Мәдәни җомга

Вахит ИМАМОВ: Милли әдәбият яклауга мохтаҗ

Август аеның соңгы көннәрендә Татарстан Язучылар берлегендә, Россиянең милли төбәкләреннән килгән әдипләр белән бергә түгәрәк өстәл янында, зур әңгәмә узды.

«Милли әдәбиятларның торышы һәм бурычлары»на багышланган сөйләшүдә Калмык Республикасының мәдәният министры урынбасары, шагыйрь һәм прозаик Николай Санҗиев, Дагстан Язучылар берлеге рәисе Мөхәммәт Әхмәдов, шул ук берлек сәркатибе, «Дагстан хатыны» журналы мөхәррире Сувайнат Күрәбәкова, «Хакас әдәбият йорты» директоры Надежда Бурнакова, Мордовия Республикасының мукшы шагыйрәсе Татьяна Мокшанова, эрзә теленнән тәрҗемәче Раиса Орлова, Кемерово өлкәсендә яшәүче телеут әдибе Наталья Чебелькова, Мурманск өлкәсендәге саами халкы вәкиле Надежда Большакова, Карелия өлкәсеннән вепс халкы шагыйрәсе Галина Бабурова, Ханты-Манси автоном округыннан ханты халкы һәвәскәре Мария Волдина һәм манси шагыйрәсе Светлана Динисламова, Нарь­ян-Мар каласыннан ненец халкы шагыйрәсе Инга Артеева, Улан-Удэ каласыннан бурят әдибе Баир Дугаров, Якутиядән юкагир халкы ассоциациясе рәисе Инесса Томская, Карелия өлкәсеннән фин телендәге балалар журналы мөхәррире В.Кайтене, Казан федераль университеты профессоры Әлфия Галимуллина, халык шагыйре Ренат Харис һәм күпләгән татар галимнәре һәм язучылар катнашты. Түгәрәк өстәл тирәли сөйләшүгә Удмурт тарихы, теле һәм әдәбияты институтының профессоры Алексей Арзамазов, Казаныбыздан филология фәннәре кандидаты Алексей Саломатин һәм шагыйрә Лилия Газизова җитәкчелек итте.

Билгеләнгән тема буенча әңгәмә Россиядәге милли әдәбиятлар торышына һәм аларның киләчәк язмышына гына кагылырга тиеш булса да, беренче минутларда ук, әлбәттә, туган телләрне укыту мәсьәләсе айсберг кебек өскә калкып чыкты. Әле ай ярым элек кенә Дәүләт Думасы «Мәгариф турында» яңа закон кабул итте һәм, яшереп торасы юк, ул әле тормышка ашырыла башлаганчы ук барча «вак» милләтләрнең киләчәген бугазыннан алды. «Әдип – милләтнең җан авазы» дип юкка әйтмиләр бит, әңгәмәне башлап җибәрүче кунакларның иң тәүгеләре үк «без Рәсәйдә янә икенче сортлы халык булып калдык» дип турыдан шәрран ярды. Гәрчә әңгәмәдәшчеләр зыялы һәм тотанаклы булып күренергә тырышса да, күңелдәге әрнү һәм газаплар тау чишмәсе кебек һич тыюсыз иде. Алардагы сызлану һәм әрнү башкаларга күчте.

Төрки телле милләтләр группасына керүче телеут халкы, нигездә, Кемерово өлкәсенә тупланып яши. 1991 елга кадәр үткән җанисәп вакытында аларга хәтта үзләрен аерым милләт вәкилләре итеп яздырырга да рөхсәт бирмәгәннәр. Алар фәкать 2010 елда гына телеут вәкилләре булып җан­исәпкә кергән. Гомумсаннары 2600 дән чак-чак кына арта. 2015 елда, 12 меңле шор халкы белән берлектә, өлкә депутатларыннан «Аз санлы төп милләтләрне саклап калу турында» махсус закон кабул иттерүгә ирешкәннәр. Ләкин закон дигәннәре бүгенгәчә кәгазьдә генә калган. Телеут телен укыту өчен бар өлкәгә бердәнбер мәктәп эшли, аңа балаларын китереп бирүче ата-аналар саны да аз түгел, әмма 1991 елга кадәр милләт булып та саналмаган телеутларның үз туган телләрендә укытырдай дәрес­лекләре һәм методик әсбап­лары да юк. Ярдәм сорап, алар бу эштә бай тәҗрибәсе булган Татарстан Мәгариф министрлыгы яки фәнни институтлар каршына килеп бил бөгәргә дә риза, ләкин ничек кенә көлке тоелмасын – Кемерово өлкә хөкүмәтенең дә, шулар өчен гасырлар буена бил бөгүче телеутларның да «акчалары юк». Иң аянычы – аларның гозер-ялваруларына колак салучы табылмый, «Аз санлы милләтләр турындагы закон» да һич эшләми. Җитмәсә, Кемерово өлкәсен атаклы Кузбасс бассейнының ташкүмер шахталары һәм карьерлар ермачлап бетергән, тоташ күмер тузаны һәм кара сөрем баскан басу-яланнарда хуҗалык эшләрен җайга салу, ичмаса, шул юл белән акча эшләргә өметләнү дә мөмкин түгел. Дәреслекләр әзерләргә, мәктәбен эшләтергә җай булмагач, телеут телендә сөйләшүчеләр саны бер меңнән дә артмый һәм, димәк ки, әдәби журнал яки иҗат берлекләре түгел, хәтта профессионал әдип­ләре дә юк.

Ни кызганыч, Мурманск өлкәсендә гомер итәргә мәҗбүр булган саами халкының да киләчәк язмышы кыл өстендә. Бүген нибары 1300 кешеле булып исәпләнгән милләт 1991 елга кадәр «кешегә» саналмаган. Кола ярымутравында җан асрау­чы әлеге милләт вәкилләрен большевиклар революциядән соң ук «болар аерым республика төзеп, Финляндиягә кушылу ягын карар», дип шикләнеп яшәгән. Шуңа күрә саами телен саклап калу турында сүз кузгаткан һәрбер милләтпәрвәрне, богау кидереп, Себергә озатканнар. Саами телендәге фольклорга нигезләнгән әдәби музей нигезләнсә дә, бу телдәге әлифба тәүге тапкыр 1991 елда гына дөньяга чыгарылган. Аны да әле, өйрәнсеннәр өчен дип, күршедәге Швеция, Финляндия, Норвегия хөкүмәтләре акчалата махсус стипендия булдырып кызыксыну уяткан. Әгәр Скандинавия хөкүмәтләре ул стипендия бирүне дә туктатса, саами телен өйрәнү бөтенләй туктап калырга мөмкин. Саами телен күкрәк ярып үзләштерүче булмагач, бу телдә әдәби китап һәм матбугат чыгарудан да бер файда юк. Ни галәмәт, аның каравы, урыслар арасында саами телен укыту, саами халык иҗатын туплау турында буш фәлсәфә корып, инде фән кандидаты дәрәҗәсен яклаучы йомрыбашлар да табылып тора икән. Күршенең яна башлаган йорты янына килеп, кул җылытып утыру дигәннәре шул буладыр инде…

Сәерен-сәер, әмма күңелне әрнетердәй сансызлык, кадерсезлек бөтен Россия мәйданы буйлап, афәт чире сыман таралган шул. Нарьян-Мар тирәсенә тупланып яшәгән ненец халкының да хәле бик аяныч. Автоном округта алар 17 мең чамасы булып исәпләнсә дә, газиз телен белүчеләр саны 5 меңгә дә тулмый. Ненецларда әлифба һәм язу 1930 елларда гына пәйда булган. Ләкин кыш­лаулардагы чумнарда яшәп һәм болан көтүен бер җирдән икенче җиргә күчереп көн күргән халык үз мәгарифен булдырырга өлгермәгән. Ә мәгарифсез халык – баскыннарга азык. Сугыштан соңгы елларда ук, наданлыкны бетерү һәм хөкүмәт куйган тулы булмаган урта белем бирүне сәбәп итеп, ненец балаларын тундрадан “зур җир”гә, урыс калаларына китереп һәм интернатта тотып укыта башлаганнар. Ләкин анда җәлладларныкына тиң каты җәза – туган телендә авыз ачкан сабыйларны иреннәре ярылганчы кыйнарга тотынганнар, ач тотканнар, газиз кышлау балаларыннан читкә аерганнар. Бүген дә ненец халкының туган мәктәбе юк. Бүген дә ненец сабыйларын фәкать урыс телендә генә көчләп укыталар. Коми халкы белән бергәләшеп ненецлар хөкүмәттән күчмә мәктәпләр булдыруны, балаларны ата-аналарыннан аермыйча укытуны таләп итсәләр дә, аңлашыла булыр, алар зарын искә алучы да, һәр ел саен меңәрләгән тонна болан итен, тире-мехын үзәккә озатып торучы “вак” милләтләр мәгарифе өчен үзәкнең “акчасы да юк”. Ә тел һәм мәгариф булмагач, ненец халкының язучылары да икәү-өчәү генә...

Карелия өлкәсендә гомер кичерүче вепс халкының хәлләре дә мөшкел. Күршедәге Ленинград һәм Вологда өлкәсенә таралып яшәүче вепслар саны 6 меңнән артмый. Вепс теле өч өлкәнең фәкать 4 мәктәбендә генә укытыла. Ә Россия депутатлары тарафыннан “Мәгариф турында” яңа закон кабул ителгәч, быел бер генә гаилә дә үз сабыен вепс телле мәктәпләргә илтеп тапшыр­маган. Элегрәк 4 яшүсмер булса да вепс теле кафедрасына гариза язып, газиз телен яклау сафына басса, быелгы 1 сентябрьдән соң әлеге тел дә зираттагы ясин намазын көтә башлар инде.

Октябрь түнтәрелешеннән соң шул ук Карелия өлкәсендә яшәп калган финнар саны да 8 мең чамасы. Кайбер мәктәпләрдә әлегә финча укыту бар, шул ук телдә бер әдәби журнал да нәшер ителә. Ләкин әлеге матбугат өчен дә фин иганәчеләреннән ярдәм керә һәм, билгеле ки, журнал тиражының бер өлеше чикләр аша күршеләргә озатыла икән. Яшьләр дә мәктәптән соң күбрәк фин университетларына “кыяк­лау” ягын карый. Карел каеннары һәм кедрлар чик аша озатылу бер хәл, ә инде фин яшьләре дә кордон аръягына күчә бара икән, димәк, әлеге халыкның да Карелия өлкәсендәге гомере бик санаулы...

Котып чигендә яшәүче ханты белән манси халыкларының да хәле шул чамада. Хантылар 32 мең тирәсе тәшкил итсә, мансиларның саны 12 мең генә. Алар өчен туган телләрендә берәр газета да чыгарыла. Ләкин шул ук мансиларның фәкать 1 мең вәкиле генә туган телен белә. 

Татар ире Динисламовны яр иткән, үзе исә фәнни институтта бүлек мөдире булуга ирешкән галимә Светлана Садолина бик тә белеп әйтә: “Вак” халыклар хәзер күбесенчә җыр белән биюне генә милли мәдәният үрнәге итеп таныта башлады. Асыл мәдәният, барча кешелек дөньясының аерым казанышы, бер чәчәге булган мәдәният юкка чыга бара. Югыйсә, һәр кеше, һәр милләт – күңелендә үз кояшы, ае, далалары булган аерым йорт, шәхси дәүләт бит ул. Туган телебез юкка чыга икән, күңелдәге, хыялдагы шул дәүләт тә үлә. Һәр милләтне, аның мәгарифе белән мәдәниятен саклап калырга акча юк, дип хәйлә тапмасыннар. Һәрбер милләт гомумказанга үз өлешен озата, ул байлыкны талап-урлап бетермәсеннәр”...

Безнең дәүләт кабатланмас, үзгә. Ул Дагстан Республикасы үрнәгендә аеруча ачык чагыла сыман.  Бер  республикада 100 ­гә якын милләт яши, ә 14 енең теле дәүләт теле дип игълан ителгән. Андагы бер милләтнең дә саны урысныкы сыман миллионлап түгел, шулай да җөмһүрият совет заманында бөек Союзга Рәсүл Гамзатов атлы даһи шагыйрьне үстереп бирүгә ирешкән бит әле. Бүген дә анда һаман 12 телдә әдәби газета һәм журналлар нәшер ителә. Ләкин һаман шул үзәк “акча юк” дигәнне сылтау итеп, милли әдәбият үрнәкләрен һичь­югы урыс теленә тәрҗемә итү, бүгенге Гамзатовларны Россия аренасында таныту өчен бөтенләй ярдәм итми. Мәскәүдә элек барча милли әдәбиятларны үз канаты астына сыендырып яшәгән “Дружба народов” журналы һәм китап нәшрияты да җанын тәслим кылды. Даһи Гамзатов юкка гына “Газиз телемнең иртәгә үләсен белсәм, мин бүген үк үләргә дә риза”, дип әйтмәгән шул. Чөнки чит телнең хыянәт теле, вөҗдансызлык, ялган, яла теле икәнен күптән аңладык без. Әнә шул балаларны чит телдә көчләп укытканга күрә, сабыйлар намус, саф мәхәббәт, горурлык, азатлык хисләренең тәмен белә алмыйча, гарип рухлы булып үсә. Әмма эреме ул, вакмы – һәрбер милләт яшәргә һәм үз-үзен сакларга хаклы. Дагстанда 77 хәрефле әлифбадан һәм 46 төрле килештән хасил табасаран теленең дә бүгенгәчә зыян күрмичә яшәү алуы – моңа ачык мисал...

Мәрхүм шагыйребез Нияз Акмал сүзләре искә төшә: “Сан ягыннан аз булганны санга сугучылар аз”. Без менә шундый дәүләттә гомер кичерәбез. Туган телләребезне, хәтта үзебезне дә юк итү өчен коточкыч басым бара. Шушы пресс яки гильотина астында күпсанлырак халыклар тез чүкмичә түзә. Бурят халкы, мәсәлән, Монголия белән Кытай эчендә дә бүленеп калган, ул Россиянең Чита, Хабаровск, Иркутск өлкәләренә таралып та гомер итә икән. Монголиянең Халха тирәсенә тупланып яки Кытайда бер гаилә булып яшәүче бурятлар арасыннан берәүне дә туган теленнән көчләп аермаганнар, мәхрүм итмәгәннәр, ә бездәге хәл яман. Коточкыч тизлектә шәһәрләшү барганга күрә, бурятларның да күпчелеге калаларга күчеп нигез корган. Ләкин ул калаларда сыңар гына да бурят мәктәбе юк, урысныкында бурят телен укыту юк. Әдәбиятка килүче яшь алмаш күренми, тәрҗемәчеләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә һич тапмалы түгел. Ярый әле, бурятлар калмыклар белән үтә җиңел аралаша икән. Әмма калмыкларда да һаман бер үк кайгы – яңа Давыт Күгелтиновлар үсеп чыксын өчен, әлеге милләт шагыйрьләренең әсәрләрен дә урыс теленә яки Европа телләренә тәрҗемә итүче юк...

Бүген Россия каһанлыгында гомер кичерүче милләтләр арасында якутлар – төп үрнәк. 2002 һәм 2010 еллар аралыгында безнең татарның 1 миллион баласы туган теленнән ваз кичсә, якут халкының 97 проценты бүген газиз телен белә. Мәскәү тарафыннан күрсәтелгән коточкыч басым астында да якут халкы үрнәк төстә туган телен, газиз мәгарифне яклый. Алар үзләре белән иңгә-иң торып яшәүче эвенк, юкагир милләтләренә ярдәм кулы сузарга да онытмый. Әйтик, күчмә тормыш алып баручы юкагир халкы саны буенча 1700 чамасы гына калган булса, якутлар алар өчен “Күчмә халыкларга – күчмә мәктәп” программасының тормышка ашырылуын таләп итә.

Безгә күрше булып диярлек гомер итүче мукшы белән эрзә халыклары да туган телләрен саклап калу өчен көрәштән чикми. Ләкин, ни үкенеч, сан буенча 1917 елга кадәр 1 миллион да 200 мең булып исәпләнгән мукшы халкы бүген 800 мең тирәсе генә калган инде. Калганнарын кызыл террор яки сугыш афәтеннән дә бигрәк урыслаштыру тегермәне йоткан. Эрзәләр бүген 1 миллион чамасы исәпләнсә дә, туган телдә гыйлем бирүче мәктәпләре бөтенләй юк диярлек. Мукшыларга легендар якташлары Михаил Девятаевныкы кебек тормыш сөю, көрәш рухы җитми. Гәрчә “Мокша” атлы әдәби журналлары чыгып килсә дә, аларның да әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итүче юк. Әдипләренең: “Яшьләрне чигү чигәргә, кием тегәргә, хәтта биергә дә өйрәтергә мөмкин, әмма аларны кулларыннан тотып шигырь язарга мәҗбүр итеп булмый. Бер каләм иясенең дә билгесезлектә һәм каләм хакы күрмичә гомер кичерәсе килми. Ләкин Мәскәү өчен без илгә хәвеф килгәндә һәм туп ите булу өчен генә кирәкле бугай”, - дип рәнҗүләре дә урынлы яңгырый...

Хакас шагыйрәсе Н.Бурнакова да нәкъ дөресен әйтте: “Балаларыбызның 70 проценты мәктәпләрдә хакас телендә укуны сайлап гариза язса да, халкыбызның күпчелек осталары шигырьләрен урыс телендә иҗат итә. Әмма әнә шул чит телдә язганга күрә, берсенең булса әсәре дә ихлас яңгырамый. Алар ясалма, бетон кебек җансыз һәм салкын. Асыл әдәбият картая, үлә бара, ата-бабалардан килгән байлыкны югалтабыз”...

Татар халкына да “Безгә саами, телеут, вепс, ненец милләтләре шикелле юкка чыгу афәте янамый, без - сан ягыннан Россиядә икенче урынны һәм заманында бер дистәгә якын дәүләт тоткан халык”, дип киртәгә кунган әтәч шикелле бугаз кие­рергә һич ярамый. Өстебезгә кара күләгә булып яткан козгын безгә тәхлил укый башларга әзерләнеп йөри. Аны мәгыйшәттә, сан буенча һаман бер урында таптанып, үзебез дә раслыйбыз. Совет елларындагы җанисәп вакытында 6,52 миллион чамасы тәшкил итсәк, бүген җиһан буенча таралган татарларның саны 6,18 миллионнан артмый. Җир шарында үзенең 40-45 процент баласын баскыннарга озатып баручы башка милләт юк. Җитмәсә, соңгы 30 ел дәвамында республикабызда туган телебездә эшли торган бер генә яңа мәктәп бинасы төзеттерүгә дә ирешмәдек. Россия күләмендә татар телендә укыту бөтенләй үк бетте. Инде тагын кап-кара бер хәбәр: Саратовтагы бердәнбер татар гимназиясен дә уку елы алдыннан гына берьюлы 10 мөгаллим бердәм ташлап киткән!

Туган телләрне ирекле рәвештә, ата-аналарның гаризасы буенча гына укыту турында кансыз канун кабул итеп, аркабызга хәнҗәр кададылар. Татар газиз телен яклап урамнарга да чыкмый, протест белдереп шәрран ярырга да ашыкмый. Мондый күндәмлек һәм коллык безне фәкать инкыйразга гына якынайта бара...

Түгәрәк өстәл янында сөйләшүчеләрнең һәммәсе дә үзәк тарафыннан кабул ителгән “Мәгариф турында”гы яңа законга ризасызлыгын белдерде. Ахырда әлеге форумның резолюциясен кабул итеп, аны Дәүләт Думасына юлларга, үзәктән милли телләрне һәм милли әдәбиятларны яклаучы закон кабул кылуларын, “Халыклар дуслыгы” кебек әдәби журналны, аз санлы милләтләр мәнфәгатен яклаячак нәшриятны яңадан кайтаруны таләп итәргә килештеләр. Фикерләр гел уртак, әмма сорау калды: ул резолюция-таләпләрне кайсы оешма гына тормышка ашырыр да, милли әдипләрнең үтенеч-зарын Мәскәү түрәләре колагына кем җиткерер икән? Татар җилкәсенә ышанып китсәләр, ялгышырлар сыман...

28 август, 2018.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: