Мәдәни җомга

Ялгышлардан сакла, язмыш

Кара инде Альфираларны, никадәр күчтәнәч алып килгәннәр.

Әле өстәлгә куелмаганы күпме калды. “Ашагыз, апа, үзебезнең бакчада үскән алма. Былтыр шулкадәр күп булды. Әни сакларга куйган иде, менә, әйбәт торганнар бит”, – дип, сеңелем бер пакет алма да алып килгән. Үзе дә шул алмалар кебек бит ул. Чибәр, янып тора. Яше 40 ка таба барса да, һаман кызлар кебек. Ә бит аның нинди чаклары бар иде... Искә төшерәсе дә килми. Хәер, башка кызларга гыйбрәт булсын, дип, сөйлим мин моны. Билгеле инде, сеңелемнең исемен үзгәрттем, чөнки әле аның тормышы алда. Бәлки, Аллаһы Тәгалә кушып, бу ипле егет – Фәрит белән яшәп тә китәрләр. Алар елдан артык инде никах белән торалар, фатир“снимать” итеп яшиләр. Альфира – минем абыйның кызы. Яшьтән үк бик тере булды, җырга-биюгә осталыгын әйткән дә юк. Абыйлар аны артык иркәләделәр, чөнки 3 бала арасыннан төпчеге, җитмәсә, кыз бала иде. Альфира мәктәпне әйбәт кенә тәмамлады. Казанга укырга кереп кайтты. Ул елларда имтихан белән керәсе иде, сеңелем бөтен фәннәрне дә әйбәт бирде. Инде укырга китәм, дигән көннәрдә ул кич клубта күрше авылдан бер егет белән таныша. Бер-ике тапкыр озата кайткач, ул Альфираны машинага утыртып, абыйларының өйләренә алып китә. Болар ике төн шунда булалар. Ул чагында телефон юк, абый белән апа ике көн, ике төн ут йоттылар. Кайткач Альфира берни булмагандай йөрде, ләкин ул элекке көләч, ут кебек кыз түгел иде инде. Егет тә башка күренмәде. Шушы ике төн кызның башына җитте дә инде. Без моны шунда ук сиздек. Ләкин нишләп була? Үзе ияреп киткән, үзе гаепле. Кемгә дә булса үпкәләп булмый. Шуннан Альфира укырга китте. Бик кайтып йөрмәде, ләкин авылдаш кызлар аркылы аның дәресләр калдыруы, шәһәр егетләре белән чуалулары турында ишетеп тордык. Икенче курстан соң Альфира укуын бөтенләй ташлады. Аннан авылга кайтты. 2-3 ай өйдә ятканнан соң, Бөгелмәгә барып эшкә керде. Кибеттә сатучы булып эшли башлады. Капкаларга, тартырга өйрәнеп кайткан кыз кибеттә эшли алырмы? Акча эше бит. Кызның язмышы өчен ата кеше ныграк кайгырды, чөнки аны аеруча ярата иде. Бүтән борчылулары да җитәрлек булгандыр инде, чөнки апаның да сәламәтлеге шәптән түгел иде. Җәйнең матур бер көнендә 60 яше дә тулмаган абыебыз вафат булды. Альфира башта бик елап йөргән иде, аннан яңадан үз эзенә кайтты. Бер эшкә керә, аннан чыга. Тагын икенче җирдә эшли башлый. Үзе уңган бит ул, нәрсәгә тотынса, бөтенесен булдыра. Шул көннәрдә Альфира бер хатын белән таныша. Бу хатын – эшмәкәр, үз кибете бар. Альфираны шунда эшкә чакыра. Билгеле, кыз кибеттә генә сатып калмый, хатын еш кына аны кесәсе калын абзыйлар янына алып бара. Араларында кемнәр генә юк. Хәтта район, шәһәр җитәкчеләренә кадәр була. Барысына да яшь тән, кызлар назы кирәк. Бу хатын шулай яшь кызларны җыеп алып китеп, үзенә файда эшләп йөри торган була. Күреп тора бит, бу чибәр авыл кызына бәя шәп булачак. Әле бик бозылмаган да. Менә шулай башлана инде Альфираның “матур” тормышы. Өс-баш күркәм, ашарга-эчәргә мул. Моның борыны чөелә, авылга кайткач, иптәш кызлары белән дә аралашмый башлый. Тәмәкене инде яшерми тарта, эчәргә дә – булсын гына. Теге хатын моны, инде эчеп юкка чыга башлагач, икенче бер ир-ат “эшем иясенә” тапшыра. Тегенең дә кибете бар икән. Альфира белән дә күңел ача, кибетенә сатучы итеп тә урнаштыра. 4 айлап эшләгәч, карыйлар: магазинда – җитмәүчелек. 170 мең сум! 4 айда сатучы бу кадәр урлый аламы? Юк, билгеле. Ләкин теге ир кара көя, Альфираны гаепле итеп калдырып, администрациядә эшләгән кияве белән куркытып, моны утыртып алып китә. Шундый күп процент белән, документсыз гына кредит ала торган банктан акча алдыра. Нишләсен бичара кыз, тагы үзе гаепле. Күрде бит хуҗаның үзенең дә кибеттән товар ташыганын. Хатыны, улы да гел кереп кибеттән әйбер алалар иде. Эндәшмәде, боларга ышанды. Ә ничек килеп чыкты! Бу сумманы ничек түләргә? Айнымас җиреңнән айнырсың, башыңда әле миең кибеп бетмәгән булса. Альфираны, акчасын алып, шул ук көнне куып чыгаралар. Шулай итеп эшсез кала, ә өстендә 300 мең сумнан артык кредит. Шул көннәрдә абыйның хатыны ныклап чирләп китте. Аңа ашыгыч операция кирәк иде. Альфира әнисен карарга авылга кайтты. Апага операция өчен акчаны бөтен туганнар белән бергә җыйдык. Ул терелеп, әкренләп аякка басты. Альфираның нәрсәгә эләккәнен аңа башта әйтми торган идек, беркөн кызының сумкасыннан кәгазьләрне үзе эзләп тапкан. Бухгалтериядә эшләгән кеше ул, эшне шундук аңлап ала. Башта кызы ул акчаларны үзе алып туздырган дип уйласа да, Альфира дөресен сөйләп биргәч, телсез кала. Бер пенсия акчасына нишләргә? Каян акча табарга? Кызына әнисен карарга кирәк. Бу зур процентлы кредиттан котылырга дип, саклык банкыннан икенче туган исеменә түбәнрәк процент белән ссуда алдылар. Шулай итеп, Камилә апа 7 мең дә фәлән сум пенсиясеннән 4 ел буе ссуда түләде. Экономия булсын дип, кыш көне өйләренә дә якмыйлар иде. Ашаганнары бәрәнге белән ипи булды. Без дә, билгеле, ярдәм итеп тордык, ләкин даими булышырга үзебезнең дә балалар укый, акчаның бик кирәк чагы иде. Барган саен апа кибет тоткан теге ирне сөйли иде: “ Ник ул аны эчкәнен белә торып эшкә алган? Ник ай саен ревизия ясамаган? Безне шушы хәлгә калдырган өчен үзенә күрсәтсен Ходай! Кызым да берәр юньле эшкә кереп, ару бәндәләргә тап булса иде. Әле яшь бит ул”. Еллар шулай узды. Банкка бирәчәк түләнеп бетте. Күңеле чиста, кешеләргә яхшылыктан башканы эшләмәгән апаның ялварулары юкка булмады. Ул үзе дә аякка басты, йорт арасында йөри башлады. Альфирага рәхмәт ул яктан, әнисен әйбәт карады, тәрбияләде. Эчүен дә ташлады. Бераздан Әлмәткә китте. Анда “Автомойка” га эшкә урнашты. Шунда машина юдыртырга килгән бер егет белән танышкан. Егет дини тәрбия алган, бик тәртипле икән. Альфирадан күпкә яшь булса да, кызны бик ошаткан. “Мин аңа сөйләп күрсәттем инде ниләр эшләгәнемне. Килә бит үзе һаман,” – ди Альфира. “Миңа син кирәк, бүтән кыз түгел, ”– дип әйтә икән егет. Менә шулай итеп, алар әзрәк очрашып йөрделәр дә, никах укыттылар. Туйлар ясарлармы, әле белмибез. Кияү булган кеше ни әйтер, ул – дин кешесе. Альфира күзгә күренеп үзгәрде, тагын да матурланып китте. Ул да дингә басарга уйлап йөри. Торуларына, әйткәнемчә, елдан артты инде, тик балалары гына юк. Көн дә бер машинадан икенчесенә утырып китеп, ирдән-иргә йөрүләр эзсез калмады шул. Альфираның баласы булмаячак. Ул моны киявенә дә әйткән. Фәрит: “Әйдә яшәп китик әле. Күз күрер, Аллаһы теләсә, бәлки, аннан соң берәр бала алырбыз”, –дигән. Тик ул бала барыбер үзеңнеке, үзеңнән өзелеп төшкән булмый инде. Менә шул минем сөйлисе килгән сүзләр. Кызларга киңәшем: ялгышмагыз, секундлык рәхәткә аңа кияүгә чыккач та җитешергә була.

 

 РӘЗИНӘ, Чаллы

"Өмет"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: