Вахит Имамов: Татар кемне баета?
Бездәге бер генә волость та фәкать байлар яки бүләр ыруы вәкилләреннән тормый, һәр олысны асыл татар, бөек татар вәкилләре хасил итә.
(Тарихчы галим Таһир Кәримовның «Бүләр волосте» исемле кулъязма китабы буенча)
Бүгенге Актаныш районы территориясен элек Гәрәй, Йәнәй, Кыргыз, Байлар, Бүләр, Елан волостьлары, аларның җир биләмәләре тәшкил иткән. Башкорт мөтәгалимнәре, бармактан суырып, үз милләтләре элек 40 ыруны тәшкил иткән һәм алар Чулман ярыннан башлап Себердәге Тубыл дәрьясына кадәр җәелгән очсыз-кырыйсыз җирләргә хуҗа булган, дип күзгә төтен җибәрә. Мондый ялган «галимнәр» фикеренә буйсынып иярсәң, безнең Актаныш районы, яисә тулысынча элекке Минзәлә өязе биләмәләре дә бу шомабашлар уйлап тапкан, әмма халык саны буенча башкортлардан әллә ничә тапкыр күбрәк булган Гәрәй кабиләсе һәм байлар, бүләр, кыргыз, йәнәй, юрми, сарайлы-мең, ирәкте, елан... шикелле «ыру» җирләреннән торган һәм шушы биләмәләрдә биш гасыр элек үк гомер иткән бабаларыбыз да башкорт милләтен формалаштыруда катнашкан, аның үзәген-төшен хасил иткән булып чыга. Кыскартып әйткәндә, Гәрәй кабиләсе вәкилләре булып бер мең ел буе күкрәк киереп йөргән һәм сигез гасыр буе Кырым ярымутравын үз кулында тоткан бөек татарлар да, Мәскәүнең туктаусыз талау походларыннан, аларның көчләп чукындыруыннан Кама аръягына качкан безнең бабайлар да 5-6 гасыр буе башкорт милләтен саклап калу, аның санын ишәйтү; икмәк пешерү, тукыма туку, тире эшкәртү остаханәләре ача-ача аларга бил бөккән үтә мескен милләт булып кала.
Гәрчә бөек татар халкы тарихның бер генә этабында да башкорт, казах, кыргыз, үзбәк, таҗик, төрекмән кебек күчмә халыкларның колы да, ялчысы да булмаган, без мең ярым ел элек үк үз дәүләтебезне корып, хәтта Алтын Урда кебек бөек каганат, Казан, Кырым, Әстерхан, Касыйм, Ногай Урдасы кебек данлы дәүләтләргә ия булып яшәгәнбез. Ә инде янә җир волостьларына әйләнеп кайтсак, Актаныш яки Минзәлә территориясендәге Гәрәй, Байлар, Бүләр, Кыргыз, Юрми, Ирәкте, Йәнәй, Елан, Сарайлы-Мең олысларының берсе генә дә ниндидер ыруларга, кода-кодачалыкка нигезләнеп төзелмәгән. Бездәге бер генә волость та фәкать байлар яки бүләр ыруы вәкилләреннән тормый, һәр олысны асыл татар, бөек татар вәкилләре хасил итә.
Ә нигә соң Байлар, Бүләр, Кыргыз, Елан олысымы? Чөнки волостьларның үзәген менә шушы исемдәге авыллар тәшкил иткән һәм шул авылларның исеме, күп очракта, олыс аты булып әйләнешкә кергән. Мисалга, бүген бер өлеше Тукай районында урнашкан Байлар волостеның үзәге хәзер бер-берсеннән 5-6 чакрым арадагы Иске һәм Яңа Байлар, Югары һәм Тау асты Байлары, совет чорында Таулар дип аталса да, заманында Тау Байлары исемнәре белән йөргән авыллардан бик зур олыс аты булып киткән. Йәнәй исемен элек Карабәк-Габдулла ханга ияреп, Кавказ итәгеннән күчеп килгән Коркыт бинең бер оныгы йөрткән дә, шушы бинең Кушык, Күккүз-Күзәш, Тәнеч исемле уллары үз авылларын нигезләп җәелгәч, әлеге зур биләмә Йәнәй атын алган. Кыргыз волостеның аты Сөн елгасы буендагы Кыргыз авылыннан таралган. Безнең бабайлар яшәгән Бүләр волостеның үзәген дә элек Бүләр-Байсар, Мари Бүләр, Татар Бүләре кебек авыллар хасил иткән. Күрәсездер, монда бернинди ырулык яки туган-тумачалыкның да катнашы юк. Волость – ул, гомумән, җир биләмәсе. Өяз яки өлкәләрне волостьларга бүлү идарәче катлам яки ханнарга үз биләмәләреннән һәм «кол»ларыннан ясак җыю, ил казнасына акча туплау өчен кирәк булган.
Актаныш төбәгендәге җирләр дә Казан ханлыгы чорында нәкъ менә шул мәркәзгә, шул үзәккә буйсынып яши. Иң беренче булып, бу җирлектәге Тыңламас авылы кешеләренә 1469-1478 елларда Казан таҗдары булып торган Ибраһим хан үзенең биләмә грамотасын бүләк итә. 1523 елда инде Кырымнан килеп Казан тәхетен эләктергән Сәхиб-Гәрәй хан да бүген Минзәлә белән Пучы арасына җәелгән Ык буйларын, соңыннан Мөшегә түбәсе дип аталачак биләмәне Шәех-Әхмәт атлы тарханга һәм аның туганнарына бүләк итә. Хәтта шушы ике мисал гына да Актаныш районы җирләрендә 1470-1520 елларда ук татар халкы хуҗа булып торуын һәм гөрләп гомер итүен исбатлый. Менә шулай, турыдан-туры Казан ханына буйсынып яшәгәнгә күрә, дәүләт үзе егылгач та, бу тараф «Казан юлы» дигән гомерлек ат ала. Һәм эш «коры» атта гына да түгел, әлеге төбәк, Казан егылгач, баскыннар изүеннән, көчләп чукындырудан качу өчен килгән дистә меңәрләгән Казан татарларын үз эченә кабул итә.
Шәех-Әхмәт тархан исеменә Сәхиб-Гәрәй хан 1523 елда биргән ярлыкны 1577 елда Явыз Иван патша да расларга мәҗбүр була. Бүләр җир волосте турында беренче хәбәрләр тарихи документларда 1621-1622 елларда, ясак теркәү кенәгәләре уңаеннан телгә алына. Ни гаҗәп, Бүләр вотчинникларының һәркайсы патша чиновниклары алдында үзләренең җиргә хокукын «Казанда хан утырган чагында ук бүлеп бирелгән биләмә», дип яклый. Ә бу, үз чиратында, Казан ханнарының да, татар җирбиләүчеләренең дә Кама аръягындагы биләмәләрне үзләренең туган җире, законлы җире дип раславын күрсәтә.
Казан өязеннән Кама аръягына күчеп утырган крестьяннарны әүвәл, алар иген игү белән шөгыльләнгән өчен, «чуаш» дип йөртәләр һәм документларга да шулай дип теркиләр, гәрчә без бүген яхшы белгән чуаш халкы белән элекке игенче татар «чуаш»ларының бернинди дә уртаклыгы юк. Иң үкенече шул: күбрәк җир биләмәсе эләктерү хакына «башкорт – җир хуҗасы» катламына язылганга күрә, аларның байтагы XVIII-XIX гасырларда «башкорт» милләте вәкиле булып исәпкә алына башлый. Ә 1850 еллар ахырында һәм 1860 еллар башында волостьтагы дистәләгән авылдан 15-20 шәр гаиләне «хәрби хезмәт» урынына – үзләре беркетелгән 25 нче кантон урнашкан Кызыл Яр, Cарт-Чишмә авылларына (бүгенге Нуриман һәм Кырмыскалы районнарында) күчереп утырткач, һич тә шик юк, аларның яртысы «ысын» башкорт булып җанисәпкә керә...
Бүләр авылы үзе 1640 еллардагы документларда еш телгә алына. Биләмә хуҗалары нинди сәбәптәндер тулы хокуклы вотчинник булып исәпләнә алмаган, шуңа күрә алар Гәрәй волосте вотчинниклары белән бер үк күләмдә ясак түләп килгән. «Гирейской волости деревни Бюляр Баубеку Кудайбахтин[у] с товарищи збору свою платят 53 куницы да в тот же оклад велено помогат[ь] гулящему башкирцу деревни То[р]юшевы Айтуганку Собакову по 5 куниц на год по челобитью тое ж волости деревни Бюляр башкирца Байсарка Козяшева», – дип языла ул чор документларында (РГАДА. Ф. 1173, Оп. 1, Д. 468, Л. 14.). Байсар Күзәшев 1653 елда язган үтенечтә үзенең 80 яшьтә булуын һәм әтиләренең үз биләмәләре өчен уллары (Байсар) туганнан бирле сусар һәм бал белән ясак түләп килүе турында искәртүен искә алсак, Бүләр авылы вәкилләре тәүге ясакны 1573 елда ук түли башлаган булып чыга.
Бүләр волосте турындагы яңа мәгълүматлар 1630 (искечә 7138) елгы ясак кенәгәләрендә дә теркәлгән. Ул Бүләр вотчиннигы Ходайбакты Сабанчинның бөтен волость өчен 53 сусар тиресе белән ясак түләп баруы хакында бәян итә. 1637 елда ясакны инде Баубәк Ходайбактин түли. 1639 елда волость өчен ясак түләүчеләр булып шул ук Баубәк һәм Бозав (?) Бикчаров (Бикчуров-?) белән Ходайбакты һәм Уразмәт Ямашевлар языла. 1650 елда 53 сусар тиресен янә Баубәк Ходайбактин белән Чурапан Нуралин илтеп түли. 1728 елда ясак түләүче Гомәр Туктаров өчен Баубәк – агасы, ә Ходайбакты Сабанчин белән Базяв Бикчаров бабай туры килә. 1739 елгы документ биләмәләрнең әлеге вотчинникларга Ходайбакты Сабанчин, Сабан Кунакусин, Ходайбакты Ямашев, Чурапан Нуразлин атлы ерак бабаларыннан мирас итеп калдырылган булуын ачып сала. Баубәк исеме тарихи документларда соңгы тапкыр 1697 елда, 53 сусар тиресе түләү уңаеннан телгә алына.
Әмма Бүләр волосте 1621 елда ук искә алына башласа да, ул хәтта 60 елдан соң да ахыргача оешып бетә алмаган сыман. Чөнки волость составында булган Мөшегә түбәсе (ул Ык елгасының сул ярында, Пучыга бик якын) 1680 елда Ирәкте волосте белән җир өчен туган бәхәстә Мөшегә волосте, дип телгә алына. Шушы ызгыш-тартыш аркасындамы, Мөшегә вотчинниклары Акеш Доскаев, Морзакай Юкәчиев һәм яңа керәшен Данил Иванов үзләренең биләмәсен Мөшегә волосте дип күрсәтә.
Бик гаҗәп тоелса да, 1664 елда Сеңгерән авылы да (Сөн елгасының уң ярында, хәзер Илеш районында) волость үзәге итеп күрсәтелгән. Ул документларда Минзәлә төрмәсендә әманәт булып тотылучы Исенка Сармановны телгә алу уңаеннан күрсәтелә. Аны бертуган Галибай белән Сарыбай Иләкбирдеевларның берсе алыштырырга тиеш була. Хәтта XVIII гасыр азагындагы документларда да Сеңгерән түбәсе волость дип телгә алына, әмма бераздан ул Бүләр волосте составына кертелә. Ни гаҗәп: Сарыш-Кыпчак, Тәмьян, Табын, Кыпчак, Күрпеч-Табын авыллары да соңрак юкка чыккан волость үзәкләре булып санала.
Хәзер инде Бүләр волосте составына кергән авылларны барлыйк. Әнәк, Пучы, Чәчер, Илтимер авыллары 1683 елда игълан ителгән указ нигезендә килеп утыра. 1701 елда алар «биләмәләр хуҗасы» булуларын исбат итеп, «владенная грамота» алуга ирешә. Бу авыллардагы барча крестьяннар да 1764 елга кадәр – ясаклы татар, ә 1782 елгы җанисәптә типтәр булып языла. Аннары инде, «владенная грамота»га ия булуларын искә төшереп, үзләренә җирне вотчинниклар белән бер үк дәрәҗәдә (җан башына 40 ар дисәтинә) бүлеп бирүне таләп итә башлыйлар.
Кормаш һәм Карач авылларының вәкилләре 1808 елда Оренбург палатасында үз бабаларының хәзер алар хуҗа булып торган биләмәләргә ике гасыр элек үк килеп утыруын исбатларга тырыша һәм карачлылар, дәлил итеп, хәтта бабаларының 1691 елдан башлап 1745 елга кадәр, ә кормашлылар 1723-1747 елларда түләгән ясак квитанцияләрен чыгарып сала. 1687 елда грамота алуга ирешкән Әмәкәй, аларга кушылып һәм шушы ук грамотаны калкан итеп, Уразмәт, Исәнсеф авылы крестьяннары да үзләрен вотчинниклар белән тиңләүне һәм аларның ирләренә дә җан башына 40 ар дисәтинә хисабыннан җир бүлеп бирүне таләп итә. Әмәкәй, Уразмәт, Исәнсеф авылларының үз җирләренә Байлар волостеннан бик күп качакларны кертүен сәбәп итеп, аларның үтенечләрен кире кагалар. Моңа үч итеп, Әмәкәйдәге «башкорт»ларның бер өлеше 1790 елларда Кыр-Елан волостеның Исламбакты авылына, ягъни бүгенге Башкортстан җиренә күчеп китә. 1658 елда Мөшегә елгасы буендагы Имәнче авылында яшәүче Юкәчи Дускаев та үзен сусар тиресе белән ясак түләүдән азат итүләрен үтенеп, Уфа воеводаларына мөрәҗәгать итеп карый, әмма, билгеле ки, ул да үз теләгенә ирешә алмый.
Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, җир-биләмәләр өчен дәгъва һәм судлашу ике күрше волость вәкилләре арасында да булмый калмый. 1678-1680 елларда, мәсәлән, Мөшегә белән Ирәкте волосте вотчинниклары арасында тарткалашу туа. Ирәкте волосте “башкорт”ы Каракүз Аканаев Мөшегә авылы татары Акешка (?) Дускаевның Ык елгасы буендагы биләмәләренә борын сузып караса да, Уфа воеводасы П.Д.Скуратов Дускаевка җирнең 1523 елгы хан ярлыгы һәм Иван патшаның 1577 елгы указы буенча беркетелгән булуын онытмыйча, Каракүз үтенечен кире кага. Судта Акешка Дускаев 1523 елгы хан ярлыгына үзенә бабай тиеш булган Дускенә Бүләков исеме дә язылган булуын Явыз Иван патша указын күрсәтеп тә дәлилли. Шунда ук А.Дускаев нәселенең Казан белән Уфа калаларына ел саен 33 сусар тиресе, 10 батман бал белән һәм 6 сум акчалата ясак түләп баруы да бәян ителә.
Элек Бүләр волосте составында, бүген Бакалы районында саналган Киләй авылы «башкорт»ы Бикбулат Биккуловның никадәр биләмәгә хуҗа булып яшәвенә генә игътибар итегез: «А та моя вотчина близ реки Белые Ирганыш да Юва арямы Ямады атовъ да над озером Сютлею красной лес сосны да до малой речки Шабизю по речке Ераку до вершины по правой стороне до речки Большей Шабизю, а по большей речке Шабизю вверх по правой стороне до вершины с красным лесом из дубровами, а с вершины речки Большаго Шабизу на вершину речки Терпили и по речке Терпиле по обе стороны з дубровами до речки Сикии, а по речке Сикие по обе стороны до вершины, а с речки Сикии на речку Калмию и по речке Калмие по обе стороны з дубровами на речку Суякей и по речке Суякею по левой стороне до речки Досай и до речки Сарашли з дубровами и с черными лесами да на речку Куляшту, а по речке Куляште до Суни речки и по Суне речке по обе стороны до устья речки Маты с бортными ухожи <…>да с вершины речки Малой Шабиски, где стоит деревня Чиникова на низ по правой стороне до речки Ерык да на речке Заю» ( НА РБ. Ф. И-172. Оп. 1. Д. 20. Л. 36, 68-69).
Менә шушы Киләй авылы Акай Күчемов һәм Килмәк Норышев җитәкчелегендә чираттагы милли-азатлык явы башлангач, Бүләр волостеның 500 старшинасы җыйналган үзәк тә булып тора. Алар 1735 елның сентябрь аенда шушында туплана һәм патша хөкүмәте юллаган карательләр гаскәренең башлыгы генерал-лейтенант А.И.Румянцевның мөрәҗәгатен тыңлый. Аны старшиналарга Румянцев юллаган подпрапорщик Овинов укып бирә, ә татар теленә Байлар Сабасы авылы татары Сәгыйт Хәялин тәрҗемә итеп бара. (Игътибар итегез: 1744 елда патшабикә Елизавета Петровна фәрманы буенча Оренбург янындагы Каргалы бистәсенә нигез салачак кеше бу!) Шушы ук Сәгыйт Минзәләдән килгән чакта Бүләр волостеның Әтрәкле авылында тукталган һәм шунда, дистәләгән хатлар язып, якын-тирәдәге барча төбәкләрдән Киләй авылына җыелу турында фәрман тараткан була. Фетнә юлына баскан татар старшиналары, билгеле ки, патша ялчылары каршында сөттән ак, судан пакь булып кыланса да, бу холуйлар китүгә үк Акай әләме янына барып кушылмыйча калмый...
Бүләр волосте вотчинникларының үз җирләренә Казан өязеннән яисә Байлар, Гәрәй, Йәнәк олысларында яшәгән үз туганнарын, үз татарларын сыендырырга урын табуы турында әйттек. 1722 елда Бүләр авылыныкылар, мәсәлән, Казан өязендәге Җөри юлының Сары Елга авылыннан (фетнәдә катнашкан өчен) качып килгән крестьяннарны үз җәмгыятьләренә кабул итә. Байсар авылы халкы Җөри юлындагы Сармаш авылыннан качкан бер төркемне – 1714, икенче төркемен 1722 елда үзенә сыендыра. Ләкин яшәешнең икенче, күңелсез ягы да бар бит. Имана җире, чәчүлек мәйдан җитмәгәнгә күрә, Бүләр волосте составындагы бик күп авыллардан крестьяннар үз күзләренә иркен, азат булып күренгән чит-ят төбәкләргә дә күчеп китәргә мәҗбүр була.
1735-1740 елларда булып узган Акай-Килмәк, аның артыннан ук Кара-сакал восстаниеләрендә катнашкан фетнәчеләрне эзәрлекләү башлангач, 1742 елда Бикчәнтәй авылының 7 гаиләсе бүгенге Башкортстандагы Кыр-Елан волосте җирләренә күчеп китәргә мәҗбүр була. Шул ук елда шул ук Кыр-Елан җиренә Кормаш авылыннан – 4, Әмәкәйдән – 1, Исәнсефтән – 3, Качкын авылыннан – 4, Сөякәйдән – 3, Илтимердән 3 гаилә күчеп утыра. Яңа килешү буенча 1756 елда Исәмәт авылы вотчиннигы Бохармәт Дәүләтбаев Калмаш авылыннан «качкан» 7 гаиләне үз җиренә кертә.
1760 елда бүгенге Әлшәй районындагы Торынтаеш авылына Әнәк авылыннан Бүләр волостендагы ясаклы татарлар старшинасы булып торган Мәксут Морзакаев белән бергә 6 гаилә, Пучыдан – 4, Чәчердән – 4, Муханнан – 1, Тат. Бүләрдән – 3, Тузганабикә авылыннан – 3, Мәткәвеш-Тамактан – 3, Бикбаудан – 1, Туердан старшина Уразмәт Йосыпов кул астында – 3, Песәйдән – 1 гаилә күченә. 1762 елда шушы ук Торынтаеш җирлегенә Бүләр волостеннан старшина Минәй Бикбауов кул астындагы – 46 ир-ат, Уразмәт Йосыповка буйсынучы – 17, Сөендек Туктаев кул астындагы – 8, Нияз Ибраев командасындагы – 7, Ураз Дисәтовка буйсынучы 5 ир-ат күчеп китә. Шул вакытта Әнәк авылыннан да 17 ир-ат Торынтаешка күчә (РГАДА. Ф. 350. Оп. 2. Д. 3801. Л. 1187-1193). 1764 елда Пучы авылы да 32 ирен шул ук Торынтаешка озата. 1764 елда Әнәктән Торынтаешка күченгән ясаклы татар ирләренең саны 19 га җитә.
Тагын да яманрагы – Бүләр волостендагы Әмәкәй авылыннан – 4, Карачтан – 1, Кормаштан – 1, Илтимердән – 1, Коллар авылыннан 1 ясаклы татар, чукындырылып, Бакалы янындагы Ногайбәк кирмәненә күчереп утыртыла.
Тарихтан мәгълүм булганча, 1771-1773 елларда Польшада кузгалган милли-азатлык явын канга батырып бастыру өчен Россиядән гаять зур гаскәр озатыла, аның составына 10 командага бүленгән 3000 татар-башкорт җайдаклары да кертелә. Моңа кадәр Бүләр волосте старшинасы булып торган Муса Мөслимов хәрби поход барышында 7 нче команда башлыгына әверелә. 4 нче 300 кешелек команданы Пугачев восстаниесе барышында фетнәчеләр отряды башлыгы булып йөриячәк Кәип Зыятбәтов, 6 нчы команданы – каһарман Салаватның әтисе Юлай Азналин, 10 нчы команданы Минзәлә төбәгендәге барча фетнә отрядларының башлыгына әвереләчәк Качкын Самаров җитәкли. Документларга фәкать «башкорт гаскәре» генә булып кергән әлеге өч мең җайдак белән Башкортстанның бүгенге Балтач авылында гомер сөргән Кулый Балтачев җитәкчелек итә. Бу командалар Уфадан 1771 елның 16 декабрендә, ә соңгысы 1772 елның 4 гыйнварында чыгып китә. Россиянең экспедицион корпусы белән киләчәктә Пугачев явының җәлладына әвереләчәк генерал-поручик А.И.Бибиков җитәкчелек итә. «Башкорт» гаскәре генерал-майор А.А.Урусов командалыгына кертелә. 2000 җайдак 1772 елның 25 августында кабат Уфага әйләнеп кайтса да, 4 нче, 8 һәм 9 нчы командалар генерал-майор Ф.Ю.Фрейман кул астында Казанга күчерелә һәм берничә айдан соң алар Пугачев гаскәренә каршы, карательләр сыйфатында яуга җибәрелә. Ни галәмәт, югарыда телгә алынган шәхесләр Пугачев явы барышында бер-берсенә каршы корал күтәреп сугышачак, кайберләре шул «гөнаһ»лары өчен каторгаларга да озатылачак бит!..
Бу походта Муса Мөслимов кул астында Бүләр волостеннан Яхшый, Сикия, Елан, Мөшегә, Мәсәгут, Сасыборын (Елгабаш), Сәет, Уразмәт, Әтрәкле авылларыннан да җайдаклар катнаша...
1801 елда Оренбург губернаторы барча волость җирләрен межалау, ягъни аларның чикләрен ачыклау турында махсус фәрман чыгара. Шуннан соң, әлбәттә, үзен вотчинник дип атап йөрткән барча ясалма «башкорт» үз биләмәсенә бирелгән грамоталарны чыгарып салырга, үзенең бу җирләргә законлы рәвештә хуҗа булып торуын исбатларга мәҗбүр ителә. Мондый адым, билгеле ки, бер үк волость, хәтта бер үк авыл крестьяннары арасында да дәгъва-ызгышлар чыгармыйча калмый. Үзләренең хокукларын яклап Оренбургның гражданнар палатасына, хәтта губернаторның шәхсән үзенә мөрәҗәгать итүләр арта. Урындагы воеводалар һәм волость старшиналары үзара низагларны ни рәвешле хәл итәргә белми. Ахыр чиктә Оренбург губернаторы генерал-майор Н.Н.Бахметев 1802 елның 16 июнендә 11 нче кантон башлыгы поручик Солтановка мондый күрсәтмә язып җибәрә:
«Жительствующих самовольно на земле, принадлежащей башкирцам Булярской волости, башкирцев же 11-го кантона Енейской волости команды старшины Ильяса Шарипова, а так же байлярцов в 6 дворах; вследствие вашего ко мне представления, что от 17 марта по прошению тех вотчинников булярцов, предлагаю сослать на собственную их землю Енейской и Байлярской волостям подлежащую, и впредь наблюдать, что подчиненные вам башкирцы отнюдь не смели по своевольству своему, оставя собственные земли, поселятся на чужих». Ни гаҗәп, әлеге күрсәтмә үтәлми, бүләр, байлар, йәнәйлеләр үз җирендә элеккечә яшәвен дәвам итә.
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев