Мәдәни җомга

ЯЗМЫШЫМА БУЙСЫНАСЫ КАЛГАН

Булачак ирем белән мине туганнарыбыз таныштырды.

Очрашып, хатлар алышып, вәгъдәләр бирешеп кавыштык. Бер-бер артлы балаларыбыз туды. Балда-майда гына йөзмәсәк тә, барына канәгать булып, тату яшәдек. Ул җаваплы эштә эшләде, шуңа күрә аның эштә тоткарлануларына игътибар итмәдем, мин аңа үземә ышанган кебек ышана идем шул. Көннәрдән бер көнне юк-барга бераз ачуланышып алганнан соң, ирем өйгә кайтмады. Төне буе керфек какмыйча бөтен танышларыбызны, милиция, морг ише җирләрне шалтыратып чыктым – бер җирдә дә юк. Өч көннән соң үзе шалтырата бу. Тавышы калтырый, миңа авыз ачарга да бирмичә, ярсый-ярсый үп­кәле-ачулы сүзләр тезде дә трубканы ташлады. Инде мин монысына да шат идем, Аллага шөкер, исән икән бит. Тагын берничә көн үткәч, кызыбызның туган көненә кайтты. Күргәч, шаклар каттым, иремнең танырлык җире калмаган иде: үзе ябык, битләре комачтай кызыл, эчен тотып бөкрәеп кенә утыра. Табындагы ризыкка да үрелмәде. «Элек өебез турыннан үтеп кит­кәндә балконга каерылып-каерылып карый идем, хәзер күрәсем дә килми, хәтта бусагадан атлап керәсем килми», – ди.   Өйдә мәет чыккан йорт­­тагы кебек авыр тынлык урнашты. Балалар берни аңламыйча бер-берсенә карашып утыралар. Мин, әйдә, һава сулап керик әле, дигән булып аларны паркка алып чыгып киттем. Балалар таганда атына, ә безнең сүзләр ялганмый. Сизеп торам: иремнең минем белән сөйләшәсе килми, безне кайтарып куйды да өйгә кереп тә тормыйча китеп барды. Ә ике атнадан соң эшемә килде дә: «Өйгә кайтасым килә», – дип, рульгә башын куеп елап җибәрде. «Ә нәрсә комачаулый?» – дигән сорауга ул бик озак җавап бирми торды. Мин «депрессия», «мафия», «коллыкка төштем» ише әллә нинди куркыныч җаваплар көтә идем. Шуңа күрә аның: «Бер хатында яшим», – дигән сүзләре башка күсәк белән тондыргандай итте. Сихер бу! Әнә шулай дип үз-үземне байтак вакыт юатып яшәдем әле мин. Ә ул чакта тиз генә танышларыма шалтыратып, ки­ңәш­ләш­тем дә туп-туры Мамадышка Яке авылына юл тоттык. Без эзләп килгән сихер чыгаручы хатын, догалар укып, бик озаклап өшкерде, йө­рәк­­ләребезне бер-берсенә «бәйләде». Миндә тормышыбызның рәтләнүенә өмет уянды, теге апаның үземә генә ишетелерлек итеп: «Бозык юлда йөр­мәсә, бозым керми, балам», – дигән сүзләренә дә әһә­мият биреп тормадым.   Өшкерүнең шифасы ике көнгә генә җитте. Ирем эштән эчеп кайта башлады. Исерек килеш карават почмагына утырып елый, үзе берни дәшми, ул аны сагына иде, ахры. Танышларым, бер өшкерү белән генә булмый ул, дигәч, өемә марҗа чакыртып өшкерттем. Әмма ирем һаман уңайланмады. Ай ярым азапланганнан соң тавыш-тынсыз гына тагын чыгып китте. Шул көнне мин, көзгедә үз шәүләмне күреп, өнсез калдым: чәчләрем ап-ак, күзләрем эчкә баткан, иңнә­рем салынып төшкән, үзем өрәк кебек ябык... Аякларымны көчкә сөйрәп эшкә килеп утырдым. Кичкә таба бүл­мәдә телефон шалтырады. Олы кызыбыз больницада ята иде, табибы кичек­мәстән операция ясарга кирәк, дигәч ничек чыгып йөгергәнемне дә белмим. Күршеләр кесә телефоныма шалтырата: беренче сме­нада укучы кечкенә кызыбыз мәктәптән өйгә кайтмаган. Акылдан язар дәрәҗәгә җитеп, иремнең номерын җыям – ә ул гадәт­­тәгечә «недоступный»...   Тагын берничә ай вакыт үтте. Инде мин бер урында гына басып тора алмас булдым. Эшкә барсам – өйгә кайту турында, өйгә кайтсам, тизрәк эшкә чыгып китү турында уйлыйм. Кү­зем гел балконда, сикерсәң – котылырсың, ә бу балаларны кем карар, дип күңелгә кергән коткылы уйларны куарга тырышам. Хәлемне чамалагандыр инде, мине сакларга авылдан әни күченеп килде. Иң авыр чакларда әле ярый яныбызда ул булды, безнең өчен көне-төне дога кылды, намаз укыды.   Саташу   Өн дә түгел, төш тә түгел, бу саташу иде. Шулай итеп, минем өчен өметле дә, газаплы да чор башланды. Өшкерүчеләр «ир артыннан йөрүчеләрне» бик яратып бетермиләр, күбесе ишек тө­беннән үк борып җибәрә. Тә­кә­неш­нең Земфира, ирем белән икебез төшкән фотоны күрсәткәч: «Арагызга ике балалы хатын кергән, икегезгә дә бозым салган, иреңне кайтарасың килсә, башта син аны монда алып кил», – диде. Ирем бу хакта ишетергә дә теләмәде. Мари күрәзәчесе сине эшеңдә үләрлек итеп сихер­лә­гән­нәр, дип үз телендә әллә нинди догалар укып өш­керде. Иреңне кайтарасың килсә, бер сынык ипигә 42 энә кадап, төн уртасында шушы доганы укы, дип нәрсәдер сырлап та биргән иде, анысына күңел бармады. Танышларым киңәшен тотып, ул чакта «Казан нуры» мәчетендә эшләүче Рөстәм хәзрәт Зиннуровка ирем белән бергә бардык. Хәзрәт намаз укымау­ның, зина кылуның гөнаһы турында сөйләде, иремне коендырырга сулар өшкереп бирде. Соңыннан ул суларны елый-елый агач төбенә чыгарып түктем, ирем өйгә кереп тә тормады.   «Татарстан яшьләре» Буа районы Кырык Садак авылында бик көчле сихер чыгаручы Гөлнара исемле хатын бар дип язып чыккан иде. Атна буе шалтырата торгач, иремне тәки барырга күндердем шу­ның янына. Гөлнараның өен табып барып кердек. Бер кечерәк кенә бүлмәгә ун-уникеләп кеше кара-каршы тезелеп утырган, түрдәге бүлмәгә табак тоткан хатын-кызлар кереп-чыгып йөри. Менә бүлмәдән тулы гәүдәле бер хатын чыкты, бу Гөлнара икән. Һәр кешедән нинди чир белән килүен сораша. Иремнән: «Син бу хатын белән яшәргә телисеңме?» – дип сорады. Ирем: «Әйе», – дип җавап биргәч, ул аңа әзерләнә торырга кушты. Әзерлек дигәне ике банан ашаудан гыйбарәт икән. Чират җиткәч, ияреп мин дә кердем. Иремә алсу төстәге марганцовка эремә­се эчерделәр. И берзаман тотынды бит косарга! Гөлнара, аның янәшәсенә утырып, үзе карап тора. Табакка лыпылдап оеш кан килеп төште. Гөлнара: «Ме­нә күрдеңме, сиңа күрем каны эчергәннәр», – дип оеш канны табактан кашык белән чумырып алып марля кисәгенә сылый башлады. Моңарчы күн­дәм генә торган иремнең моңа бик нык ачуы чыкты, ул: «Әкият сөйләмә», – дип кычкырырга ук тотынды. Китте тавыш! Гөлнара безгә чыгып китегез дип кычкыра. Мин, үземне белештермичә, аның итәгенә барып капландым. Синең хакка гына, дип ул теге марля кисәген учыма тоттырды, мин өстәлгә алдан килешенгән ике мең сум акчаны куеп чыгып киттем. Без ул нәрсәне агымсуга агызырга тиеш идек. Зөя елгасын чыкканда, машинаны туктатырга куштым. Ирем инде тынычланып өлгергән: «Әйдә, без аны зур суга – Иделгә агызыйк!» – диде.   Күпмедер вакыттан соң ирем кайтты. Сумка каешларына, машина ручкаларына җептән үрел­гән «серле» баулар тагып җибәргәннәр, аларны үзе яндырды. Ләкин мин ни сөенерлек, ни көенерлек хәлдә түгел идем инде. Гел хәвеф көтеп яшә­дем. Һәм ул озак көттермәде. Ирем эчүгә сабышты, мине әшәке сүзләр белән мәс­хәрә­ләде. Туган көн­нә­ремә кочагы белән роза чәчәкләре бүләк итеп, «минем кечкенәм» дип кенә торган иремне, әйтерсең лә, җен алмаштырган иде... Ике айдан ишекне шапылдатып ябып чыгып киткәндә, мин инде еламадым. Күз яшьләрем башка кайгыны көт­кән икән – әниемә яман шеш диагнозы куйдылар. Шулай итеп, минем бар хәсрәтемне үзенә җыеп, әнием якты дөньядан китеп барды.   ...Бу хәлләргә инде биш ел вакыт үткән икән. Без дә тернәкләнеп киләбез. Кызларым да, үзем дә әк­рен­ләп дингә килдек. Сөләйман балдагында язылганча, бар да үтә икән ул. Әмма бер үкенеч бар: язмышыма буйсынасы калган, бу кадәр корбаннар булмас иде, дим...

                                                                                                                                                            Мәрьямбану ХАФИЗ

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: