Мәдәни җомга

БЕРДӘМ ӨЙДӘ БӘРӘКӘТ БАР

Чирмешән, дигәч, әлбәттә, иң әүвәл район үзәге булып торган зур гына авыл күз алдына килә. Әмма Чирмешән авыл дип йөртелсә дә, аны хәтта шәһәр тибындагы бистә дип атау да бигүк дөрес булмастыр, мөгаен. Ул боз сарае, стадионы, спорт заллары, бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү үзәге һәм күп кенә мәдәни-социаль объектлары булган чын шәһәргә...

Чирмешән, дигәч, әлбәттә, иң әүвәл район үзәге булып торган зур гына авыл күз алдына килә. Әмма Чирмешән авыл дип йөртелсә дә, аны хәтта шәһәр тибындагы бистә дип атау да бигүк дөрес булмастыр, мөгаен. Ул боз сарае, стадионы, спорт заллары, бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү үзәге һәм күп кенә мәдәни-социаль объектлары булган чын шәһәргә әйләнгән икән ләбаса. Соңгы елларда Чирмешәннең йөзе аеруча үзгәргән, анда парклар пәйда булган, балалар өчен уен мәйданчыклары төзелгән, иске корылмалар яңартылып, заманча төсмер алган. Күптән түгел Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм хәтер мәгарәсенең Бөек Ватан сугышының Интернет-музеен булдыру буенча эш алып баручы иҗат төркеме белән бергә Чирмешән районында булырга һәм андагы үзгәрешләрне үзебезгә дә күрергә туры килде.

Эш батыры - ил батыры

Соңгы елларда бериш яшьләрдә өлкәннәргә, үткәннәребезгә ихтирам хисе җитенкерәмәве турында күп сөйлиләр. Чирмешәндә дә бу хакта ныклап уйланганнар. Авылда Каһарманнар аллеясе бар иде инде. Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Каһарманнары рәсемнәре төшерелгән зур ташлар куелган аллеядән бару гына да тирән тойгылар уята. Быел исә Чирмешән авылының үзәк өлешендә Җиңү паркын да эшләп куйганнар. Шунда ук Бөек Ватан сугышыннан кайтмый калган 8534 чирмешәнле истәлегенә мәңгелек ут яна. Парк әле төзелүен дәвам итә. "Иң түргә 18 метр озынлыкта стела куелачак", - диде район башлыгы Наил Зарипов.

"Күптән түгел генә булдырылган Хезмәт даны аллеясе дә күркәм итеп эшләнгән. Элек анда зур ерым иде, кешеләрнең анда чүп-чар ташлавы гел кәефне кырып торды. Хәзер район башлыгы инициативасы белән аны тигезләтеп, аллея ясадык. Авылны күңелсезләп торган урын да бетте, яшьләребезгә үрнәк булырдай кешеләребезне дә, хөрмәтләп күрсәтәбез", - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. Аллеягә рәсемнәре куелган хезмәт батырларының, гомерләрен яраткан эшенә багышлаган 16 фидакярнең дә тормыш-яшәү рәвеше яшьләребезгә өлге булырлык. Алар арасында механизаторлар, сыер савучыларның да портретлары бар. Район башлыгы Наил Зарипов бу уңганнарның һәркайсы турында аерым-аерым соклану белән сөйләде. Әйтик, Лашман авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Хөснелгата ага Сәләхов башта гади колхозчы була, аннары күмәк хуҗалыкта бригадир хезмәтен башкара, Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин, II дәрәҗә Хезмәт даны орденнары белән бүләкләнә.

1895 елда дөньяга килгән Иван Силантьев та, фельдшер буларак, Беренче Бөтендөнья һәм гражданнар сугышлары гарасатлары аша узган. Ул, югары белем алгач, Чирмешән район хастаханәсе мөдире була, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Кабат тыныч тормышка кайткач, 11 ел дәвамында район хастаханәсенең бүлек мөдире, баш табиб урынбасары, табиб булып эшли. Ул шушы еллар эчендә генә дә 3 меңнән артык операция ясый, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, РСФСР Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Җиңү паркы янында без аурупача балалар мәйданчыгын да күрдек. Анда дәрес үткәрү өчен ачык һавадагы класс бүлмәсе дә, ял итү җиһазлары да, волейбол уйнау өчен урын да хәстәрләнгән. Җәйге эстрада концерт залы да бик уңайлы. Нәниләргә уйнар өчен тәгаенләп җиһазландырылган ишек алларының исәбе 20гә җитә икән. Әлбәттә, болар барысы да яшьләребезгә кечкенәдән үк матурлыкны күрергә, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга ярдәм итәчәк.

Яшьләр спортны үз итә

Чирмешән яшьләре спортның күп төрләрендә сынатмый, республикакүләм бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулый. Әлбәттә, бу балаларны кечкенәдән үк чыныктырып, ярышларда чарлап үстерүдән килә. Чирмешәндә шактый еллар дәвамында балалар -үсмерләр спорт мәктәбе эшләп килде. "Соңгы елларда бинабыз бик хөртиләнгән иде. Аны инде рәтли-рәтли дә арыган идек. Быел җәй мәктәптә зурдан кубып сипләү эшләре үткәрелде. Инде, шөкер, шартларыбыз яхшырды", - диде грек-рим көрәше буенча спорт остасына кандидат Илгизәр Закиров. Ул үзе мәктәптә 30 ел дәвамында малайларны, үсмерләрне көрәш серләренә өйрәтә. "Көрәш түгәрәгенә 50ләп бала даими йөри. Һәм Русия, һәм республика күләмендәге ярышларда, призлы урынга чыгучы егетләребез бар", - диде Илгизәр әфәнде.

Мәктәптәге уңай үзгәрешләр турында аның директоры Лариса Овсянникова да куанып сөйләде. "Гимнастика, фитнес, тренажер заллары да беркайчан да тынып тормый. Яшьләр җиңел атлетика, чаңгы, волейбол, футбол белән аеруча яратып шөгыльләнә. Быел балалар, үсмерләр беренче тапкыр бокс буенча күнекмәләр ала башлады. Ул безнең район яшьләре өчен яңа төр әле. Шуңа да аның белән мавыгучылар аеруча күп", - диде директор ханым.

Серле китап дөньясында

Заман алга барган саен, таләпләр дә үзгәрә. Хәзер инде яшьләрне элек без барырга атлыгып торган китапханәләргә җәлеп итү шактый авыр. Моның өчен китапханәләр эшен балалар, яшьләр кызыгырлык итеп кору сорала.

Чирмешәннең быел җәй зурдан кубып сипләнгән үзәк китапханә мәктәп укучыларын - студентларны җәлеп итәрлек итеп үзгәртелгән. "Гади генә сипләү булмады ул. Элекке елларда диварларны сылап, шомартып, буяп куяр идек тә, шуңа сөенеп йөрер идек. Бу юлы биредә барысы да үзгәртеп корылды. Китапханәне ремонттан соң ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе катнашты. Мондый китапханәләр республикага үрнәк булып тора. Алар барлык районнарда да булырга тиеш, диде", - дип сөйләде китапханәнең методик бүлеге мөдире Валентина Сапожникова.

Китапханәдә Интернет, кампитр, әдәби кафе, уку заллары бар. Балалар белән кампитр бүлмәсендә дәресләр үткәрелсә, әдәби кафе залында төрле кичәләр уза, балаларга бушлай чәй тәкъдим ителә. Шунда ук китап кибете дә эшләп тора, күңелеңә ошаган басманы сатып алырга да мөмкин. Ә беренче каттагы зур зал - өлкәнрәкләрнең аралашу урыны, алар бәйли, үзара гәпләшә, телевизор карый.

Китапханәдә чигү, тегү түгәрәкләре дә эшләп килә, төрле кичәләр дә үтә. "Ә менә гаиләләрдә тәрбияләнүче ятимнәр өчен уздырылган бәйрәмдә район башлыгы Наил Зарипов үзе дә катнашты", - диде китапханә хезмәткәрләре. Балалар яңартылган бина белән танышкан, әдәби кафеда чәй белән сыйланган. Озатканда балаларның һәркайсына китап бүләк иткәннәр.

Язучылар Илдус Диндаров, Рәмзия Габделхакова белән очрашулар да җанлы, кызыклы узган. "Иң мөһиме, балалар китапханәгә ияләшеп, басма сүзгә күнегеп үсә", - диде Валентина Сапожникова.

"Каенкай"да өй туе

Кайчандыр банк булган бинага урнашкан "Каенкай" балалар бакчасы да, зурдан кубып сипләүдән соң, өй туе үткәргән. Күзләрне иркәли торган төсләр белән ямьләндерелгән бүлмәләрдә балаларның күңелле ыгы-зыгысы.

Яхшыга тиз ияләшәсең бит. Мөдир Әлфия Гыйләҗеваның да, бакчага йөрүче 75 баланың да, тәрбиячеләрнең дә инде яңартылган бинага күнегүе сизелеп тора. "Элеккесенә 60 кына бала йөрсә дә, әлләни уңайлыклар булмады. Анда барыбыз да бер зур бүлмәдә идек. Хәзер ризык әзерләү, балаларны юындыру, йоклату, уйнату өчен дә барлык шартлар бар. Медицина бүлмәсе дә эшләп тора", - диде Әлфия Гыйләҗева.

Кыскасы, бүген Чирмешән авылы, калалардан калышмыйча, заманча шартларда яшәргә омтыла.

Сөембикә КАШАПОВА.

Казан-Чирмешән-Казан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: