Мәдәни җомга

Вахит Имамов: Исхакый ядкәре

Татар яшьләренең “Азатлык” оешмасы (җитәкчесе Наил Нәбиуллин) бөек Исхакыйның “Зөләйха” драмасын өр-яңадан, аерым китап рәвешендә нәшер итәргә булган. Сәбәп берничәдер.

Быел бөек Гаяз әфәнде Исхакыйның тууына 140 ел тулды. Дәүләтле булу хыялы белән янган зыялылар әлеге тарихи дата Татарстан күләмендә шаулап-гөрләп үтәр, дип өметләнгән иде. Чөнки татарның соңгы ике гасырлык тарихында милләтне дәүләтле итү, татарны кабаттан бөтендөнья мәйданына чыгару өчен Гаяз Исхакыйдан да битәррәк җан атучы, бар гомерен фәкать шушы максатка гына багышлаган шәхес барыбер табылмады. Милләт күренекле шәхесләргә, билгеле, ярлы түгел. Ләкин ХХ гасыр башында Садри Максуди, Йосыф Акчура кебек әйдаманнарыбыз милләтне парламент юлы белән һәм анда да әле әүвәл милли-мәдәни мөхтариятле итү уе белән генә янса, бөек Исхакый көрәш юлының тәүге адымында ук татарны мөстәкыйль дәүләтле итү, баскыннар тырнагыннан азат җөмһүрият төзү юлына басты. Хәтта инде большевиклар капкыныннан котылып, 1920 елда чит илләргә чыгып качканнан соң да Г.Исхакый азат Татарстан төзү ниятеннән кире чигенмәде, хыялындагы “Идел-Урал дәүләте”нә багышланган китапларын берничә телдә нәшер итеп, аларны бөтен дөнья халыкларына ирештерде һәм үзенең соңгы сулышына – 1954 ел җәенә тикле фәкать шушы шигарьне генә туктамый тәкрарлады. 

Ни кызганыч, югары кәнәфиләрне биләп утырган кичәге коммунистлар, үз кесәләрен саклап калу һәм үзәккә ярау хакына, бөек Исхакыйның 140 еллык юбилеен билгеләп үтү өчен бармакка-бармак та сугып карамады. Казан каласында әлеге юбилей бәрабәренә бертөрле тантана үткәрергә дә җөрьәт итмәделәр. Киң җәмәгатьчелек һәм зыялылар Исхакыйга багышланган һәйкәл кую, исемен тимер юл вокзалы буендагы өч йортлы мескен тыкрыктан алып, зуррак, лаек проспектка бирдерү турында үтенеч-мөрәҗәгатьләр юллау да игътибарсыз калды. Исхакыйның Чистай районының туган авылы Яуширмәдәге бердәнбер, әмма инде бүрәнәләре яртылаш черегән музеен, аның череп ауган коймаларын яңарту нияте белән матбугатта күтәрелгән шау-шуның да нәтиҗәсе һич күренми әле. Хөкүмәт 35 миллион сум акча бүлеп бирде, дигән юаткыч хәбәр ишетелсә дә, Яуширмәдәге музейны яңарту буенча җәй көннәрендә һичбер төрле хәрәкәт башланмады.

Татарстан хөкүмәтенең оясына кереп качкан йомран шикелле тын гына ятуы аңлашыла да сыман. Үзәк котырына, вертикаль хакимият гайкаларны гына түгел, сулышны да кыса. Әнә, йөз меңнәрчә имза белән үзәккә юлланган үтенечләргә төкереп тә бирмичә, Дәүләт Думасы, шуның составында Татарстанның 16 депутаты, туган тел сәгатьләрен киметү һәм ошбу илдә фәкать бер “алтындай” урыс телен генә күккә чөюне хуплаган канун кабул итте. 1906 елда шушы ук Думага сайланган Садри Максуди 100 мәртәбә мөнбәргә чыгып һәм чигенмичә көрәшеп Рәсәйнең “Мәгариф турындагы канун”ына “Рус булмаган балалар мәктәптә рус теленнән кала барча фәннәрне дә фәкать үзләренең туган телендә генә өйрәнергә тиеш”, дигән төзәтмәне кертүгә ирешкән булса, Татарстанның 16 яки Башкортстан, Чуашстан, Марий Эл, Удмуртия, Якутия-Саха, Мордовия, Чечня, Ингушетия һ.б. милли өлкә юллаган депутатларның сыңары гына да үзенең икмәк ашап һәм башка мәнфәгать күреп яшәгән төбәк халкын яклап, сыңар гына булса да сүз әйтмәде. Бөтенләй дә аңлашылсын өчен, тагын бер мәгълүмат өстәсәк тә артык булмас: илдә соңгы 20 елда ябылган мәктәпләрнең саны 13 меңгә җитсә, калкып чыккан яңа чиркәүләрнең саны 20 мең чиген дә узды инде... Менә шушы мәгълүматлардан соң, “Азатлык” оешмасы яшьләренең ни өчен Исхакыйның нәкъ менә “Зөләйха” драмасын өр-яңадан чыгарырга ният итүе дә аңлашыла булыр...

Кемдер “Бу әсәр Исхакыйның 15 томлы сайланма әсәрләрендә урын алды, аның буенча хәтта нәфис фильм да төшерделәр бит инде”, дип авыз капларга маташыр. Берникадәр аңлатма өстәү дә комачау итмәс сыман. Бердән, ул 15 томлык әсәрләрне дөньяга чыгару өчен галимнәр арасыннан фәкать Лена апа Гайнанова гына боздай каткан күңелле җитәкчеләрнең бүлмәләрен-җанын боз­ваткыч шикелле җимереп-ярып йөрде. Исхакыйның Яуширмәдәге бердәнбер музеен төзетү өчен дә, иң беренче чиратта, фәкать ул көрәште. Бәлки, галимәбез әнә шулай ялгыз булгангадыр, бөек Исхакыйның чит илләр буенча таралган мирасының бер өлеше генә мең киртәләр аша туган җиребезгә әйләнеп кайта алды, ә күпчелеге әле һаман шунда ятып калды. Шул сәбәпле, 15 томлы сайланма әсәрләрне дөньяга чыгару да 15 елга сузылды. Һәм татарлар арасында миллион гына түгел, миллиард тәңкәләр туплаган байлар дистәләп булса да, аларның берсе генә дә “Зөләйха” драмасы буенча нәфис фильм төшергән чакта ярдәмгә килмәде. Рамил Төхфәтуллин ул фильмны хөкүмәттән тезләнеп ялварган “бакыр тиеннәр” хакына гына “ерып чыгарга” мәҗбүр булды һәм, билгеле ки, иҗат җимеше киң экран да, зур мәйдан да яулый алмады (гәрчә, хәтта уңышлы чыкса да, үзәк аңа мөнбәр бирмәс иде). Ә шул ук вакытта махсус заказ буенча язылган һәм татар милләтен чукынуга, балаларын урыс дип язылган паспорт алыштыруга чакырган “Зөләйха күзләрен ача” романы офыкта пәйда булып та өлгермәде, аны шундук Казан хакиме дә миллион тәңкәлек бүләк белән олылады, әсәр күңелләренә үтә дә хуш килгән Мәскәү байлары да миллионнарны койды. Нәкъ шул карагруһчылар акчасына татар милләтен мыскыл иткән роман Европа телләренә тәрҗемә ителде. Илдә фәкать бер тел һәм бер милләт калдырырга ният иткән кара көчләр шушы сатлык роман буенча нәфис фильм төшерү өчен дә дистә һәм йөз миллионнар ыргытты. Анда төп сатлыкҗан ролен үзенең мәктәптәге татар теле укытучысын Гитлер белән чагыштырган Чулпан Хамматова башкарачагы да һич тә гаҗәп түгел иде инде... Илдә көрәш, барча милләтләрне йомып бетерү һәм колга әверелдерү өчен кансыз көрәш бара...

Исхакый үзенең “Зөләйха” драмасын моннан нәкъ бер гасыр элек, 1918 елда язган һәм шуннан бирле әлеге әсәр аерым китап булып чыгу бәхетенә ирешмәгән. Үзәктә – милләтнең бәгыренә үткән, аны көчләп чукындыру афәтләре. Һаман да бер кансыз гамәл – татарны милләтеннән, дененнән, теленнән, ата-аналарыннан, газиз тарихыннан аеру, нәселеннән өзү өчен, ул көчләп чукындыру сәясәте Казан дәүләтен юкка чыгарган 1552 елдан соң ук тамыр җәйгән. Казан кирмәне эчендәге хан сарае янына Явыз Иванның үз куллары белән чиркәү нигезен салдыртып та, мәркәз эчендәге татарларны шәһәр читендәге сазлыкларга, ә якын-тирәдәге татар авылларын башкаладан - 50, елга буйларыннан унбиш чакрымга күчереп утыртып та, Казан каласына әүвәл епископ Гурийны китереп, 1731 елда шул ук мәркәзебездә “Яңа чукындыру конторасы” ачып, ун ел үткәннән соң, атасы шикелле үк кансыз патшабикә Елизавета фәрманы буенча өяздәге 536 мәчетнең 418 ен юкка чыгарып та, һаман бер коточкыч гамәл – Идел буендагы халыкларны көчләп чукындыру сәясәтен тормышка ашырганнар. Кулына “изге” тәре һәм “изге” Иисус иконасын тоткан поп-атакайлар белән бергә илбасар гаскәрләре авыллардан-авылларга йөргән, үз йортыннан урманнарга качып китәргә өлгермәгән татар балаларын мәҗбүриләп елгага чумдыр­ганнар, “изге” атакай “изге” су бөркегәннән соң, бичара коллар муенына “тавык тәпие” көчләп тагылган. Авылда 3-4 чукынган кеше пәйда булуга ук, татарларны шулар өчен чиркәү төзеп бирергә, алар өчен салым түләргә мәҗбүр иткәннәр. Чукынучылар саны аз гына күбәюгә, татарларны яңа җирләргә, урман-сазлык арасына куып чыгарганнар. Алар төзеп калдырган йорт-хуҗалыкларга килмешәк баскын гаиләләре, үз ихтыяры белән күчеп утыручылар табылмаса, угрылык яки кеше үтергән өчен үлемгә хөкем ителгән “бөек” милләт вәкилләрен булса да табып китергәннәр. Шулай итеп, кичә Акай Күле атын йөрткән татар авылы Рус Шуганы дигән яңа ямау алган, яки әле былтыр гына Ногай бәге дип танылган сала чукынган “Нагайбәк кирмәне”нә әверелгән...

Татарлар дәүләтләр төзү, ярты җиһанны дер селкетеп тоту дигән бәхет-шанны белмәүче ар, чирмеш, мукшы халыклары түгел бит. 1731 елда ачылган “Яңа чукындыру конторасы”ның кабәхәт атаманы Аксак Каратун – Лука Конашевич әнә шул ар-мукшы-чирмешкә тоташтан “тавык тәпие” тагуга ирешсә дә, көчләп чукындыручы поплар алдында тез чүккән татарларның саны 3400 дән артмаган. Ләкин әле шул көчләп чукындырылган татарлар да үз диненнән танмаган. Йөзләгәне үз муеннарына тагылган “тавык тәпиләрен” йолкып һәм Инҗил китапларын чыгарып ташлап, баскыннар күзеннән яшеренеп булса да, Ислам динен тоткан. Соймонов атлы җәллад генерал, кабат үз диненә кайткан өчен, Хөснибикә Гайсарова атлы татар хатынын 1739 елда Екатеринбург каласының үзәк мәйданында баганага бәйләп яндырып үтергән. Һаман үз диненә кайткан йөзәрләгән татар кешеләрен ерактагы Себер сазлыкларына озатканнар. Баскыннардагы мондый кансызлыкка түзмичә, бүгенге Башкортстанның Балтач районыннан чыккан ахун Габдулла Галиев 1755 елда мөселманнарның ихтилал фетнәсен күтәргән һәм Батыршаһ наме белән танылган. Аны хәтта кулга алып һәм Петербургтагы Шлиссельбург зинданына ябып куеп та тезләндерә, җиңә алмаганнар.

Ислам динен яклап бәхәскә кергән өчен “изге” атакайлар куллары-аяклары зынҗырланган шул “бичара” тоткынның да телен тартып өзгәннәр. Ни гаҗәп, ни галәмәт, Батыршаһ хәтта телсез калгач та тез чүкмәгән. Камера ишеге ачык калдырылган беренче очрактан ук оста файдаланып, ул коридорда яткан утын балтасын кулына алган һәм, сакчылар өстенә ташланып, дүрт дошманын шундук юк иткән. Бишенчесе өстенә барган чакта, йөрәге ярылып, аягүрә көе җан биргән...

Исхакый драмасының төп герое Зөләйха да, хак-­асылда, бөек Батыршаһ яки аннан соң ук баш күтәргән Морат мулла кавеменнән. Әллә ничә тапкыр көчләп чукындыруга да карамастан, ул гомере буе үзенең изге диненә һәм милләтенә тугры калган. Туктаусыз кыйналу һәм изүләргә түзмичә ирен үтергән өчен 20 ел буе төрмә газапларын кичерсә дә, һаман газиз Аллаһы Тәгаләгә табынган. Мәңгелеккә дә ул Аллаһ колы, диндар булып күчкән. Әгәр гомере большевиклар дигән кавем изүенә туры килгән булса, һичбер шик юк, аны да, мөгаен, 1938 елда Уфа төрмәсенең диварына терәп атылган бөек Мөхлиса Бубый-Нигъ­мәтуллина язмышы урап үтмәс иде...

Менә шулай итеп кат-кат күздән кичергәч, Исхакыйның Зөләйхасы да тереләй көе яндырып үтерелгән Хөснибикә Гайсарова, теле йолкынган Батыршаһ, төрмә диварына терәп юк ителгән Мөхлиса Бубыйлар белән бер үк сафта калка. Зөләйха-Хөснибикә-Мөхлисалар образының мәңге сүнәсе юк. Илсез-җирсез калуыбызга биш гасырга якын гомер үтсә дә, безнең милләткә басым һич кимеми. Әнә, кабат телебезне йолкырга, мәҗбүриләп россиянлы милләтенә әверелдерергә, яңа төрле “тавык тәпие” тагарга тырышалар. Без һаман икенче сортлы, буйсынудагы халык. Димәк, юкка чыкмау, изелеп һәм йотылып бетмәү өчен, Батыр­шаһ-Мөхлиса-Зөләйхалар рухы кирәк, тансык әле безгә.

23 август, 2018.
 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: