Мәдәни җомга

Ышанычлы таяныч

Әлбәттә, күп нәрсә бүген татарның үзоешу таланты һәм ихтыяр көче белән билгеләнә. Бу тулысы белән милләтнең киләчәгенә дә кагыла.

Билгесезлек шартларында зур эшләргә алынганда, адәми затка ниндидер икеләнү, тәшвишле хисләр кичерү хас. Җәмгыяви эшләрдә андый хәл үзен аеруча нык сиздерә. Чөнки психологик киртәне үтеп, уеңдагыны тәвәккәлләү өчен, ниятләреңнең гаделлеге вә хаклыгына ышанычың зур, ә аларны гамәлгә ашыруда таянычың ышанычлы булуы лязем. Әлбәттә, күп нәрсә кешенең шәхси сыйфатларыннан һәм әзерлегеннән дә тора. Тәкъва халык андый чакта үзенең ниятләгәненә, гадәттә, Аллага тапшырып тәвәккәлли. Язманы мондый пассаждан башлавым юкка гына түгел, чөнки ил-көндә бүген гадәтигә әйләнеп бара торган тетрәндергеч хәлләр һәм билгесезлек фонында охшаш халәтне күпләр кичерә. Ә милләт алдында торган зур эшләр җәһәтеннән андый тойгы вә кичерешләр бәгъзеләр өчен инде җитди проблемага да әйләнә. Нәкъ менә шул чакта кирәк тә инде бәндәләргә нинди дә булса ышанычлы таяныч. Ә аны ничек табарга? Бактың исә, ул һәрчак безнең белән. Мөэминнәр өчен мондый эшләрдә төп таяныч, әлбәттә инде – Аллаһның ихтыяры вә кодрәте. Ә татарны Раббыбыз тәкъдири миссиясенә гасырлар дәвамында әзерләгән: аек акыл, тәкъвалык һәм асыл сыйфатлар биргән, тарих сынаулары һәм каршылыклар аша, хәзерге хәленә китереп җиткергән. Хәтта бүгенге фаҗигале чынбарлык та, Аның ихтыяры белән, тәкъдири сынау юлында милләт өчен таяныч булып тора. Чөнки, хактан да, бүгенге глобаль кризистан чыгуның Аллаһ кануннары буенча яшәүгә күчүдән башка юлы юк.

Хәлбуки, кешелекне илаһи яшәеш юлына кайтаруда Хак Тәгалә татарга тәкъдири миссия йөкләп кенә калмый, ә үз киләчәген өметле итүдә аңа тарихи шанс та бирә. Димәк, милләттәшләребездән җаваплылыкны бөтен тулылыгы белән тою, зур оешканлык һәм эш-гамәлләрне иҗтиһат юлына күчерү таләп ителә. Хактыр ки, милләтара мөнәсәбәтләрне бары тик тигез хокуклылык шартларында гына уңай хәл итеп була. Әмма илдә хәлләр тиздән тагы да кискенләшергә мөмкин. Ул чакта инде зур кыенлыклар татар-рус мөнәсәбәтләрен метасәяси максатларга җайлау юлында да килеп чыгарга мөмкин. Ә мондый эштә ниндидер инструкцияләр юк һәм алар була да алмый. Шуның белән бергә, кайбер методик тәкъдимнәр анда һич кенә дә артык түгел кебек. Әйтик, катып калган «шовинист»ларны үзгәртергә омтылу вакытны бушка уздыру гына булыр иде. Шуңа эшне күбрәк аек акыллы кешеләр белән алып бару зарур. Тарихи үткәнебезне вә милли тәрбиядәге үзенчәлекләрне истә тотсак, оппонентлар белән тирән бәхәскә керү дә тискәре нәтиҗәгә генә китерергә мөмкин. Шуңа аңлашуларны сорауларга җавап рәвешендә үткәрү отышлы. Ә сорауларның мондыйрак форматта булуы мәслихәт: Урталык җирләрендә әүвәл ирекле төстә ислам кабул ителүе, соңрак исә көчләп христианлык та кертелүенең максаты нинди? Тарихта иң күп канкоешлар ни өчен Россиягә туры килә? Дөньяның иң зур һәм табигый ресурсларга иң бай илендә халыклар ни өчен гасырлар дәвамында хәерчелектә яши? (һ.б.). Аңлашыла ки, гакыллы кеше аларга нигезле җавап эзли һәм метасәяси яктан отыры үзе дә теләктәш була. Ә андыйларның туплануы инде уртак эштә таяныч булып та үсеп җитә.

Әлбәттә, күп нәрсә бүген татарның үзоешу таланты һәм ихтыяр көче белән билгеләнә. Бу тулысы белән милләтнең киләчәгенә дә кагыла. Чөнки татарның киләчәге үзенә йөкләнгән миссияне уңышлы үтәгәндә генә өметле була ала. Ә бит, зурдан алганда, аннан бүген көч җитмәслек гамәлләр таләп ителми. Бүгенге хакыйкать аның өчен аңлаешлы һәм гади: илаһият кануннары буенча яши башла, башкалар өчен үрнәк бул, яшь буынны үз рухыңда тәрбиялә, үз тирәңдә һәм виртуаль киңлекләрдә теләктәшләреңне вә фикердәшләреңне арттыр. Моның белән син бернинди законнарны да бозмыйсың, үзеңне һәм башкаларны нинди дә булса куркыныч астына куймыйсың, киресенчә, җәмгыятькә игелек вә изгелек кенә китерәсең. Монда инде уңышсызлыкларда да кемнедер гаепләргә кирәк булмый: бар нәрсә үзеңнән һәм фәкать үзеңнән генә тора. Иң мөһиме – син моны Аллаһ ризалыгы һәм газиз милләтеңнең киләчәген ышанычлы итү өчен эшлисең, шул рәвешле, милләтләр вә диннәр арасында гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга һәм Җирдә яшәешне цивилизацион күптөрлелек берлеге итеп үзгәртүгә үз өлешеңне кертәсең. Хәерле сәгатьтә, Аллага тапшырып, алга, милләттәшем!

Фоат УРАЗАЙ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: