Мәдәни җомга

Вахит Имамов: Әвәләнгән тарих яки Зая кичләр 

Соңгы биш ел буена диярлек, Россиянең күпчелек телеканалларын карарлык түгел.

НТВны да, Беренче яки “Россия-1” каналларын да уйнаштан туган яки бала тудыру йортында аналарына буташтырып бирелгән һәм ил буенча чәчелгән “сабыйларны” ачыклау белән мәшгуль “ДНК” тапшырулары белән тутырып бетерделәр. Яңалыкларны ачтың исә, анда биш ел буена һаман Украина яки Сүриядәге хәлләрне чәйниләр, әйтерсең лә Россиянең 20 миллионнан артык хәерче яшәгән үз эчендә һичнинди проблемалар калмаган да, һәммәсе дә ал да гөл генә. Ичмаса, элек коммунистларныкы булып саналган “Звезда” каналына кереп карыйсың, мәгәр анысын да күптән байлар катламы сатып алган икән, ошбу каналда да адым саен ялган.

23 декабрь кичендә “Яшерен хәвеф” (“Скрытые угрозы”) дигән тапшыруда Куликово кырында 1380 елда “узган” “сугыш” турында бәхәс кузгаттылар. Тапшыруны алып баручы элеккеге киноактер, фильмнарның күбесендә бандитлар башлыгы буларак танылган Николай Чиндяйкин шәхсән үзе, әлбәттә, тарихта берни дә аңламый, шуңа күрә вакыйгалар сөрешендә дә су агымына ташланган көчек шикелле бик тә зәгыйфь йөзә. Аңа ярдәмгә дип, экспертлар сыйфатында, мыегы яңа бәреп чыккан Скиженок атлы япь-яшь егет белән сакал баскан археолог Двуреченский дигән “чиста урысныкы булган” фән кандидатларын чакырып китергәннәр, ләкин аларының дәлиле дә гөманлаудан, “имеш”ләрдән артмый.

2020 елда Россия “патриотлары” моннан 640 ел элек “булып узган” Куликово “сугышы”ның юбилеен үткәрми калмаячак. Өстәвенә, октябрь аенда Рәсәй күләмендә җанисәп алу үткәрелә, ул кампаниядә “вак” милләтләрне “эретеп”, ә “бөек” русларның санын күпертеп күрсәтү өчен гайре кыргый адымнардан да тартынып тормаслардыр. Шул сәбәпле август аенда ул “Куликово”дагы театрлаштырып яки экранлаштырып куелган “сугыш” уеннарын күп күрербез әле.

Пластилин яки җилем шикелле бер-берсенә ябышмый торган ул “тарихи” фактларның бар ялганы шунда – “бөек” рус тарихчылары инде 640 ел буена “аяусыз сугыш булып узган” һәм “рус коралының триумфаль җиңүенә нигез салган” Куликово кырын эзләп таба алмый! Соңгы 200 ел буена рус тарихчылары, бугазларын ерта-ерта, Куликово кырын Рязань өлкәсеннән Тула өлкәсенә күчереп йөртә, кырыкмаса-кырык археологик экспедиция оештырып, яңадан-яңа басу-яланнарның астын-өскә китерә, әмма дөньякүләм тарих фәнен сыртына салырлык сыңар гына дәлил дә чокып чыгара алмый!

Ялган XIV йөз ахырында-XV йөз башында иҗат ителгән дип саналган “Задонщина” риваятеннән үк башлана. Архангельск чиркәве поплары тарафыннан әвәләнгән ул бәяндә сугыш Дон белән Непрядва елгалары кушылган яланда булып узган, анда урыслар ягыннан гына да 302 меңгә якын яугир катнашкан, шуларның 270 меңгә якыны яуда башын салган, дип сурәтләнә. 1380 елда рус кенәзлекләре өчен 302 мең яугир – бөтенләй дә күз алдына китерә һәм хакыйкатькә туры килә торган сан түгел. Чөнки ул заманда Алтын Урда составында була торып, шул Урда ханнарына ясак җыеп илтү “тантанасын” үзләренә алу өчен Мәскәү белән Нижний Новгород кенәзләре бер-берсенә каршы канга-кан сугышып яшәгән һәм хәтта Мәскәү кайдандыр шул күләмдәге гаскәр туплый алса да, Нижгарныкылар аны берничек тә Дон буена юнәлергә ирек бирмәс иде.

Инде бүген “Куликово сугышы безнең җирдә узган”, дип якага-яка килеп дәгъва кылган Рязань белән Тула өлкәләрендә Дон елгасы яки Непрядва да юк. Кайда булган ул сугыш яки бөтенләй булмаганмы – урыс тарихчылары 640 ел буена шуның очына чыга алмый. Җитмәсә, шушы билгесезлектән файдаланып калырга, “кулын җылытырга” ашыккан аферист алпавытлары да табылган бит. 1816 елда Тула өлкәсенең берничә авылына хуҗа булып торган алпавыт Нечаев: “Менә минем җирләремдә Куличинское белән Куличи атлы авыллар бар, димәк, Куликово сугышы да нәкъ шушы урында булган инде”, - дип шәрран ярып чыга. Аны гына азсынгач, елгыр алпавыт янда имәнлек булган бер басу уртасында кирпечләрдән биек бер стела ясата һәм “Куликово сугышы”н “данга күмә” башлый. Ә чынлап баксаң, Тула җирләрендә Куличи яки Кулик исемен йөрткән сыңар авыл да юк, аферист Нечаев һәммәсен дә ялганга корган икән!

Әмма шушы ялган да Мәскәү тарихчыларына җитә кала, алар шушы басуда дистәләгән мәртәбә археологик казу эшләре үткәрә. Тик, “ни аяныч”, “триумфаль бәрелеш” узган басудан нибары 76 гына тимер кисәге эзләп таба ала. Әле аларының да 12 се генә ХIV гасырда ясалган булганга туры килә, шул 12 нең дә 6 сы гына – йә ияр өзәңгесе, йә ук очы дип гөманлардай тимер. Һәм алпавыт Нечаев “князь Дмитрий Донской үзенең запас полкын менә шушы имәнлеккә яшергән”, дип күкрәк суккан агачлыкның киңлеге дә өч дилбегәдән артмый...

Тапшыруга чакырылган сакаллы археолог “Куликово кыры исемләнгән басу хәзерге Мәскәү эчендә калган булырга тиеш, чөнки Мәскәү урынында да Кулиш кыры һәм Кулиш чиркәве дип аталган истәлекләр бар бит”, дип яңа аргументлар китереп маташа. Пересвет һәм Ослябя атлы “изгеләре” дә шулар янындагы Архангельск чиркәвендә җирләнгән, “бөек” Дмитрий Донский 1382 елда Мәскәүне биш тәүлек буена талаган Туктамыш ханның каладан чыгуын да шушы Кулиш кырында засадада көтеп яткан икән! Менә сезгә табыну өчен өр-яңа бер урын!..

“Бөек тарихчылар” тезгән әлеге уйдырманы тәнкыйть утына тоту өчен сүз табу да читен һәм, гомумән, тәнкыйть өчен телебез дә әрәм. Тапшыру буена бер-бер артлы Куликово явын “Алтын Урдага каршы сугыш”, “Алтын Урда изүеннән котылу өчен нигез салган беренче триумфаль җиңү”, дип ур-ра кычкыралар, шуларның мескенлеген карап утыру да бик кызганыч. Нинди җиңү, нинди Алтын Урданы сыртка салу икән?     

“Корифейлар” хакыйкатьне бутый. 1380 еллар – Алтын Урда дәүләте өчен иң хәлиткеч дәвер. 20 ел эчендә 25 хан алышынган буталчык һәм канкойгыч чордан соң, ниһаять, тәхеткә Сыгнак һәм Сәйрән шәһәрләре ягыннан, моңа чаклы Ак Урда хакиме булып саналган Туктамыш килеп утыра. Аңа чаклы Урда белән, үзенә яраклы ханнарны алыштыра-алыштыра, бәйләрбәге Мамай морза идарә итә. Туктамыш хан тәхеткә иңгән чакта, Мамай морза Кырым ярымутравында урнашкан була һәм ул хәтта Туктамышны үз хакимиятенә хәвеф тудырырдай яман көч дип тә санамый. Мамай үз кулы белән олы кенәзлеккә ярлык биргән Дмитрий Ивановичка теш кайрый, чөнки Мәскәү кенәзлеге инде берничә ел буе Сарайга тиешле күләмдә ясак юлламыйча, башбаштак­лык кылып яши. Мамай нәкъ менә Дмитрий кенәзгә сабак бирү, тез чүктерү өчен сугыш сәфәре белән барырга әзерләнә. Ә Туктамыш хан шушы үзе өчен үтә отышлы форсаттан файдаланып калырга ашыга. Ул Дмитрийга ярдәмгә өстәмә татар полклары юллый. Куликово кырында, Дмитрийны яклап, татар җайдаклары да сугыша. Шул сәбәпле ХV гасыр башында Архангельск чиркәве поплары рәсемнәрдә Дмитрий гаскәре сугышчыларын да татар йөзле, татар киемле итеп сурәтләргә, ягъни хакыйкатьне ачып салыр­га мәҗбүр була.

Ә конкрет “Куликово сугышы”на килгәндә, аның локаль бәрелеш сыйфатында ниндидер ялан-басуда үтүе дә мөмкин. Әмма Дмитрийның “триумфаль җиңүе”, “урыс коралының тантанасы” рәвешендә түгел. Чөнки Пересвет атлы астан көбә, өстән монах киеме кигән пәһлеван белән Урда ягыннан Чилубәй атлы яугир бәрелешеннән соң ук, Дмитрий үз өстеннән кенәз киемен салып ташлый һәм аны вак боярларның берсе саналган бичара Бренко кияргә мәҗбүр була. Дмитрий кенәз үзе урман эченә кача һәм аны кич җиткәч кенә, көч-хәл белән эзләп табалар. Ягъни, “урыс коралының триумфаль җиңүе”ндә куркак Дмитрий кенәзнең һичбер катнашы юк! Мамай морза да моны яу башлану белән үк аңлап ала һәм үз данын ниндидер вак боярга каршы сугышуда тапларга теләмичә, полкларын кырт борып, Кырымга кайтып китә. Юктан бар булган Дмитрий кенәз шушы чигенүне олуг җиңү итеп танытырга һәм, һичшиксез, яңа таҗдарга ярарга теләп, Туктамыш хан тарафына ашыгыч чапкын куа, иң беренче булып аңа рапорт бирә.

Шушы “бөек җиңү”гә аркаланып, Дмитрий кенәз һаман Сарай каласына ясак җибәрмичә яши һәм ике ел гомер узуга ук, бу башбаштаклыгының әҗерен дә ала. 1382 елның җәендә инде Туктамыш хан үзе 40 меңлек гаскәр белән Мәскәү кенәзлегенә бәреп керә. Дмитрий кенәз көмәнле хатынын ташлап, әмма казнаны эләктерергә онытмыйча, Мәскәү каласыннан Коломна ягына чыгып кача. Биш тәүлек буе Мәскәүнең үзен һәм якын-тирәдәге 7-8 вак кирмәннәрне талап чыкканнан соң, ниһаять, Туктамыш хан да Алтын Сараена кайтып китә. Урыс тарихчылары бүген “Алтын Урда изүеннән һәм Сарайга ясак озатудан котылу өчен сугыш”, “триумфаль җиңү” дип лаф орган Куликово сугышыннан соң әле 1700 елга (!) кадәр урыс дәүләте Кырым ханлыгына ясак түләп яши!..

Россия тарихына “урыс халкының сугышчан җиңүләренә нигез салучы” булып кергән Дмитрий кенәзләренең “даны”, аның исемен – Куликово кырын һәм пайтәхетне ташлап качучы җебегән җан исемен орденнарга биргән хакимнәр бик кызганыч. Элеккеләр генә түгел, бүгенгеләр дә юрганны үзләре теләгәнчә тарткалый. Шушы тапшыру да, әнә, “Мамай морза кыя­фәте белән төньяк кешесенә һәм славянга охшаган”, “Куликово сугышы – рус кенәзләренең үзара бәрелеше булгандыр ул”, дип көлкеле йомгаклауга кайтып калды. 

Урыс тарихчылары ахыргача һушка килсен өчен янә бер дәлилне кабатлау бик урынлы: Мәскәү ничә гасыр буе “триумфаль җиңү”, “урыс коралы даны” дип тәкрарлаган Куликово явы - бер генә чит ил документларында да телгә алынмаган!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: