Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Асылыбызга кайтып барышлый

Байбаклар иле Азнакай

Азнакай турында сөйләгәндә иң әүвәл хәтергә Чатыр тау фольклор җыены килеп төшә. Бу җәйдә әлеге чара 12 нче тапкыр үтте

Азнакай районы республиканың көнь­як-көн­батышында урнашкан. Халкы 60 меңнән артык. Шуның 43 меңгә якыны – шәһәрдә, 17 мең ярымы авылларда яши. Халыкның 85 проценты – татарлар, калганы – төрле милләттән. 

Азнакай – кара алтын төбәге. Аның территориясенә Ромашкино нефть катламының көнбатыш өлеше туры килә.  

Район мәйданы буенча республикада 5 нче урында тора. Район үзәге булган Азнакай шәһәре Казаннан 376 чакрымда. 

Төбәк үзенең Чатыр тавы (диңгез өслегеннән 321,7 метр), сөйкемле байбаклары һәм, әлбәттә инде, талантлы ул-кызлары белән татар дөньясына билгеле. Бу төбәктән язу­чылар Мәхмүт Хәсәнов, Марсель Гали, артистлар Н.Ихсанова, Ә.Шакиров, җырчылар З.Фәрхетдинова, Р.Галиев һ.б.лар чыккан. 


Чатыр тау җыены

Азнакай турында сөйләгәндә иң әүвәл хәтергә Чатыр тау фольклор җыены килеп төшә. Бу җәйдә әлеге чара 12 нче тапкыр үтте. Башта табигатьнең гүзәл һәйкәле булган тауга районның үз мәдәният коллективлары җыелып бәйрәм оештырса, 2015 елдан җыен халыкара дәрәҗәдәге рухи бәйрәмгә әверелә. Җыенның максаты – гореф-гадәтләребезне, борынгы халык җырларын һәм биюләрен саклап калу, кардәш төрки халыкларны аралаштыру. Быел анда Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Самара, Мәскәүдән 38 иҗат төркеме катнашты. Җыен «Чатыр тау җиле» дип аталган театральләштерелгән тамаша белән башланды. Төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган «Тарих аланы», «Чәк-чәк аланы», «Сөлге аланы», «Балачак аланы», «Халыклар дуслыгы» урамнары оештырылган иде. Биредә төрле милләт вәкилләре үз милли йолаларын, уен коралларын, бизәнү һәм көнкүреш әйберләрен, милли ризыкларын һәм милли җыр-биюләрен тәкъдим итте. Чатыр тау җыены үзенең ирекле рухы, табигать кочагында, тауда узуы белән үк гаҗәеп аурага ия. Аның ерак үткәннәребезне халкыбызга кайтару, тарихыбызны барлау, милли мәдәниятебезнең тамырларын сафландыруда файдасы бәхәссез. Һәр елдагыча, быелгы җыенга да язучылар, сәнгать әһелләре кунакка кайт­кан иде. Район хакиме Марсель әфәнде Шәйдуллин: «Чатыр тау җыены – безнең горурлыгыбыз ул», – диде.

Атказанган «Җанашым»

Җыенга илнең фольклор төркемнәрен җыя алган Азнакайның үзендә дә энҗе бөртеге кебек коллективлар эшләп тора. «Җанашым» фольклор ансамбле – шуларның берсе. Коллектив район мәдәният йортында 2006 елда оештырыла, аның алыштыр­гысыз җитәкчесе – Гөлфия Әхмәтҗанова. Ансамбльгә йөрүчеләр барысы да яхшы җырлый, баян, тальян, скрипка, кубыз, курайда уйный. «Җанашым» артистлары татар халык җырларын башкара, милли йолаларны, уеннарны, биюләрне сәхнәдән күрсәтә. Азнакай артистлары республиканың күп сәхнәләрендә чыгыш ясарга өлгергән, Россия буйлап та милли сәнгатебезне күрсәтеп шактый юллар үткәннәр. 2017 елда ансамбльгә “Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы” исеме бирелгән.

Аксакал театр

Азнакайның үз халык театры да бар. Ул 1941 елда драма түгәрәге булып оеша, сугыш елларында да эшчәнлеген туктатмый. Авылларга йөреп, спектакль күрсәтәләр. 1951 елда театрга җитәкче булып Әлмәт театрыннан профессиональ артист Касыйм Еникиев килә. 1965 елда иҗади уңышлары өчен драмтүгәрәк Халык театры исеменә лаек була. Коллектив бүген Еникиев исемен йөртә. Касыйм Еникиев җитәкчелегендә Азнакай артистлары 40лап спектакль куялар. 

2015 елдан Халык театрын Гөлсинә Җамалиева җитәкли. Коллективка яшьләр килә, «Кыю кызлар»ны куялар да, «Идел-йорт» фестивалендә 3 нче урынны алып кайталар. Соңрак «Урман эчләрендә урман» спектакле белән (Т. Миңнуллин) шул ук бәйгедә 2 нче урынны алалар. 2019 елда коллектив Татарстан хөкүмәтенең грантын ота. Үткән ел театр үзенең 80 еллыгын билгеләп үтте. Шуңа багышлап «Ханума» спектаклен куйганнар. Ике йөз меңлек костюмнар гына тектерелгән, яктырту җиһазлары сатып алынган. Премьера уңышлы үтә, бу тамаша белән «Идел-йорт» фестивалендә чыгыш ясап, инде 1 урынны алалар, 100 мең сумлык сертификатка ия булалар. Артистлар хәзер дә тик ятмый: М.Гыйләҗевнең «Ничек миллионер булырга?» әсәрен кую белән мәшгульләр. 

Атаклы уенчыклар

Азнакай бренды дәрәҗәсенә күтәрелгән «Актүбә уенчыгы»н ишетмәгән кеше юктыр. 1992 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Сәләхованың җиңел кулы белән барлыкка килә ул. Балчыктан ясалучы уенчыкларның темасы: татар халкының борынгы көнкүреше, бәйрәмнәре, фольклор каһарманнары. «Актүбә уенчыгы»н хәзер Россиядә генә түгел, АКШ, Бөекбритания, Төркия һ.б. илләрдә дә очратырга була. Күптән түгел Мисырдагы бер нефть компаниясенең офисында очрашу вакытында азнакайлылар «Актүбә уенчыгы»н танып алган. Уенчыкларның берсе хәтта АКШның элеккеге президенты Билл Клинтонга да барып җитә, Ак Йорттан рәхмәт хаты да җибәрәләр. 

Районда уенчыкларны яраталар, шулай булмаса, икенче бер бренд – «Азнакай курчаклары» канат ныгыта алмас иде. Ул 2012 елда оештырыла. Җан өреп җибәрүче әнкәсе – Галина Герк. Эшчәнлекләренең юнәлеше – кулдан эшләнгән милли курчак­лар җитештерү, чигүле милли эшләнмәләр (түбәтәй, калфак, букчалар) әзерләү. Галина ханымның әтисе алман милләтеннән булса да, әнисе Мөнҗиядән аңа халкыбызга, рухиятенә тирән мәхәббәт күчкән һәм ул хисләр курчакларында да чагыла. «Актүбә уенчыгы»на да, «Азнакай курчаклары»на да хас уртак бер сыйфат: алар чын мәгънәсендә затлы, зәвыклы, өстәвенә, күңел җылысы кушып ясала. Шуңа күрә дә аларны дөньяның теләсә кайсы почмагында теләсә кемгә горурлык белән бүләк итәргә була. Әлеге ике бренд уенчык­лары «Татарстанның иң яхшы товарлары» конкурсында күп тапкырлар лауреат булуын да искәртү урынлыдыр. 

Азнакай таланты

Шәһәрнең туган якны өйрәнү музее белән танышканда да, үзе бер музей кебек санаторийны карап йөргәндә дә бер авторның беркемнекенә дә охшамаган искитмәле үзенчәлекле эшләренә тап булдык. Гаҗәеп бизәлештәге сандыклар, төрле сыннар, савыт-сабалардан ниндидер сер бөркелеп тора сыман. Боларны Азнакайның үз рәссамы Руслан Латыйпов ясый икән. Руслан Казанда сәнгать училищесын тәмамлаган, Чаллыда һәм Казанда берничә күргәзмәсе дә үткән. Картиналар язудан тыш, ул сынчылык белән дә шөгыльләнә, Чаллы шәһәрен бизәп торган сыннар арасында ул иҗат иткәннәре дә бар. Күз явыбызны алган теге сыннарны исә ул полимер бауны эпоксид сумалада чылатып ясый икән. Сумала сеңдергән бауга ул форма бирә һәм сын шул формада ката. Әлеге техника белән 10 еллап шөгыльләнә, һәрбер эш нибары бер нөсхәдә иҗат ителә. Чатыр тау каршындагы Көрәшчеләр сыннарын да Руслан иҗат иткән. Рәссамның хәләл җефете Гөлнара да үзе кебек үк сәнгать кешесе – рәссам. Берничә ел элек Казандагы «Эрмитаж» үзәгендә аларның уртак күргәзмәләре дә үткән.

Киләчәк шәһәре Актүбә

Актүбә – шәһәр тибындагы бистә, анда 9 меңнән артык халык яши. Соңгы тапкыр без монда 20 еллап элек булган идек. Хәзер Актүбә танымаслык булып үзгәреп, заманчалашып маташа. Монда «Татнефть» идеясе һәм финанслары хисабына калдык­ларсыз эшләүче, үз-үзен тулысынча энергия белән тәэмин итүче экологик инновацион хуҗалык төзиләр. Хәзер бистәне җылылык белән тәэмин итү, яктырту өчен 5 МВт энергия кирәк. Тиздән бу энергияне… сыер фермалары бирә башлаячак. Фермалар 11 мең баш малга исәпләнгән. Сыерларның табигый калдыкларыннан бүленеп чыккан метан газы эшкәртелеп, электроэнергия барлыкка китерәчәк. Тиреснең калдыклары корытыла, киптерелә, алардан торф чүмәкләре, ашламалар һ.б. ясалачак. 

Бистәдә берничә яңа завод та төзелгән. Әйтик, пиролиз заводында агач калдыклары эшкәртеләчәк. Монда эшләп чыгарылган ягулык киләчәктә нефтькә алтернатива булыр дип көтелә. Агач калдыкларыннан биоойл һәм биочар ясала. Беренчесе – дегет кебек сыеклыктагы масса. Биочардан исә брикетлар ясала, сүз төтенсез яна торган ягулык турында бара. Аларны котельныйлар, теплицаларны җылыту өчен кулланып була. 

Бистәнең барлык көнкүреш калдыклары да шул рәвешчә заводта эшкәртеләчәк. Бүген халыкны чүпне төрләргә бүлеп җыярга күнектерү бара. Бу, беренчедән, чүп полигоны төзү проблемасын хәл итә, икенчедән, кешеләргә чүпне чыгарган өчен түлисе булмый. 

Заводларның тагын берсендә җылылык саклаучы материаллар җитештерелә. Махсус басуларда җитен, киндер, бескантус үстерелә, әлеге үсемлек массасы заводта чимал итеп кулланыла. Алардан кирпеч кебек блоклар ясала, аларны төзелештә, биналарны җылытуда кулланачаклар. Завод инде үз продукциясен сата да башлаган. Шундый ук заводларның икенчесендә үсемлекләрдәге целлюлоза эшкәртеләчәк. Әлеге завод та инде әзер, эшкә кешеләр алынган, якын көннәрдә эшләтеп җибәрәчәкләр. Бистәнең ике йөзләп кешесе яңа заводларда эшле булган. Бу заводлар – әлегә пилот проектлар гына, әгәр алар яхшы нәтиҗәләр күрсәтсә, зур заводлар төзү каралган. 

«Татнефть» программасы буенча, бистәдәге йортларны яңача сипләү дә башланган. Комаров урамында урнашкан шундый ике йортны күреп үттек. Йортлар башта пластиктан арындырыла, тулысынча табигый материаллар белән сипләнә. Тәрәзәләргә махсус сыекча белән эшкәртелгән агач рамнар куела, балконнар витраж тәрәзәләр белән эшләнә. Йорт түбәләренә кояш батареялары урнаштырылган. Алар йортны тулысынча җылытырга җитә. Түбәдән аккан яңгыр, кар сулары махсус куышлыкка җыела һәм йорт тирәсендәге яшел зонаны сугару өчен кулланыла. Йорт тирәсендә утыргычлар куела, велосипед юллары ясала. Фатирларда энергия саклау­чы колонкалар тора. Суның җылылыгын үзе көйләүче сенсор краннар куелган. Фатирдагы җылылыкны да һәркем үзенчә көйли ала һәм күпме куллана, шуның кадәр түли. Йортларда яшәүчеләр бу заманча ремонт өчен бер тиен дә түләми, барлык чыгымнарны кара алтынчылар каплый. 

Бистәнең икенче санлы мәктәбе яныннан узабыз. Монда клонлаштыру лабораториясе урнашкан. «Татнефть»нең барлыгы 8 шундый лабораториясе бар, 3 се – Азнакайда, калганнары Әлмәттә. Әлеге лабораториядә агач үсентеләре клонлаштыралар. Питомниктан монда бер үсенте китерәләр. Ул – гөмбәчекләрсез, вирусларсыз махсус үстерелгән бәләкәй агач. Лабораториядә шундый бер үсентенең 3 клонын ясыйлар. Клоннарны биомассага утырталар, күпмедер вакыт үскәч, һәрберсен тагын клонлап, янә икешәр агач алалар. Бераз үскәч, аларны теплицага күчерәләр һәм метр ярымгача җиткерәләр. Аннары алар даими урынга утыртыла. Клонлаштырылган агачлар бернинди чирләргә дә бирешми, череми. Әйтик, усак агачына зур агач булып җитешү өчен 50 ел кирәк, ә клонланган агач 25 елда үсеп җитә. 2нче мәктәп укучылары лабораториядә 128 мең шундый үсенте клонлаган, алар барысы да нефть районнары урманнарына, кырларына утыртылган. 

Бистәнең канализация, су торбалары да тулысынча алыштырылачак, мәктәпләр тәртипкә китереләчәк, алар янында министадионнар төзеп куелачак. Гомумән, Азнакайда спортка игътибар зур. Актүбә урамнарына да хәзер «Челси» командасында уйнаучы якташ кызлары Алсу Абдуллинаның зур портретларын элеп куйганнар. 

Шәһәр тибындагы бистәнең хакиме Александр Севастьянов – үзе дә Актүбәдә туып-үскән кеше, гомере буе нефть системасында эшләгән. Бистәнең заманча киләчәк шәһәренә әйләнәчәге турында ул рухланып сөйләп, яңа заводларны, фермаларны күрсәтеп йөрде, кызыклы экскурсия үткәрде. Туган җиребезгә кара алтыннан күпмедер бәрәкәт, файда калуын күреп канәгатьләнү кичердек. Нефть кайчан да булса бетәр, ә төзеп калдырылган заводлар, яңа технологияләр җөмһүриятебез өчен эшләвен дәвам итәр.

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев