Мәдәни җомга

Йолдыз Шәрәпова: Чәчәкләрен кире илтермен дип уйламадым...

11 май көнне иртән "Фәйзи урамындагы бер мәктәптә атыш...” дигән шомлы хәбәрне ишеткәч тә йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. “175 нче гимназия!” Анда бит минем күпме дусларым, иҗатымны, алай гына да түгел, әдәбиятны, туган телебезне яратучы өлкәннәр, балалар...

Әнә икенче сыйныфта укучы Мостафа шигырьләремне төрле конкурсларда сөйләп җиңү яулый. Әнисе горурланып, сөенеп уңышлары белән уртаклаша. Ә бүген Мостафаның әнисе үксеп елап шалтырата.

Улларында  физкультура дәресе булган ул чакта. Ак футболкалардан дөньяларын онытып чабып йөргән балаларны күргәч, теге хашәрәт тәрәзәдән аларга да аткан. Шөкер, тидерә алмаган. Ходай саклаган!

Әле менә апрельнең 29ында гына мин бу гимназиядә очрашуда булдым бит. Алар мине кыш буе чакырдылар. Тик күрешүебез гел чигерелеп килде. Башта балалар авырды. Аннары алар “Зур тәнәфес” конкурсына  әзерләнделәр. Катнаштылар. Призлы урыннар да алдылар. Очрашу кичектерелгән саен озаклап гафу үтенделәр.

“Ярар, - дип юаттым мин аларны, - сез бит аны уздырырга бурычлы түгел. Насыйп булса, очрашырбыз,” - дидем. Һәм менә ул көн 29 апрель килеп җитте. Актлар залында зур бәйрәм итеп үткәрделәр очрашуны. Ул көнне бик күп балалар минем шигырьләремне татар телендә яттан сөйләделәр. Калада туып-үскән балаларның туган телебезгә шулай телләре килеп торуга сокланмый мөмкин түгел иде.

Укытучылары да йөгереп йөриләр. Балалары да бар талантларын күрсәтергә тырыша. Ерак Көнчыгыштан гаиләләре белән Татарстанга Казанга күчеп кайткан София дә татарча шигырь сөйләде. Әле Болгар иле турында матур итеп җырлады да. Балаларда китапка карата зур мәхәббәт тә тәрбияләгәннәр. Кемнәрдер  “балалар китап укымый хәзер” дип ризалашып торган заманда очрашудан соң китапларымны чират торып алдылар монда.

Үзем күтәрә алган кадәр алып килгән идем инде. Күрешүнең истәлеге булсын дип. Һәрберсенең исемнәре белән автограф язып бирдем. Кайберләренә җитми дә калды. Балалар нәүмиз булмасын дип, икенче көнне үк тагын иллеләп китап илтеп бирдем. Аларын да авторграф белән. Исемнәрен укытучылары Диләрә ханым  язып җибәрде.

“Ун көн ял була бит, каникул. Шунда укысыннар. Сезнең иҗатны яраталар бит, килгәч сорармын", -  диде әлеге очрашуны оештыручы Диләрә ханым. Әле алай да китаплар җитмәгәч, тагын сорады.

10 май көнне кабат шалтыраткан булган ул миңа. Ишетмәгәнмен. Сөйләшә алмадык. Инде тиз генә очраша да, сөйләшә дә алмабыз. 175нче гимназия мәһшәрендә ул да дәрестә, үзенең яраткан сигезенчеләрендә Тукай телен өйрәткән чагы булган. Вәхши кулындагы утлы корал аны да авыр яралаган. Бүгенгесе көндә ул Мәскәүдә дәвалана. Исән-сау гына булсын инде берүк.

Барлык яраланучылар, бүген төрле хастаханәләрдә дәваланучылар исән генә була күрсеннәр. Болай да югалтулар аз булмады. Җиде сабый җаны бүген җидегән йолдыз булып күктән карый. Мөгаллим-остазларның да һәрберсенә һәйкәл куярлык. Иң кискен хәлиткеч вакытта үзләре турында түгел, балалар турында уйлаган бит алар. Гомерләрен куркыныч астына куеп, аларны саклап калырга тырышканнар. 

Әйе, уйласаң уелып китәрлек. Без апрель азагында шундый матур җылы бәйрәм уздырып ятканда, күрше йортта яшәүче бер адәм актыгы кайчандыр үзе укыган мәктәпкә кереп күбрәк җанны кыю, үтерү турында уйлап яшәгән. Шуңа ныклап әзерләнгән.

Хәзер гаеплене эзләү башланды. Барыбыз да гаепле бит инде. Озын озак уйлыйсы да юк. Кап-карадан киенеп, мылтыгын асып, “Алла” дип язылган битлек белән оятсыз йөзен ябып, йөгерә-атлый барган егеткә беркем дә игътибар итмәгән. Берәү дә туктатмаган. “Карасаң да кай тарафка юлыгасың битарафка...”  Бу - безнең яшәешебез. Шигаребез: “Иң кырыйда минем өем, мин берни дә белмим". Тагын шунысы да бардыр.

Әгәр дә бу егет кисәге балачагында муенына пионер галстугы бәйләп, үсә төшкәч, комсомол значогы тагып, горурланып үссә, иманым камил, ул беркайчан да мондый адымга бармас иде. Элек мондый хәлләрнең булганы булмады бит. Безнең буын балалары сугышта һәлак булган батыр пионерлар өчен көндәлекләр башлап, аларга әйбәт билгеләр алып укып үсте. Әйбәт тәрбия булган шул ул. Беребез дә югалмадык. 

Ә хәзерге заман баласы көне-төне экран каршында уен белән мәшгуль. Уеннары да берсеннән-берсе кансызрак, коточкычрак. Аз гына карап торсаң да, чәчләрең үрә торырлык. Аталар, ваталар, яндыралар, үтерәләр. Аннары ни хикмәт, яңадан тереләләр дә тагын ата-вата башлыйлар. Тик тормышта гына алай була алмый. Һәркемнең гомере бер генә. Бу сабыйларныкы да вакытсыз өзелде дә әнә зиратларда янәшә икешәр -өчәр җан ярасы - кабер булып калыкты. 

Әйткәнемчә, 175нче гимназия минем белән очрашуга бик ныклап әзерләнгән иде. Слайдлар да ясаганнар,   минем шигырьләргә рәсемнәр дә ясаганнар. Шулардан “Йолдыз Шәрапова бездә кунакта”  дигән стенд та эшләп куйганнар. Фаҗига урыныннан репортажлар биргәндә, телевизор экраннарыннан берничә тапкыр күренеп китте ул.

Әлеге матур очрашу үземә дә бик  ошаган иде. Балаларның ихласлыгы, укытучыларның тырышлыгы күңелемә бик тә хуш килгәнгә, мин аларга кабат очрашу вәгъдә иттем. Яңа китабым чыккач та. Бүләк ителгән чәчәк бәйләмен күтәреп, сабыйларча сөенеп, балаларны да сөендереп, ишектән чыгып киткәндә мине вахтада утыручы Тәзкирә ханым елмаеп озатып калды. (Куркынычсызлык төймәсенә басарга башы җитеп, директорга хәбәр итүче, бик күп җаннарны саклап калучы ул )  "Һәрчак елмаеп каршы ала, озата шулай", -  ди редакциябез шоферы  Роберт. Ул бу гимназиягә газеталар илтә иде. (Рәхмәт яусын, шул Диләрә ханым  очрашу уздырыр алдыннан безнең газетага язылуны да оештырган иде.)

Ул чакта  ун көннән соң шул ишектән мылтык тотып үтерергә керерләр дип башыма да килмәде. Ә бүләк иткән чәчәкләрен мәктәп янындагы чакырымнарга сузылган чәчәкләр, уенчыклар, янган шәмнәр торган урынга илтергә туры килер дип тә уйламадым.

Бу очрашудан шундый матур  фотолар да бар. Анда  чәчәк кебек сабыйлар. Миңа якынрак килергә тырышып, бер-беребезгә елышып бергәләп төштек. Һәрбер сыйныф белән аерым-аерым. Хәзер инде аларны караганда  йөрәкләрем туктап куйгандай була. Бу балакайларның кайсы исән, кайсы юк икән инде? Кайсы  яшәү өчен көрәшеп ята икән?

Исән генә була күрсеннәр. Алар 175нче гимназия укучылары, дөньяны ямьләргә дип килгән балалар. Милләтебезнең киләчәге. Иде димим, юк, үткән заманда язарга җыенмыйм. “Киләчәктә дә шатлыклы очрашулар насыйп булсын иде, Ходаем!” - дип телим.

Хәзер мәктәпләрдә сакны көчәйтү турында сүз бара башлады. Ләкин танк-пулемет белән сакларга мәктәп  җинаятятьчеләр өе - төрмә түгел бит инде ул. Анда балалар - киләчәк кешеләре хыялларын чынга ашырыр өчен белем алырга дип киләләр. Белем алырга, ядрә түгел...

 

Йолдыз Шәрапова

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: