Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Вахит Имамов: Мәктәптә Нурихан Фәттах музее

Казанның 155 нче номерлы, татарча белем бирү гимназиясендә, Нурихан ага Фәттахка багышланган музей ачу тантанасы булды.

Без ун мәртәбәләр махсус барып, Башкортстанда дөньяга килгән татар әдипләренә игътибар гаять дәрәҗәдә аз булуы турында бик күп яздык инде. Һич тә тартынмыйча, «алар башкорт әдәбиятын дөньяда танытты», хәтта, «алар башкорт әдәбиятының кайбер жанрларына нигез салды», дип лаф ора-ора, күршеләребез Шәехзадә Бабич, Галимҗан Ибраһимов, Наҗар Нәҗми, Акмулла, Мостай Кәрим, Нәҗип Әсәнбай, Мәҗит Гафури, Әнгам Атнабаев кебек татар талантларына «үзләренеке» дигән мөһер сугып куйды. Һәммәсенә диярлек музейлар төзелде, күбесенә бюст һәм һәйкәлләр бар. Шул ук вакытта, телебез бер булган күршеләр Афзал Таһиров, Сәгыйть Рәмиев, Мирсәй Әмир, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзиев, Нурихан Фәттах, Роберт Миңнуллин, Әхсән Баян, Рәдиф Гаташ, Айдар Хәлим кебек танылган татар әдипләренә һичьюгы бюст кына булса да калкытмады. Иң аянычы шул – безнең хөкүмәт җитәкчеләрен дә күренекле татар әдипләренең мирасы-ядкәре типкәләнгән хәлдә яшәү нык борчымый сыман. Югыйсә, хөкүмәт башлыкларыбызга Уфа каласына очып, андагы хезмәттәшләре белән милләтнең Сәгыйть Рәмиев, Мирсәй Әмир, Нурихан Фәттах, Илдар Юзиев, Роберт Миңнуллин, Әхсән Баян кебек газиз талантлары истәлегенә музейлар төзү буенча килешүләр төзү, ахыр чиктә, хәтта Татарстан казнасыннан чыгымнар да бүлеп бирүнең мыскал кадәр генә дә авырлыгы юк бит...

Үзебезнең Казан каласында да вафат талант ияләренең исемнәрен мәңгеләштерү, аларның мирасын мөмкин булган кадәр күләмдә татар дөньясына тарату эшчәнлеге күкрәк сугып мактанырлык түгел. Читтән яллап китерелгән спортчылардан тупланган командалар өчен ел саен миллиард тәңкәләр коела, үзебездә булмаган, үзебез үстермәгән атлетлар хакына «илнең спорт башкаласы» дип күкрәк сугудан да һич тә тыелмыйбыз. Шул ук вакытта, әйтик, даһи Бакый ага Урманче ясап калдырган сыннарны тезеп күрсәтердәй сыңар гына музеебыз да юк. Мондый ваемсызлыктан котылу өчен, ай саен яңгырдан соңгы гөмбәләр шикелле калкып торган кибетләрнең һичьюгы берсе урынына ике-өч, дүрт-биш катлы музей төзеп булмас идемени?! Анда бөек һәм кабатланмас Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Эрот Зарипов ... ясап калдырган шедевр картиналарны тезеп куя алсак, татар җитәкчеләренең укалары коелып төшми ләбаса!..

Без Башкортстанның Яңавыл районында туган татар әдип­ләренә игътибарсызлык турында да кат-кат бәян иттек. Шул районның Ямады авылында туып-үскән абыйлы-энеле Нил һәм Илдар Юзиев та – Татарстанда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган бердәнбер туганнар. Сүз дә юк, икесе дә – милләт горурлыгы. Ләкин ни сәбәпледер Ямады авылында Мәдәният йортының икенче катындагы бер кечкенә бүлмәдә фәкать Илдар абый хөрмәтенә генә музей булдырганнар, анда Нил абыйның сыңар фотосыннан башка бер ядкәр юк. Авылның бер урамына Илдар абый исемен биргәннәр, аны һичьюгы «Бертуган Юзиевлар урамы» дип атасалар да урынлы һәм зиһенлерәк булыр иде. Тол калган хатыннары һәм балалары йөргәнгә генә район үзәгендәге коттеджлар бистәсендә, санаулы гына йортлары булган урамнарга Илдар Юзиев, Нурихан Фәттах, Саҗидә Сөләйманова исемнәрен бирделәр. Ә район үзәгендәге тарих һәм төбәк музеенда һичбересе турында сыңар сүз яки стенд та юк...

Инде йөрәк януларына түзә алмыйча, Нурихан аганың хатыны Руфинә ханым белән аларның балалары Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыкларын да тинтерәтергә мәҗбүр булган. Берочтан Казан шәһәре башкарма комитеты белән мәгариф бүлекләренең дә бусагасын байтак таптаганнар. «Тамчы тама-тама ташны тишә», дигәннәре, валлаһи, хак икән. Узган айда Казанның 155 нче номерлы, татарча белем бирү гимназиясендә, ниһаять, Нурихан ага Фәттахка багышланган музей ачу тантанасы булды. Кунаклар байтак чакырылган, бәйрәм алдыннан, иң элек, Нурихан ага иҗатына нисбәтле кичә үткәрелде. Руфинә ханым мәктәпкә Нурихан аганың әле 1945 елда ук язган һәм кәгазьләрен үзе үк китап рәвешендә туплаган куен дәфтәрен экспонат рәвешендә куярга алып килгән икән. Күз йөгертеп чыгуга ук шаккатырга мәҗбүр булдык: Яңавыл районындагы гап-гади мәктәптә сугыш елларында укучы балалар борынгы Болгар һәм Алтын Урда тарихын да, хәтта, Пугачев явы чорында фетнәчеләрне подполковник Михельсон атлы карательләр башлыгы эзәрлекләп йөрүләргә кадәр – һәр чорны энәсеннән җебенә тикле өйрәнгәннәр икән! Ә хәзер 2007 елдан башлап, туган як, ягъни татар халкының тарихын укыту, гомумән, тыелды. Үтә кызыкчынулар табыла икән, рәхим ит тә, әнә, факультатив дәресләргә йөреп белем тупла. Ә Россия тарихы дип аталган һәм элеккеге мәдәният министры язып биргән, иллә мәгәр Уфа шәһәрен – Татарстанның башкаласы, дип атаган «хезмәтен» мәҗбүри рәвештә өйрән...

Шуннан соң, теләсәң-теләмәсәң дә, безгә бүгенге Кытай белән Монголия җирләрендә гомер сөргән тәүге татар кабиләләренең ике мең ел элеккеге тарихы, Аттила каһан кул астында бер өлешенең әүвәл Кара диңгез ярында, аннары Идел буена күченеп һәм болгарлар исеме белән гомер иткән чорын тасвирлап китаплар бүләк иткән Нурихан агага рәхмәтләр укыйсың. Асыл тарихны дәреслекләр аша уку тыелса да, матур әдәбиятка тулысынча богау кидерергә өлгермәделәр бит әле, чын тарихны зур әдипләр тудыр­ган романнар аша да өйрәнергә мөмкин, аларга мең рәхмәт!..

Татар гимназиясендә оештырылган кичә мөгаллимнәр һәм укучылар өчен Зиннур Мансуров, Рәдиф Гаташ, Зиннур Хөснияр кебек каләм ияләре, Равил Шәрәфи, Дания Нуруллина, Зөфәр Харисов кебек театр әһелләре, Нәфкать Нигъмәтуллин кебек җырчы белән танышып калырга да форсат бирде. Җай чыгудан файдаланып, мәктәп укучылары Нурихан аганың «Әтил суы ака торур» әсәреннән өзекләр дә уйнап күрсәттеләр...

Ниһаять, гимназия директоры Наил Фазлыев кунакларны уку йортының өченче катына дәште. «Нурихан Фәттахов музее» дип аталган бүлмәгә аяк бастык. Бүлмә бәләкәйрәк, әлбәттә. Экспонатлар да бик санаулы гына. Иң мөһиме – мая пәйда булды. «Сөяге табылса, ит-егәр кунмый калмас», дигән борынгылар. Язу­чылар, Яңавылдан килеп, монда төпләнгән якташлары кунак булып килер. Экспонатлар күбәйсә, зуррак бүлмәгә күчерү өчен дә җае табылмыйча калмас. Чит-ятка вә күршеләргә гел теш күрсәтеп яшәгән мәмләкәттә кыен ягы шулдыр: уку йортларына җаның тарткан саен килү дә, аңа тоткарлыксыз гына керүе дә читен. Дәүләт яисә хөкүмәт дигәннәре, тора-бара, Нурихан агадай гыйлемле һәм зиһенле әдип музеен аерым бинага күчерү ягын эзләп тапса иде. Ул мәктәп елларында ук төзегән куен дәфтәреннән күрдек: аның иң зур хыялы азатлык вә мөстәкыйльлек булган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев