Мәдәни җомга

Бөек Батырша ватаны

1980 елларга тикле аның турында мәгълүматны күпчелек халык күзеннән яшерделәр. Ә хәбәрдарлык җилләре исә башлауга ук, Батырша исеме кабат ихтилалчы халык күңеленә кайтты.

Башкортстандагы Балтач районы аша тәүге кат 2002 елда ук узарга туры килгән иде. Ул вакытта Балтачның әле күп йорт түбәләре шифр белән генә ябылган, урамнарында яшеллек юк, юллары да әштер-өштер генә ремонтланган иде. Заманасы – Мортаза Рәхимов идарә иткән еллар, Балтач халкы башкортлаштыру сәясәтен санга санамаган, шул тәкәбберлекләре өчен илбашы бу төбәкне яңартуга кул селтәгән сыман. 19 елдан соң язмыш янә Балтачка китерде, мәгәр Дүртөйледән килгәндә аерым район үзәге булган Борай авылын да урап үтеп булмый. Җитмәсә, юл читендә «Тарихи мәчет» дип язылган күрсәткеч тә без мосафирларны, магнит кебек, үзенә тиз тартты.


Борай уртасында «тарихи» дигән дәрәҗәгә лаек мәчет сок­ландыргыч, гүзәл, тарихы һәрбер татар авылы гыйбрәт алырлык. Аңа әле 1910 елда ук нигез салганнар, дүрт як дивары да кирпечтән күтәрелгән. Әмма Беренче бөтендөнья сугышы, аның артыннан ук Ватандашлар бәрелеше башлану сәбәпле, Борай татарлары аны мәчет итеп ачуга өлгермәгән. Большевиклар кирпеч бинаны төрле елларда склад итеп тә, интернатка, аерым бер оешмага биреп тә файдаланган. 2003 елда бу калдык бинаны бер эшмәкәр юк кына хактан сатып алган да, аның урынына кибет шикеллерәк үзәк корып куярга ниятләгән. Ләкин Борайда әлеге бинаның бер гасыр элек мәчет буларак төзелә башлавын хәтерләүчеләр дә бар бит, яңа хуҗа диварларны җимерә башлауга, шулар якын-тирә урамнардагы барча мөселманны куптарган. Халык экскаватор, бульдозер, йөк машиналары каршына тезелешеп баскан, иске мәчетнең нигезләрен юк итәргә ирек бирмәгәннәр. Шуннан соң ук атна саен диярлек шимбә өмәләре үткәрү башланган. Халыктан җыйган акчага нигезне дә, яртылаш җимерелгән диварларны да күтәргәннәр. Бездә чиркәүләр генә «изге», аларны төзү өчен акча үзәктән, димәк, мөселманнар хисабына да бирелә бит. Ә мәчетләр «дәүләтнең бөтенлегенә куркыныч белән яный», шул сәбәпле мөселманнар фәкать үз сәдакалары хисабына гына Аллаһ йортлары күтәрергә мәҗбүр. Әмма менә күз явын алырдай мәчетне төзеп җиткергәннәр һәм без килеп төшәргә өч көн алда гына аны ачу тантанасы булган, бәйрәмдә Уфадан мөфти Тәлгат Таҗетдин дә катнашкан...

Борай белән Балтач төбәгендә яшәүче татарларның безне ни дәрәҗәдә сөенеп каршылавын сөйләп кенә бетерерлек түгел. Гәрчә районнар чигенә «Монда танып, ирәкте һәм тазлар ыруы башкортлары яши» дигән багана «каксалар» да, күктәге Айны көчекләр генә түгел, хәтта филләр кебек кычкырып та өркетеп булмаган шикелле, мондагы халыкны татарлыктан баш тарттыру барып чыкмаячак. Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнары, элеккеге Уфа-Чаллы арасы – асылда да, татарлыкның кипмәс чишмәсе ул!

Безнең өчен иң кадерле ядкәр 1750 елларда Уфа провинциясендәге барча мөселманның юлбашчысына әверелгән һәм шул чорда ук, иң беренче булып, бердәм Туран дәүләтен төзү идеясен күтәреп чыккан Батырша баһадир истәлегенә булдырылган музей белән аның исемендәге мәчет иде.

Асыл аты Габдулла Галиев булган баһадирдай егет 1710 еллар тирәсендә шушы районның Югары Карыш (элек Карышбаш) авылында туып-үскән. Әтисе Туктаргали Дусалиев – мулла, ул бу авылга 1694 елда ук килеп урнашкан, Габдулла әүвәл шуның мәдрәсәсендә белем алган. Аннары әтисе 1731 елда егетне хәзерге Әлмәт районының Тайсуган авылында урнашкан Габдрахман Туймөхәммәт углы мәдрәсәсенә илтеп бирә. Әлеге уку йортын тәмамлагач, остазы Габдуллага хәзерге Арча районының Ташкичү авылындагы Габдессәлам Уразмөхәммәт мәдрәсәсендә дә белем эстәргә киңәш итә (Габдессәлам хәзрәт бераздан Каргалы авылына, Оренбург төбәгенең ахуны итеп күчерелә). Ике мәдрәсәдә 12 ел чамасы белем алганнан соң гына Габдулла кабат үз авылына кайта. Әмма 1743 елда Гайнә волостеның Күземьяр авылына (хәзер Барда районында) балалар укытырга китә, шуннан Уфа провинциясенең Себер юлына, Мөслим Аширов старшина баш булган авылда (хәзер Чиләбе өлкәсендәге Мөслим) мәдрәсә тота. 1749 елда, ниһаять, аны авылдашлары туган төбәгенә мулла итеп чакыра. 1750 елда Габдулла хәзрәт яңа мәчет һәм мәдрәсә биналары төзетүгә ирешә. Белеме белән якын-тирә авылларда аның белән тиңләшердәй гыйлем ияләре булмый һәм Габдулла хәзрәт тиз арада абруй-шөһрәт казана. 1754 елда аңа Уфа провинциясенең Себер юлындагы ахун вазифасын тәкъдим итәләр. Моңа әүвәл күрше Чуртанкыкүл авылында утар тотучы старшина Яныш Габдуллин каршы төшә, ахыр чиктә Габдулла үзе дә баш тарта.

Сәбәбен ул әле власть ияләреннән нык яшереп тота. Патша хакимиятенең 1731 елда Казан каласында «Яңа керәшен конторасы» ачып, Идел буендагы барча милләтләрне көчләп чукындыру сәясәтенә күчүен дә, 1742 елда патшабикә Елизавета Петрова фәрманы буенча Казан өязендәге 536 мәчетнең 418 ен җимереп юкка чыгаруларын, Иләк күлендәге тоздан гасырлар буе бушлай файдаланган халыкны 1754 елдан соң бер потын 35 тиенгә сатып талауларын, 40 ел элек кенә бер йорттан 10 тиен торган салым күләменең 1750 елларда 2 сумга кадәр җиткерелүен дә ул, әлбәттә, белеп-күреп тора. Һәм Габдулла хәзрәт беркемгә дә әйтми-нитми генә, мөселман халык­ларына адресланган «Өндәмә» язуга утыра. Аның кыскача тәкъдимнәре мондый:

«Без – Рәсәй мәмләкәтендә төрле мәкер вә золым күреп кимсетелгән халык. Без кяферләр белән бернинди килешүгә дә бармаска, залимнәргә кала һәм кирмәннәр салмаска, йомышлы урысларны авылдан-­авылга озатып йөрмәскә, ясак түләмәскә, хәтта атларына да азык бирмәскә, кяферләрнең безгә кул күтәрүләренә, хак динебезне мәсхәрәләүгә юл куймас­ка тиеш. Чирү атлары һәм корал әзерләгез, кяферләрне кыйрата башлыйк, ул зобаниларны җиребездән куыйк. Шул чагында йорт-илебездә мәчет-мәдрәсәләр салырбыз, хак динебезне ныгытырбыз. Атлылар һәм җәяүлеләр, озын-озакка сузмыйча кузгалыгыз, кяферләрдән куркып калмагыз. Аллаһы Тәгалә кимсетелгәннәрне яклый, без ул явызларны тар-мар итәрбез. Мин Ырынбур губернасындагы башкорт вә мишәр халкының абруйлы кешеләре белән очрашып киңәштем инде. Уфа өязендәге дүрт юл халкы да 1168 (1755) елның 1 сентябрендә Пәйгамбәребез юлына тугры калырга тиеш...»

Билгеле ки, бу айларда Габдулла хәзрәт үз янына тугры мөридләрен, аны соңгы канына тикле яклардай аркадашлар да туплап өлгерә. Үзе сайлаган юлның хаклыгын тагын бер кат раслау өчен Оренбург янындагы Каргалы бистәсенә барып, андагы Габдессәлам хәзрәттән дә киңәш һәм тәкъдимнәр ала. Шунда чакта Казан өязенең Алат (Арча) юлындагы йөзбашы Ярмәкәй Мәмәшевка, Җаек аръягындагы казах солтаннарына да күмәк фетнәгә чакырган өндәмә хаты юллый. Бу вакытта инде халык Габдулла хәзрәтнең үзенә дә Баһадир шаһ – Батырша кушаматын тагып өлгерә. 

Ләкин фетнә Батырша билгеләнгән 1 сентябрь көненнән шактый иртә башлана. Урал тауларыннан алтын-көмеш һәм кыйммәтле ташлар эзләү өчен җибәрелгән экспедиция башлыгы Брагин һәм аны саклап йөрүче команда солдатлары Бөрҗән волостенда бай татарларны талый, авылларда хатын һәм кызларны көчләп йөри башлый. Шушы мәсхәрә һәм вәхшилеккә түзмичә, Бөрҗән ирләре Сапсал ям ыстанын һәм Брагин яшәгән йортны туздыра, экспедиция сос­тавындагы капитан Шкапский һәм 6 ир үтерелә. Стихияле рәвештә купкан фетнә хакында шундук Оренбург губернаторы генерал И.Неплюевка хәбәр итәләр. Генерал кул астында 25 мең штыктан хасил хәрби көч була, ул подполковник Исаков полкын Бөрҗән фетнәчеләренә каршы озата. Август башында ук кораллы бәрелешләр кузгала. Фетнәчеләр хыянәтче старшина Абдул Ваһапны һәм аның берничә яранын үтереп ташлый, барон Сиверсның Вознесенск бакыр заводына һөҗүм оештыра. Икенче төркемнәр Покровский заводын яндыра, Вознесенск заводы янында 50 дән артык килмешәкне юк итә. Неплюев инде фетнәчеләргә каршы регуляр полклар юллый, аның үтенече буенча патшабикә Елизавета да Оренбург губернасына 8 полк солдат һәм 2 мең Дон казагын озата.

Югары Карыш авылында яткан Батыршага Гайнә волосте фетнәчеләреннән дә хатлар килеп төшә, алар Бөрҗән олысындагы батырларга теләктәшлек белдерә, хәзрәтне гомумфетнә әләмен күтәрергә чакыра. Әмма якын-тирәдәге Яныш Габдуллин, Сөләйман Диваев кебек бай старшиналар да үз кул асларына йөзәрләгән җайдаклы командалар туплап өлгерә. Кайсыбер җайдак ертауллары Батыршаны камалышка алырдай юлларда сакка баса. Батыршага хатыны Зөлбаһарны, өч сабый баласын, 9 иң якын мөриден үзе белән алып, урманга кереп яшеренүдән башка чара калмый.

Патша гаскәре октябрь урталарында фетнә ялкынын бар төбәктә дә бастырып өлгерә. Ә Батырша, хәзер инде берничә шәкерте белән генә, Бөгелмә төбәгендәге старшина Нәдер Уразмәтов волостена кадәр килеп, андагы Сугышлы авылы мәчетенең идән астына яшеренеп кышкы салкыннарны кичерә. 1756 елның җәендә кабат туган авылына кайтырга кузгалса да, хәзерге Борай районындагы Әҗәк-Әзекәй авылында ул хыянәтче старшина Сөләйман Дивар яраннары тарафыннан кулга алына. Әле ул чакта йөгереп качуга ирешсә дә, ачлыктан ябыгып беткән Батыршаны җайдаклар куып җитә һәм арканнарга бәйләп, Уфа каласына юллый. Бераздан Батыршаны Оренбург төрмәсенә күчерәләр һәм анда да газаплыйлар. Аннан Мәскәүгә, Сенат судына озаталар, шуннан – Петербург янындагы Шлиссельбург крепостена. 1758 елның декабренда хөкем карары чыгарыла, Батыршаның борын яфрак­ларын кисеп һәм кул-аякларын зынҗырлап, таш казематка ябалар. Батырша шунда Уфа өязендә фетнә тудырган сәбәпләрне санап, патшабикә Елизавета исеменә хат юллый, ул тарихта «Гарызнамә» исеме белән билгеле. Аннары аны чукынырга кыстап, янына бер-бер артлы поплар килеп тора. Ләкин һәр бәхәстә Батырша ислам диненең чисталыгын һәм гаделлеген яклауга ирешә. Христиан поплары мондый укымышлы мулланы җилкәсенә салырдай дәлил таба алмый, ахыр чиктә бәхәсләре Батыршаның телен тартып өзү белән тәмамлана. Ләкин әле зынҗырлы һәм телсез килеш тә Батырша көрәшче рухын югалт­мый. 1762 елның 24 июлендә бер ачыкавыз солдатның камера ишеген ачык калдыруыннан файдаланып, Батырша коридордагы мич янында торган балтаны кулларына эләктереп алуга һәм, төрмә сакчылары өстенә ташланып, 4 солдатны чабып үтерүгә ирешә. Бишенчесе өстенә балта күтәреп барган чакта йөрәге ярылудан вафат була. Аны соңыннан Шлиссельбург дивары артына чыгарып җирлиләр... 

Батыршаның хатыны белән балаларын монастырьга илтеп биклиләр һәм көчләп чукындыралар. Дошманнар юлбашчы нәселенең эзе дә калмасын, дип заяга көч түккән, Батыршаның абыйларыннан таралган туруннар арасында бер генә вәкил дә рус исеме йөртми, чит-ят милләт белән гаилә кормаган...

Аяныч та, гыйбрәтле дә язмыш, шулай да ул кузгаткан фетнә тарихка «Батырша явы» исеме белән кереп калган. Дөрес, 1980 елларга тикле аның турында мәгълүматны күпчелек халык күзеннән яшерделәр. Ә хәбәрдарлык җилләре исә башлауга ук, Батырша исеме кабат ихтилалчы халык күңеленә кайтты.

Район үзәге Балтачта Батыршаны әләм итүче шәхес – аның нәселеннән булган хәзрәт Рафис Шәйхәйдаров. Ул әүвәл, 1993 елның май аенда, район үзәгенең иң күренекле урынында мәһабәт Батырша мәчете төзетүгә ирешә. 2004 елның 30 августында (Татарстанның мөстәкыйльлек көнендә!) Батырша музеен ачу тантанасына Башкортстанның ул чактагы президенты М.Рәхимов та килә. Балтачның үзәк мәчетен дә чит-ят түгел, Рафис әфәнденең кияве Дилүс хәзрәт җитәкли. Бу гаилә вәкилләредәй татар җанлы әһелләр бик сирәк, без Рафис хәзрәтне гел сагынып яшәрдәй булып кайтып киттек сыман.

Арттыру юк, Балтач һәм тирә-юньдәге авыл татарларының рухы менә шушы Батырша мәчетендә һәм музейда ныгый. Музейда Батыршаның үз кулы белән язган һәм аның батырлыгына багышлап чыгарылган әсәрләр олы китапханә тәшкил итә. Каһарман юлбашчының диварга язылган биография­сендә «Татарларның яшерелгән тарихы» китабыннан тулы өзекләрне уку мин фәкыйрегез өчен дә бер куаныч булды. Без Батыршаның туган авылы Югары Карышка да сәяхәт кылдык, каһарман хәзрәт яшәгән йорт һәм ул төзегән мәдрәсә урыннарына карап милли хисләр кичердек. Карышта да аны онытмыйлар, авылда аның истәлегенә стела булдырылган, урта мәктәп Батырша исемен йөртә. Кул сузымында гына Чуртанлыкүл авылы бар, аның уртасын гаҗәеп зур һәм чип-чиста күл бизи. Старшина Яныш Габдуллинның утары шушы күл ярында урнашкан булган, һичбер шик юк, яшүсмер Габдулла да әлеге хозурлыкка күп тапкыр­лар соклану кичергәндер.

Иң үкенече шул: Балтач һәм якын-тирә районнарның китап­ханәләренә һәм мәктәпләргә инде 15 ел буена сыңар гына методик әсбап та, дәреслекләр, хәтта әдәби китаплар да килми. Тулы бер буын Аяз Гыйләҗев, Марсель Гали, Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла... әсәрләрен укымыйча чыккан, инде икенчесе татар әдәбияты турында ләм-мим булып үсә.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: