Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Байсар авылы шәҗәрәсе

(Шәҗәрә рәсемен Актанышта яшәүче Гөлназ ХАФИЗОВА ясады). Карабәк оныклары Күрше биттә тәкъдим ителгән шанлы шәҗәрәне, 1850 елдан да соңга калмыйча, ул чакта Оренбург губернасына караган Минзәлә өязенең (Иске) Байсар авылындагы указлы имамы, бер үк вакытта мелла, ягъни берничә мәдрәсә мөдәррисе Зәйнетдин мелла Төхфәтулла углы Тутаев төзегән. Аны 1851 елның 4...

(Шәҗәрә рәсемен Актанышта яшәүче Гөлназ ХАФИЗОВА ясады).
Карабәк оныклары
Күрше биттә тәкъдим ителгән шанлы шәҗәрәне, 1850 елдан да соңга калмыйча, ул чакта Оренбург губернасына караган Минзәлә өязенең (Иске) Байсар авылындагы указлы имамы, бер үк вакытта мелла, ягъни берничә мәдрәсә мөдәррисе Зәйнетдин мелла Төхфәтулла углы Тутаев төзегән. Аны 1851 елның 4 нояб­рендә хәзерге Әгерҗе районының Исәнбай авылыннан килгән мулла Туктар Ибраев күчереп алган. Шәҗәрә үзе - ике амбар кенәгәсе калынлыгында, ул Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының сирәк кулъязмалар бүлегендә саклана. Шәҗәрә, билгеле ки, гарәп имлясында, корым һәм зәйтүн мае кушылган кара белән язылган. Аның текстын күп еллар буе шушы сирәк кулъязмалар бүлегендә мөдир булып эшләгән филология фәннәре докторы Марсель ага Әхмәтҗанов укыды һәм бүгенге кирилл хәрефләре белән шәҗәрәнең кыскача схемасын төзеп бирде. Шәҗәрәнең Тарих институты мөһере сугылган нөсхәсе фәкыйрегездә саклана.
Шуны әйтү зарур: Байсар авылының шәҗәрәсе - тарих фәнендә "Карабәк шәҗәрәсе" дип дан алган ядкәрнең бер варианты ул. Ә сирәк кулъязмалар бүлегендә аның инде 30 дан артык тармагы бар. Шушы ук "Карабәк шәҗәрәсе"нең охшаш вариантлары Уфа галимнәре тарафыннан да табылган һәм, ни әкәмәт, алар шәҗәрәне дә, Гәрәй, Урман-Гәрәй, Кыпчак-Гәрәй яки Җәнәй, Бүләр, Байлар кабилә-­ыруларын да башкорт ягына даулый. Туктар Ибраев 1851 елда күчереп алган шәҗәрә атаклы Исмәгыйль бәй Гаспралы кулына да килеп эләгә һәм бөек мәгърифәтче 1906 елда аны үзенең "Тәрҗеман" газетасында бас­тырып чыгара. Ягъни, Байсар авылы нәселләрен үз эченә алган "Карабәк шәҗәрәсе" төрки милләтләргә инде 1906 елдан бирле мәгълүм.
Шәҗәрә агачының кәүсәләре гаҗәеп күп һәм, ни кызганыч, ашыгып күчерү сәбәпледер, ул хаталардан да хали түгел. Шулай да, шәҗәрә агачының үзәк багана-умырткасын тәшкил иткән төп буыннарны билгеләп чыгу мөһим.
Иң аста, иң төптә - Бачман тархан. Ул 1229 елда Бөек Болгар ханлыгының Саксин каласында әмир булып тора һәм әүвәл Чыңгызхан, аннары Бату хан юллаган сәргаскәр Сүбүдәй җитәкчелегендә килгән татар-монгол гаскәренә каршы сугышка чыга. 1236 елда Бату хан гаять зур армия белән килгән чакта да Бачман тархан тез чүкми, үз отряды белән Идел елгасының Каспийга коя торган дельтасында бер утрауга яшеренеп һәм төннәрен генә үч алырга чыгып, бик күп баскыннарны кыра, обоз­ларны талый. Ләкин 1238 елда, бер сатлыкҗан хыянәте аркасында, Бачман үз отряды белән чолганышка эләгә. Арканнарга бәйләп, Бачманны Бату ханның җигән-племяннигы, соңыннан Алтын Урда империясенең каһанына әйләнәчәк Мүнкә хан каршына сөйрәп китерәләр. Мүнкә хан аңа тезләнергә боера. Бачман тархан "Мин йөк ташыр­га өйрәтелгән дөя түгел", дип җавап кайтаргач, ияр өстендәге Мүнкә хан аның башын кылыч белән кыеп төшерә.
Ә шәҗәрәгә исем бирүче Карабәк - чынлыкта тарихтагы Габдулла хан ул. 1361 һәм 1367 елларда ул Мамай мирза ярдәме белән ике тапкыр Алтын Урда тәхетенә утыруга ирешә. Ләкин бу - тәхеттә 20 ел эчендә 25 хан алышынган, бик канкойгыч заман. Габдулланы да ике тапкырында да тәхеттән китәргә мәҗбүр итәләр, әтисенең туган биләмәсе бүгенге Оренбургтан 18 чакрымдагы Актүбә шәһәрендә (хәзер әлеге урын Маяк тавы дип йөртелә) булса да, ул Кырым ярымутравына бикләнеп гомер итә. Борын чөймәгәнгә һәм кара гавамны тиң иткәнгә күрә, аны тиздән "Карабәк", ягъни "кара гавам бәге" яки "чуралар бәге" дип йөртә башлыйлар, аның "Бикчура хан" дигән аты да бар. Ләкин 1380 елда Алтын Урда тәхетен Туктамыш хан эләктереп алуга ук, ул Карабәк-Габдулланы үз янына чакырта һәм Кырым атавыннан башлап Кавказ итәгенә, Идел-Сакмар-Җаек буена кадәр таралып яшәгән татарларның, бигрәк тә Гәрәй кабиләсенең бер өлешен җыеп, аңа элеккеге Болгар әмирлеге җиренә юнәлергә һәм аны дошманнардан сакланырлык кирмән рәвешенә китерергә әмер бирә. Шәҗәрәләр Карабәкнең безнең төбәккә 17 мең арба белән килүен һәм күчмәннәрнең нигезен тәшкил иткән Гәрәй кабиләсен нигезләү өчен Сөн, Ык, Агыйдел буйларын сайлап алуы турында бәян итә. Әмма, ни кызганыч, 1391 һәм 1395 елларда Алтын Урдага Сәмәрканд әмире Аксак Тимер 200 әр меңле җайдак белән бәреп керә. Ватанын саклау өчен Туктамыш та һәр ике яуга 200 меңле гаскәр туплый. Тик Кондырча һәм Терек елгалары буенда узган ике яуда да Алтын Урда гаскәре 100 әр мең корбан биреп тар-мар ителә. Туктамышны яклап болгар-гәрәй төмәннәре башында сугышкан Карабәк 1395 елда дошман кулына эләгә. Аксак Тимер Карабәк-Габдулланы әле кичә генә ул әмир булып торган Болгар каласына кайтарып, шуның мәйданында башын чаптырып үтерә. Карабәкнең әле үзе исән чакта ук Казансу буена качырып өлгергән уллары Алтынбәк белән Галимбәк соңыннан Казан каласының әмирләренә әверелә. Алтынбәк хәбәрсез югала. Ни аяныч, Карабәкнең Галимбәк атлы улын Алтын Урда тәхетеннән куылган һәм 1437 елда Казанны үз кулына эләктергән Олуг Мөхәммәт хан суеп үтерә һәм Казан ханлыгын нигезли...
Хәзер янә шәҗәрәнең умырт­ка баганасын төзик. Барман тархан - аның улы Балым солтан - аннары Калдар бәк - алга таба Канбәр бәк (галимнәр Удмуртия җиренә кергән, Сарапул янәшәсендәге Камбарканы шушы Канбәр бәк утары булган урын, исеме дә шуннан калган дип саный). Канбәрдән соң, ниһаять, шәҗәрәгә исем бирүче Карабәк. Аннары аның улы Галибәк яки Галимбәк. Аның вафатыннан соң Әлсуфый би-бәк. Аннары Сәйтәк би (ул бүгенге Киров өлкәсе туфрагында, Нократ елгасы буена җирләнгән, аны Марсель Әхмәтҗанов 1519 елда вафат булган дип саный. Өстәвенә, әллә "Карабәк" исеменә, әллә элек Онон елгасы буенда яшәгән кабилә атына бәйләпме, Киров өлкәсендәге безнең кардәшләрне "кариле" яки "кара татарлар" дип йөртәләр). Аннары Шәйсүб би, аның артыннан Әзмәт яки Әҗмәт би. Аннары Җәнәй. Безнең Агыйдел буйлары, хәтта бүгенге Әгерҗе районы җирләре дә XVI-XVII гасырларда Җәнәй волосте булып йөргән. Җәнәйдән соң Әбдал. Алга таба Дәүләт Суфый, аннары Морад хуҗа, алдагы буын Морад суфый. (Морат хуҗа, дигәненең дөресе "Морат хаҗи" түгелме һәм әлеге суфый белән хаҗи - икесе бер кеше булмадымы икән, дигән шик бар).
15 буыннан соң шәҗәрә бас­масы Бүзкүзгә җитә. Аннары Күгәй (Күгәш, Күзәш дигән язылышы да бар). Күгәй - Байсар авылы урнашкан җирләргә тәүге булып вотчинная грамота алуга, ягъни, төбәкнең инде күптән ата-бабасыныкы икәнлеген раслатуга ирешкән җирбиләүче. Аннары андый грамоталарны улы Борнаш белән оныкларының берсе Сака да алуга ирешә. Грамота аларга ясак түләүдән котылу һәм үзләрен затлы катлам дип таныту өчен кирәк була. Авылга исемен беркетеп калдыруга ирешкән Байсар старшина җиһанга Морад суфыйдан соң (Тургай суфый - Таңатар - Байпан - Сапый - Килгә - Халит - Байсар) сигезенче буында гына пәйда була. Бүләр волостена караучы авыл старшинасы Байсар Күзәшевның 1658 елда Казан каласындагы түрәләргә биш батман бал һәм ике сусар тиресе, ә Уфага ун сусар тиресе озатып яшәве урыс документларында да урын алган. Байсар атлы кеше, бәлки, Күгәй-Күзәшнең исеме вотчинная грамоталарга кереп калганга күрә аның фамилиясен йөртергә мәҗбүр булгандыр. Ләкин Күгәй белән Байсар арасында 8 буын ятуны искә алсаң (һәм, тарихчыларча, бер буын гомерен 26-27 елга тиңләп тапкырласаң), Байсар авылының ким дигәндә 1400 еллар чамасында нигезләнүен танырга туры килә. (Сүз уңаеннан өстик: Байсар күршесендәге Бүләр, Сәфәр, Кадермәт, Терпеле, Карт, Чалманарат, Тыңламас, Кыргыз, Такталачык, Җәнҗегет, Суыксу, Богады, Солтангол, Җәйләү, Сеңрән, Чуракай, Ахун, Якшый, Әлмәт, Сәет һ.б. дистәләгән авыллар шул ук урыс-ясак документлары буенча 1650 елларга чаклы ук "чәчәк атып" яшәгән инде. Ут күршеләрнең Актаныш-Мөслим-Минзәлә-Сарман җирләрен элеккеге башкорт җәйләве, дип дәгъвалавы да, мөтәгалим тарихчыларның Болгар дәүләтен Чулман суы белән чикләп куюы, шуларның ук бу төбәктә тәүге авыллар XVIII гасыр үрендә генә пәйда булган, дип сафсата сатуы, хәтта Актаныш авылының "300 еллыгын" тантана итүләр дә көлке).
Старшина Байсарны калдырыйк та, янә авыл шәҗәрәсенә кайтыйк. Күгәйдән соң Борнаш, аннары Сәвәләй белән Сака. (Сәвәләй - бүген Зәй районында урнашкан, көчләп чукындырылган авыл. Ул 150 чакрымда бит, дип аптырарлык түгел, Байсар бабайлары Ык һәм Зәй буендагы, хәтта Сарапул, Бөре янындагы болын-күлләргә дә хуҗа булып торган, аларны әүвәл килмешәк кавемгә арендага биреп яшәгәннәр, соңрак инде сатып җибәргәннәр. Ул хакта 1640-1650, 1740-1750 ел документлары исән). Сәвәләйдән туган Сөләйман, Урай, Бикчура атлы өч угыл аша яңа тармаклар тарала.
Вотчинник грамотасына ия Сака нәселе аеруча нык үрчи. Аннан 6 угыл. Туймак атлы улы һәм аның нәселе аша Әҗби авылы нигезләнә. Саканың Туйтаң һәм Тутай атлы уллары Әгерҗедәге Исәнбай авылын, Туйтаң улы Илчебай үз исемендәге авылны күтәрә. Урай атлы 4 нче угыл Апач авылын үрчетә (Апачтан Адай аерылып чыга). Саканың Аккүз атлы 5 нче улы үз авылын булдыра (дәвамчылар янә үз авылын нигезли, игътибарлагыз әле: Аккүз - Солтангол - Бикчәнтәй... Яки старшина Байсарның улы Янсарыдан соң Үрәзмәт, ә аннары Үрәзмәттән туган Абызайның улы Мәсәгуть. Юкка чыккан Мәчти - Мәсәгутьнең бозылган исеме ул. Байсар халкы исеменнән эш йөрткән Мәсәгуть Абыкаев аты 1738 елда төзелгән документларга кереп калган, Мәчти авылы да Байсардан шул елларда аерылып чыккан... Күрше районнардагы Исәнгол, Яркәй, Ишмән, Бикбау, Исәнбай, Дәвек, Колшәрип авыллары да Карабәк шәҗәрәсендәге Морад хуҗаның улы Бакый-Бакты суфый дәвамчылары көче белән нигезләнгән). Саканың 6 нчы улы Эткүнә яки Иткүнәй аша таралган нәселләр гаҗәеп күп (Башкортстанда шул исемдәге авыл да бар), ул тармакны аерым рәвештә һәм җентекләп ачыкларга кирәк.
Сака улы Тутай аша таралган нәсел дә игътибарга лаек. Тутайның бер улы Апач үз авылын нигезли, әлеге җирбиләүче 1735 елда бабаларыбыз җиренә Оренбург крепостен төзүгә каршы кузгалган Акай-Килмәк восстаниесе барышында карательләр ягына авыша һәм туганнарына каршы сугыша. Шуның өчен фетнәче якташлары аны каен ботагына асып үтерә. Ә менә шул сатлык Апачтан туган Сөендек атлы мулла Байсар авылы халкын мелла-имамнар нәселе белән баета. Сөендекнең үзеннән соң Төхфәтулла һәм Һибәтулла атлы ике улы, аннары Төхфәтулланың улы Зәйнетдин Байсар авылында имамлык итә һәм мәдрәсәләр тота. Зәйнетдиннең улы Габдерәхим белән оныгы Габделгалим Яңа Кормаш авылының да имамнары булып гомер итә.
Фәкыйрегезнең шәҗәрәсе 30 буыннан арта. Күгәйдән генә башлыйк. Күгәй - Борнаш - Сака - Иткүнә - Иш...(д-т) - Кенәр - Сөендек - Йосыф - Габделкәрим - Габделнасыйр - Биктимер - Имамәгъзәм - Шәйхелимам - Шәйхенур - Вахит - Әлмир - аннан ике онык.
Шуны да искәртик: Байсар авылының шәҗәрәсе тулысынча түгел. Зәйнетдин хәзрәт шәҗәрә төзегән дәвердә, әйтик, 1858 елдагы җанисәп вакытында, Байсар авылында 1165 кеше яшәгән. Аңлашыла булыр: бучаклы кеше исемен бер шәҗәрәгә кертеп яки һәркемнең нәсел җебен ачыклап бетерү мөмкин гамәл түгел. Шунысы шаккатмалы: хәтта 1834 елда үткәрелгән җанисәп вакытында да Байсар авылыннан - 254, Апачта - 65, Адайда - 209, Әгерҗедәге Исәнбайда 245 кеше үзләрен "Карабәк оныклары" дип яздыра. 183 ел элек авылдашларым яңарткан карабәкләр сафына мин дә зур горурлык белән исемемне өстим.
Вахит ИМАМОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев