Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Cаф татарча көрәш кагыйдәләре буенча көрәшәләр

Көрәш федерациясе рәисе алышларның элеккеге саф милли көрәш кагыйдәләре буенча үткәреләчәгенә басым ясады. 

Татарча көрәш буенча Арча район башлыгы призына узган бәйгедә "Игенче" ширкәте (Наласа) көрәшчеләре җиденче ел рәттән беренчелекне яулады.

Турнирда 14 командадан сиксәнгә якын спортчы катнашты. Аларны бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм уңышлар теләде. 

Районның көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев алышларның элеккеге саф милли көрәш кагыйдәләре буенча үткәреләчәгенә басым ясады. 

Турнирда хөкемдарлык итәргә Казаннан абруйлы белгечләр, көрәш буенча халыкара категоияле судья Рифкать Җәләев  һәм "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гатиятов та килгән иде, дип яза Арча районы газетасының рәсми сайты

ФОТОЛАРНЫ БИНЕДӘ КАРАРГА МӨМКИН: arskmedia.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев