Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Асылыбызга кайтып барышлый

Батик сәнгатенә гашыйкмын!

Мәскәү рәссамы, ефәк эшләнмәләр остасы Рената Абдуллина батик ысулындагы иҗаты белән сокландыра.

Нәселендә татарлар булу белән дә горурлана.

“Мин Мәскәүдә туганмын, – диде оста. – Әтием Алик белән әнием Татьяна да башкалада танышкан. Әтием – механик-технолог. Ә әнием – инженер, металл буенча белгеч иде. Әнием гомеренең соңгы унбиш елын үзенең яраткан шөгыленә багышлап, сәнгати кою юнәлешен үстерде, аның үз фирмасы да, тимерчелек остаханәсе дә бар иде. Миңа өч яшь чагында әти-әнием аерылышты, әмма мин әтием белән бик яхшы мөнәсәбәттә булдым, хәзер дә еш аралашабыз. Әтиемнең әнисе, әбием Роза – Түбән Новгород татарлары нәселеннән”.     

Рената Абдуллина әүвәл Мәскәүнең 5 нче сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлаган, мәктәптән соң икътисадчы һөнәренә укып, ун ел чамасы банкта эшләгән. “Бер бик матур язгы көндә рәсем ясыйсым килә башлады. Нидән башларга икәнен бик аңлап бетермәгәнгә, тоттым да М.А.Шолохов исемендәге дәүләт гуманитар институтының сынлы сәнгать факультетына укырга кердем. Институтның кичке бүлегендә укыгач, банкта эшләвемне дәвам иттем. Әле бит гаиләм дә бар, кыз балабыз туды. Өч еллык декрет ялыннан соң банктагы эшемнән киттем һәм соңгы хезмәт хакымны алу белән үк, сәнгать өчен кирәк-яраклар кибетенә юнәлдем. Һәм С.Давыдовның батик үзәгендә  укый башладым. Институтта да тукымалар бизәү буенча курска йөргән идем, бу өлкә шул чакта ук күңелемә бик якын тоелды. Аннары ирем Руслан һәм кызым Арина, гаиләм миңа һәрчак илһам өсти. 2016 елдан башлап мин – батик буенча рәссам. Гомумән, тормыштагы шөгыльнең җитди эшкә үк әйләнүе – ул зур бәхет! Иҗатсыз бер көн дә яши алмыйм. Батикның салкын һәм кайнар төрләрендә эшлим. Ефәккә ясау бик кызыклы, аның һәр этабы үзенчәлекле. Микроскоп аша караганда, ефәк җебе 75% фиброиннан һәм 25% серициннан тора, ә фиброин – ул ефәк күбәләге бизләре бүлеп чыгаручы аксым. Серицин исә ефәк кузысын хасил итүгә булышлык итүче җилем. Җитештерү вакытында бу җилемнән арыналар һәм тулысынча чистарган аксымнан чын ефәк җитештерәләр. Ефәк җебе – ул 97% аксым бит. Менә нинди шәп составлы ул чын ефәк!

“Батик” сүзе Индонезия теленнән. Бу Индонезиядә бик нык камилләшкән сәнгать. XVII гасырда батик Европада да тарала, ә XIX гасырда дөнья трендына әйләнә, 2009 елны ЮНЕСКО батикны кешелекнең рухи мәдәнияте шедеврлары исемлегенә кертте.

Безнең һәрберебез – кечкенә Галәм, мин дә матурлык арттыруга гына юнәлгән рәс­сам-оста. Төрле техникаларда иҗат итеп, кул остарсын өчен аларны гамәлдә еш кулланып карарга кирәк. Әйтик, эбру ысулына төшенгәч, мин андый бизәкләрне ефәктә дә кулланып карадым. Көзен исә һәрчак табигать белән үзенчәлекле иҗади дуэтым туа. Тукымаларга көзге яфракларны матур итеп тезеп, аларның сурәт “эзләрен” ясамыйча калганым юк, шуңа күрә көзге төсләр гаммасындагы, кабатланмас яулыкларым шактый. Символлар төшереп иҗат итү дә ошый. Татар милли бизәкле яулык та иҗат иттем. Мин һәр кич, хәтта инде йокыга киткәндә дә, уйларымда рәсемнәр ясыйм, ясау техникасын, аның этапларын күзаллыйм. Сәнгати идеяләр, тәмам төгәлләнгән яулык рәсемнәре төшләремә дә керә.

Һәрбер конкурс, һәрбер күргәзмә алдагы иҗатымда кирәк булырлык бәһасез тәҗрибә бирә. 2017 елны “Алтын төймә” Бөтенроссия кул эшләнмәләре индустриясе бәйгесендә катнашып, “Декоратив һәм гамәли сәнгатьтәге иң яхшы оста” номинациясендә җиңеп чыктым. 2018 елны шушы бәйгенең жюри составына кердем. 2019 елны Russian Art Week – Россиядә сәнгать атналыгы бәйгесенең “Бизәгечләр һәм аксессуарлар” номинациясендә I һәм II урынны, 2021 елда – III урынны яуладым. 2019 елда “Урта диңгез” дип аталган картинам Афинада шәхси музей төзеткән грек бае Д.Копелоузо гаиләсе үткәргән Халыкара арт проектта да катнашты. Бар дөньяның иң шәп осталары иҗат иткән әсәрләр арасында хәзер минем картинам да бар һәм ул Афинаның сәнгать музеенда саклана”.

– Сезнең иҗатта ефәк яулыклар күп. Ә ефәк – катлаулы тукыма. Аларның кырларын кулдан тегү авыр түгелме? – дим остага.

– Әйе, бу – минем эшләремнең иң яраткан һәм шул ук вакытта иң җаваплы этабы. Башта тегү машинасы белән генә тектем, чөнки кайберәүләр яулык кырларын нәкъ кибеттәге кебек итеп тегеп бирүемне үтенә иде, андый ысулда теккәч, кырлар бик тигез килеп чыга, әмма рәсем “сына”. Соңрак бер зур күргәзмәдә читләре кулдан тегелгән яулыкларны күрдем, хәзер инде үзем дә тулысы белән кул эшләнмәсе булган яулык­лар гына иҗат итәргә омтылам. Яулык кырларын кулдан, үтә күренмәле җеп белән тегү, билгеле, күп вакыт таләп итә. Беренче айларымда бер яулык кырын дүрт-биш сәгать тегә идем. Хәзер инде остардым. Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки модельер Джорджо Армани әйткәнчә, нинди дә булса искиткеч әйбер иҗат итү өчен, уй-фикерләр бик кечкенә детальләргә тупланган булырга тиеш.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев