Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Балалар өчен җырлар

Туган телгә, туган телендәге җырларга, үз милләтеңә мәхәббәт бала чактан тәрбияләнүен барыбыз да аңлыйбыз.

Ә ничек тәрбияләргә?  “Балалар! Татарча сөйләшергә кирәк!” - дип кенә түгел, әлбәттә.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә гомер буе эшләгән кеше буларак, мин бөек татар композиторы Александр Ключаревның татар музыка сәнгатендәге ролен, олуг шәхес һәм искиткеч кеше икәнен яхшы беләм. Ул бер авыз сүз татарча сөйләшмәгән чып-чын рус гаиләсендә тәрбияләнә. Әмма ул татарчаны үзен татар дип йөргән кайбер кешеләрдән әйбәтрәк белә һәм шул телдә сөйләшә иде. Шул ук вакытта композитор татар фольклорын да яхшы аңлый, язган җырлары да чын милли иде. Ә ул татар мәктәбендә дә укымаган, репетиторлар белән дә шөгыльләнмәгән.

Бала чагыннан, татар кучерлары, үзе аралашкан гади татар халкы авызыннан җырлар тыңлап, шуларга гашыйк булып, үзе теләп өйрәнгән,  татарлар белән аралашырга бик тә яраткан. Бу аның җавабы. Ә  без хәзер, европача, заманча булабыз дип, тырышып-тырышып халык иҗатыннан, чын татарча җырлардан ераклашабыз.

Ә балаларны нинди җыр белән тәрбияләргә? Бармы безнең балалар өчен чын татарча җырлар? Бар. Әмма алар ул-кызларыбызга барып җитә алмый. Сүзем Наилә Яхинаның балалар өчен язган шигырьләре, җырлары турында. Берничә ел элек Наиләнең балалар өчен чыгарган "Кәккүкле алан" диеп исемләнгән җырлар җыентыгы кулыма керде. Кызыксынып, уйнап, көйләп карыйм. Наилә бит 90 нчы еллар башында Казанга килгәч тә, җыр һәм бию ансамблендә эшләп алган иде, мин җитәкләгән хорда җырлады. Шуңа ул миңа яхшы таныш. Җырларын карагач, төрле хисләр кичердем. Менә бит, чын татарча, балаларча самими ихлас, талантлы җыр­лар язучы бар икән ләбаса диеп сөенеп, Наиләдән тагын җыентыкларың бармы, дип сорадым. Ул миңа: "Алар өйдә почмак саен өелеп тора, ничек таратырга да белмим", - диде. Мин аңа беразын үземә китерергә куштым. Республикада һәм аннан читтә яшәүче татарлар янына барып балалар иҗаты буенча очрашуларда катнашам. Ул алып килеп бирде, мин читтә яшәүче татарлар өчен алтынга тиң җыр­ларны  Екатеринбург өлкәсенә, Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләренә илтеп тапшырдым. Әмма болай гына таратып булмый икәнен дә аңлыйм, ә шулай да.  Җыентыкны алгач, аның фонограммалары бармы (минусовка), дип сорыйлар. Җыентыкка 37 җыр кергән.  Наиләнең фонограммалар яздырырга акчасы юк икәнен беләм. Нота җыентыгын чыгарыр өчен дә маяга җыйган күпме акчасын түккән ул. Мин, ярдәм итәсем килеп, кулымнан килгәнчә алып таратырга тырышам. Аның кайбер җырлары популярлашырга да өлгерде. Мәсәлән: "Дәү әнигә бүләккә" дигән җырын берничә буын балалар җырлап үсте, аның шигырен дә, көен дә Наилә үзе иҗат иткән. "Каз бәбкәләрен саклыйм", "Яз килгән"  җырлары да балалар тарафыннан  яратып башкарыла. Гомумән, җыентыкның барлык җырларын да үз программасына керткән хор, вокал коллективлары да бар. Кайсысын гына алсаң да, ярылып яткан матур якты көйләр, нәкъ балалар теленнән алынган кебек сүзләр. Җырларның күбесе Н.Яхинаның үз шигырьләренә иҗат ителгән, ләкин башка шагыйрьләр сүзләренә язылганнары да бар. Әле җыентыкка кермәгән җырлары да өч дистәләп икән.

Хәзер мактаулы исем, премия­ләргә генә төбәлеп, акча өчен генә "иҗат" итүчеләр бихисап. Ә Наиләнең эшләгән эшләре тау кебек булса да, бер лаеклы исеме дә юк. Мин аның әле балалар өчен генә иҗатын алдым. Наилә эшләгән телевизион тапшырулар да эталон кебек иде. Мин  аның соңгы вакытта "Тәртип" радиосында барган "Кабатланмас моңнар" тапшыруын яратып тыңлыйм. Ул аларда сәнгать әһелләребезнең иҗаты турында бик нечкәләп сөйли, тарихи вакыйгаларны күтәрә. Аның бу тапшырулары беркемне дә битараф калдырмагандыр, әлбәттә. Алар барысы да - искиткеч зур хезмәт.

Чын балаларча, ихлас, якты талантлы җырлар язучы юк та диярлек хәзер. Наиләдә ул диңгез кебек. Башка өлкәләрдә яшәүче татар балалары алып барып тапшырган җырларын гөрләтеп җырлый. Моны ишетеп, әлбәттә, бик шатландым. Балаларда ана телебезгә  мәхәббәтне, нәкъ шундый җырлар аша   уятып, саклап була дип уйлыйм.

Венера ГӘРӘЕВА, Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры җитәкчесе, дирижер.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев