Мәдәни җомга

«Башка милләт булып языласың икән, Аллаһы Тәгалә биргән фәрманга хыянәт итәсең»

«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында бара торган «Таяну ноктасы» тапшыруында 2020 елда булачак халык исәбен алу турында сөйләштеләр. Сәясәт белгечләре һәм журналистлар: «Җанисәпкә әзерләнергә кирәкме? Татарларның саны күпме булыр? һәркем үз милләтен дөрес билгелиме?» дигән сорауларга җавап эзләде.

 

 

«Элек халык санын сословие буенча алганнар»

 

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

— Көнчыгыш Европада беренче тапкыр җан исәбен алу Монгол империясе оешкач була. Ягъни безнең бабайлар башлаган ул эшне. Шуңа күрә бу безнең өчен яңалык түгел. Россия империясендә дә, СССР вакытында да халыкны күпләп исәпләп алдылар. Бәхеткә, күпчелек язмалар сакланган һәм без аларны куллана алабыз.

Әмма кайвакыт ул материалларга дөрес бәя бирмиләр. Мәсәлән, XVIII гасырдагы материаллар. Ул вакытта нигездә сословие буенча исәпкә ала торган булалар, милләт буенча түгел. Милләт дигән күренеш соң барлыкка килгән. Хәтта татарлар арасында да XIX йөздә үзен мөселман дип яздыручылар булган. Кайберләре мишәр дип язган үзләрен.

Милләт дигән төшенчә урнашканнан соң мондый төрле-төрле атамалар югала башлый. Шуңа күрә Совет чорындагы җанисәпләрдә дә без күптөрле атамалар күрмибез. Без татар милләте буларак оешкан.

 

 

 

Ә 1917 елгы халык исәпкә алу — ул авыл хуҗалыгы исәбе. Анда җир, хуҗалык төп мәсьәлә булган. Халыкның нинди милләттән икәнен сорасалар да, ул мәсьәлә икенче урында торган. Ә ул җир буенча башкорт булып килеп чыккан. Күп документлар укыганым бар. Анда беренче-икенче документта ясаклы татар дип язылган, аннары кеше типтәргә әйләнгән, күпмедер вакыттан соң ул башкорт сословиесенә кереп киткән. Чөнки җир мәсьәләсе башкача чишелгән.

Аны күп кеше аңламый, чөнки төпкә төшеп караганнары юк. Шуны белмәгән кеше карый да, «минем бабам башкорт булган икән» дип, Альберт Исмаил шикелле адашып йөри. Соңгы вакытта галимнәр авыллар тарихын язгач, бу әйберләргә ачыклык кертелә башлады. Бу көньяк-көнбатыш Башкортстанга бик хас нәрсә. Моны мин генә түгел, Башкортстан галимнәре дә яздылар.

Мисал өчен, Ризаэтдин Фәхретдиннең паспортын карасак, анда башкорт дип язылган. Ә ул бит Яшел Үзәннең татар морзасы нәселеннән чыккан кеше. Күченеп килгәч, ул башкортка әйләнгән. Бу нәрсә дигән сүз? Башкорт була торып та, татар булып була. Риза Фәхретдин — татар милләтенең аерылгысыз бер өлеше. Шуңа күрә, без моны дөрес аңларга тиешбез. «Бабалар башкорт булганга мин татар була алмыйм» дигән сүз — ул ялгыш караш.

 

«Иң бүлгәләнгән милләт — татарлар»

 

Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин:

 

 

— Иң бүлгәләнгән милләт — ул татарлар. Бүтән бер милләттә дә, рус, украин, башкорт булсын — берсендә дә шулхәтле диалектларга, субэтносларга бүлү юк. Ул татарларда гына бар. Шуңа күрә иң зур куркыныч та безнең милләткә яный. Икенчедән, без Россия эчендә сан буенча икенче урында. Бу сәяси фактор да. Татарстанда, Башкортстанда саныбызны киметү — ул сәяси проблема. Татарның санын киметсәң, аның сәяси статусы кими. Сәяси статусы кимегәч, аны бүтән яклап та изеп була.

Без Россия эчендә сан буенча икенче урында. Бу сәяси фактор да. Татарның санын киметсәң, аның сәяси статусы кими.

 

Болгарчылык һәм калганнар — ул ясалма идеология. «Без мишәр, без татарның каймагы», — диючеләр үзләрен аерым милләт дип әйтми, тик җанисәп вакытында шундый сүзләр әйтүчеләр арта бара. Тагын бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: алай дип әйтүчеләр күп очракта мишәрләр түгел, башка милләт вәкилләре булып чыга.

Советлар чорында андый бүленеш булмады. Узган гасырның сиксәненче елларында алар аерым милләт булып бүленә башладылар. Хәзер алай аерылучылар бетеп бара. Чөнки алар бернинди уңышка ирешә алмадылар. Татарлардан аерылгач, җирле хакимият тә аларның ихтыяҗларын санга сукмый.

 

«Этник проблемалар барыбер бар»

 

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

— Соңгы ике җанисәп безгә бер әйберне ачык күрсәтте: татарны 45 төркемгә бүлү теләге барып чыкмады. Татарның бер проценты гына үзен башка төрле итеп яздырды. Аларның да төп өлеше — керәшеннәр. Керәшеннәр проблемасы электән килгән, болай гына бетерә торган әйбер түгел. Алар хәзер аерым халык булып теркәлде.

Аннан соң аз гына Әстерхан татарлары, Себер татарлар бар. Кечкенә санда мишәрләр бар, алар меңнән кимрәк. Һәм иң кызыгы, 700 кеше чамасы болгарлар килеп чыкты. Гомуми нәтиҗә ясаган вакытта болгарларны славян-болгарлар рәтенә керттеләр.

Мәсәлән, Себер татарлары өчен балык тота торган күлләр әһәмиятле. Алар анда җиләк, чәчәк җыялар, ягъни үзләренең биләмәләре бар. Ул биләмәләрне кулда тоту өчен синең дәрәҗәң дә башка төрле булырга тиеш. Менә шундыйрак төркемнәр кайвакыт: «Әгәр без башкача язылсак, абориген халыкка әйләнсәк, безгә менә бу биләмәләрне саклап калырга мөмкинлек булыр», — дип уйлыйлар. Ләкин хәзер анысын да эшләп булмый. Чөнки хакимият ул күлне тота да арендага бирә. Шуңа күрә, икенче төрле итеп язылып кына, бу проблеманы чишеп булмый.

Сәясәт белгече Руслан Айсин:

— Мишәр — ул «сословный статус». Татарстаннан, Идел-Урал төбәгеннән читтә яшәгән мишәрләрдә «мин мишәр булып кына язылам» дигән әйбер бар. Чөнки элек мәдәни, мәгълүмати багланышлар юк иде.

 

 

 

Болгарларга Мәскәү ярдәм күрсәтте, ул Мәскәү проекты. Керәшеннәр факторы да Мәскәүдән килә. Моны ачыктан-ачык әйтәм. Шуңа күрә, җанисәп бетә икән, ул фактор да сүнәчәк, менә күрерсез. Заманында Сталин махсус «Болгар теориясе» чыгарды. Монысы безне зур, чал тарихыбыздан аеру өчен эшләнде. 1944 елда ВКПбның махсус карары буенча ул тарихны өйрәнү тыелды. Шуннан килеп чыкты «Болгар теориясе». Ул ясалма рәвештә эшләнде һәм инде таркалды диярлек.

 

«Милләтне кара белән түгел, карандаш белән яздылар»

 

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

— Соңгы дәвердә күп пропагандистик мифлар күрдек. Мәсәлән, Куликов сугышы турында, Угра елгасында тору мәсьәләсе буенча. Бу руслар арасында киң таралган. Тик ул хәзер башка дөньяга да үтеп керде. Мәсәлән, соңгы вакытта Башкортстанда пропагандистик мифларның барлыкка килүен күзәтеп торам. Беренчесе — Башкортстанның төньяк-көнбатышында бөтен халык башкорт икән дигән миф таралды. Мин үз аягым белән йөргән этнограф, 550ләп авылда булганым бар. Ул якларда йөргән вакытта ук мин анда татарларның күп икәнен белдем. Башкорт дигәннәре дә татарча сөйләшә һәм аларның мәдәнияте дә бер үк.

Журналист Римма Бикмөхәммәтова:

 

 

— Үземнең дә Мортаза Рәхимов вакытында халык исәбен алуда шаһит булганым бар. Милләтне кара белән түгел, каләм (карандаш) белән язалар иде. «Фәлән-фәлән районда шулкадәр башкорт булырга тиеш» дигән фәрманнар бар иде чөнки. Аны яшереп булмый, ул чыннан да тарихта булды. Әлбәттә, пропаганда бар, сәясәт бар, хәрәмләшү, алдап эшләү, өстән басым ясау бар иде.

Без гомер-гомергә Илеш, Туймазы якларында яшәүчеләрнең барысын да татар дип белә идек. Ләкин мин телевизордан күрәм: алар башкорт киемнәрендә, тик татарча җырлыйлар. Галимнәр оста итеп моны «башкорт теленең көнбатыш диалекты» диләр. Миңа калса, татарлар барыбер татар булып язылалар. Мондый пропаганда корбаннары булмаслар дип ышанасы килә. Ләкин Башкортстан шундый актив эшләгән вакытта, Татарстан «бездә барысы да татарлар, шулай язылырлар әле» дип утырырга тиеш түгел.

Башкортстан шундый актив эшләгән вакытта, Татарстан «бездә барысы да татарлар, шулай язылырлар әле» дип утырырга тиеш түгел.

 

"Башкорт булып язылырга елый-елый үгетләделәр"

 

Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин:

— Бу башкорт галимнәренең наданлыгыннан яки белмәүләреннән килеп чыккан нәрсә түгел, бу — сәяси пропаганда. Монда конкрет максат бар — башкортның санын күбәйтү.

Башкортстан хакимияте 2002, 2010 елларда башкортларның санын 41 процентка кадәр җиткерергә дигән план корган иде. Ягъни XIX гасыр азагында булган җанисәпнең саннарын кире кайтырга дигән план иде. Ул план буенча татарның саны рәсми рәвештә теркәлгән егерме биш проценттан тугыз процентка калырга тиеш иде. Ләкин без тырыштык, халык та тырышты. Аннары Башкортстанда хакимияттә алмашынды. Шуңа күрә ул планнар тормышка ашмый калды.

Соңгы җанисәп буенча Башкортстанда 1 миллион да 20 мең татар булса, Башкорстанның аларны 700-800 меңгә төшерергә дигән планы бар.

 

 

 

Монда ике әйбер бар. Беренчесе — пропаганда. Халыкның башын бутыйлар, алдап әйтәләр, ягъни манипуляция алымын кулланалар. Икенчесе — монда шулай ук турыдан-туры фальсификация дә булырга мөмкин.

2002 елгы җанисәптә үзем шаһит булдым. Киләләр иде халык санын алучылар, кулларында ничә башкорт булырга тиешлеге язылган кәгазь иде. Ул кешеләр күбесе укытучылар, китапханәчеләр бит инде. Алар елый-елый: «Әйдәгез инде, башкорт булып язылыгыз инде», — дип әйтәләр иде.

Минем күршеләр ирле-хатынлы башкорт булып язылдылар, ә балалары татар булып язылды. Чөнки аның фикере башкачарак, радикаль рәвештә фикер йөртүче үсмер иде.

 

«Халык җанисәпнең серләрен белергә тиеш»

 

Сәясәт белгече Руслан Айсин:

— Күпчелек халык җанисәпнең бар серен дә белми. Тел мәсьәләсенә килгәндә дә, анда берничә телне, берничә милләтне язып була. Халык санын алучы кеше аңлатырга мөмкин, ягъни «Әйдәгез сез башта башкорт дип языгыз, аннары соң татар, мишәр дип язарсыз», — дип әйтә. (Сүз башкорт-татар дип ике милләтне күрсәтү турында бара - ИТ). Күпчелек кеше ышана инде. Ә санаганда беренче итеп язган милләтне карыйлар. Менә шундыйрак манипуляция да булырга мөмкин. Бу турыда без кешеләргә аңлатырга тиешбез.

Җанисәптә безнең өчен иң әһәмиятлесе — милләтләрне санау. Әгәр без икенче урыныбызны югалтсак, димәк, безнең сәяси статусыбыз да төшәчәк. Әгәр син башка милләт кешесе булып языласың икән, димәк, син үзеңә, бабаларыңа һәм Аллаһы Тәгалә биргән фәрманга хыянәт итәсең. Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Без сезне халыклар итеп бар иттек һәм җирдә тараттык», — ди. Бу ясалма конструкция түгел. Аллаһы Тәгалә тарафыннан милләт, тел принциплары бирелде. Әгәр дә аларны югалтсак, безнең бөтен рухи байлыгыбыз коелып төшәчәк.

 

 

Әгәр син башка милләт кешесе булып языласың икән, димәк, үзеңә, бабаларыңа һәм Аллаһы Тәгалә биргән фәрманга хыянәт итәсең.

 

"Үзебезнең бөеклекне аңлап, татар дип язылыйк"

 

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

— Узган җанисәп вакытында биш миллионга якын кеше халыкны исәпкә алуда катнашмады. Аларның саннарын барыбер хуҗалык кенәгәләре аркылы алдылар. Ләкин анда милләт тә, туган тел дә күрсәткеч буларак юк. Аларның арасында татарлар шактый булган дип уйлыйм. Ул катнашмаучылар күбрәк эре шәһәрләрдә яшиләр дип ишеттем, ә татарларның эре шәһәрләрдә саннары зур.

Әгәр татар өченче урынга төшеп китсә, безнең тарихи урын югала. Ә без болай һәрвакытта да: «Бу дәүләттә хокукларыбыз югары, чөнки без - шушы дәүләтне төзегән халыкларның берсе, чөнки икенче урында торабыз», - дип әйтә алабыз. Бу урынны без берничек тә югалта алмыйбыз.

Безнең үзебезнең тарихи мирас бар. Без татар буларак, нинди дәүләтләр тоткан халык! Мөселман дөньясында иң беренче реформация ясаган халык! Үзебезнең бөеклекне дә аңлап, татар дип язылырга тиешбез.

 

Энҗе Габдуллина

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: