Мәдәни җомга

Яратып яшәмәдем

Бер мизгел... Бер адым...

Һәм гомер буена шушы адым өчен үкенеп яшәү. Тормышы шулай уйламаганда гына ялгыш борылыш ясап, бөтенләй көтелмәгән сукмакка алып кереп китүчеләр күптер ул.

Командировкаларның берсенә баргач, безне ак яулыгын таратып бәйләгән мөлаем әби каршылады. Язачак героем әле эштән кайтып җитмәгән (без иртәрәк килгәнбездер, күрәсең). Мондый ак яулыклы, бәләкәй гәүдәле әбиләрдә дәү әнием чалымнарын күрәм дә, җанымда аларга карата ярату уяна. Ихлас, эчкерсез, хәйләсез әбиләр. Язсаң, һәрберсенең тормышы үзе бер китаплык.

Авыл апалары кыеклап-читләтеп тормый, турыдан әйтеп сөйләшергә ярата. Әби дә турыдан сорый: «Ирең бармы, балаларың ничәү? Ирең белән яратып торасыңмы?» Күреп торам, әбинең күзләрендә әче сагыш ярылып ята. Миңа сөйлисе килгән ниндидер сүзе бар кебек.

– Яратып яшәмәдем мин... Үкенеп яшәдем... – әби үзенең бәянен шулай дип башлады. – Тормышлар болай булырга тиеш түгел дә иде дә бит... Яратып йөргән егетем дә бар иде... Фаил белән (исемнәр үзгәртелде. Авт.) яшьтән үк бер-беребезне яраттык. И үткен, ут кебек егетне яратмый буламыни? Мин генә түгел, ярты авылның кызы аңа гашыйк иде. Ә ул мине сайлады. Югыйсә, кайсы җиремә генә кызыккандыр? Җырлавымадыр инде... Ул үзе гармунчы булгач, колаклары белән яраткандыр. Яшь вакытта бик матур җырлый идем шул... И, ул вакытта авыл яшьләренең концерт, спектакль куюларын күрсәң син! «Галиябану»ны бик яратып куяр идек. Хәлил итеп гел Фаиле генә куялар. Ул Хәлил булгач, Галиябану булып мин уйныйм инде. Чибәр үк булмасам да, матур җырлагач, шул ярагандыр, күрәсең. Шулкадәр чын итеп уйнар идек. Кайчагында, Хәлилнең үлеменә әллә ничек кенә чын-чынлап ышанып та куям, «чынлап та үлсә?!» дигән куркыныч уй да сызып үткәли.

Бик матур итеп йөрдек без Фаил белән. Озата к айткач, бик ялынып кына, бит очымнан гына пәп итәр иде. Башкасына ымсыну юк инде! Шулай берничә ел очрашып йөргәч, Фаил өйләнешү турында сөйли башлады. Аларныкылар да, минекеләр дә безнең кушылуыбызга бик ризалар, тизрәк туйны көтәләр иде.

Ул елларда безнең колхозда сарык фермалары бар иде. Мин дә сарык караучы булып эшлим. Фаил тракторда. Тракторчылар кышын урманнан кайтып керми, урман егалар. Кайтсалар да, атнага бер мунча кереп, киемнәрен алыштырырга гына кайтып йөриләр.

Сарык караучылар исә чираттан фермада каравыл тора. Сарыклар бәрәнли торган вакыт бит, фермалар салкын, бәрәнләгән сарыкларны җылырак бер абзарга кертеп ябабыз.

 

Ул көнне минем белән бергә каравыл торырга тиешле Сәвиянең әнисе бик каты чирләгән дә, миңа иптәшкә энесен җибәргән. Әллә җиде, әллә сигез яшь иде ул балага, кызганып, кайтарып җибәрдем. Сарыкларны бер кат барлагач, терлекчеләр өенә кереп, бераз ятып алдым.

Төнлә ат пошкырган, кар шыгырдаган тавышка уянып киттем. Бу вакытта авыл читендәге фермага кем килер? Аптырап, тәрәзәдән карадым. Ай яктысы яп-якты. Ферманың кырга карый торган башында ниндидер җигүле ат туктаган. Сарыкларны урларга килгәннәр дип, йөрәгем жу итте. Өстемә сырманы гына элеп, тизрәк шул якка торып чаптым. Сарыкларны урлатсаң, бетте баш! Гомердә дә түләп бетерә алмассың...

Ат янында кеше-кара күренми. Димәк, чынлап та, абзарга кергәннәр. Абзар дөм караңгы. Үзем дә инде, ашыгып чыгып, лампаны да алмаганмын. Тавышыма бераз гайрәт өстәп: «Кем бар анда? Хәзер председатель килеп җитә!» – дип кычкырган булам. Кем курыксын инде чыра кадәр гәүдәсе булган яшь кенә кыздан! Тавыш бирүче юк. Караңгы абзарга таба атлавым булды, әллә нинди караңгы базга төштем дә киттем. Ни булганын абайламый да калдым: кинәт кенә бөтен дөньям караңгы булды да куйды. 

 

Лилия Гәрәева

Дәвамы: "Сөембикә"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: