Мәдәни җомга

Вахит Имамов: Киләчәккә милләт юлы

Бөтендөнья татар конгрессында төрле оешмалар тарафыннан байтак ай буе әзерләнгән “Татар милләтенең үсеш стратегиясе” проектын тикшерү уздырылды.

Экспертлар киңәшмәсен Татарстан хөкүмәтенең Премьер-министры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды. Стратегия проектын тикшерүдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров, Татарстан Фәннәр академиясенең президент урынбасары Дания Заһидуллина, академик Индус Таһиров, җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, сәясәтче Руслан Айсин, “Бизнес-онлайн” электрон газетасы директоры Рәшит Галләмов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, аның урынбасары Олег Хисамов, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, тарихчы Искәндәр Измайлов, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре Данис Шакиров, Булат Ибраһимов, Марс Тукаев, Фәрит Уразаев, Татар яшьләре оешмасының рәис урынбасары Айрат Фәйзрахманов һ.б. катнашты.

Татар стратегиясенең проекты әзер, аның төп тезисларын һәм юнәлешләрен 15 июньдә Болгар каласында узачак зур җыенда игълан итәргә дә исәплиләр, ләкин әле аны “камил хәлгә килгән” дип бәяләргә иртә. Дамир Исхаков әйтмешли, “Жигули” рәвешен алган, әмма бу “Мерседес” кебек үк машина”, дип аңа мөһер сугарлык түгел.

Иң гаҗәпләндергәне һәм күңелгә тигәне – стратегиядә “татар милләте дәүләтчелек өчен көрәшергә тиеш, ул - аның биш йөз еллык хыялы һәм ул мөстәкыйль дәүләт төзеп яшәүгә лаек”, дигән тезиска киная да юк. “Мәскәүнең безне якадан алуын” да, соңгы ике елда туган тел һәм милли мәгариф өлкәсендә тезгә куярга маташуын да, офыгыбыз тәбәнәк, елына 800әр миллиард сум ясакны үзәккә озату сәбәпле кул-аякларыбыз зынҗырга утыртылган булуын да бик аңлыйбыз. Ләкин “Татарның үсеш стратегиясе” дигән бу документ 2050 елга кадәр араны күздә тотып кабул ителә бит. Аның белән иртәгә безнең балаларыбыз, хәтта оныкларыбыз да танышмый калмаячак, ә алар бүгенге буынны умырткасызлыкта һәм милләтебезгә, өметебезгә хыянәттә гаепләсенмени? Без бу тарихи документны милләтебезнең бердәмлеген һәм Ана телебезне саклап калу өчен кабул итәбез бит. Бу очракта без бүген азау тешен ярган һәм безнең салымнан азган органнар янавыннан өркеп калырга, тарихи документны тезләнгән хәлдә язарга тиеш түгел. Татарның үзен җир йөзендәге бер генә милләттән дә түбән яки кимсетелгән хәлдә санарга хокукы юк, без дә шул ук шотландлар, басклар яки көрдләр шикелле үк үзбилгеләнү һәм ахыр чиктә мөстәкыйль дәүләт даулау хокукына ия. Татарның гаярьлек һәм көчен 1917 елда республика төзүне даулап һәм ахыр чиктә большевикларның авызыннан тартып алып, бөек Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура, Ильяс Алкин, Һади Атласилар раслаган. Моны 1990 елның 30 августында мөстәкыйльлек турында декларация кабул итеп, 1992 елның 21 мартында республикакүләм референдум үткәреп, тагын бер кат расладык. Без артка чигенергә һич хокуклы түгел. Адым саен Мәскәү ягына борылып карый-карый ерак китеп булмас, яңа буын бүген бездән тәвәккәллек көтә.

Дөрес, барча Конституция һәм хокукларны таптап, үзәк “вак” милләтләрне бугазыннан алды. Туган тел һәм милли мәгариф өлкәсендә коточкыч җиңелү кичердек. Хәзер республиканың 7 шәһәрендә полилингваль мәктәпләр ачып, газиз тел һәм милли мәгариф челтәрен саклап калырга талпынабыз. Ләкин бүген 7 мәктәп кенә безнең телне юкка чыгудан коткара алмаячак. Район үзәкләре, һәрбер кала саен әнә шундый, 3-4 телдә белем бирә торган интернат-мәктәпләр ачып кую да бик урынлы. Моның өчен хөкүмәт һәм ата-аналарның бердәмлеге һәм тәвәккәллеге таләп ителә. Аннары туган телне саклап калу өчен, безнең карашка, Чуаш Республикасының Тукай авылы мәчете каршындагы мәдрәсә эшчәнлеген барча татар дөньясына тарату бик урынлы. Анда әле 6 яшьлек сабыйлар ук татар һәм гарәп әлифбасын ятлап чыга, Изге Коръән һәм татар китабына мәхәббәт тәрбияләнә.

Татар телендә белем бирәчәк югары уку йорты ачу турында өч дистә ел буе сөйләнәбез, югары түрәләр тарафыннан мең вәгъдәләр ишеттек, һичбер үзгәреш юк, өмет тә юк. Җитәкчеләребез Төркия, Казахстан, Үзбәкстан башлыклары белән бик әвәрә килә. Милли ВУЗ дигәннәрен ачарга Мәскәү рөхсәт бирми, аңа белемле татарлар кирәк түгел икән, үз территорияләрендә татар өчен югары уку йортын ачуны Эрдоган яки Токаевтан сорау урынлырак түгелме икән?..

Бүгенге мәктәпләргә ЕГЭ кертеп, яңа ФГОСлар чыгарып, Мәскәү татар тарихын, әдәбиятның тулы курсын, милли компонент дигәннәрен дә мәгарифтән куды. Хәзер татар балалары да фәкать рус халкының гына бармактан суырып язылган фантастик тарихын һәм Лев Толстой, Пушкин, Лермонтов әсәрләрен генә ятлап үсәргә тиеш. Шуңа күрә бүгенге сабыйлар бөек Кол Галине дә, Кол Шәриф, Мәүлә Колый, Утыз Имәни, хәтта Дәрдемәнд белән Сүнчәләйләребезне дә белми, ишетмичә үсә. Татарстанда икетеллелек турындагы законның юкка чыкканы юк, аның каравы мәктәп китапханәләре һаман беренче чиратта рус әдәбияты, рус тарихы турындагы китап-журналлар белән генә тутырыла, бу өлкәдә дә татар китапларын, татар мәнфәгатен читкә типкәлиләр. Җитмәсә, без чит өлкәләрдә яшәүче татарларга үз китапларыбызны, мәктәп дәреслекләрен, методик басмаларны таратырга да бурычлы бит әле, ләкин Мәскәү ягына борылып карый-карый гына гомер итсәк, безне дөньякүләм дан алырга лаек милләт дип танытырга тиешле басмаларны ничек тудырыйк соң?..

Гадәттәгечә, бездә амбициоз­лыкның тезгене юк. Казан – Россиянең спорт башкаласы, без – фәлән өлкәдә лидер, дип шәрран ярырга, ай-һай, яратабыз. Әнә, Татарстан кинематографлары да “без соңгы 4 елда 43 фильм төшердек, Рәсәй буенча беренче урынга чыктык”, дип ур-ра кычкыра, ә асылда, чит ил экраннарына чыгарып күрсәтерлек, тулы метражлы сыңар нәфис фильм да юк. Тарих буенча, 1926 елда төшерелгән “Булат батыр” фильмыннан кала, безнең Болгар дәүләтен, Алтын Урда империясен, Казан ханлыгын данлаган ленталар туарга охшамаган. Бөек Болгар тарихына багышланган фильм төшерү өчен элеккерәк елларда миллиардлаган тәңкәләр дә коеп карадылар, нәтиҗә шул – һаман бушлык, бушлык... Үзебезне пропагандалауга, дөнь­яга танытуга акча кызганып ятсак, татар әдәбияты һәм татар дөнь­ясы турында Европа белән Америкада да белүче булмаячак. Рапортларда “мәдәният министрлыгы әдәби китапларны чит илләргә тәрҗемә итеп бастыру өчен акча бүлә”, дип күкрәк суксалар да, асылда шул ук хәл – бездә тәрҗемә дигәннәре үзешчәнлек яки кода-кодагыйлык дәрәҗәсеннән артмый...

Тарихи һәйкәлләребез – яшь буында туган милләтенә мәхәббәт тәрбияләү үзәге, монысын һәркем аңлый. Изге Болгар каласының аякка басуы, дөньякүләм дан алуы белән бик нык горурланабыз. Ләкин шул ук вакытта Бөек Болгар дәүләтенең башкаласы булган Биләр каласы урыны ташландык хәлдә. Чистай каласына һәр җәй саен ким дигәндә 50 меңнән артык турист килә, әмма аның җир йөзендә татар милләте дә барлыгын раслый алырлык сыңар милли үзәге, милли йөзе дә юк. Чистайдан кул сузымында яткан Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый музеена ремонт кирәклеге, аны да туристик үзәккә әйләндерү хакында ничәмә-ничә еллар буе талкыйбыз, бу өлкәдә әле булса бармакка-бармак сугып карамыйлар. Асылда исә, тарихи-милли хәзинә урыннары чиктән ашкан. Ульян өлкәсенең Зөябаш авылы безгә атаклы Акчуриннар нәселен бирүе белән кадерле. Уфа ягына китсәң, Әсән авылы атаклы Шәехзадә Бабичны үстереп биргән, Бозаяз авылындагы Канзафар Усаев Пугачев армиясендә бригадир-генерал булып танылган. Башкортстан Балтачы бөек Батыршасы белән дан алган һ.б., һ.б. Ә без монда, Казан үзәгендә инде ничәнче ел буена газиз Сара Садыйковага әзер һәйкәлен дә куя алмыйча иза чигәбез. Бөек Сөембикә ханбикәгә, Олуг Мөхәммәт ханыбызга һәйкәл куя алмыйбыз. Вәгъдәләр булса да, олы Җәмигъ мәчетебезгә нигез ташы да юк. Аның каравы, ярты Казанны чиркәү басып китте. Әллә шуның белән артык канатланганга, Павлов урамы янәшәсендәге марҗалар Яңа мәчет төзергә омтылучы татарларга каршы чәчрәп чыкты. Кострома, Рязань тирәсендә безгә мәчет төзү өчен урын бирүче юк, инде хәзер Татарстаныбыз туфрагына да ятлар хуҗа икән. Татарга да ачык күз белән яшәргә вакыт җиткән, димәк. Чөнки Татарстан – иң беренче чиратта, мөселман дәүләте ул. Без шушы туфракта гына үзебезне чын хуҗа, яшәргә лаеклы милләт итеп тоя алабыз. Без шушы туфракта гына дәүләтле булырга лаек.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: