Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

АК КАЛФАКНЫҢ ТАБЫЛГАН ЧАГЫ...

Әле кайчан гына әбекәй-әнкәйләребез кигән бала итәкле күлмәк, аңа куела торган җемелдәвек ташлар, сәйләннәр кушып чигелгән изүләр, калфак-читекләр концерт киемнәре буларак кына күзаллана, яшь-җилкенчәк аны искелек калдыгы кебек кабул итә иде. Әмма соңгы елларда урамнарда яшьләрнең дә халкыбызның затлы милли киемнәре билгеләре булган калфак, изү, читек, кәләпүш һ.б.дан йөрүе беркемне...

Әле кайчан гына әбекәй-әнкәйләребез кигән бала итәкле күлмәк, аңа куела торган җемелдәвек ташлар, сәйләннәр кушып чигелгән изүләр, калфак-читекләр концерт киемнәре буларак кына күзаллана, яшь-җилкенчәк аны искелек калдыгы кебек кабул итә иде. Әмма соңгы елларда урамнарда яшьләрнең дә халкыбызның затлы милли киемнәре билгеләре булган калфак, изү, читек, кәләпүш һ.б.дан йөрүе беркемне дә гаҗәпләндерми, бер затлылык күрсәткече буларак кабул ителә башлады. Алай гына да түгел, хәзер шушы матур милли киемнәребезгә бик күпләр кызыгып ук карый. Әлбәттә, милли киемнәребезнең таныла, популярлаша баруында Бөтендөнья татар конгрессының, аның каршында эшләүче "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының да, 2 мәртәбә халыкара мөселман киеме конкурсы лауреаты, Русия ислам киеме конкурсының гран-при иясе, "Татар костюмы" студиясе җитәкчесе, телевидение тапшырулары алып баручы Ләйсән Хаҗиева кебек модельерларыбызның да өлеше бардыр. Әйтик, "Ак калфак" оешмасы әле кайчан гына II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы уздырып, анда катнашучы делегатларның милли киемебездән килүе шарт итеп куелган иде. Инде менә оешма калфак, изүләргә милли нәкышлар төшерү серләренә өйрәтү өчен Русиянең 74 төбәгеннән, Казахстан, Балтыйк буе илләреннән, Кыргызстаннан килгән 86 кул эше остасын "Казан" милли мәдәният үзәгенә осталык дәресенә җыйды.


Изү - кием бизәге

Зур залның уртасына өстәлләр тезеп, түгәрәкләнеп утырган хатын-кызларыбызны күргәч, ирексездән, китаплардан гына укып белгән аулак өйләр, яки балачагымда әниемнең, ахирәтләре белән җыелып, кич утырулары искә төште. Бәйрәмчә киенеп, кунак булып утырмага килгән җиңгәчәләр, кыз-киленнәрне хәтерләтеп, өстәл тирәсенә тезелешкән хатын-кызлар җырлый-җырлый изү-калфак чигә. Арада затлы милли киемнәребездән килүчеләр дә күп. Борынгы моңлы көйләребез тынып торган арада алар бер-берсенең кул эшен карый, үзара киңәш-табыш итешә.

- Ниятебезне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров хуплап каршылады, булышлык күрсәтте. Чигүчеләребез килүгә, биредә барысы да - тукымасы да, энә, кайчы-җепләре дә, страза-сәйләннәре дә әзер иде инде. Кунакларыбызга кибеттән-кибеткә йөгереп йөрергә туры килмәде. Эшебезне дә җитәкчебез Ринат Закиров сәламләве белән башлап җибәрдек, ул "Ак калфак" иҗтимагый оешмалары вәкилләренә эшлекле тәкъдимнәрен җиткерде. Семинарда катнашучылар татар хатын-кызлары хәрәкәтен алып бару буенча бирелгән киңәшләребезне дә алга таба үз эшләрендә кулланыр, дип уйлыйм, - диде "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Осталык дәресен исә танылган модельерыбыз Ләйсән Хаҗиева алып бара.

- Без инде икенче көн милли бизәкләр чигәргә өйрәнәбез. Күбесе изүне тәмамлады, калфакны нәкышлый башлады. Бу җемелдәвек ташлар, сәйлән кушып чигелгән изүнең хикмәте бар. Бүген алар теләсә нинди киемнең бизәге була ала. Соңгы вакытта популярлашып киткән, күлмәк - кофта өстенә куела торган затлы якаларның бер төре инде ул, - диде ул.

Бу эш үзенә тарта

Өстәлләрдәге изүләргә күз йөртеп чыгам. Аларга төшерелгән милли бизәкләрнең һәркайсы үзенчә матур. Шунда мин гаҗәеп матур изү чигеп куйган шагыйрә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Татарстандагы җирле бүлекчәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Шәмсия Җиһангирова белән әңгәмә корып алды. "Мин балачагымда мендәр тышлары, пәрдәләр, сөлгеләр чиккәли идем. Алар хәзер дә саклана әле. Әмма калфак, изү ишеләрне бизәкләгәнем булмады. Үземә дә кызыклы булды, эшемне дә ошаттым. Кырым татарларында ике яклы чигү бар, диләр. Ул бездә дә бар иде. Минем аны үземнең дә чиккәнем булды. Борынгы һөнәрләребез онытылып бара. Аларны яңартырга кирәк. Менә матур гына килеп чыкты, булдырабыз икән бит. Онытылганнарны искә төшерергә генә кирәк", - диде Шәмсия ханым.

Шунда сүзебезгә Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән килгән татар теле укытучысы Сафия Вәлиева кушылды.

- Безнең милли киемнәребезнең матурлыгын сүз белән генә дә аңлатып бетереп булмый. Балачагымнан ук аларга бик тә соклана идем. Аларны музейларда карап йөрдем. Бер үрнәк табып үзем дә калфак чигә башладым. Белгәннәремне балаларга да өйрәтәм, мәктәптә 10 ел дәвамында түгәрәк алып барам. Бу очрашу да күп файда бирде. Белмәгәннәремне өйрәндем, - диде Сафия ханым. - Менә бу милли күлмәк, калфагымны да үзем тектем, бизәдем. Килешәме?

Әлбәттә, килешә. Безнең татар киемнәре барыбызны да затлыландыра шул.

Ханты-Манси округының Югорски шәһәреннән килгән Рәфинә Хасиянова төрле төстәге ташлар белән читек бизәү камзул тегү осталыгына ия икән. "Без татарлар Себердә сынатмыйбыз. Сабан туйлары бик күңелле үтә. Татар мәктәбебез дә бар", - дип, ул үзләренең хәл-әхвәлләре турында да сөйләп алды.

Шунда мин аерым бер өстәлдә искиткеч зәвекъле итеп сваровски ташлары, ука, энҗе, чех пыялалары, сәйлән, сутаж белән чигелгән калфак, кәләпүш, билбау, камзуллар күреп алдым. Самарадан "Ак калфак" оешмасы әгъзасы Гөлнара Насыйрова эшләре икән алар. "Кечкенә чагымда Оренбур өлкәсенең Тоцки районындагы Хөсәен авылында яшәүче әбиемә кунакка барган идем. Урамнан туңып кердем. Әбием мич кырына утыртты да, кулга бәйләвеч алырга кушты. Шуннан шәл бәйли башладым. Ә инде татар милли киемнәрен бизәргә үзлегемнән өйрәндем, дияргә дә буладыр. Мин бу эшкә бик нык тартылып, зур теләк белән керештем. Әлбәттә, башта килеп чыкмады. Бер сүттем, ике, өч, дүрт... Шуннан соң әкренләп килеп чыга башлады", - дип сөйләде Гөлнара ханым. Хәзер инде останың үз ательесы бар, кияү-кәләшләр анда тегелгән киемнәрне киеп, никах укыта, милли җыр-бию ансамбльләре дә киемнәрне нәкъ менә Гөлнара ханым ательесында тектерә икән.

Тәрбия эшләрен милли гореф-гадәтләребезне саклауга йөз тотып алып бара торган Актаныш урта мәктәбендә химия һәм технология дәресләре алып баручы Рузилә Гарипова уку йортында икенче ел инде балаларны түбәтәй чигәргә өйрәтүен әйтте. "Директорыбыз түбәтәй чигүне Арчада күреп кайткан иде. Шуннан мин дә барып, технологиясен өйрәндем. Хәзер инде балаларыбыз да булдыра башлады. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының безне шулай җыеп, осталык дәресе үткәрүе бик әйбәт булды. Мин үзем биредә күп нәрсәгә өйрәндем. Кайткач, балаларга да күрсәтеп, чигәргә өйрәтәчәкмен", - диде Рузилә ханым.

Ә менә чиккән яулык, алъяпкыч киеп өстәл янында тыныч кына калфак чигеп утыручы Мәсхүдә Галиуллина Оренбур өлкәсенең Әсәкәй авылыннан килгән икән. "Әбиемнең сандыгында саклана торган киемнәрдәге үрнәкләрне алып чиктем. Үземне белә башлаганнан бирле кулымнан энә төшкәне юк. Өебездә барысы да бизәкле. Хәзер кияүгә чыкканда кызлар чигүле алъяпкыч булуын да шарт итә башлады. Алар заказ бирә. Кайберләре үзе өйрәнергә тели. Барысына да эш тәртибен күрсәтеп бирәм, борынгы гадәтләребез кире кайтуы бик шатландыра", - диде ул. Мәсхүдә ханым үзе дә 37 ел дәвамында "Чишмә" халык ансамблендә җырлый икән.

Сарман районының Җәлил бистәсеннән килгән Мөнәвәрә Кәлимуллина да игътибарны җәлеп итте. Ул да әлеге җыенга милли киемнәребездән килгән. "Менә бу күлмәгемне 1955 елда әнием тегеп туема бүләк иткән иде", - диде ул, ак ситсыга вак чәчәкләр төшкән бала итәкле күлмәген күрсәтеп. Әнисе Бибизәкия апа кул эшләренә бик оста булган. Хәтта киндергә кадәр үзе суккан. Мөнәвәрә апа тегү-бәйләү эшләрен гомер буена юлдашы иткән. Кызлары да буыннан-буынга тапшырылып килгән һөнәрне үз итә, тегә, чигә икән. Мөнәвәрә апа әти-әнисеннән калган көнкүреш әйберләрен исә мәктәп музеена бүләк иткән. "Әтиемнең түбәтәе, әниемнең калфагы шунда саклана. Гатаулла бабам Мәкәрҗә ярминкәсеннән алып кайткан француз яулык та музей түрендә", - диде Мөнәвәрә апа.

* * *

Кул эше осталары 3 көн дәвамында калфак чигү серләрен өйрәнү белән бергә Казанның 1000 еллыгы музеенда булды, Казанда яшәүче Галиуллиналар куйган "Кызлы йорт" дигән концертны тамаша кылды, утырмада катнашты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Мәдәният министрлыгы белән берлектә үткәрә торган "Сөйкемле Шүрәле" конкурсына килгән эшләр белән танышты.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев