Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Вахит Имамов: Башкортларда милли рух исән

Соңгы 30 ел эчендә Башкорт­станда булып узган яңарышлар гаҗәеп сокландыра. Барча респуб­ликаны колачка алып булмас, аерым районнарга, аларда калыккан һәйкәлләргә күз йөгертик әле.

Башкортстанга соңгы ике ел эчендә ун мәртәбә сәяхәт ясадык, андагы 40 районны манзара кылып чыктык. Әнкәй яклап туганнарым гомер буе Уфа каласында яшәгәнгә күрә, шәхсән үзем ут күршеләр башкаласын 50 ел дәвамында күреп беләм. Сәяхәт саен Салават Юлаев һәйкәле, телевидение бинасы, Башкорт дәүләт университеты, күршеләр һич тә кирәкмәскә күккә чөя торган Халыклар дуслыгы монументы янына, элек Ленин исеме белән аталган ял бакчасына бармый калмый идем. Уфада сәүдәгәрләр моннан ике гасыр элек үк төзегән мәһабәт сарайлар да, татар байлары кәрниз-фронтоннарын челтәрләп бизәгән агач йортлар да исән, андагы әллә ничә урам ХХ гасыр башын хәтерләтеп, әле дә үзенә тартып тора. Мондый борынгылык һәм милли йөзне тагын Алабуга, Бәләбәй, Бөре, Белорет, Тубыл, Әстерхан, Кырымдагы Судак калаларының аерым бистәләре генә саклап кала алды, ни кызганыч, безнең Казан архитектура ягыннан милли йөзен күптән җуйды инде.

Соңгы 30 ел эчендә Башкорт­станда булып узган яңарышлар гаҗәеп сокландыра. Барча респуб­ликаны колачка алып булмас, аерым районнарга, аларда калыккан һәйкәлләргә күз йөгертик әле.

Атаклы Салават исемен йөртүче районнан ук башлыйк. Район үзәге булган Олы Малаязда, авылның иң үзәгендәге иркен бер урында Салаватның музей-комплексын булдырганнар. Өч катлы мәһабәт, зур сарай, аның каршындагы мәйданда каһарман һәйкәле, тирә-юньдә Урал тауларыннан кайтарып утыртылган дистәләгән төрле сирәк агач, периметр буйлап гаҗәеп рәшәткәләр. Музей дигәннәре монда гына тәмамланмый, кайнар теләк белдергән сәяхәтчеләрне 20 чакрымдагы Салават мәгарәсенә дә алып китә. Анда 1774 елның көзендә Салават качып яткан кыя эчендәге, озынлыгы белән 91 метрга сузылган таш мәгарәне генә түгел, гүзәллеге белән ихтыярсыз рәвештә һәркемне гашыйк итәрдәй Йөрүзән елгасы, Урал урманнары, алар эчендәге абагаларны күреп сок­ланасың. Шушы мәгарә өстендәге яланда елына дистәләрчә тапкыр чаңгыда һәм велосипедта «Салават бәйгеләре», мәгарәдән кул сузымындагы чишмә янында «Башкортстан гүзәле» бәйгесенә чыккан кызлар арасында көянтәләп су ташу конкурсы, ә Малаяздагы музей мәйданында ел дәвамында мәктәп укучылары арасында төрле олимпиада һәм фестивальләр үткәрелә. Салаватны мәңгеләштерү һәм күккә чөюдә инде ниндидер яңалык уйлап табу, «мөгез» чыгару да мөмкин түгел сыман иде, юк, әйгенәм, тагын бер сфера эзләп таптылар бит!

Менә хәзер теләсәк-теләмәсәк тә, без республика башлыгы Радий Хәбиров алдында баш ияргә мәҗбүр. Чыбык очын ничек кенә яшерергә маташмыйк, башкаларга үрнәк әйдәманның үзеннән башлана шул.

Шушы башлык янына кайсыдыр идеолог кереп, Салаватның туган авылы Тәкәй урнашкан бер учтай төбәкнең 1939 елгы бүленеш вакытында Чиләбе өлкәсе мәйданына күчерелеп калуы турында хәбәр итә. Гамьсез башлык, мөгаен, моңа игътибар да биреп тормас, уч төбедәй мәйдан өчен көрәшеп йөрүне ваклану дип кенә санар иде. Әмма Хәбиров Тәкәй урнашкан төбәкне әүвәл шәхсән үзе барып бәяли. Әйләнә-тирәсен яшел таулар әйләндереп алган, уртадагы казанлыкны икегә бүлеп аккан инеш һәм чишмәләрне, терлек йөртү өчен гаҗәеп уңай яланнарны күреп, үзе дә таң кала. Аннары һич тә тарсынмыйча Чиләбе губернаторы янына чыгып китә, аны да үгетләп, шушы тау һәм яланлыкка алып килә. Күрше губернатор да чын хакыйкать белән сугарыла, күрәсең. Шуннан соң ике күрше өлкә башлыгы да тиеш­ле кәгазьләр әзерләп Мәскәүгә юл ала, кырыкмаса-кырык чиновник кабинетларын айкап чыга һәм ахырда – элек Тәкәй авылы урнашкан төбәк Башкортстан республикасына кайтарып бирелә. Тиешле оешмалар заманча проектлар әзерли һәм республика башлыгының фәрманы да хасил була – Тәкәй авылы урынында С.Юлаевка багышланган яңа музей-комплекс төзергә! Ул фәлән йөз миллион сумга төшәчәк гигант төзелеш 2023 елның язында канат җәеп җибәрәчәк инде...

Башлык Р.Хәбировның шәхсән үзе башлаган икенче бер изгелеге – үзе татар булса да, Бөек Ватан сугышы чорында 112 нче Башкорт дивизиясен җитәкләгән Миннегали Шәйморатов данын мәңгеләштерү. Аның чишмә башы белән Татарстанда яшәүчеләр дә беркадәр хәбәрдардыр. Р.Хәбиров шәхсән үзе Мәскәү юлларын таптап, 2020 елның 30 мартында М.Шәйморатовка Россия Герое дигән исем бирдерттерде. Берничә айдан соң ук башлыкның «Уфа каласы үзәгендә Шәйморатов истәлегенә һәйкәл куелачак», дигән фәрманы дөнья күрде. Меңәрләгән-миллионлаган кеше аңа әзерлек эшләрен бөтенләй сизмәде дә. Бактың исә, Р.Хәбиров үз территориясеннән чыкмыйча, Урал тавында төзелеш өчен ярак­лы ак мәрмәр чыгару карьерын эзләтеп таптырган, ул гына да түгел, вертолет белән ике атнага бер мәртәбә очып, һәйкәл пантео­нына җитәрлек мәрмәр әзерләү эшен күзәтеп торган, кирәк чакта ярдәм кулын да суза белгән икән.

Аннары без телевизор һәм интернет аша Шәйморатов һәйкәленең ачылу тантанасын күрдек. Шәйморатовның татар булган көе Башкорт дивизиясен җитәкләп дан алуы, анысыннан да бигрәк – аңа хөрмәт – татар халкын да, башкорт милләтен дә уяткан. Һәйкәлне ачу тантанасына Башкортстанның иң ерак районнарыннан да меңәрләгән халык автобус һәм поезд вагоннарына төялешеп килгән. Башкорт дивизиясендә яу кылып йөргән каһарманнарның балалары, онык­лары яңаклары буйлап аккан күз яшьләрен дә яшереп тормаган, һәммәсе дә, бердәм булып, Радий Хәбировка рәхмәт сүзләрен генә тәкърарлаган. Шулай итеп, Р.Хәбиров бер Шәйморатовка гына түгел, Бөек Ватан сугышын кичкән йөз меңнәрчә ветеранга, берочтан үзенә дә мәңгелек һәйкәл куйды. Бер генә як та үпкәләрлек түгел, ул милләте буенча татар булган, әмма башкорт республикасы өчен җан атып яшәгән Шәехзадә Бабич белән Мостай Кәримгә дә һәйкәлләр калкытты бит. Бердәм дуслык хакына, милли рух хакына. Шунысы гына кызганыч, Россиядә Радий Хәбиров кебек, милләтенең рухи сафлыгы, уяулыгы өчен җан аткан башка җитәкче юк...

Ноябрьдәге соңгы сәфәр вакытында Шәйморатов һәйкәлен үзебез барып күрдек. Йә Аллаһ, бу кадәр дә камил һәм заманча пантеон төзеп була икән! Мәйданның арткы ягын 12-13 метр биеклектәге мәрмәр колонналар түгәрәкләп алган, аларда башкорт гаскәренең яу кораллары, 112 нче Башкорт дивизиясендә каһарманлык кылып Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 78 яугир исемлеге. Ә уртада, шул ук 12-13 метр биеклегендәге пьедесталга куелган 15 метрлы Шәйморатов һәйкәле. Барчасы да ап-ак мәрмәрдән, ә Шәйморатов һәйкәле белән аның пьедесталына беркетелгән башкорт ыруларының символы булган кошлар, 1812 елгы Ватан сугышына китеп, Парижны яулаган башкорт полкларын, атаклы Салаватны, 1942-1943 елларда Шәйморатов канаты астында полк командирлары булган каһарманнарның фотосурәтләреннән күчереп ясалган портрет вә сыннар – ике йөз ел буена тутыкмаслык чиста бронзадан. Гади һәйкәл генә түгел, тулы комплекс. Шушы бөеклекне, мондый зур тарихны җанландыра белгән сынчы Сергей-Салават Щербаковка һәм, әлбәттә, шушы һәйкәлне аякка бастыру өчен бар егәрен биргән Радий Хәбировка рәхмәт!.. 

Гыйбрәтле сабагы шул: Шәйморатов Татарстан җирендә туган булса, бер гасыр вакыт узса да, без шанлы каһарманның сынын күрә алмас идек. Тәҗрибә зур: «Күк йөзенә күпме ялварсак та, аннан пилмән яумас», дигән төсле, үзебезнең хөкүмәт каршында 30 ел буена бил бөгәбез, әмма Казан каласында Олуг Мөхәммәт йә Алмыш хан, милләтпәрвәр Гаяз Исхакый йә бөек Акмулла һәйкәленең калкып чыкканы юк. Хөкүмәт өчен Мәскәүгә озатылган салым кәрванында бер олау йә берәр тәгәрмәчнең кимүе хәвефлерәк, димәк, милләтпәрвәр һәйкәл калыкмастыр...  

Чит-ят игътибар бирмәс, ләкин 1812 елгы Башкорт гаскәре составында мишәр һәм типтәр полклары да булуын, «башкортныкы» дип аталса да, 5 нче, 6 нчы, 19нчы һәм 20 нче полкларның элекке Минзәлә өязе составына кергән, бүген исә Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тукай, Мөслим, Әгерҗе районы авылларындагы татарлардан төзелүен дә без беләбез. Гомум саны белән 20 гә җиткән полкларны бүген дә оныклары горурланып искә алучы Илеш, Чишмә, Чакмагыш, Тәтешле, Балтач, Нуриман, Кушнаренко, Борай, Яңавыл, Краснокама, Калтасы, Туймазы, Шаран, Бакалы, Бәләбәй, Стәрлетамак, Стәрлебаш татарлары да төзешкән. Нәкъ шуңадыр, Шәйморатов һәйкәленең пьедесталында урын алган 1812 ел җайдаклары татарга да, башкортка да бердәй якын һәм кадерле. Һәм Бөек Ватан сугышы чорында дан алган 112 нче кавалерия дивизиясе белән дә нәкъ шулай. Ул да – яртылаш башкорт, яртылаш – татарныкы. Шуңа күрә ул бүген – татар белән башкортны берләштерүче символ. Шул ук вакытта, без «башкортныкы» дип аталган дивизия составында рус, мари, чуаш вәкилләре яу йөрүен дә онытмыйбыз. Тик төп сүзебез бүген башкачарак өлкәгә юнәлтелгән. Безне, Россия мәйданында яшәүче барча «вак» милләт вәкилләрен ике ел элек кенә рес­публика яшьләренең Куштауны саклап калуы сокландырган иде, бүген инде Шәйморатов һәйкәле каршында да, андагы яшьләрнең сынмас рухы, милли чисталыгы алдында баш иябез. Без шуңа мөкиббән!..

(Игътибарыгызны читкә алмас өчен, бер тарафны җәяләр эчендә генә әйтеп үтим, дәшми түзә алмыйм. Башкортстан район­нары һәм Уфаның үзе буйлап йөргәндә бик күп урамнарның һаман Цурюпа атлы кансыз комиссар исемен саклавын күреп гаҗәпләндем. Шушы вәхши җан 1919-1920 елларда продразверстка дигән сылтау белән, Башкортстандагы барча авыллар келәтен соңгы бөртек ашлыгына тикле талаттыра. Мәскәү алдында тугры вә күндәм булып күренергә маташкан җанварны шундук бәялиләр. Цурюпа Россиянең азык-төлек комиссары итеп билгеләнә һәм мәркәзгә күчеп утыра. Ә Башкортстанда 1921 елда башланган коточкыч ачлык ярты миллион халыкны кырып сала. Хөкүмәтләрнең Цурюпа һәм Бауман шикелле террор остасы булган большевиклар исемен бүген дә байрак итеп йөртүе тәмам шаккатыра).

Башкортстан яшьләренә мондый милли батырлык, сынмас-чигенмәс рух каян килә? – дигән сорау безне гел-гел бораулады. Соңгы сәяхәттә, Уфа каласын гизгәндә моңа җавапларны беркадәр ачыкладык. Шәһәр уртасындагы Акмулла һәйкәле янына баш ияргә баргач, шул мәйданда берьюлы 6 тарафтан «Акмулла исемендәге БАШКОРТ педагогика университеты» дип янып торган күрсәткеч такталар чиксез шаккатырды. Бәрәкалла, боларда педагогика институты һаман исән, Мәскәү кубызына биеп, аны юкка чыгармаганнар бит, дип ары эзләнеп киттек. Шушы бер педагогика университеты гына да 13 корпуста урнашкан булып чыкты. БАШКОРТ ТЕЛЕНӘ багышланган аерым факультет, аерым корпус яши! БАШКОРТ дәүләт университетына юл тотсак, 4 катлы төп корпусның бер каты тулысынча – БАШКОРТ факультеты! Йә Ходаем, Уфа бернинди тел тыюларга да игътибар итмәгән, боларның тел-мәктәп­ләрен кирза итек кигән прокуратура хезмәткәрләре  дә таптап үтмәгән бит! Мәктәпләрендә дә башкорт телен хәтта атнасына биш сәгатькә кадәр укыталар. Һәм болар «акчасын Мәскәү түли», дигән ялган тылсымга алданып, авиация, медицина, нефть, төзелеш, авыл хуҗалыгы институтларын да бер федераль университет түбәсе астына куып кертмәгән! Боларда уку йортларының һәммәсе нәкъ совет чорындагыча исән-сау, һәммәсе мөстәкыйль. Шул ук вакытта Башкортстан Мәскәү казнасына 260 млрд сум тирәсе генә салым түләп килә, ә без «лидер» булгач, һәр ел саен 800 млрд сумга кадәр ясак озатабыз...

Янә бер татар әдибе хөрмәтенә куелган һәйкәлне күрик әле, дигән сылтау белән юлны дәвам итәбез. Безне алдына Мәҗит Гафури сыны куелган мәһабәт Башкорт академия театры каршылый. Айлык афишасын барлап чыксак, анда сыңар гына урыс, кытай, япон, осетин яки грузин әсәрләренең дә исеме юк. Барча драма авторлары да – фәкать башкорт белән татар. Әле алары да милли рухы, милли аһәңе булган, тамашачыга үз милләтең белән горурлану хисе сеңдерү өчен сайлап алынган. Мисалга, Гафури театры репертуарыннан бер драмага гына тукталыйк. М.Шәйморатовка Россия Герое исеме бирелүгә үк, Башкортстан кинематографчылар берлеге рәисе Зөһрә Буракаева әлеге каһарман турында шундук шаккатыргыч сәхнә әсәре дә язып өлгертте, ул ике-өч ай эчендә Гафури театры сәхнәсенә менде. Аны республика башлыгы Р.Хәбиров та тамаша кылды һәм Зөһрә ханымга С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясен бүләк итте. Труппа хәзер драманы Гафури театры сәхнәсендә кую белән генә канәгатьләнми, аны республиканың барча районнары буенча йөреп тә күрсәтә... Ягъни башкорт режиссерларына урысларның өч тиенлек «Алтын битлеге» дә кирәкми, болар кытай спектаклен әзерләп, Кытайдагы миллиард ярым халыкны аяктан егу турында да хыялланмый. Ә безнең Мәдәният министрлыгы нишләп фәкать Кытайда гына уйналачак драма куелышын хуплап яши, әллә безнекеләр гамендә «Мәскәүгә җибәрерлек акча» өчен «касса» туплау гына иң төп максатмы соң?..  

Алдыбызда ике китап кибете, язучылар аларны урап үтә алмый. «Безнең китапларны татар халкы яшәгән чит регионнарга чыгармыйлар, совет чорындагы китап белән сәүдә челтәре бөтенләй җимерелде», дип гел зарлана идек. Ә монда «башкорт әдәбия­ты» белән «татар әдәбия­ты» дип язылган, игезәктәй охшаш ике бүлек япь-янәшә тора. Татар бүлегендә сәфәрдәшебез Рөстәм Галиуллинның өч китабы куелган, мин фәкыйрегезнең дә Мәдәният министрлыгы акча бирергә кызганмаган чакта чыгып өлгергән сайланма әсәрләрнең 4 томыннан бер китап ятып калган. Сатучылардан сораша торгач, шуны белдек: «Планета» исемле сәүдә челтәре Башкортстан буенча 64 шушындый кибет ачып өлгергән, ул челтәр татар китапларын да күпләп кайтара икән! Боларда – 64, бездә – өч кибет! Ә совет чорындагы 81 кибетле «Таткниготорг» челтәре «аренда һәм коммуналь чыгым өчен түләүне акламый», дип 30 ел элек үк юкка чыгарылды. Җир белән күк аермасы ошбу өлкәдә дә хөкем сөрә...

Башкорт әдәбиятына да игътибар итми калмадык. Сөбханалла! «Башкорт әдәбияты тарихы» – 16 том. «Башкорт теленең академик сүзлеге» – 10, «Башкорт халык иҗаты» – 18 том. Әле кичә генә 16 томлы «Башкортстан авылларының тарихы», 47 томлы «Башкорт ырулары тарихы» сатыла иде, инде юкка чыккан. Ә бездә «Татарстан авыллары тарихы» дигән сыңар китап та юк. Без дә чәчәк аткан булып саналабыз... Әле көнаралаш «лидер» дип күк­рәк сугудан да тайчынмыйбыз...

Ә аннары җыелып утырабыз да, безнең мәктәпләргә кирза итек белән кереп, татар телен тыеп-таптап йөргән прокуратура хезмәткәрләрен, йә ФГОСны ел саен яңартып торган Россия Мәгариф министрлыгын сүгәбез. 2007 елда чыгарылыш имтиханнарын фәкать урыс телендә генә бирер­гә, дигән закон чыгарган чакта, Казандагы Камал театры янына нибары 700 ләп кенә яшүсмер җыелганны инде оныттык без. Ә Уфада башкорт яшьләре БАШКОРТ университеты янына 15 мең булып чыкты, митинг­лары гына да өч тәүлек буе барды, аларны бернинди полиция дә таяк белән куып таратмады. 2017 елның ноябрендә безнең университеттагы бер төркем студентлар кулларына «Әлифба» тотып һәм «Туган тел»не җырлап, Дәүләт Советы янында ахыр чиктә карагруһчылар сәясәтен яклаячак телсез депутатларны каршы алган өчен, аларны шул ук газиз телне гомеренең соңгы сулышына чаклы сакларга һәм якларга тиешле мөгаллимнәр факультет деканы яисә карак ректор янына чакыртып та сүктерде, җинаять эше кузгату белән янап, башкача митингларда катнашмаска дигән ант кәгазьләренә имзалар да куйдыртты. Йә, шушындый кимсетү һәм мәсхәрәдән соң кайда яшьләр милли рухлырак та, иртәгә андый-мондый хәл туса, «лидер» республикада газиз милләте, туган теле, мөстәкыйль җөмһүрият өчен кемнәр көрәшәчәк соң? Без җавабын ачыкладык. Хәзер сезнең чират...

Автор фотолары. 
      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

2

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев