рәисе, үз туган ягын, халкын ихластан яратучы, Касыймда яшәгән татарларны берләштерүче Илдар Бикуев тарафыннан ясалган. Ул фикердәшләр табып, халыкның фатихасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу эшне 7 ел элек башлап җибәргән. «Илдар Бикуев булдыклы, иҗади, кешеләр белән һәрвакыт уртак тел табып эшли алуына карамастан, тыйнак булып кала», – диде В.Шәйхразиев һәм аны көчле алкышлар астында һәйкәл янына, мөхтәрәм кунаклар янәшәсенә чакырып чыгарды. Һәйкәл ачу тантанасында кунакларны шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россия Герое Андрей Красов, Рязань өлкәсе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анна Рослякова, РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» советы рәисе Илдар Гыйльметдинов сәламләде.

Тәбрикләү чыгышларыннан соң һәйкәл өстендәге япма тантаналы рәвештә ачылды. Бер кулын күкрәгенә куйган ханбикә йөзендә горурлык та, сагыш та, борчылу да һәм үз халкын ярату да чагыла. Өч метр биеклектәге һәм 1,5 тонна авырлыктагы Сөембикә сыны Петербург остаханәләрендә бронзадан коелган. Һәйкәл 5 метр биеклектә: гранит постаменттан һәм 3 метрлы бронза сыннан гыйбарәт. Һәйкәл скверның үзәгендә сигез почмак­лы йолдыз рәвешендә ясалган ике катлы пьедесталга, аның өстендәге ике метрлы гранит постаментка куелган. Һәйкәл әйләнәсенә яшькелт-сары таштан ярымай эшләнгән. Сын – Әлфия Рәхмәтуллина, Вениамин Сидоренко, Андрей Губкодан торган иҗат төркеменең хезмәте.

Һәйкәл ачу тантанасыннан соң дин әһелләре һәм мөхтәрәм кунаклар Хан мәчетенә юнәлде, биредә Сөембикә рухына Коръән сүрәләре багышланды. Равил хәзрәт Гайнетдин җомга вәгазен сөйләгәннән соң, намаз укылды. 

Сөембикә сыны куелган Касыйм шәһәре беркайчан да, милли һәм дини карашлардан чыгып, яулап алулар, капма-каршылыклы хәлләр кичермәгән. Шәһәр тарихы исә нәкъ менә ике диннең үзара аңлашып яшәвенең шаһиты. Касыйм һәм Казан арасында һәрвакыт үзенчәлекле мөнәсәбәтләр булган, ул хәзер дә шулай. Чөнки бу шәһәр ул озак вакытлар дәвамында татарларны, мөселманнарны Россия дәүләте эчендә күрсәткән. Кайчандыр шәһәрдә, әлбәттә, мөселман тормышы кайнап торгандыр. Бүген инде Касыймда ул көннәрдән Кадыйргали бәк тарафыннан XVI гасыр урталарында салынган Хан мәчетенең бары тик таш манарасы гына сакланып калган, аны яңартканнар. Шәһәрдә хәзерге вакытта ике мәчет эшләп тора.1808 елда нигез салынган Кастров мәдрәсәсе бинасында төбәкне өйрәнүче Әхмәт Ишимбаев исемендәге Татар мәдәният һәм сәнгать үзәге урнашкан. Аның иркен бүлмәләрендә татар мәдәниятенә кагылышлы ядкәрләр дә шактый. Бүген 32 меңләп кеше яши торган шәһәрдә нибары 1-2 мең генә татар гомер кичерә. Әлбәттә, катнаш никахлар шактый. Элек биредә татар тормышы гөрләп торуын шәһәрдәге Татар урамы, Татар тавы атамалары гына искә төшерә. Касыйм шәһәреннән ерак түгел урында чиста татар авыллары бар. Күп кенә милли-дини бәйрәмнәребез Әхмәт, Подлипки авылларында үтә. “Монда татарлар, руслар һәрвакыт дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәдек, беркайчан да низаглар чыкканын хәтерләмибез”, – дип сөйләде Наталья Черенкова. 

Шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда кунаклар игътибарына “ Касыйм татарларының рухи тормышы” дигән күргәзмә әзерләнгән иде. Татар мәдәнияте, мәгарифе турында мәгълүмат бирә торган экспозициядә бу якларда яшәгән милләттәшләребез тарихына бәйле ядкәрләр – Коръән савытлары, хаҗ кылучы жетоны, чапан, Касыйм патшабикәсе Фатыйма солтанның агачтан кәнәфигә охшатып эшләнгән урындыгы һ.б. куелган.

Тарихчы-археолог Альберт Борһанов Касыйм элекке Мещера шәһәрчегенең шул заман атамаларын йөрткән кала буларак кызыклы булуын искәртте. “Бу исә этнотуризмны үстерер­гә мөмкинлек ача, Касыймны «Татар-тур» маршрутына да кертергә булыр иде», – диде ул.

Профессор шулай ук Касыйм­дагы археология, архитектура һәйкәлләрен, кабер ташларын өйрәнүне көчәйтергә тәкъдим итте. Бу эшкә дәүләт структуралары һәм җәмәгатьчелек тә кушылуы мөһим. Күренекле шәхесләрне өйрәнү дә туризмны үстерүдә роль уйный, дип исәпли тарихчы. 

Кичке якта Касыйм шәһәре мәдәният сараенда “Безнең хәтер нурдан тукылган” проектын концерт программасы дәвам итте. Кунаклар биредә дә иң әүвәл Алабуга дәүләт-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы фондларыннан “Безне гасырлар аша Сөембикә дәшә” темасына ядкәрләр, рәссам-каллиграф Гөлназ-Исмәгыйлева-Гатиятуллинаның “Мирас көче” дигән шәмаилләр күргәзмәләре белән танышты. 

Һәйкәлне ачу тантанасы һәм концерт программасы “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Илнар Шәрәфетдинов, Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова башкаруындагы Сөембикәгә багышланган җырлар, мөнәҗәтләр, Даһстан республикасының “Айланай” дәүләт нугай фольклор-этнография ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды. Әмма, гадәттә, мондый чараларның ахырында күмәкләп башкарылган “Туган тел” җыры яңгыравына күнеккән тамашачы концертның русча җыр белән тәмамлануына гаҗәпләнде. 

Концертны Айзилә Батырханова һәм Илдар Кыямов алып барды. 

Сөембикә КАШАПОВА. 

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: