Мәдәни җомга

Вахит Имамов: Төп кайгыбыз – җанисәп

Соңгы ун ел эчендә Башкортстанда алып барылган мәкерле сәясәт шактый сискәндерә.

15-16 гыйнвар көннәрендә Актаныш районында “Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе” дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Аны Актаныш район хакимияте белән берлектә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре оештырды.

Гәрчә әлеге конференция инде былтыр ук үткәрелергә тиеш булса да, коронавирус зәхмәте аркасында менә быел гына гамәлгә ашырылды. Фәнни чарада, телгә алынган ике институт галимнәреннән тыш, Уфа каласының Р.Кузеев исемендәге этнологик тикшеренү институты, “Социнформ” республика тикшерү үзәге белгечләре, Әлмәт һәм Актаныш мәктәпләреннән чакырылган мөгаллимнәр, Башкортстанның Бәләбәй, Кушнаренко, Бүздәк, Илеш, Чакмагыш, Туймазы районнарында яшәүче, туган төбәкне өйрәнүче милләтпәрвәрләр, әдип һәм журналистлар катнаш­ты. Конференция зур пленар утырыш белән башланды һәм соңыннан секцияләргә бүленеп эшләде. Чараның “төше” алдан ук билгеле иде, шул сәбәптәндер, милләт киләчәге өчен янып-көюче күпчелек контингент татар халкының үткән тарихына һәм бүгенге хәленә багышланган төп сөйләшүгә дип район мәдәният йортына җыелды.

Агымдагы елның апрелендә Россиядә яшәүче халыкларның язмышына нык тәэсир итәчәк зур җанисәп көтә. Башлангыч сыйныфларда укучы сабыйларга да сер түгел: безнең илдә сайлау яки тавыш бирүләрнең беркайчан да гадел булганы юк. “Кешеләрнең ничек, ни өчен тавыш бирүләре түгел, ул тавышларны кай якка аударып хисаплау мөһим”, дигән әйтем дә тиктомалдан гына Россиядә уйлап табылмаган.

Ә татар халкын сискәнергә мәҗбүр итәрдәй вакыйгалар хәттин. 1989 елда үткәрелгән җанисәп алдыннан гына ут күршебез һәм игезәктәй туганыбыз булган Башкортстанда 363 авылдагы татар халкы башкорт милләте вәкилләре итеп теркәлде. 2002 елдагы җанисәп вакытында әти-бабалары гасырлар буена Башкортстан җирендә гомер иткән татарлар саны янә 200 мең чамасына киметелде, аның каравы башкортлар саны 340 мең тирәсенә артты. Әле совет чорында гына без Башкортстандагы татарларны миллион ярым, дип күкрәк суга идек, 2021 елдагы җанисәптә аларның бер миллионга да тулмавы бик мөмкин. Татар санының шул дәрәҗәдә коточкыч кимүен һәм башкортларның ике-өч дистә ел эчендә фәләнешәр тапкыр күбрәк “үрчем бирүен” бернинди фәнни юл белән дә аңлату мөмкин түгел. Бу – фәкать административ басым һәм татар белән башкорт халыкларын үзара дошманлаштыру сәясәтенең нәтиҗәсе. Үзәктә дилбегә эләктергән карагруһчылар “Бүлгәлә һәм хакимлек ит!” шигарен һәр төбәктә дә киң куллана. Алар мондый мәкерле сәясәтнең әле 3-4 ай элек кенә Әзәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында булып узган Карабах сугышыдай бәрелеш вә низагларга китерәсен дә уйлап пошынмый. Ике кәҗә тәкәсе үзара сөзешә башладымы, аларның һәр икесе бүреләр йә арсланнар тәгаменә кереп йотылачак бит.

Соңгы ун ел эчендә Башкортстанда алып барылган мәкерле сәясәт шактый сискәндерә. БСТ экраныннан милләтләрне, кесәдәге вак тиеннәр сыман, ыруларга бүлгәләп яки һичнинди фәнни нигезсез, уйдырма шәҗәрәләргә нигезләнеп, татардан башкортка таба авыштыру омтылышы тукталмый. Еллар буена бер Башкортстан районнарында гына түгел, ә күршедәге Татарстанга, Пермь яки Чиләбе өлкәсенә, хәтта ерактагы Курган, Төмән, Тубыл, Оренбург төбәкләренә дә барып, шәҗәрәләрен ачыклаган, бабаларының ыруларын билгеләгән булып уйнау һәм баш катыру бара. Уфаның бер төркем мөтәгалиме 2017 елның февраль аенда Актаныш районының Такталачык авылына килеп, төп-төгәл бер гасыр элек Уфа губернасында яшәгән өчен генә һәм ул вакытта әле Татарстан, Башкортстан рес­публикаларының булачакмы-юкмы икәнен дә белә алмаган көе башкорт милләтчеләре сафына кушылган Илдархан Мутин һәм аның туганнары истәлегенә стелалар куеп, тагын да яманы – актанышлылар каршында Мутиннарны “башкортлар!” дип кычкырып китүдән дә тартынмады. Боларны да азсынгач, тарих фәннәре докторы дәрәҗәсен йөрткән Әнвәр Әсфәндияров кулы белән “Аулы Мензелинских башкир”, “История сел и деревень Башкортостана и сопредельных территорий” дигән китаплар яздырып, аларны Татарстан районнарында сандык­лап өләшүдән дә чирканып тормадылар. Әлеге галим үзе яңарак кына вафат булса да, ул чәчкән агулы орлыклар үз шытымын бирмичә калмады. Әнә, Башкорт­станның үзәк архивында бүлек мөдире булып йөрүче Зөлфәр Гатиатуллин атлы егет тә Минзәлә өязендә яшәгән көе 1812 елгы Ватан сугышында атлы полклар составында Россияне яклаган, аннан соң баскын Наполеонны Парижга кадәр куа барган барча татарларны да фәкать “башкорт” мөһере чәпәп кенә яза. Башкорт­станның стратегик тикшерүләр институты (исеме генә дә ни тора!) белгечләре булып саналучы Юлдаш Йосыпов белән Рафил Асылгуҗин 1914 елда башланган Беренче бөтендөнья сугышында Минзәлә өязеннән чакырылган 55 мең сугышчыны да “башкорт” яугиренә авыштырып куя.

Югыйсә, башкорт мөтәгалимнәрен һәм йөгәнсез милләтче булып йөргән егетләрне акылга чакырырдай дәлилләр чиктән ашкан лабаса. Алар мәкерле большевиклар “мәрхәмәте” белән 1919 елның мартында җир йөзендә тәүге тапкыр үз милләтләре исемендә барлыкка килгән “Кече Башкортстан” атлы рес­публиканың Көньяк Урал буе һәм аның аръягындагы 40 лап волостьтан (бүгенге бер район 5-6 волостьтан хасил дип күз алдыгызга китерегез) гына һәм анда да әле “асаба” башкортлардан тыш мишәр, типтәр, мари, чуаш “делегатларын” да җыеп игълан ителгән булуын да онытканнар. Уфа губернасының калган өлешендә яшәүче милләтләр язмышын референдум нәтиҗәсендә хәл итәргә вәгъдә бирсәләр дә, мәкерле комиссарлар 1922 елда аны янә Башкорт республикасына бүләк итеп куйган. Үзәк өчен сәбәбе дә бар сыман. 1917 елның 29 ноябрендә татар халкының Милләт Мәҗлесе татар-башкорт халкы өчен бердәм “Идел-Урал республикасы”н игълан иткән һәм аның башкаласы итеп Уфаны сайлаган, шул көннәрдә Уфада яшәүче 10 мең татар ир-егете яңа республикага тугры булырга ант та китергән бит. Менә шушы мисал нәтиҗәсендә бар конфликтны да фәкать маузер белән генә хәл итәргә күнеккән комиссарларның элекке Уфа губернасының дүрттән өч өлешен Татарстан Рес­публикасына кушып куюдан өне алынган. Асылда исә, Уфа каласы урынындагы тәүге Имәнкала кирмәнен дә татарлар төзегән. 1920 елга чаклы Уфада яшәүче мөселманнарның 80-90 процентын татарлар тәшкил иткән. Чаллы белән Уфа арасында хәтта әле бүген дә “ысын башкорт” авылларын көндез чыра яндырып эзләсәң дә табуы бик читен. Моны конференция мөнбәреннән Кушнаренко районы вәкиле дә раслый. Райондагы 79 мөселман авылының барысы да – татарныкы. Әмма 2010 елгы җанисәп нәтиҗәсе буенча ул авылларда яшәүче халыкның 87 проценты башкорт булып “язылган”. Шаккатмалы хәл: 2002 һәм 2010 еллар арасында Кушнаренко райо­нындагы “башкорт” халкы – 8,5, Благовар белән Бүздәктә 6-7 тапкыр арткан! Сыңар гына “ысын башкорты” да булмаган Илеш районы халкының – 70, сыңар башкорт авылын да күрмәгән Тәтешле районындагы татарларның 54 процентын “башкорт” ясап, югарыга рапорт җибәрәләр. Башкорт мөтәгалимнәре һәм йөгәнсез милләтчеләр XVIII-XIX гасырда иң элек җир хакына “башкорт катламы”на язылган татарларның һәм хәтта бәләкәй генә бер өлеше шул катламда булган типтәр, хәтта мари, чуаш, удмурт авылларын да явыз рәвештә башкорт милләте составына кертә.

Юк, әле шушы кадәр әрсезләнү һәм хәрәмләшүне дә азсыналар, мөтәгалим илә милләтчеләр хәзер инде элеккеге Минзәлә өязенә кергән 200 татар авылына, алардан тыш Әгерҗе, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Алабуга, Менделеев районнары җирләренә дә борын сузмакчы, аларны “башкортныкы” итеп куймакчы. Акыллары аек һәм сау булса, алар нәкъ менә татарларның Илеш районыннан башлап Уфаның үзенә кадәр, ул мәйданнан тыш әле элеккеге Бөре һәм Эстәрлетамак өязләрендәге барча җирләрне дәгъва итәргә хокуклары булуны танырга һәм көрпә урлап тотылган күсе шикелле тын гына утырырга тиеш икәнлекләрен аңлый алыр иде. Башкорт халкы – үз гомерендә ялгыш кына дәүләт тотып караган милләт түгел, аларны фәкать мәкерле большевиклар хакимияте генә республикалы, әлифбалы, язулы итте һәм вәссәлам!..

Конференциядә күптән түгел генә дөнья күргән “Татары Уфимского уезда” китабы турында да зур сөйләшү булды. Җанисәп алдыннан барча татар милләте вәкилләре өчен зур бүләк ул. Башкорт мөтәгалимнәре моңа чаклы татарлар күпләп “башкорт катламына” языла башлаган 1795 елгы җан­исәп мәгълүматларын кызыл байрак урынына селкеп йөрсә, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре 1722 һәм 1782 еллар арасында үткәрелгән беренче дүрт җанисәп вакытында татар булып язылган авыллар исемлеген тәгаенләп, аларга йөгән кидергәндәй итте. Китап нәкъ вакытында дөньяга чыгарылган. Ләкин бер нечкәлек бар: ул китапларны Башкортстанның элеккеге Казан юлында, Бөре һәм Эстәрлетамак өязләрендә гомер иткән татар авылларына илтеп җиткерер­гә иде. Югыйсә, башкорт мөтәгалимнәре Краснокама районының Актанышбаш авылында туып-үскән Радик Бәхтиев кебек сатлык­җаннарны төньяк-көнбатыш районнарның һәркайсында табып һәм аларны Башкорт конгрессының җирле оешма башлыклары кәнәфиенә утыр­тып чыгарга да өлгергән бит инде. Шаккатмалы түгел: татар провокаторлары һәр чор, һәр хәрәкәт чорында табылып торган. Теләкәй-Күчем-Акай, Батырша фетнәләре чорында да татар, икегә бүленеп, бер яктан – карательләргә, икенче яктан сатлыкҗан старшиналарга каршы сугышып җегәрен әрәм иткән. Алдагы җанисәп башланганчы сатлыкҗан татарларның битлекләрен ачып ташларга өлгерербезме, юкмы?..

Чын асылын әйтсәң, татар белән башкорт милләте арасында соңгы елларда тирәнәйгән упкынны, иң элек, республика җитәкчелеге тигезли һәм хәл итә ала. Радий Хәбировка атлар бүләк итеп тә, падишаһ сарае алдындагы баскычларда очрашкан чагында кочаклашып та була, әмма ике милләт хакына икейөзләнмичә генә, дуслык, туганлашу һәм иң мөһиме – бердәмләшү урнаштыру, беренче чиратта, шулар җилкәсендә. Ә галимнәребезгә Уфа өязендәге татар авылларының бүгенге кайсы районга каравын да күрсәткән яңа китап нәшер итәргә, мондый конференция һәм ачыктан-ачык сөйләшүләрне Башкортстан гына түгел, әле тагын Себер, Төмән, Тубыл, Курган, Ижау, Оренбург... төбәкләренә дә барып үткәрер­гә, милләтебез бердәмлеген саклап калу өчен акчасын да, вакытын да кызганмаска кирәк. Яңа җан­исәптән соң биш миллионга да тулмаган “бәләкәй” татар булып кала күрмик берүк.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: