Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

2021 елда Федераль Сабантуй кайда узачак?

“Сабантуй – Татарстанның һәм бөтен татар халкының бренды. Бүгенге көндә Россиядә 5,3 млн татар яши. Ә тулаем алганда, дөньяда 10 млн татар исәпләнә”

Югра губернаторы Наталья Комарова һәм Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев 2021 елда Нижневартовскида Федераль Сабантуй уздыру турында фикер алышты. Якынча дата 2021 елның 19 июненә билгеләнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр ителә.

Наталья Комарова бәйрәмне оештыру эшләренә Татарстан Республикасы вәкилләрен дә җәлеп итәргә тәкъдим итте. Әлегә эшче төркемгә Татарстан халыкларын тәкъдим итүче иҗтимагый оешма әгъзалары һәм округның административ структура җитәкчеләре керә.

“Сабантуй – Татарстанның һәм бөтен татар халкының бренды. Бүгенге көндә Россиядә 5,3 млн татар яши. Ә тулаем алганда, дөньяда 10 млн татар исәпләнә”, - диде Шәйхразиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев