Мәдәни җомга

Вахит Имамов: Телсезләр иле

Туфан Имаметдиновның Чаллыда туып-үскән егет икәнен һәм Петербургта укып кайтканнан соң, Казанда шактый үзгә һәм уңышлы спектакльләр куя башлавын ишетеп яшәсәм дә, яшь режиссерның әле бүгенгәчә бер генә иҗат җимешен дә күргәнем юк иде.

Кичәге шәһәрдәш егеткәй телефон аша яшьләрнең “Алмаш” заманча сәнгать үзәгендә узачак “Әллүки” спектаклен тамаша кылырга чакыргач, сансызлык күрсәтеп, читтә кала алмадым. Нибары ярты сәгатькә сузылган тамашаны, аңа чаклы әле репетицияләренең беркадәр өлешен карап өлгердем дә, шактый хәйран калдым.


Яшьләр мөгез чыгарырга ярата, заманында үзебездә дә андый чир тотып тыйгысыз иде, яшереп торасы юк. Соңгы берничә елда берьюлы әллә ничә театрның касса җыемы яки акча кереме артыннан куып, сәхнәдә җыен тузга язмаган шау, кавыша алмыйча изаланып беткән бәхетсез парлар турындагы “сабын операларыннан” аек акыллы тамашачы күптән гарык булды. Ә яңа алмаш, әнә, “Әлиф”, “Шәҗәрә” шикелле өр-яңа калыптагы тамашаны сәхнәгә чыгара да, ни әкәмәт, “Алтын битлек” атлы премия-бүләкләрне пайтәхеттә хәтта мәскәүлеләрнең дә авызыннан йолкып алып кайта. Андый яшьли җиңү күпләрнең үт куыгына ярап бетми, саруын кайнатадыр, мәгәр “җиңүчегә хөкем ясамыйлар”, монысы мәгълүм канун.

Йөгертеп кенә бәя биргән чакта, Туфан Имаметдинов сәхнәгә куйган “Әллүки” спектакле катлаулы да түгел кебек. Иҗат төркеме бөек Тукаебызның “Милли моңнар”, “Кыйтга”, “И, каләм”, “Сәрләүхәсез” исемле шигырьләрен Себердә яшәүче төрки халыклар теленә тәрҗемә кылган да, тамашачы күзенә бәрелеп тормаган хор бер үк шигъри юлларны һәм аһәңне төрлечә яңгырата. Шигырьләр халкының саны буенча бер меңнән ким калган челкан, шор, тыва, тоджин, долган телләренә тәрҗемә ителгән, алар тиздән юкка чыгачак телләрнең “Кызыл кенәгәсе”ндә урын алган инде. Шул телләр белән бергә безнең бөек Тукаебызның бүген тугандаш шорча, тыва һәм долганча яңгыраган шигырьләре дә юкка чыгачак. Шор яки тыва халыклары да үзләрендә мең еллар буена сакланган, якуттай камилләшкән уен һәм җырларын, тел мирасы белән гадәт-йолаларын татар-башкортларга тапшырырга өлгерә алмаячак. Себер яки Урта Азия, Идел буе, Кавказ, Кырым төркиләренең теле гомер буе уртак, без асылда да гомер буе “тел-лөгать алмашып” яшәгән туганнар бит.

Ә тамашачы каршында телсез актерлар кул хәрәкәтләре һәм йөз мимикасы белән аралаша. Иң гаҗәбе шул: режиссер Туфан, композитор Эльмир Низамов, бию­ләрне сәхнәгә куючы Марсель Нуриев, хор җитәкчесе Дина Венедиктова спектакльгә Яшь тамашачы театры артистларын гына түгел, ә асылда да тумыштан ук сөйләшү бәхетеннән мәхрүм калган телсез-чук­раклар төркемен дә җәлеп иткән. Шор вәкиле булып чыккан актерларның берсе “каш”, “таш”, “каймак”, “уен” сүзләрен, ризык исемнәрен атый, тугандаш халык­лар ниндидер аһәңен генә үзгәртеп, шул ук сүзләрне янәдән кабатлый. Димәк, шор, тыва яки тоджинлылар юкка чыкса, безнеңчә яңгыраган кардәш телләр үлә, әҗәл бугалагы татарга да яный. Аннары без әле кичә генә кардәш һәм сүз байлыгыбызның яртысы уртак булган якут, калмык, каракалпак, балкар, төркмән, үзбәк, казахлар белән дә, телсезләр шикелле, кул хәрәкәтләре ярдәмендә генә сөйләшә башларбызмы?..

Тамаша аркаларны чымырдатырдай тирән уйга салды. Ел ярым элек, Йошкар-Ола каласында илбаш дигәннәре киная ыргытты да бер ел узуга ук хуҗаларныкыннан башка барча телне яртылаш рәвештә кисеп ташладылар.Хәзер өлкән агайныкыннан башка бер генә тел дә урта белем алу челтәрендә тулысынча укытылу хокукына ия түгел, без үз тарихыбыз һәм туган әдәбиятыбыз­ны да укытудан мәхрүм ителдек. Өстән төшерелгән фәрман таләпләре бигрәкләр дә ансат: өлкән агай белән тиң буласың килсә, үзеңнең газиз әткәң-әнкәң телен өзеп ташла да тик безнеңчә укы. Паспортыңдагы милләтеңне барыбер тартып алдык, хәзер армия йә лагерьдагыдай гомумсафка бас та, “мин - россиянлы” дип горурлан да яшә. Телсез-чукрак булсаң, аеры отышлырак, үзәк корган сәясәтне чәйнәп, аяк арасында артык буталмассың. Ошбу сәясәттә телсез-чукрак өстәгеләр өчен гел файдага. Телсез калсаң, казна талаучы каракларга тел-теш тидермәссең, митингларга чыгып даулашмассың, тәлинкә ялаучылардан телсез депутат ясаганда чүбек чәйнәмәссең. Чукракларны сафка бастырып куалау да ансат, чыбыркы очы сыңарга да җитә...

Мәгәр татар, башкорт, якут, мари белән бергә өлкән агай үзе дә шул көтүгә кереп бетте инде. Бүген үзен синнән, миннән, Мөхәммәтәминнән өстен санаган, бугаз ярган Иван безнең белән бергә уртак көтүдә йөрүен абайламый. Безнең шикелле үк ул да туп ите бит, ул да салым түләп карак баетучы. Аның күзенә төтен җибәрәләр, үзен акыртып талыйлар, инде күн чабата белән тоткын робасыннан кала байлыгы юк, ә ул бичара үзе кебек үк эш атының телен кисүенә куанып ямь тапмакчы була. Үзен күптән телсез калдырдылар, ул көзге каршына басып үз-үзенә бәя бирергә генә әллә вакыт, әллә акыл тапмый...

“Әллүки” спектакле шулай сискәндерде. Бу әсәр кубызына яшеренгән хәвеф-утны татар, башкорт, якут кына түгел, йокыдагы өлкән агай да,бернинди тәрҗемәсез көенчә, нык аңларлык. Аны Мәскәү сәхнәләренә күтәреп тә яңгыратсаң иде. Телсез ил телсезләр уеныннан уяна башламасмы?..
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: