Арча әсәрләрен өлге итеп
“Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының 40 чит илдә, Россиянең 67 төбәгендә 500 дән артыграк бүлекчәсе теркәлгән. Барлык төбәкләрдә дә гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, татар халкының әдәп-әхлагын яңарту максатында үткәргән чаралар тынып тормый.
Быел оешманың өч көнлек күчмә утырышы Арча районында узды. “Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы” дигән темага уздырылган күчмә утырышта Татарстан шәһәр–районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән килгән 150гә якын делегат катнашты.
Аккалфаклылар күчмә утырыш эшен Арчаның данлыклы, республикага күп белгечләр әзерләп озаткан Г.Тукай исемендәге педагогика көллияте, андагы Әлифба музее белән танышудан башлады. “Казан арты” тарих-этнография мирасханәсендә делегатларга музейның әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов, бу якларда туып-үсеп, ил-көнгә татар халкын мәгърифәтле, гыйлемле милләт итеп таныткан, үзләре дә тарихка әсәрләре, хезмәтләре белән кереп калган Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Г.Тукай, Г.Камал, Г.Бәширов, М.Мәһдиев һ.б. күренекле әдипләр турында сөйләде. Кунакларны аеруча галимнәрнең тормыш юлларындагы вакыйгалар, әсәрләрнең язылу тарихы, бу якларда гомер иткән халыкның һөнәрчелеге белән бәйле тарихи ядкәрләр кызыксындырды.
Кунакларның икенче төркеме Алия Фаздалова җитәкчелегендәге “Остабикә” иҗат студиясенә килде. Монда балалар да, өлкәнрәк ханымнар да, хәтта ир-атлар да калфак тегү, чигү, бәйләү кебек кул эшләре белән шөгыльләнә. Алар милли бизәкләрне заманча материаллардан ясый, бер генә оста да кулланмаган үзенчәлекле эш алымнарын булдырырга тырыша. Эшкуарлык белән шөгыльләнүче ханымнарны исә халык һөнәрчелеге аша табыш алу мөмкинлеге һәм юллары да кызыксындырды. Аккалфаклар кичләрен Свердловск өлкәсенең Аракай авылыннан махсус чакырылган осталардан тамбурлы чигү һәм кияү кулъяулыгы каерга өйрәнде.
Икенче көнне аккалфакларны Тукаебыз белән бәйле урыннарда көтеп алдылар. Шагыйрьнең туган авылы Кушлавычтагы Тукаевлар музей-йорты, кечкенә Апуш 2 ел да 2 ай яшәгән Кырлай авылындагы шагыйрьнең музей-комплексы, Сәгъди абзый нигезе тәэсирләндерде. Сәхнәләштерелгән күренешне тамаша кылганда шагыйрьнең бала чагы, гомер юлы, иҗаты тагын бер кабат күз алдыннан үтте. “Таттелеком” иганәчелеге белән торгызылган Кушлавычтагы Мулла чишмәсе дә, Кырлайдагы Сәгъди йорты каралты–курасы да, “Апуш коесы” да кунаклар күңеленә хуш килде. Тукайның әнисе Мәмдүдә абыстай турында әсәр иҗат иткән Марат Әмирханов та хатын-кызларыбызны Тукаебызга бәйле хатирәләр белән таныштырды.
Алга таба утырыш делегатлары, өч төркемгә бүленеп, Яңа Кишет – Хәтнә, Ташкичү – Хәтнә, Урта Курса – Гөберчәк маршрутлары белән юлга кузгалды.
Аккалфакларны Арча якларындагы авылларның төзеклеге, йортларының милли бизәкләргә мул булуы да сокландырды. Югары Курса, Төбәк Чокырча, Урта Курса, Түбән Курса, Сарай Чокырча, Корайван, Алан авыллары җирлеге рәисе Рәмзия Вафина соңгы елларда игелекле кешеләрнең чишмәләрне яңартуга, Аллаһ йортларын торгызуга игътибар бирә башлавы турында сөйли. Әйтик, Урта Курса авылын бүген Вәдүт Вафин салдырган, Югары Курсаны Илһам Хисамиев иганәчелеге белән торгызылган матур мәчетләр бизи. Мәктәбе, китапханәсе, балалар бакчасы, почта бүлекчәсе, затлы мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты булган Урта Курса авылында быел гына балалар өчен шәһәрчә итеп уен мәйданчыгы да корып куйганнар. Авыл яшьләре көрәш, волейбол, баскетбол һ. б. спортны да үз итә икән. Мәктәптә исә шушы авылда туып-үскән балалар язучысы, мәгърифәтче Госман Бакировның музее булдырылган. Сарай Чокырча авылында кунакларның игътибарын төзекләндерелгән чишмә җәлеп итте. Сикертән авылы турысыннан исә шушы авылда дөньяга килгән Галиәсгар Камалны искә төшереп уздык. Югары Курса исә – дин белгече Габденнасыйр Курсавиның туган авылы. Ул үз заманындагы дин галимнәренең бер-берсенә ияреп язуын тәгаенләп күрсәтә, моннан котылу өчен, хәдисләргә таянып, мөстәкыйль фикерләргә киңәш итә. Галим дин эшлеклеләренең хәдисләрне, Коръәнне камил белергә тиешлеген әйтә, Изге китабыбызның тәфсирен булдыру кирәклеген искәртә. Г.Курсави, үз фикерләренә яклау табылыр, дигән ният белән Урта Азиягә китә. Аны бу якларда да аңламыйлар. Ш.Мәрҗани исә – Г.Курсавины танытучы галим.
Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен, аеруча “Торналар төшкән җирдә”не укыганда, бу якларда гореф-гадәтләребез аеруча әйбәт сакланып калуына игътибар итәсең. Шуңа да язучының туган авылы Гөберчәктә кунакларны чын татарча итеп бизәлгән җигүле атлар белән каршы алдылар. Аннары аккалфаклар фольклор ансамбль башкаруында урак уру күренешен карады. М.Мәһдиев татар авылларында ипи салу тәртибе турында турында бик нечкәләп яза. Гөберчәкләрнең элеккечә итеп ипи салу тәртибен өйрәткән осталык дәресе барышында өлкәнрәк яшьтәге кунаклар, әлбәттә, яшьлекләрен искә төшереп алды. Кич белән исә кунакларны район Мәдәният йортында каршы алдылар.
Аккалфакларның икенче эш көне “Күбәләк” балалар бакчасы, анда нәниләребезне милли гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияләү алымнары белән танышудан башланды. 114 баланың 95 проценты татар милләтеннән булган, тәрбия туган телебездә алып барыла торган бу бакчада “Икмәк ничек үсә?” дигән уен-дәрес бара иде. Биредә үк башка халыкларның телләрен белүгә, сәхнә культурасын өйрәтүгә, ветераннарыбызга, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләүгә аерым әһәмият бирелә. “Полиглот” конкурсы җиңүчесе белән дә шушы бакчада очраштык. Ә табигать почмагы кулдан ясаган агач уенчыкларның күплеге белән истә калды. Алар әти-әниләрнең балалар бакчасына бүләге икән.
Арча сәнгать мәктәбе исә талантлы балаларны үзенә җыйган. Биредә кунаклар игътибарына аларның иҗади эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Уку йортында, вокал, хореография, музыка, рәсем сәнгате кебек дәресләр бирелү белән бергә, гореф-гадәтләребез нигезендә корылган гаиләләрнең ныклыгын күрсәтү дә үзәккә куелган. Ульяновскида узган “Идел буеның уңышлы гаиләсе” өлкә фестиваль-конкурсында җиңүче булган музыка укытучысы Зилә Мортазина да кунакларны каршылаучылар арасында иде. Арчаның җәмигъ мәчетендә районда алып барылган дини тәрбия эшләре белән танышу да ак калфаклы хатын-кызларыбыз өчен тулы бер дәрес булды.
Күчмә пленар утырыш Арча педагогика көллиятендә үтте. Арча районы хакимият башлыгы Илшат Нуриев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы каршында булдырылган “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова катнашында үткән җыен барыбызны да борчыган мәсьәләдән – телебезне саклау турындагы сөйләшүдән башланып китте. Арчада балалар бакчаларында татар теле укытучыларын саклап кала алганнар. Арчада ук “Тукай оныклары” дигән лагерь эшләп тора. Район балалары шунда яратып ял итә, аралаша. Быел лагерьга Чуашстанның Батыр районыннан да балалар чакырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев