Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Асылыбызга кайтып барышлый

Бәбки авылы

Хәлиулла берничә үлгән иптәшләре арасында, 2 атна яраланган килеш снаряд чокырында ята. Ике атнадан соң янә һөҗүм итеп, совет гаскәрләре 301 биеклекне алгач, Хәлиулланы медсанбатка алып китәләр. Шул ике атна арасында аның һәлак булды дигән хәбәре барлык инстанцияләргә таралып өлгерә, ул һәлак булганнар исемлегенә кереп кала.

Бәбки авылы Буа районында, аның үзәгеннән 20 чакрым төньяктарак, Зөя елгасының уң як ярында урнашкан. Зөя еш кына үзенең юлын үзгәртеп тора, ел саен 8-10 метр авылга якыная бара. Шуңадыр, XI гасыр­дагы гарәп сәяхәтчеләре елганы «Дөбер су» дип атаган. Биредә руслар хуҗа булгач, Зөя елгасын «Свияга» дип атый башлый. Бәбки авылына XVII гасырның икенче яртысында нигез салынган дип исәпләнә. Тәүге кешеләр Олы Арза авылыннан килеп урнашкан диләр. Ләкин безнең гасыр археологлары Бәбки авылы тирәсендә Имәнкискә культурасына караган тарихи һәйкәлләр булуын ачыклады. Алар I-II гасырларда бу урында шәһәрчек булган, дигән нәтиҗә чыгарды.


XVIII-XIX гасырларда авыл халкы Рус дәүләте крестьяннары категориясенә кергән. Авылда чиркәү, аның мәктәбе, мәчет һәм мәдрәсә эшләгән. Шулай ук 3 җил тегермәне, 2 су тегермәне, тимерче алачыгы, 4 кибет, 1242 дисәтинә чәчү җирләре булган. Авыл янәшәсендә 1960 елларга кадәр Тирәнкүл, Мунчала, Сулау һәм Әби күлләре булса да, алар кибеп юкка чыккан. Авылдан Зөя елгасына таба Куян, Кыз, Корал таулары, Сугышчылар каберлеге булуы мәгълүм. Бу каберлектә язгы ташулар вакытында кеше сөякләре: бик озын аяк-кул, казан зурлыгындагы баш сөяге, бармак сөякләре табылган. Галимнәр авылга 17 нче гасырда гына нигез салынган дигән фикергә килсә дә, Зөя ярындагы комлыкларда кулдан ясалган билгесез язулы такталар, 5 метр озынлыктагы, берничә җирдән бораулап тишелгән борыс, имән агачыннан ясалган казыклар, кеше сөякләре табылуы бу җирлектә кешеләр аңа кадәр дә яшәвен дәлилли.

Авыл кешеләренең сөйләве буенча, янәшәдәге комлы җирләр астыннан гаять юан һәм озын буйлы имән агачлары күп табылган. Андый имәннәр күрше Килдураз авылы янәшәсеннән дә чыккан. 2016 елда мондый бер имән калдыгын Казанның руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк институты тикшергән. Алар: “По результатам геолого-геоморфиологического анализа… возраст 11700 лет”, - дип бәя биргән. Кыскача аңлатканда, тамырлары туңлык катламында утыру аркасында һәлак булып, имәннәр туфракның тәмам җебеп бетүе сәбәпле ауганнар. Имәннәр таудагы боз эреп, аның белән бергә туфракның да таудан шуып төшүе сәбәпле, шул туфрак астында күмелеп калган. Димәк, бу имән агачлары 11700 ел буе ята…

Авылның «Бәбки» дип аталуын риваятьләр болай аңлата: бу җирләргә беренче булып аяк баскан кешеләр суда ялгыз каз бәбкәсен күрә. Аңа, әй бәбкәм, дип кызганып карап торганнар. Шуннан соң булачак авылны «Бәбки» дип атаганнар. Җирле халык авылны Бәбки дисә, документларда ул Черки-Бибкеево дип языла. Матур яңгырашлы «Бәбки» сүзенә «Черки» өстәмәсен ни сәбәпле китереп кушканнардыр, һич тә аңлашылмый. Черки-Гришино, Черки-Дүртиле, Черки-Килдуразы, Тюбяк-Черки, Табар-Черки, Черки-Бибкеево – бу тирәдәге берничә авылга менә шушы «Черки» атын өстәп чыкканнар. Килмешәкләр эше инде бу, шулар кулы...

Тарихи документларда авылдагы халык саны бу рәвешчә үскән:

1782 ел - 45 ир-ат (ул заманда кыз-хатыннарны исәпкә алмаганнар); 1859 елдан соң бар кеше дә исәпкә алына башлый - 579; 1908 ел – 1329; 1920 ел – 1181; 1926 ел –1005; 1938 ел – 849; 1949 ел – 655; 1958 ел – 130; 1970 ел – 278; 1979 ел – 143; 1989 ел – 86; 2002 ел – 34; 2010 ел – 26; 2015 ел – 21; 2022 елда 14 кеше яшәве мәгълүм.

1920 елга чаклы авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Зур Фролово авылы волостена кергән. 1920 елдан Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонына күчкән. 1930 елның 10 августыннан Буа районына керә. Хәзерге вакытта Черки-Килдураз авылы җирлегендә исәпләнә.

1930 елда авылда «Авыл хуҗалыгы артеле» оеша. Аңа «Пролетарий» дигән исем бирелә. 1931 елда ул «колхоз» дип үзгәртелә. 1958 елда «Пролетарий» колхозы бетерелә, колхозчылар күрше Килдураз авылындагы «Авангард» колхозына кушыла.

1917 елгы революцияләр һәм гражданнар сугышыннан соң башланган кызыл террор һәм репрессия гамәлләре Бәбки авылын да читләтеп үтми. Бик күп гаепсез кешеләр төрмәләргә, концлагерьларга, Себер һәм Казахстан далаларына гаиләләре белән сөргенгә озатыла. Аларның гасырлар буе җыелган мал-мөлкәтләре, җирләре, йорт һәм каралтылары тартып алына. Хак булса, Бәбкидән дә якынча 50 гаилә башлыгын Урал аръягына ­озатканнар.

1. Хөсәенов Касыйм, 1880 елда Бәбкидә крестьян гаиләсендә туган. Авыл Советы рәисе. 2.04.1935 елда кулга алына. 11.8.1935 елда колхозга каршы агитация алып баруда, колхозда язгы чәчүне тоткарлауда гаепләнеп, 6 елга концлагерьга озатыла.

2. Гусаров Иван Семенович, 1873 елда туган, рус. 28.3.1930 елда кулаклар оешмасында катнашуда гаепләнеп, 2.6.1930 елда атылуга хөкем ителә. 13.6.1930 да атылган.

3. Александров Александр Прокофьевич, 1896 елда Бәбкидә туган, поездларда вагон мастеры булып Свияжск ст. эшләгән. 29.9.1942 елда кулга алынган. 10 елга конц­лагерьга хөкем ителгән.

4. Борисов Сергей Александрович, 1891 елда туган. Колхозда умартачы булып эшләгән. 20.2.1937 елда кулга алынган, 5 ел концлагерь җәзасы.

5. Брагин Андрей, 1872 елгы, рухани. 1918 елның маенда Совет хөкүмәтен танымауда һәм буйсынмауда гаепләнеп кулга алына. 1918 елның декабрендә атып үтерелә.

6. Вахитов Каюм, 1880 елгы, Бәбки авылы мәчете мөтәвәллие. 2.4.1935 елда кулга алына, 4 елга концлагерьга хөкем ителә.

7. Краузе Фридрих Андреевич, 1916 елгы, Бәбкидә яшәгән, немец. 24.11.1941 елда кулга алына һәм Казан психик авырулар хастаханәсенә җибәрелә, 1944 елда шунда вафат була.

8. Киселев Василий Семенович, 1909 елда Бәбки авылында туган, рус, 2 улы булган, шофер, полуавтоматларда мастер булып, 220 нче шариклы подшипник заводында эшләгән. Немецларны мактап агитация алып баруда гаепләнеп, 27.12.1941 елда кулга алына. 23.5.1942 елда 10 елга Воркута концлагерена җибәрелә.

9. Мингалимов Шәрифулла, 1878 елда Бәбкидә туган. Гаиләсендә 8 кеше, «Пролетарий» колхозчысы. 2.4.1935 елда колхозлашуга каршы агитация алып баруда гаепләнеп кулга алына. 11.8.1935 елда 6 елга концлагерьга озатыла.

1939 елның 1 сентябрендә Икенче бөтендөнья сугышы башлана. 1941 елның 22 июнендә инде Икенче бөтендөнья сугышы СССР һәм Германия дәүләтләре арасындагы Бөек Ватан сугышына әйләнә. 1945 елның август аенда СССР Япония дәүләтенә каршы сугыш ача. Яу хәрәкәтләре 1945 елның сентябрь аенда туктатыла. Бу сугышларда Бәбки авылы кешеләре дә катнаша. Күп кешеләр яуда үлсә, кайберләре әсирлектә вафат булып, чит-ят җирләрдә ятып кала. Авылдан сугыш кырына чыгып китүчеләрнең күбесенең кайчан, кайда һәм нинди сәбәптән югалып калуы да билгесез.

Бәбки сугыш елларында 80 гә якын ир-­егетен югалта. Кайсы Мәскәү һәм Сталинградны яклаганда, кайсы Херсон, Харьков, Киев, Ленинград, Латвия, Эстонияне азат итү яуларында башын салган. Кайбер сугышчыларның язмышлары бик гыйбрәтле, шуларны булса да телгә алыйк әле.

Костюхин Анатолий Семенович, 1919 елда Бәбкидә туган, гвардия өлкән лейтенанты. 18.4.1945 елда яралардан вафат булган. Ул 1943 елда госпитальдан дәваланып чыккач, бер көнгә гаиләсе янына кайта. Ләкин анасы хатыны белән төн кунарга ирек бирми: Ике балаң бар, өченчесен калдырмакчы буласыңмы? – дип хатыны ятагына якын да җибәрми...

Минкашев Хәлиулла Сәмигулла улы, 1914 елда Бәбкидә туган. Туганнарына һәлак булуы турында хәбәр килә. Ләкин ул яраланып исән кала. Хәлиулла туганы Минкашев Корбангали белән бер полкта хезмәт итә. 1942 елның гыйнварында Туапсе янәшәсендәге 301 биеклек өчен барган сугышларда Корбангали батальоны 301 нче биеклекне немец гаскәреннән алу өчен атакага җибәрелә. Ләкин аларның бөтен батальоны һәлак була. Чөнки, тау итәгендәге калкулыкка урнашкан дошман, ачык җирдән килүче кызылармиячеләрне тиз арада юк итә. Ә аларның атакасы самолет, танк, пушка, миномет уты белән тәэмин ителми. Бу вакыйганы Хәлиулла үз күзләре белән күреп тора. Алар артыннан Хәлиулла хезмәт иткән икенче батальон атакага җибәрелә. Немецлар бу батальонны да юк итә. Хәлиулла берничә үлгән иптәшләре арасында, 2 атна яраланган килеш снаряд чокырында ята. Ике атнадан соң янә һөҗүм итеп, совет гаскәрләре 301 биеклекне алгач, Хәлиулланы медсанбатка алып китәләр. Шул ике атна арасында аның һәлак булды дигән хәбәре барлык инстанцияләргә таралып өлгерә, ул һәлак булганнар исемлегенә кереп кала. Туган авылына да кара пичәтле хат җибәрелә. Ләкин ул исән-сау килеш сугыштан соң туган авылына әйләнеп кайта. «Мин яраланмаган булсам, шул вакытта, дезертир, яисә сатлыкҗан дип хөкем иткән булырлар иде», - дип сөйли Хәлиулла...

Галиәкбәров Гомәр Г. 1916 елда Бәбкидә туган. 7.7.1943 елда һәлак булган. Курс өлкәсе, Поныри авылы янында җирләнгән. Бу белешмә Оборона министрлыгында ялгышлык белән теркәлгән. Гомәр Галиәкбәров һәлак булмаган, әсирлеккә эләккән. Ул Германиягә хәрби лагерьга җибәрелә. Аны немец офицерының биләмәсенә эшкә алалар, шунда яши дә. Бервакыт хуҗа-немец фронттан отпускка ялга кайтып төшә (Германия армиясендә һәр хәрби кешегә, сугыш хәрәкәтләре булуга карамастан, 10 көн ял бирелгән.) Өендә Кызыл Армия әсирен күргәч, аны атып үтерергә теләгән. Ләкин хатыны аны бу эштән тотып калган. Гомәрне кабат лагерьга җибәргәннәр. Анда, еврей диеп, газ камерасына җибәрелгән төркемгә эләккән. Шул газ камераларында хезмәт итүче кеше Гомәрнең бер танышы булып чыга. Һәм ул немецларга аның еврей түгел, татар икәнен җиткерә. Гомәрне газ камерасына керүче төркемнән аралап алалар. Сугыш беткәч, ул авылга кайта. Ләкин аны, әсир булганы өчен, 7 елга Себергә, Сталин лагерьларына хөкем итәләр. Аннан да исән кайта, «Пролетарий» колхозында эшли. Бәбки авылында җирләнгән. 1939 елда туган улы Әнвәр хәзер Ульяновск шәһәрендә яши, фән кандидаты.

Расих ҖӘЛӘЛ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев