Мәдәни җомга

Барда – миллилек утравы

Барда һәм Каҗмакты атамалары каян барлыкка килгән соң? Бу риваятьне безгә Барда районының туган якны өйрәнү музеенда бәян иттеләр. Бер хатын-кыз, казлар суеп чистарткач, аны елгага алып төшеп, юарга ниятләгән. Әмма агым көчле вакыт булганмы, казлар агып киткән. «Казым акты, казым акты» дип өзгәләнгән ул. «Ничә казың акты?» – дип сорауга хатын-кыз, «Бар да акты, бар да акты».

Татарстаннан читтә дә телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, милли мәдәниятебезне саклап, аны яшьләребезгә тапшырып яшәүче милләттәшләребез гомер кичерә торган төбәкләр бар. Пермь краеның татар башкаласы дип йөртелгән Барда районы – шундыйлардан. «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Новосибирск, Пенза, Пермь, Омск өлкәләреннән, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан, Татарстанның 28 район һәм шәһәреннән килгән вәкилләре катнашында ике көн дәвамында үткән күчмә утырыш-семинары вакытында да бу аеруча ачык күренде. 


Талантлар – район горурлыгы

Барда мәдәният үзәгендә узган күчмә утырыш вакытында кунакларны сәламләгән район башлыгы Хәлил Алапанов та сүзне танылган якташларыннан башлады һәм районның социаль-мәдәни тормышы, балаларга сәләтләрен үстерү өчен тудырылган шартлар белән таныштырды. Бу якларда туып-үскән күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог Мәсгут Имашев, фольклорчы-галим, милләтпәрвәр Рәшит Ягъфәров, композитор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Луиза Батыр-Болгари, театр артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Дамира Кузаева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Сәүбән Чуганаев, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова, Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова милли рухыбызны, мәдәниятебезне Россиянең төрле төбәкләренә сибелеп яшәүче милләттәшләребез арасында да танытты. 

Барда җирендә бүген 10 нан артык милләт вәкиле бер гаилә булып яши. Телебезне саклау максатыннан округта Р.Ягъфәров, М.Җәлил, Г.Тукай укулары үтә. 30 ел элек Барда авылында газета-китап нәшрияты булдырылган. Шушы чор эчендә җирле авторларның 250 дән артык китаплары укучылар кулына килеп ирешкән. Алар арасында әдәби әсәрләр дә, тарихи хезмәтләр дә, аерым кешеләргә багышланганнары да бар. Җирлектә «Барда таңнары» радио-телевидениесе  эшли, татар һәм рус телләрендә 90 еллык тарихы булган «Таң», «Рассвет» газеталары дөнья күрә. Мәктәп-гимназияләрдә атнага бер татар теле һәм әдәбияты дәресләре керә. Төбәктәге милли рухны саклауга спортны да кушарга карар иткәннәр. Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә спорт ярышлары үткәрелә башлаган. Татар-башкорт иҗтимагый үзәге җитәкчесе Сәлим Назин, Барда «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Нурия Исмәгыйлева, Барда радио-телевидение директоры һәм дикторы Җәүһәрия Габделхакова, район башлыгы урынбасары-аппарат җитәкчесе Илдар Исмакаев, спорт мәктәбе җитәкчесе Рөстәм Батыркаевның кулга кул тотынып бердәм булып эшләве һәрдаим үзен сиздерә. Бүген инде Барда районы җитәкчелеге төбәк халкына спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылуы  турында да мактанып сөйли ала. Районда 76 спорт корылмасы эшли. Һәр балага  спорт сарайларында 18 яше тулганчы түләүсез шөгыльләнергә ­мөмкин. 

Районда зурлап Сабантуй, Сөмбелә, Каз өмәсе кебек милли бәйрәмнәребез, борынгы Сөрән суы йоласы үткәрелә. Районда җирлекнең тарихын,  фольклор, гореф-гадәтләрен өйрәнү ниятеннән экспедицияләр үтә.

Без – татарлар

Барда районы чигендә кунакларны аеруча хөрмәтләп, җыр-биюләребез белән каршы алдылар. Алар очрашуны: «Күбебезнең паспортында «башкорт» дип язылган. Әмма без үзебезне татар дип хис итәбез», дип башладылар. Гомумән, бу якларда яшәүчеләрдә үзләрен татарга, башкортка бүлү гадәте юк. Пермь краеның кайсы гына районын, шәһәрен алсак та, татарлар үз телләрендә сөйләшә, фикерләшә. Аларның җыр-биюләре, киемнәре дә татарча. Пермь краеның күп кенә округларында «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый үзәкләре эшли. 

Бу якның күренекле улы Рәшит Ягъфәров үз хезмәтләрендә татар-башкорт проблемасының Барда җирендә үзенчәлек­ле чагылыш табуы турында яза. Эш шунда ки, Барда районы халкы үзләрен, без – татарлар, дип йөртсә дә, туган телләре татарныкы булса да, рәсми документларда аларның байтак өлешен башкорт дип язу традициясе яшәп килә. Район халкының моңа әллә-ни исе китми. Татарча укып, туган телләрендә сөйләшеп, милли гореф-гадәтләребезне үз итеп тормыш алып бара. Милли яктан буталчык килеп чыгуның тарихи нигезләрен галимнәр Дөрия Рамазанова, Дамир Исхаков, Фәйзелхак Ислаев бу төбәктә элекке заманның ревизия кенәгәләрендә халыкны башкорт сословиесе итеп теркәүләре, аның исә милләт төшенчәсе белән буталуы белән аңлаталар. 

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Нурия Исмәгыйлева, район җитәкчелегендә эшләүчеләрнең барысы да, нинди милләттән булуына карамастан, татар телен белүе турында искәртә. «Бардада яшәүче руслар да татарча сөйләшә, татар көйләренә яратып җырлый», – диде ул.

Каҗмакты – Зиннәтулла хәзрәтнең туган җире

Тукайның әнисе Мәмдүдә абыстай ягыннан туганлык тамырлары Барда ягыннан булуын белә идек инде. Шагыйрь­нең бабасы Зиннәтулла Әмиров  шушы якның Каҗмакты авылында туып-үсә, атаклы Солтанай мәдрәсәсендә дин сабаклары ала. Соңрак, белем эстәвен дәвам итү өчен, Татарстан якларына китә, Кышкар мәдрәсәсендә укый, аны тәмамлагач, Өчиле авылына мулла итеп җибәрелә, шунда тормыш кора, кызы Бибимәмдүдә дөньяга аваз сала. Тукайның бабасы да, әнисе дә белемле, алдынгы карашлы кешеләр икәнлеге дә мәгълүм. Аларның тезмә әсәрләр, бәетләр язуга сәләтлелеге дә теркәлеп калган. Зиннәтулла Әмиров Арча районының Өчиле авылында гомер итсә дә, туган ягы белән элемтәсен өзми. Бардалылар ишан булып танылган Зиннәтулланың туган ягына бер кайтуында «Васыятьнамә»сен алып калып, аны күп еллар мәчетләрдә йөртеп укыйлар. Бу «Васыятьнамә»нең күчермәсе хәзер район музеенда да саклана. 

Гомумән, Барда төбәгендә Тукайның бабасы бу яклардан булуы турында аеруча яратып сөйлиләр. Күп кенә мәгъ­рифәти-мәдәни оешмалар шагыйрь исемен йөртә. 2013 елда Барда районы хакимияте янындагы бакчада  Татарстан Президенты Р.Миңнеханов катнашында Г.Тукайның бюсты да куелган. Анда шулай ук шагыйрь әсәрләре геройлары сыннарын да күрергә мөмкин. Барда үзәк китапханә бинасында Г.Тукай музее эшли. 

Барданың Г.Тукай исемендәге гимназиясендә без шагыйрьнең бишенче буын туганы, аның кебек җыйнак кына гәүдәле Рафик Акманаев белән дә очраштык. Ул әнисе Әминәдән үзләренең Г.Тукай белән кардәш булулары турында ишетеп үскән, гаиләдә шагыйрь белән туганлыкка кагылышлы язмалар, истәлекләр сакланган, әмма ул елларда шәҗәрәләр төзелмәгән,  димәк ки, рәсми яктан расланмаган булган. «Гайнә иле» китабы авторы Әмир ага Фатыйхов Уфа, Казан, Пермь архивларында эзләнгән, Барда округы авылларына барып, өлкәннәр белән сөйләшеп, Әмировлар турында күп кенә мәгълүматлар туплый алган. Табылган, барланган документлар ярдәмендә Зиннәтулла хәзрәт Әмиров шәҗәрәсе төзелә. «Гайнә иле» китабында шулай ук Барда якларындагы бик күп танылган нәселләрнең, шулай ук Әмировларның Казан ханлыгының үзәк өлешеннән күчеп килгәнлеге дәлилләнгән. Әмирхан Әмиров гаиләсе исә Каҗмакты һәм Барда елгаларының Тол елгасына кушылган төбәктә ныклап тамыр җәйгән, тора-бара үзләре бер урам тәшкил иткән. 

 Музейларда хәтер саклана

Барда һәм Каҗмакты атамалары каян барлыкка килгән соң? Бу риваятьне безгә Барда районының туган якны өйрәнү музеенда бәян иттеләр. Бер хатын-кыз, казлар суеп чистарткач, аны елгага алып төшеп, юарга ниятләгән. Әмма агым көчле вакыт булганмы, казлар агып киткән. «Казым акты, казым акты» дип өзгәләнгән ул. «Ничә казың акты?» – дип сорауга хатын-кыз, «Бар да акты, бар да акты», – дип җаваплаган, имеш.  

Музей – Тол елгасы буенда яшәүче татар-башкорт халкы мәдәниятенә багыш­ланган бердәнбер хәтер мәгарәсе. Бүген аның фондында 7500 ядкәр теркәлгән. Экспонатларның бер өлеше Ижау удмурт дәүләт университеты алып барган археологик казу эшләре вакытында табылган. Сугыш кораллары, пыяла бизәнү әйберләре, металл эшләнмәләр – кызыклы ядкәрләрдән. Алар арасында таш гасырга караганы да, тимер чорыныкы да бар. Бакыр кою сәнәгате, Бөек Ватан сугышы бүлекләрендә дә үткәннәргә һәм ватанны саклаган каһарманнарга кагылышлы кадерле истәлекләр саклана. Борынгы бабаларыбызның йорты сурәтләнгән бүлектә игътибарны хатын-кызларның XIX гасыр ахырында киеп йөргән кос­тюмнары җәлеп итә. Күлмәк, камзул, калфак, һәм читекләрдән торган бәйрәм костюмы – гайнә татарларыныкы. Бәрхет калфаклар алтын җепләр белән чигелгән, энҗе, тәңкәләр белән бизәлгән. Хатын-кызларыбызның затлы калфаклары, бизәлешенә карап, «тәңкәле» (әбиләрнеке) һәм «энҗеле» (кызларныкы) калфакларга бүленгән. Гаиләнең җитеш тормышта яшәү-яшәмәве хатын-кызның киеменә карап тәгаенләнгән. Яка чылбырындагы асма бизәкләр санына карап яшь аермаларын чамаларга мөмкин булган. Әйтик, яшьрәкләр бердән – дүрткә, өлкәнрәк хатын-кызлар уникегә кадәр асма бизәк йөрткәннәр. Хәзерге вакытта Барда түбәтәе Пермь краеның матди  булмаган мәдәни мирасы объектлары реестрында теркәлгән. Ул конус формасында дүрт өлештән тора. Алар кешенең балалык, үсмер, яшьлек, картлык чорларын белдерә. Мәдәният йорты бинасының бер бүлмәсендә «Барда түбәтәе» музее ­булдырылган.  

Бергәләп эшләү күңелле

Соңгы елларда Барда һәм Казан арасында аралашу җирле татар-башкорт иҗтимагый үзәге, «Ак калфак» оешмасы бүлекчәсе булдырылганнан соң, аеруча көчәйгән. 

«Милли үзаңы үскән, телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне белгән бала тәрбияләү һәркайсыбызның бурычы. Шуңа да иҗтимагый оешмалар эшчәнлекләрен мәктәпләр белән берлектә  алып бара», – ди бүлекчә җитәкчесе Н.Исмәгыйлева. Хәзерге вакытта оешма 13 авылда актив эшчәнлек алып бара. Җирлекләр еш кына, яшьләрне тәрбияләүдә үз өлешебезне кертәсебез килә, оешмагызда булыйк әле, дип шалтыраталар. Шунысы да кызыклы: бу якларда аккалфаклыларның авылара очрашуы традициягә әверелеп киткән. Җыелып күргәзмәләр оештыралар, эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар, киңәш-табыш итәләр, осталык дәресләре үткәрәләр. Бу авыл халкы өчен дә милли бәйрәмгә әверелә. «Авылара очрашулар безне якынайта», - ди җитәкче. Шул ук вакытта аккалфаклар үзләренең эшчәнлеген мәктәп-гимназияләрдә дә җәелдергән. «Ак калфак» укучы кызлар», «Барда кызчыгы», «Барда малае» бәйгеләрен үткәрүдә ата-аналар ярдәм итә икән, бу инде аларның үзләренең дә милли мәдәниятебезне хәтерләрендә яңартуы, дигән сүз. Милли бәйрәмнәр уку йортларында, балалар учреждениеләрендә аларның яшь аерымлыкларына карап алып барыла.  Кечерәк сыйныфларда укучылар арасында  – Нәүрүз, V-VI да – Сабантуй, Сөмбелә, VII дә - Нардуган, VIII дә – «Уйнагыз гармуннар», зуррак сыйныфларда – Аулак өй, Каз өмәсе һ.б. бәйрәмнәр үтә. Шулай итеп бала мәктәптә укыган чорда күп кенә милли йолалар белән танышып чыга.   

«Балалар бакчаларында, мәктәпләрендә милли почмаклар булдыру, кече яшьтәгеләр белән милли уеннар уйнау, җыр биюләр гадәткә керде, аңа әти-әниләр дә кушылды, милли ашлар пешерү дә җанланды», – ди Н.Исмәгыйлева.

Мәктәптә милли сәнгатебез гөрли 

Барданың Г.Тукай исемендәге гимназиясе кунакларны зур җанлылык белән каршылады. Укучыларның милли киемнәренә дә, бию-җырга осталыкларына да хәйран калырлык! Соңрак мәгълүм булганча, биредә укучыларны җыр һәм бию сәнгатенә өйрәтеп кенә калмыйча, аларда милли сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт тә тәрбиялиләр. 790 бала  белем алган уку йортында «Чишмә» фольклор, «Көмеш кыңгырау» вокаль ансамбльләре, «Алтынай» хореография коллективы эшли. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре барлык сыйныфларда да укытыла. Укучыларның мондагы «Хәзинә» этнография музеенда туган телебездә экскурсия үткәрүләре дә аккалфаклыларның күңеленә хуш килде. Яшь «артистлар» кунакларга Тукай әсәрләренә нигезләнеп язылган «Серле урман» пьесасын да тәкъдим итте. Идиат Аширов шигыренә композитор Луиза Батыр-Болгари язган «Барда»  җыры исә гимн буларак яңгырады. 

Мәктәптә Тукай рухы һәрдаим сизелеп тора. Әйтик, шагыйрь әсәрләреннән төзелгән коллаж янында класстан тыш чараларны уздыру күркәм гадәткә әверелгән. «Мин татар баласы» бәйгесе, Г.Тукайның туган көнендә шигърият бәйрәме дә биредә уза. 

* * *

Аккалфаклылар игътибарына тәкъдим ителгән күргәзмәләр, сәнгать коллективлары чыгышлары, Барда халык театрының драматург Хәбир Ибраһим әсәре буенча куйган «Ак каен күзе» спектакле, Атнягузи авылы фольклор коллективының «Бәби туе», Иске авыл фольклор ансамбленең «Урак өсте», Ирен татарлары үзешчәннәренең «Бала каршылау» сәхнәләштерелгән күренеш­ләре, «Гайнә җире» фольклор ансамбле, «Бәйрәм» җыр һәм бию ансамбле, Барда балалар сәнгать мәктәбенең балалары чыгышлары, уку йортының  Пермь крае күләмендә үткәрелгән конкурста «Иң яхшы мәктәп» дигән дипломга ия булуы һ.б. – бу якларда милли сәнгатебез һәм мәдәниятебезнең сакланып калынуы һәм ул түкми-чәчми балаларга, яшьләребезгә тапшырылуының чагылышы. «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова ассызыклап үткәнчә, һәр җирлекнең үз үзенчәлеге бар. Без аны белергә һәм балаларга сеңдерә барырга тиешбез. Бардалылар исә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунакларга үзләренең фольклоры аша тирән тарихны, халыкның элек-электән килгән яшәешен күрсәтеп бирә белделәр. 

Сөембикә КАШАПОВА.  

Автор фотолары.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: