Мәдәни җомга

Вахит Имамов: Сүрелмәгән Әфган сөреме

Әле өч гасыр элек үк ярты җиһанга хуҗа булып алырга, мәркәзен Истанбул каласына күчереп кую җене белән котыр­ган дәүләт моннан 40 ел элек әфган җиренә бәреп кергән һәм үз илен, үз җирен яклап каршы чыккан ватанпәрвәрләрне ун ел буе “дошман, өрәк” кушаматлары белән мыскыл итә-итә, танклар һәм авиация белән кырып та бер җиңүгә дә ирешә алмыйча, төп-төгәл 30 ел элек аны ташлап качарга мәҗбүр булган иде. 

... Әфганстан. Ярты гасыр элек без җиһанда мондый ил барлыгын мәктәп дәреслекләренә кертелгән ярым-йорты параграфлардан укып һәм карталарга карап кына белә идек. Совет энциклопедиясе юллары да аның турында гаять сүрән сөйли. Гомуми мәйданы 647 мең квадрат километр булган илдә (Татарстанның мәйданы 68 мең квадрат километр) әле 1982 ел үрендә дә автомобиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә. Совет сугышчылары ярдәме белән төзелгән газүткәргеч торбалар фәкать 294 километрга гына сузылган. Илдә тимер юл бөтенләй юк. 16 миллион халыкның зур күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре - терлекчелек. Күпчелек халкы - көтүче. Кеше хакын тиеннәр белән генә бәялиләр. Бер феодал икенчесенә батракларны ике капчык борчак, йә булмаса бер капчык дөгегә күз дә йоммый сата. Нигездә феодализм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәт кереп кенә бара.

Менә шушы илдә 1978 елның 27 апрелендә, Брежнев заманы идеологлары тәкрарлавынча, милли-демократик революция, ә асылда исә законлы властьны хәрби көчләр ярдәмендә бәреп төшерү була. Габдел Кадыйр җитәкләгән хәрбиләр президент кәнәфиенә халык-демократик партиясенең Генераль секретаре Нур Мөхәммәт Тәрәккыйны утырта. Тәрәккый икенче көнне үк илне Әфганстан Демократик Республикасы дип, ә үзен Революцион Совет рәисе, Югары Оборона Советы рәисе, дәүләтнең баш министры дип игълан итә, шулай бар властьны үз кулына йота. Бу вакытта илдә бернинди дә революцион ситуация булмый һәм әлеге хәрби фетнә революция юлына таба үсеп китә алыр иде микән - моны ачыклау читен. Әмма "тугры ленинчы" Леонид Брежнев җитәкләгән безнең хөкүмәт Әфганстандагы хәрби фетнәне революция дип алкышлый. Тәрәккый хөкүмәте белән шундук дуслык җепләре урнаштырыла, матди, техник һәм экономик ярдәм күрсәтелә, Әфганстандагы һәр "революцион" гаскәр составына совет хәрби киңәшчеләре җибәрелә. Ике ил җитәкчеләре арасындагы дуслык, туганлык шул дәрәҗәгә барып җитә ки, Кубадан кайтышлый Мәскәүдә тукталыш ясаган Тәрәккый белән күңеле нечкәргән карт Брежнев кочак­лашып күрешәләр, үбешеп аерылышалар.

Ләкин Тәрәккыйның тантанасы озак дәвам итми. 1979 елның февралендә Герат шәһәрендәге "революцион" дивизия партия һәм Тәрәккый диктатурасына каршы баш күтәрә. Фетнәчеләрне Әмин җитәкли. Аларны үгетләү-тынычландыру һәм Тәрәккый белән Әмин арасында дуслык урнаштыру өчендер инде, Совет Армиясенең баш политик идарәсе начальнигы Епишев тиз арада Әфганстанга җибәрелә. Ул анда һәр ике як белән очрашып, сөйләшүләр үткәрә, әмма нәтиҗә күренми. Сентябрь аенда Әмин әмере буенча Тәрәккый үтерелә. Президент кәнәфиенә Әмин күтәрелә. Аның адымнарын Җәләлабад шәһәрендәге дивизия дә хуплап каршылый. Ил ике лагерьга аерыла. Әфганстан җирендә гражданнар сугышы канат җәя.

Яңа президент каты куллы, көтелмәгән эшләргә һәвәс булып чыга. Аның эчке сәясәттә партия кадрларына, мәдәният вәкилләренә, дин әһелләренә каршы террор башлавы, АКШ һәм Пакистан вәкилләре белән бәйләнешкә керүе безнең ил җитәкчеләрен тирән хафага төшерә. Төньяктан һәр сәгатьтә куркыныч янау мөмкинлеген Әмин үзе дә сизенә, күрәсең. Ул Брежневтан теләгән җирендә һәм теләгән вакытында очрашуга ризалык бирүен үтенә. Әмма "башлык" дәшми. Аның каравы Мәскәү ягыннан Әфганстан җиренә һәртөрле визитлар ешая. Бу илгә Үзәк Комитет секре­таре Б.Пономарев, коры җир гаскәрләре командующие, армия генералы И.Павловский барып кайта, Әфганстандагы баш хәрби киңәшче генерал Л.Горелов, шулай ук Чит ил эшләре министрлыгы һәм дәүләт куркынычсызлыгы комитеты вәкилләре Пузанов белән Иванов тарафыннан да Мәскәү өчен кирәкле хәбәрләр агылып кына тора. Тәрәккый үтерелгәннән соң Әфганстан халык-демократик партиясенең Генераль секретаре дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм Әмин террорыннан качып Мәскәүдә яткан Бабрак Кармальнең инәлеп ялварулары да "тугры ленинчы" тарафыннан игътибарсыз калмый. Мәскәүдәге карар өлгереп җитә. 20-30 минуттан артык әңгәмә дә алып бара алмый башлаган 73 яшьлек Брежнев илнең Югары Советы һәм хөкүмәт әгъзалары белән киңәшләшеп торуны да кирәк тапмый. Ул оборона министры урындыгына "ялгыш кына эләккән" Дмитрий Устинов, тышкы эшләр министры Андрей Громыко һәм дәүләт куркынычсызлыгы комитеты рәисе, 1956 елда үзе илче булып торган Венгриягә совет гаскәрләрен көчләп кертү өлкәсендә бай тәҗрибә туплаган Юрий Андропов белән фикер алыша да, Политбюро әгъзаларына инде әзер карарны гына җиткерә.

"Бөтен дөньяда тынычлык һәм демократия өчен ару-талу белмәс көрәшүче" Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне үзәк телевидение буенча шәхсән үзе 1979 елның 27 декабрендә игълан итте. Совет халкы коточкыч адымның асылын аңламады, ачыклау-анализлау мөмкин булмады. Чөнки икенче көнне үк Әфганстан темасы матбугат һәм халыктан корычтай ныклы кара пәрдә артына яшерелде. Суслов тәрбияләгән идеологлар, Андропов җитәкләгән оешма вәкилләре бу өлкәдә чиксез зур өлгерлек күрсәтте:

1964 елдан бирле иң югары кәнәфиләрдә утырып, үзенә-үзе маршал дәрәҗәсен алган, өч тапкыр Советлар Союзы, бер тапкыр Социалистик Хезмәт Героеның "Алтын Йолдыз"ларын таккан Брежневка сабыйлар акылы иңде, зиһенен, кешелеген алды һәм тарихта бердәнбер булып ялтыраган бишенче медаль яктысы томалады. Ул инде үзен җиңелү һәм чигенү белмәс корыч гаскәрнең хәрби җитәкчесе шикелле хис итте. Акылы зәгыйфьләнгән, тәмам сакауланган картка үзенең "даһилыгына" ышаныч уятуда булдыксыз, һавалы хәрби башлыклар да күп "ярдәм" күрсәтте.

Әфганстанга совет гаскәрләре кергәннең икенче көнендә үк аларның сугышчан хәрәкәтенә җитәкчелек итү һәм "акыл бирү" өчен Мәскәү тарафыннан маршал С.Соколов белән генерал-полковник С.Магометов озатыла. Алар бу коточкыч һәм гадел булмаган сугышка каршы чыгыш ясаган хәрби белгечләрнең киңәшенә колак та салмый. Җаннарына Брежнев рухы иңгән әлеге ике җитәкче һәртөрле шик-шөбһә белдерүчеләргә каршы: "Безнең корычка төренгән гаскәрләргә каршы бу киң ыштан кигән мужиклар нәрсә кыла алсын?" - дип кенә җибәрә. Беренче бәрелешләр алар өчен, чыннан да, зур җиңү, тантаналы марш булып тоела, күрәсең. Беренче өч көндәге яуларда 86 совет сугышчысы башын салса да, Мәскәү куйган бурыч тормышка ашырыла. Безнең махсус гаскәрләр, Кабулга җитеп, элекке хаким Заһир-шаһ төзеткән, хәзер исә президент яшеренгән сарайны штурмлый. Әмин үтерелә. Совет гаскәрләренең бронялы техникасы эченә яшеренеп Әфганстанга кайткан Бабрак Кармаль үзен илнең яңа башлыгы дип игълан итә. Ул да безнең илдә - Брежнев, Әфганстанда Тәрәккый күрсәткән үрнәк буенча берьюлы әллә ничә югары кәнәфине эләктерә, үзен Революцион Совет рәисе дә, хөкүмәтнең баш министры да дип белдерә. Законсыз рәвештә, чит көчләр ярдәме белән власть яулавын аклау максатыннан чыгып, Кармаль Әминне АКШка сатылган хыянәтче дип игълан итә, хәтта Американың үзәк разведка идарәсеннән шуны раслау­чы документлар җибәрүне таләп итүгә кадәр барып җитә. Безнең ил матбугаты хор белән шул ук җырны җырлый.

Әмма "тынычлык һәм демок­ратия сөюче" Брежнев белән ялган президент Кармаль күрергә хыялланган тантаналы марш тормышка ашырылмый. Феодаль дәүләткә "гүзәл" социализм сис­темасын күчереп утыртырга омтылган хәрби көчләргә каршы 1980 елның февраль аенда Кабулның үзендә олы фетнә куба. Май аенда әүвәл совет гаскәрләре белән бергә хәрәкәт иткән тау пехотасы полкы баш күтәрә һәм безнең десантчылар ротасын юкка чыгара. Мәскәү тарафыннан Әфганстандагы безнең хәрби җитәкчеләр алдына куелган: "Сугышчан хәрәкәтләргә катнашып китүдән тыелырга!" - дигән әмер үзен акламый. 1980 елда Әфганстан җирендә - 1500 гә, сиксән бердә - 1300 гә, сиксән икедә 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яралыларның саны уннарча меңгә җитте. Акылы зәгыйфьләнгән "тугры ленинчы" "киң ыштанлы мужиклар" каршында хурлыкка калмас өчен, канлы яуга өстәмә көчләр кертергә мәҗбүр булды. Чит илдәге коточкыч югалтуларны ул исәпкә алып та тормый, социализмның көнчыгышка таба сузылган "тантаналы маршын" зур җиңү дип кабул итте, күрәсең. Матур тәтәй җыйган сабый хәленә калган 75 яшьлек Брежнев, махсус киңәйтеп тегелгән кителендәге элеккеге орден-медальләрен тыгызлап, 1981 елда күкрәгенә бишенче мәртәбә Герой Йолдызын такты.

1982 елда карт сабый вафат булды, әмма ул төзеп калдырган "нык үскән социализм"ның "чәчәк атуы" дәвам итте. Чаллы шәһәре халкы моны илебезнең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә караганда да тәэсирлерәк тойды. Шул елның ноябрь аенда татар халкын Чаллыга "даһи" Брежнев исемен тагып "шатландырдылар". Шул атаманы Чаллы төгәл биш ел буена тагып йөрде. Илебездәге тагын йөзләгән предприятиеләргә Брежнев исеме бирелде. Кызыл Мәйданны "тугры ленинчы"ның мәрмәр һәйкәле бизи башлады. Брежневтан соң Генераль секретарь һәм бер үк вакытта Югары Совет Президиумы рәисе кәнәфиләренә менеп утырган Юрий Андропов, аннары Константин Черненко да кичәге "патроннары" Брежнев нигез салган торгынлык сәясәтен дә, Әфганстан җирендәге канлы яуны да дәвам итте. Алар идарә иткән чорда чит-ят илдән агылган кургаш табутлар дәрьясы тагын да көчәйде. 1983 елда - 1500 гә, сиксән дүрттә 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына кургаш "кәфенлеккә" төренеп кайтты. Ләкин ил башлыклары акылга килмәде, ярымфеодал, ярымкапиталистик дәүләткә социализм системасын көчләп күчереп утырту тәҗрибәсе дәвам итте. Улларыбыз, туганнарыбыз элеккечә хәрби хезмәткә, меңәрләгән аналарның яшен түктереп, каһәр төшкән Әфганстан җиренә китә торды. Ә югары трибуналарга менгән җитәкчеләр дә, барча матбугат органнары да һаман: "Безнең гаскәрләр Әфганстанга чикләнгән күләмдә генә кертелде", - дип тәкрарлавын дәвам итте. "Чикләнгән" дигәннәре полк яки дивизияме, әллә армияме икәнен дә, анда никадәрле сугышчы һәм техника барлыгын да, "киң ыштанлы мужиклар"га каршы яуда бомба һәм снарядларны аларның ни рәвешле "чикләп" атуын да берәүгә дә беркем аңлатмады.

Ниһаять, 1985 елның апрелендә Ватаныбыз өстендә сафландыргыч, аяз җилләр исте. Ләкин Брежнев һәм аның куштаннары тәрбияләп калдырган усал көчләр үз позициясен бирергә теләмәде. Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады, һәм, ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. Брежнев хөкүмәте башлаган "тантаналы марш" безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Ун елдан артыкка сузылган гражданнар сугышында Әфганстанның үзендә дә халык саны бер миллионга кимеде. Картайган Брежневның Әфганстанга гаскәр кертү турындагы әмере безнең илгә 60 миллиард сумлык акланмаган һәм кирәксез чыгым булып әверелде. "Киң ыштанлы мужиклар"га каршы кертелгән безнең "корыч" гаскәр, мәйданга чыгып, үзе билгеләгән авырлыктагы штанганы күтәрә алмыйча кире борылырга мәҗбүр булган бичара атлетка охшап калды…

Безнең өчен иң аянычы шул – Татарстан шушы Ходай һәм ярты Җир шары каһәрләгән сугышта 771 улын югалтты. Алар арасында безнең газиз татар балалары да йөзәрләгән иде. Гәрчә әле 1911 елда ук бөек Садри Максуди патша Россиясенең Дума мөнбәреннән “Хәрби хезмәт турындагы закон”га “Россия Ислам илләренә каршы сугыш игълан итсә, анда безнең ватандагы мөселман егетләре катнашырга тиеш түгел”, дигән төзәтмәне кертүгә ирешсә дә, 68 елдан соң бу канунны искә төшерүче табылмады. Югыйсә, Наполеон баскыннарына яки Гитлер фашистларына каршы сугышларны искә төшергәндә “дошманнарны бөек Россия дәүләте яки бөек урыс халкы тар-мар итте”, дип барча тарих һәм дан-шөһрәткә дәгъва итә торган ил бит ул. Гәрчә, иң беренче булып, Парижга татар-башкорт җайдаклары бәреп керсә яки Рейхстаг түбәсенә иң беренче Җиңү байрагын татар егете Гази Заһитов мендереп кадаса да, ул каһарманнарны искә алучы юк. Икейөзле, мәкерле сәясәт гасырлар буена дәвам итә: ясак сауган яки егетләрне туп ите рәвешендә яуга озаткан чакта һаман татар кирәк, ә җиңүгә ирешсәләр, аңа фәкать рус милләте хуҗа. Шул ук Садри Максуди Россия Думасында “Мәгариф турындагы закон”га “Мөселман балалары мәктәпләрдә рус теленнән кала барча фәннәрне фәкать туган телләрендә генә укырга тиеш”, дигән төзәтмәне дә кертүгә ирешкән, ләкин ни үкенеч, икенче сортлы милләтләр хокукын Мәскәү кансызлары янә аяк астына салып кына таптый. Һаман шул ук икейөзле сәясәт яши бирә...  

Әфган мәхшәрен безнең илнең 520 меңгә якын сугышчысы кичеп чыкты. Брежнев идеологлары Әфганстандагы кан коюны: "Яшь егетләр өчен кыюлык мәктәбе", - дип тел шартлата иде. Ләкин алар үзләре андый мәктәптән читтәрәк йөрүне, шәп мунчаларда, шәхси дачаларда типтерүне кулайрак санады. Шул ук идеологлар Әфганстан җиренә көчләп кертелгән 18-20 яшьлек тәҗрибәсез, гөнаһсыз егетләр өчен хәрби антта искә дә алынмаган "интернациональ бурыч" уйлап тапты. Политик бүлек хезмәткәрләре һәртөрле дәресләрдә: "Без Әфганстанны Америка империалистлары агрессиясеннән, Пакыстан башкисәрләре яулап алудан саклыйбыз", - дип, сабыйлыктан чыгып кына килгән егетләрнең аңын томалады. Торгынлык чоры идеологлары матбугат өстеннән корыч контроль булдырды, ялган сәясәт алып барды, "административ-бюрократик аппарат" дип йөртелгән аяусыз көч акылы-вөҗданы саф, рухи көчле шәхесләрнең сүз иреген корыч йозак астына бикләп куярга омтылды. 1980 елда, ягъни Әфганстан җиренә совет гаскәрләре кертелгәч тә, талантлы шәхес - фән өлкәсендәге ачышлары өчен өч мәртәбә Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган академик А.Д.Сахаров "тынычлык сөюче" Л.Брежневның баштан ахырына кадәр авантюрага һәм ялган сәясәткә корылган "тантаналы маршын" кичекмәстән туктатуны таләп итеп чыкты. Акылы зәгыйфьләнгән башлыкны туктатырга чакырган академикны корыч аппарат вәкилләре шундук "нык үскән социализм"ның һәм марксистик-ленинчыл тәгълиматның дошманы итеп игълан итте. Атаклы шәхес ил башкаласыннан Горький шәһәренә сөргенгә куылды, аның өстеннән дәүләт куркынычсызлыгы вәкилләре катгый контроль урнаштырды. Сахаровка гаилә әгъзаларыннан башка кешеләр белән аралашу тыелды. Аптырагач галим, "карт сабый"ны иманга килергә чакырып, үзенең “Алтын Йолдыз” медальләреннән баш тартты, ләкин тиешле нәтиҗәсе күренмәде. Йөрәге җәрәхәтләнгән академикны Горькийдагы тимер-бетон квартирага яшерсәләр дә, аның гаделлек һәм хакыйкать таләп иткән тавышы, ил чикләрен узып, бөтен дөнья җәмәгатьчелегенә ишетелде. Америка Кушма Штатларының башкаласындагы үзәк мәйдан тынычлык һәм демократияне яклаучы академик Сахаров исеме белән аталды. Атаклы академикка ирек, ниһаять, 1987 елда, Михаил Горбачев шәхсән үзе телефон аша сөйләшкәннән соң гына килде. СССР халык депутаты итеп сайлангач та, Сахаров Әфган сугышын тудыручы "даһи" аталарның исемнәрен атауны таләп итеп көрәш башлады.

Әйе, менә шул Сахаров кебек тынычлык өчен көрәшүчеләр ярдәме белән илебез өстендә демократия җиле исеп үтте, Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылды, бу сугышның зур сәяси хата булуы хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә танылды. Ләкин... бу аяусыз сугыш Әфганстанның үзендә дә, безнең халык өчен дә тәмамланмады. Чөнки Әфган сугышы төгәлләнмәде, чөнки аналарның күз яшьләре бүгенгәчә кипми, ә йөрәкләрендәге авыр яра гомер буе төзәлә алмаячак. Шушы яуда яраланган, гарипләнгән 36 мең егетнең бик азы гына яхшы сыйфатлы коляскалар һәм уңайлы протезлар белән тәэмин ителгән. Шул гарипләрне тәрбияләүдән туганнары баш тарткан егетләр өчен заманында Хмельницкий шәһәре янында махсус госпиталь ачылган иде дә, хәзер 5 ел буе Украина үзе дә безнең ил җитәкчеләре өчен нинди сәбәптәндер дошман булып исәпләнә инде. Әфган сугышыннан сабак алынмаган, чөнки нәкъ шундый ук бер кирәксез яулар Донбасс җирендә дә дәвам итә. Канга туймаган ил, акылы керәле-чыгалы Петр патша васыятен үтәп, “җәһәннәм аръягындагы” Сүрия җирендә дә халкы ярым ач яшәгән җәмгыятьнең миллиардларын түгеп, һаман супердержавалыкка дәгъва итә...

Әфган илендә совет халкы 15 меңләп улының чәчәктәй гомерен кисеп хак түләгән иде. Ул егетләр илебезгә "кара кызалаклар" дип телгә кергән йөк самолетларында кургаш табут эчендә кайтты. Бүгенге яңа яулар гомерләре чәчәк таҗлары кебек коелган тагын ни кадәрле әрәм "кызалаклар" белән бәяләнер?..
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: