Мәдәни җомга

Зиннур МАНСУРОВ: ТУКАЙЧА “ЮЛ КАРТАСЫ”

Безнең халык тормышында Ислам дине белән матур әдәбият элек-электән аерылгысыз рәвештә иҗтиһат кылган. «Язучылар - Исламга көч-куәт... Язучылар - диндә ныклыкка сәбәп, - дип искәрткән Габдулла Тукай. - Болар бит Исламга терәк, безгә боларга таянырга кирәк... Болар - идеалга юл күрсәтүче. Боларның кемлеген яхшы белик без, боларның артуын Ходайдан телик...

Безнең халык тормышында Ислам дине белән матур әдәбият элек-электән аерылгысыз рәвештә иҗтиһат кылган. «Язучылар - Исламга көч-куәт... Язучылар - диндә ныклыкка сәбәп, - дип искәрткән Габдулла Тукай. - Болар бит Исламга терәк, безгә боларга таянырга кирәк... Болар - идеалга юл күрсәтүче. Боларның кемлеген яхшы белик без, боларның артуын Ходайдан телик без».

Кызганыч ки, совет хакимияте чорында күкләр тарафыннан фатиха бирелгән әлеге табигый бергәлеккә гаять зур зыян килде, мәкерле атеизм шаукымы алар арасына хәзерге көнгәчә череп бетә алмаслык дивар-коймалар корды. Имансыз идеология аркасында, «кеше күңеленең инженерлары» саналган байтак каләм әһелләре дәһрилеккә авышырга өлгерде, өстән кушу буенча, алар динебезгә каршы хәтта сүз сәнгате мөмкинлекләрен файдаланырга җөрьәт итте. Уртак тамырлар зәгыйфьләнде, бидгать түргә менде. «Пар, тату йолдыз кеби, школ белән мәктәп тора, - дип язган шагыйрь узган гасыр башында. - Бу ике дуст, берсенә чөнки аларның берсе тиң, бертигез тәгълимнәре дә: берсе - дөнья, берсе - дин». Тәһарәтсез җаһил заман зәхмәте пар-тиң канатларны да каерды, бик күп казанышларга ирешә алырлык рух хезмәттәшлеген таркатты.

Ислам дине белән әдәбиятнең тәкъдири бергәлегенә янәдән игътибар юнәлтик әле. Аларны нәрсә берләштерә? Кайбер уртак тамырларны хәтердән барлап үтик. Күпләр кабатлап әйтергә яратканча, безнең динебез ул нәсыйхәттән гыйбарәт. Ә вәгазьләүнең төбендә галиҗәнап сүз ята. Сүз исә - әдипнең төп коралы. Без аны әһле ислам күңеленә тел белән сөйләп тә, каләм белән язып та ирештерәбез. Ә каләм, Тукайча әйткәнчә, «хөкем йөртүче Җир йөзендә, аның белән ант ителгән «Нүн» сүрәсендә».

Безне менә шушы мөкатдәс каләм иң-иң олуг максатлар тирәсенә туплый. Гаять тирән мәгънәле каләм атамасын искә төшергәндә, Әхмәд Ясәви, Мөхәммәдъяр, Кол Шәриф, Мәүлә Колый, Габденнасыйр Курсави, Габделҗаббар Кандалый, Шиһабетдин Мәрҗани, Исмәгыйль Гаспралы, Шәмсетдин Күлтәси, Галимҗан Баруди, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев кебек асыл шәхесләребез күз алдына килә. Күрәсез, тулы булмаган ошбу исемлектә шагыйрьләр дә бар. Аларның һәркайсы кулыннан дәрәҗәле каләм төшмәгән. Әлеге затлар үтемле вәгазьләре белән дә, фарыз гамәлләре белән дә, дини-гыйльми хезмәтләре белән дә, әдәби әсәрләре белән дә халкыбызга хезмәт иткән.

Бездә гадәти китап сүзе белән Изге Китап сүзе үзара шулкадәр табигый бәйләнеп китә ки, еш кына очракта аларның уртак тәрбияви максатларны үзәккә алган аваздашлыгы чын мәгънәсендә гаҗәпләнү уята. Ирексездән сорап куясың: башка кавемнәр телендә бармы икән «китап сүзе» кебек гомум гыйбарә? Китап әйтә... Тирән фикер тупланган абруйлы чыганак булуына ишарә итеп белдерелә торган әлеге сүзләр ерак олугларыбызның төрледән-төрле акыл хикмәтләрен үзенә җыйган татар китабына карата да кулланыла. Китапның белмәгәне юк, дип төшендерә элгәрләребез. Әлбәттә, мондый канатлы сүзнең тууына әүвәле Коръән сәбәпче булгандыр. Әмма китапка электән үк үзенчә иман китергән халкыбыз ошбу әйтелмәне тора-бара гавами әйләнешкә кертеп җибәргән.

Әйе, илаһи ант шаһитенә әверелгән каләм дин әһелләрен дә, язучыларны да бергәләп халыкка хезмәт итәргә өндәп торган. «Халыкка хезмәт итү» гыйбарәсе исә икенче бер мөһим мәсьәлә яссылыгына китереп чыгара. Инде күп еллардан бирле бездә шундый тәкрарлаулар дәвам итә: янәсе, диндә милләт юк. Бу караш байтак буыннар аңына сеңдерелеп килде. Коръән-и Кәримнең «Хөҗүрәт» сүрәсендәге 13 нче аятьне хәтерлисездер. Анда болай әйтелә: «Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегез белән аралашыгыз, дип, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык...»

Үзен газиз халкы язмышыннан аерып куйган руханины сәламәт акыл кысаларында күз алдына китереп булмый. Дин безне беркайчан да космополитизмга өндәмәгән. Милләт аның өчен население дә, диаспора да, электорат та түгел. Әллә соң дин әһелләре үз халкының тәрәккые өчен булдырылган милли идеядән бөтенләй читтә торырга тиешме? Ә бит әлеге төшенчәгә халык тормышының иң әһәмиятле, моңарчы гамәлгә ашырылмаган стратегик проблемалары салына. Бездә андый глобаль бурычлар шактый ишле. Әйтик, урыс халкы элек-электән «Аллага йөз тотучы» кавем булып санала, һәм аларның милли идеясендә «Православие» үзәк урынны тота. Безнекенә килгәндә, адәм балаларын камиллекнең югары дәрәҗәсенә күтәрүгә юнәлдерелгән илаһи кануннар, һичшиксез, милли идеябез эченә табигый рәвештә кертеп каралырга тиештер.

«Диндә милләт юк», дип әйтү чынлыкта үз вазифаңны кечерәйтеп аңлауга бәрабәр. (Бары намазга оеган чакта гына милләт гаме онытылып торырга мөмкин). Әгәр татар халкы зур тизлек белән инкыйразга бара икән, ошбу фаҗигадә татар руханиларының да гаебе зурдан булачак. Югыйсә мондый бәхәсле раслама җәһәтеннән безләрне мәшһүрләребез дә кат-кат кисәтеп торган. «Билгели ки, дин кешеләрдән аерым түгел... Исламның миллиятне сакларга кушуы табигый, - дип аңлаткан Габдулла Тукай. - Баланың язмышы, ул тугач ук, аның ата-анасына тапшырыла... Аның атасы яһүди булса, бала киләчәктә яһүд милләтенә хезмәт итәрлек рәвештә тәрбия ителә. Атасы христиан динендәге кеше булса, янә, нәсрани милләтенчә тәрбия кыйлынып, киләчәктә үз милләтенә файдалы бала булуы күзгә алына... Менә без, татар балалары да, татар милләтенчә тәрбия кыйлынганбыз... Татар диненчә тәрбия алганбыз... Вәләкин... Тәрбиямез... коры, рухсыз, мәгънәсез, һич файдасыз рәвештә «дини» генә булмыйча, дини вә милли тәрбия булсын. Мөселман булганымыз вакыт татар икәнемезне онытмыйк».

Ни аяныч, без кайвакыт үзебезнең татар икәнлегебезне онытып җибәрәбез шул. Шуның аркасында ана телебез яшәешенә дә зур зыян салына. Төрле сәфәрләрдә йөргәндә игътибар иткәнем бар: очрый шундый яшь имам, ул урыс телендә дә, гарәпнекендә дә, инглиз телендә дә чатнатып сөйләшә, ә менә үзенең татар телен нибары ипи-тозлык кына белә. Гомумән, безнең татар дип йөргән байтак балаларыбыз да йоклаганда урысча сүзләр әйтеп саташа. Ә бу иң дөрес күрсәткеч: кем дә кем башка телдә саташа икән, димәк, аңа шул тел якынрак була. Яшь татар руханилары арасында да төнге йокы вакытында урысча саташучылар бардыр дип уйлыйм. Боларның һәммәсе дә татар теле даирәсенең елдан-ел кысылуыннан, мәктәпләрдә, институт һәм университетларда, хәтта дини уку йортларында ана телебезнең хокуксыз хәлдә калуыннан килә.

Чыннан да, Ислам дине ул нәсыйхәттән гыйбарәт. Әмма бездә бүгенге вәгазь культурасы әлегә югары түгел. Мәчетләрдә, Коръән мәҗлесләрендә, җеназаларда милләттәшләребезнең талчыгулы күзеннән шуны еш укыганым бар: «Бу хәзрәт сүзен кайчан төгәлләр инде?!» Дөресен генә әйткәндә, үзләренең зур эрудициягә, тирән интеллектка ия булуларын раслап, бүгенге тормышка образлы рәвештә бәйләгән хәлдә, тәэсирле итеп хөтбә сөйләүчеләр чагыштырмача азрак. Янәдән Габдулла Тукайның күрсәтмә булырлык сүзләре хәтергә килә: «Мөнбәргә менеп, баласын тирбәтеп җоклатучы хатын шикелле, халык аңламаган тел илә көйләп, җырлап, халыкны гыр-гыр җоклатмасыннар... Вагыйзьләр безнең үземезнең ана телемез илә безгә, динемезгә, дөньямызга кирәкле вәгазьләр сөйләсеннәр. Халыкның тамырлары буенча каннарын йөгертеп, күз яшьләрен чыгарып, әллә кай җирләрен чеметтереп-чеметтереп алсыннар. Мөнбәргә менгәч, фәлән мәкам берлә җырлау, төгән көй илә көйләү бик зур ояттыр... Алай гавам халкын көйләп тирбәтеп җоклатканчы, бер дә кешесез сахрага чыгып, гарәп шигырьләре көйләсәләр, артыграк булыр иде...

Хатибның сүзләре дару хөкемендәдер. Даруны, шифа биргәч, ачы булса да эчәләр бит... Халыкның җыелган җире мәҗлестә, милләт исемене бер-ике кәлимә булса да, халыкны гыйлемгә, сәнгатькә өндәсәләр, нинди яхшы булыр иде... Мөмкин кадәр дөнья, ахирәт өчен файдалы мәгърифәт хасил кыйлмак кирәк».

Кабаттан басым ясап әйткәндә, безне, дин әһелләре белән язучыларны, тәрбияви сүз, изгегә тарткан каләм бер сафка куя. Мондый бергәлекнең мөмкинлекләре бихисап. Әмма без аларның азыннан гына файдаланабыз әле. Җөмһүриятебездә күпме гәзит һәм журнал чыгып килә, телевидение һәм радио каналлары да җитәрлек. Төрледән-төрле рубрикалар алып бар, төрледән-төрле тапшыруларда катнаш! Ислам дөньясында тәфсилләп ачыклауны таләп иткән четерекле мәсьәләләр, даими дәрес рәвешендә аңлатылырга тиешле канун-кагыйдәләр бигаять күптер. Әйтик, әлегә үзләрен тулысынча шәригатьчә яшәүгә багышлап өлгермәгән яшь буын вәкилләре мөселманнарның күренекле фәкыйһы имам Әбү Хәнифә Ногман бине Сабитны белеп бетермәскә мөмкин. Нәкъ менә аның тарафыннан нигез салынган мәзһәбебезнең асылы турында гаммәви мәгълүмат чаралары аша әледән-әле сөйләп торырга кирәк ләбаса.

Дини-мәдәни тәрбияне көчәйтү өчен бездә уңайлы шартлар бар. Әнә, Көнбатыш илләрендәге гыйбадәтханәләрдә ниләр генә үткәрелми! Әлбәттә, бүгенге гарби Аурупага сукырларча иярергә ярамый, әмма анда үрнәк алырлык гамәлләр дә бардыр. Ә безнең байтак мәчетләрдә җансызлык хөкем сөрә. Мәетләр тирәсендә күбрәк әвәрә киләбез. Дөрес, Аллаһ йортларының кайберләрендә төрле дәресләр уздырыла, балалар өчен җәйге лагерьлар да оештырыла. Әмма мондый чаралар гомум системага корылмаган. Югыйсә мәчетләрдә шәригать кысаларындагы бик күп темаларга дәресләр, мастер-класслар үткәреп була: Коръән сабаклары, ана теле, әлифба, мөнәҗәтләр, шәҗәрәләр, исламча әдәп-әхлак, кием-салым, ашау-эчү, никах дәресләре, дини эчтәлекле конкурслар, викториналар, күргәзмәләр... Шәхсән үзем «Тукайча татар кодексы»н эшләдем. Анда шагыйрьнең һәрбер сүзе татар баласын милләтебезчә тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Бисмилладан башланган әлеге уникаль кодексны нигә мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә өйрәнмәскә?! Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә бүлекләре эшләп килә. Аерым иҗат берләшмәләребез башка төбәкләрдә дә бар. Нигә каләм ияләрен, гомумән, әдәбият һәм сәнгать әһелләрен гыйбадәтханәләрдә үткәрелгән чараларга ешрак тартмаска?! Күренеп тора, бу өлкәдә координацияләү эшен бермә-бер көчәйтү сорала. Без бит элекке чорларда гелән бергәләп гамәл кылганбыз.

Әгәр кайбер мәсьәләләрдә сүлпәнлек күрсәтәбез икән, аның өстә генә яткан сәбәпләре бар. Шуларның берсе - диндә башлап йөрүчеләргә хезмәт хакы түләүнең тиешенчә хәл ителмәве. Үткән гасырларда аларга юмарт меценатларыбыз да игелекле ярдәм күрсәткән, мәдрәсәләр тотып, киләчәкне күздә тоткан хәлдә эш итүче химаячеләребез дә булган. Бүгенге дөнья байлары исә миллионерлыктан миллиардерлыкка үсәргә омтыла, берсеннән-берсе кыйммәтлерәк затлы яхталар сатып алу буенча ярыша, хәтта очкычларда (күк катында!) фәхешханә оештыру өчен хәрәм акчасын түгә, сәясәт уены катыш кан коюлы мәгънәсез гамәлиятләрне финанслый... Андыйларны туры Тукаебызча кисәтергә кирәктер: «Бер көн килер дә өйрәтер, әлбәттә, ләхет, миллионың ул тар ләхеттә файда бирмәс... Анда адвокат та юктыр - акчага ялланмыйлар».

Дөрес, дин әһелләренең хезмәтенә түләү мәсьәләсе республикабыз шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә беркадәр җайга салынган. Грантлар да бирелгәли. Әмма ришвәт тә алмаган, хәтәр коррупция уенына да кермәгән, кояш нуры белән дә туклана белмәгән гап-гади авыл мулласы үзенең вазифасын ничек итеп тиешле югарылыкта башкаруга ирешсен?! Мондый мескенлек хәлендә алар алдына зур таләпләр дә куеп булмый. Тагын Габдулла Тукайның тәкъдим-киңәшен искә төшерергә туры килә. «Мулла да, ахрысы, фәрештә түгел, аның да остабикәсе бар, бала-чагасы бар, фатир түлисе бар - ни эшләсен, ачка үлсенме? - дип ул мәсьәләне бөтен катгыйлыгы белән көн тәртибенә куйган. - Ну, болай булгач, мулла гаеплеме? Әллә безнең милләт гаеплеме? Әлбәттә, милләт гаепледер... Бер мулла биш вакыт намазда, җомгаларда, гаетләрдә имам тора, никах, талак эшләрен карый, казыйлык итә, туганнарны, үлгәннәрне... яза. Шул арада ук мәдрәсәгә кереп мөдәррис тә була... Зиратка да бара. Җә, бер кешегә бу кадәр хезмәт бирелсен дә, ул кешегә ни өчен жалование алу дөрест булмасын?! Әүвәл бер кешегә шулкадәр эш бирү дөрест түгел, инде бирелгәч, аңар жалование бирмичә, теләндереп йөртү дөрест түгел... Шулай булгач, ул мулладан нинди укыту, нинди иҗтиһат, нинди хәер көтәргә кирәк?! Минем уемча, муллаларны жалованиеле ясарга кирәк... Муллаларның берсе бигрәк тук, икенчесе бигрәк ач булуының... һәммәсенә сәбәп жалованиесезлектер».

Совет заманында «атеистлык» ярлыгы тагылган шагыйребез әле моннан 108 ел элек үк дин әһелләребез хакында әнә ничек кайгырткан. Гомумән, Габдулла Тукайның безгә мирас итеп калдырылган әсәрләре җыелмасыннан бүгенге заманның иң-иң катлаулы сорауларына җавап табарга мөмкин. Аның тоташтан милләт гаме белән сугарылган бәһаләп бетергесез иҗатын татар халкының яшәү дәреслеге, киләчәккә йөз тоткан авыр сәфәребездә үтә мөһим «юл картасы» рәвешендә кабул кылырга тиешбез. Ә уртага салып фикерләшәсе мәсьәләләр хәзерге чорда күбәеп кенә тора. Язмамны дин әһелләренең дә, әдипләрнең дә, халыкның да уй-ниятен чагылдырган сүзләр - шагыйребезнең иманлы күңеле түреннән чыккан илаһи ялваруы белән төгәлләп торырга телим: «Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен; мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен!»

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: