Йорт кемнеке?
Без дүрт туган үстек. Ике кыз, ике малай. Әтиебезне җирләгәндә иң кечкенә энебезгә – 4, миңа – олы кызга 15 яшь иде. Мәктәпне тәмамлап, авылда калдым. Клуб мөдире дә булып эшләргә туры килде, китапханәче дә... Кияүгә чыкканчы бөтен хезмәт хакымны әнигә биреп бардым. Шул акчага өйгә кухня кушып эшләттек, капка-койманы алыштырдык.
Еракка китсәм, әнигә кыен булыр дип, кияүгә дә үз авылыбыз кешесенә чыктым. Гомер буе ике йортка хезмәт иттем. Өй юасымы, бәрәңге утыртасымы, капка-койма буйыйсымы – барысын да үзем башкардым. Сеңлем кияүгә чыгып, ире белән Ерак Көнчыгышта төпләнделәр. Еш кайтып, әнигә булышты дип әйтә алмыйм. Энеләрем исә икесе дә армиядән соң шахтага урнаштылар. Ул вакытта шахтерларның акчалары яхшы иде. Тора-бара берсе Казан тирәсенә кайтып йорт салды. Икенче энем, төпчегебез, бер балалы чит милләт кызына өйләнеп, Украинада ук яшәп калды. Хатынының ияртеп килгән улын үстереп, өйләндерделәр, фатир сатып алып бирделәр. Башкача балалары булмады. Әни исән вакытта җәйләрен кунакка кайткалап, вак-төяк эшләрдә булышкалыйлар иде. Зурдан кубып ярдәм иткәннәрен хәтерләмим. Бервакытны әнинең теш протезын ясатырга бераз акча салганнары булган икән. Ара-тирә күчтәнәчләр белән посылка җибәргәлиләр иде. Аның каравы, хатын ягы туганнарын бик кайгырттылар. Киленнең сеңелләрен энем укытты, аннары да гел булышып тордылар.
Әни картайганчы минем тәрбиядә булды. Мунчасы бик тузгач, әнинең җыелган пенсия акчаларына яңа мунча төзеттек. Төзелешнең күп эшен ирем һәм улым башкарды. Материаллар артыннан да без йөрдек. Өйгә газ керткәндә дә энекәшләрдән ярдәм булмады.
Вафаты алдыннан әни өйне олы улыма яздырды. «Бу йортка сезнең көчегез күп керде, сезгә булсын», – диде. Түбәсе тузган иде, үз акчабызга калайдан түбә яптырдык, яңа веранда төзеттек. Авыл кешесе белә инде, агач йортны гел карап, төзәтеп тормасаң, хәзер ишелә башлый.
Берничә ел элек Украинада яшәүче энем хатыны белән кунакка кайтканнар иде. Безнең тормышларны күреп, шаккатып йөрделәр. Әйе, үзең тырышсаң, алны-ялны күрми эшләсәң, иртәнге өчтән торып өчәр сыер саусаң, бишәр үгез симертсәң, авылда да матур итеп яшәргә була. Бу тормышның ни бәрабәренә төзелгәнен үзебез генә беләбез. Энемнең хатыны үз гомерендә минем бер ел эшләгәнем кадәр эшләмәде. Шахтер иренең акчасына рәхәтләнеп киенде, гел ял йортларына йөрделәр.
Ун көнләп кунак булгач, энеләрем үзләренә кайтып китте. Бераздан киленнән хат алдым. Хатны укыдым да, артыма авып китә яздым. Башта бу бик әйбәтләп кенә үз тормышларыннан зарланган. Торган йортлары тузган, иске, имеш. Үзе дә авырый, даруларга бик күп акчасы китә икән. Энемнең дә кан басымы гел күтәрелеп кенә тора, бер эшкә дә яраксыз, дигән. Аның тетмәсен теткән генә. Ул гомер буе эчкән, имеш, бөтен акчасын аракы белән тәмәкегә туздырган, өйдә бер эш эшләмәгән... Баксаң-күрсәң, әнигә дә гел акча җибәреп, булышып торган икән болар (?). Хәзер менә, имеш, энем пенсиягә чыгып, эшләми башлагач, хәлләре бик мөшкелләнгән. Аларның авыр хәлләрен искә алып, мин әнинең йортыннан аларга да өлеш чыгарырга тиеш икәнмен!
Әйе, без ул йортны төзәтеп, матурлап, сатып җибәрдек тә, шул акчага үзебезнекен кушып, улыбызга Казанда фатир сатып алган идек. Хәзер шул акчаның дүрттән бер өлешен сорый бу ханым. Имеш, энемнең өлеше, йортта аның да хакы бар.
Киленебезнең бу хаты җан тынычлыгымны алды. Юк, мин аңа акча бирергә җыенмыйм. Ләкин кеше бу кадәр дә оятсыз була алыр икән, дигән уй тынгы бирми. Шахтер энем акчаны бик яхшы эшләде заманында. Ул вакытта ник бераз әнигә ярдәм итү турында уйламадылар икән соң? Акчалары бер дә үзләреннән артмады бит! Хәзер менә без карап, төзәтеп торган йорт исләренә төшкән. Тотсыннар капчыкларының авызларын киң итеп!
Кадерле укучылар! Арагызда мондый хәлдә калучылар бардыр. Сез ни дип җавап бирерсез? Бу йорттан энемә дә өлеш тиешме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев