“Базы кызы” туй итте
Светлана Васикова шигърияттә үз сукмагын гомер уртасына җиткәч сала башлый.
Алтын көзнең сары сагышларын
Иңнәренә салган ак каен...
Көзге моңсулык белән яшәгән, табигатьнең шушы сагышлы да, кабатланмас матурлыкка да ия чоры белән хозурланып йөргән көннәрдә бу юлларның авторы шагыйрә, журналист, Башкортстан “Ак Калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Дүртөйле районы бүлекчәсе рәисе һәм “Әллүки” фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Васикованың “Базы кызы” дигән җыентыгы чыгу уңаеннан китап туенда катнашырга туры килде. Җыр-моңны, шигъриятне сөйгән, үз йөрәге аша үткәргән кешеләрне туплаган җыен Башкортстанның Дүртөйле шәһәре китапханәсендә узды. Бу көнне шагыйрәне яңа китабы белән Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, каләмдәшләре, дуслары, фикердәшләре, җәмәгать эшлеклеләре котлады.
Светлана ханымга сәнгатькә һәвәслек әби-бабалары аша тапшырылган, барча нәселләре җырга, сәхнәгә, иҗатка гашыйк. Әтиләре – Бөек Ватан сугышы ветераны Фәүзи ага Камалетдинов сәхнәдә Хәлил булса, әниләре Гөлсем Галиябану ролен башкарган. Илеш районының Этәй авылында гомер иткән гаилә яшәгән йортта җыр-моң тынмый. Әтиләре гармунда уйный, ул-кызлары җырлый. Сәнгатькә мөкиббән гаиләдә җыр-моңны үз итүче биш бала тупырдап үсә. Әмма язмышын сәхнә белән бәйләү апалары Айсылу Камалетдинова-Илһамовага гына насыйп була. Ул, Уфада сәнгать институтын тәмамлагач, Башкорт дәүләт академия театрында, соңрак Татар дәүләт академия театрында эшли, спектакльләрдә берсеннән-берсе истә калырлык рольләр башкара, хәтта Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясый. Светлананың да күңел почмагында сәхнә кешесе булу хыялы яши, әмма язмышы аны башка юлдан алып китә. Кыз Казанда яшәүче Айсылу апасы һәм Марат җизнәсе янына барып йөри, аларга Башкортстанда халык ярата торган көйләрне җырлап күрсәтә. Бер килүендә М.Гыйләҗевнең В.Казыйханов шигыренә иҗат иткән “Мин әнкәемне төшемдә күрдем” җырын башкара. Туган ягына кайткач, аңа Казаннан шалтыраталар, шигырьнең һәм көйнең авторын сорыйлар. Җизнәсе академик Марат Илһамов җырны магнитофон тасмасына яздырып алган һәм Зөһрә Шәрәфиевага тыңлаткан. Әлбәттә, ул “Мин әнкәемне төшемдә күрдем”не ошаткан. Җырның З.Шәрәфиева репертуарыннан озак еллар төшмәвен хәтерлибез әле. Светлана шул ук вакытта Казаннан Рөстәм Яхин җырларын өйрәнеп кайта да Башкортстанда популярлаштыра торган була.
Светлана Васикова шигърияттә үз сукмагын гомер уртасына җиткәч сала башлый. Яраткан апасының вафатын бик авыр кичерә ул. Август ае. Олы кайгы белән өретелгән төнне уздырганнан сызланган җанын басар өчен, иртән иртүк ишекне ачып чыга. Болытлар да, Светлана ханымның кайгысын уртаклашкандай, аска төшкән, “күз яшьләре”н коярга тора. Ул аларга карый да теленә беренче шигъри юллар килә.
Болытлар да моңсуланды,
Мин апамны югалткач...
Беренче иҗат җимешләренең кул арты җиңел була, бер-бер артлы ачы да, шатлык-сөенечле хисләре салынган, тормышның үзеннән алып язылган шигырьләр туа тора. Дүртөйленең “Дулкын” әдәби берләшмәсе утырышлары да Светлана ханымнан башка үтми. С.Васикованың иҗат тәлгәшләре еш кына республика газета-журнал сәхифәләрендә укучыларга тәкъдим ителә, 2000 елларда күмәк җыентыкларга керә. 2006 елда исә шагыйрәнең “Такыямдагы чәчәкләр” дигән беренче мөстәкыйль җыентыгы да укучылар кулына килеп ирешә. Бүген инде Светлана ханымның 12 китабы дөнья күргән.
Композиторлар С.Васикованың шигырьләрен көйгә сала. Әйтик, Татарстанда да Ришат Төхвәтуллин төркемендәге җырчы Алия Карачурина шагыйрәнең сүзләренә язылган “Мәхәббәт моңы”н (Салават Аксанов көе) бик яратып башкара.
Шагыйрә иҗатының бер шәлкеме күренекле якташлары Наҗар Нәҗми, Роберт Миңнуллин, танылган әдәбият һәм мәдәният әһелләре Илдус Тимерханов, Вил Казыйханов, Хәсән Наҗар кебек шәхесләргә һәм дусларына багышлап ихтирам хисләре белән язылган.
Кеше һәрвакыт кендек каны тамган туган җирен, авылының болын-тугайларын сагынып яши, аңа иҗат дәртен дә төп нигезе бирә. Светлана Васикованың туган ягына, аның челтерәп аккан чишмәләренә, моңсу каеннарына, чалгы моңнары сакланган болыннарына мәдхия җырлаган шигырьләре “Базы кызы” китабының “Мин бу җирдән юл башладым...” дигән бүлегенә туплап бирелгән. Шагыйрә Светлана Васикова туган авылының Этәй урта мәктәбе коллективы белән тыгыз элемтәдә яши. Ул анда үз премиясен булдырган, ел саен мәктәпнең югары уңышларга ирешкән укучыларына, спортны үз иткән егет-кызларына тантаналы шартларда акчалата бүләк тапшыра.
С.Васикова бүген Бәләбәй шәһәрендә үткәрелүче “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестиваленең “Мәхәббәт лирикасы” номинациясендә җиңүче, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган бәйгедә “Талбишек” фонды дипломанты, Наҗар Нәҗми иҗатына багышлап үткәрелгән шигырь фестивале лауреаты.
Светлана Васикова инде озак еллар “Әллүки” халык фольклор ансамблен җитәкли, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары коллектив иҗатында яңартылып халыкка тәкъдим ителә. Ансамбль чыгышлары – районда һәм республикада үткән күп кичә һәм бәйрәмнәрнең бизәге. “Әллүки”ләр узган ел “Җырлыйк әле” төбәкара фольклор фестивалендә, Светлана Васикова шигыренә иҗат ителгән “Әллүки кызлары” җырын башкарып, Гран-прига да лаек була, Бөтендөнья татар конгрессы аларга затлы милли киемнәр бүләк итә.
2016 елда Башкортстанда “Ак Калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина Уфадан Казанга теплоход белән барышлый Дүртөйлегә туктала. Милли киемнәрдәге “Әллүки” халык фольклор ансамбле, әлбәттә, аны җырлап каршы ала һәм озата. Шунда Люция Явир кызы Светлана ханымга Дүртөйледә “Ак Калфак”ның бүлекчәсен оештырырга тәкъдим итә. Бүген инде С.Васикова җитәкчелегендәге оешма тулы көченә эшчәнлек алып бара, татар халык җырларын пропагандалый, иң мөһиме сәхнәләштерелгән фольклор аша балаларга гореф-гадәтләребезне күрсәтә. Дүртөйледә бу көннәрдә генә шаулатып “Туй йоласы”н да үткәргәннәр. Мәҗлеснең хуҗасы хәзрәт үзе булып, яшьләргә “никах укыган”. “Орчык бәйрәмнәре”н, “Кичке уен”нарны район халкы бик яратып кабул иткән. “Ак Калфак” бүлекчәсе шул ук вакытта балалар бакчалары белән дә эшли, “Татар кызчыгы”, “Татар малае” конкурсын “Кояшкай” балалар бакчасы белән бергәләп уздырганнар.
Светлана Васикова, Кадрия Идрисова белдергәнчә, шагыйрә, тормыштагы һәр күркәмлекне матбугатта яктырта торган журналист булу, иҗтимагый тормышның уртасында кайнап яшәү белән бергә, хәстәрлекле әни, дәү әни дә. Нәселнең буыннардан-буынга тапшырылып килгән сәләтләре дәвам итә. Оныгы София Сәетова, скрипкада уйнап, моңлы җырлары белән Дүртөйленең кечкенә йолдызына әверелгән.
Сөембикә КАШАПОВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев