Мәдәни җомга

Вахит ИМАМОВ: Исхакый музеенда янгын

Яуширмә авылында, Исхакый музееның ихатасындагы сарайлар янган, 16 сентябрь көнендә аларны ниндидер адәм актыклары көпә-көндез ут төртеп яндырган, дигән хәбәр килеп ирешкәч, тораташтай калдык.

«Мәдәни җомга» газетасы әлеге музей һәм, гомумән, Гаяз Исхакыйның бөеклеге һәм ядкәре турында дистәләгән мәкалә язды, каһарман әдипнең Яуширмә авылындагы музей-утарына ремонт таләп ителү хакында да ике ел буена чаң сугабыз. Ни үкенеч, әлеге тырышлыгыбызның шаһитлары була торып та, Яуширмәдәге музей хезмәткәрләре Рәсимә белән Гөлүсә ханымнар безгә янгын турында хәбәр итүне кирәк санамады. Саңгырау да, сукырлар да түгел, төгәл чамалыйбыз: Чистайдан бер-бер артлы район башлыгының урынбасарлары Э.Хәсәнов һәм Г.Задорнова, үзе райондагы музей-тыюлыклар директоры саналса да, Яуширмәдәге Исхакый утарына төкереп кенә караган А.Печенкин шикелле түрәләр бертуктаусыз килеп табалаудан өнсез калган ике ханым бүген үзләрен ике утлы таба уртасына эләккән бичарадай сизә. Алар гына түгел, Яуширмә авылын һәм анда оешкан элекке хуҗалыкны сатып алган «Звенигово» берләшмәсе һәм район җитәкчеләре дә Яуширмәдәге серле, хәтта күпмедер дәрәҗәдә сәяси төсмергә ия янгын хәбәрен йомып калдырачак иде. Ходайга мең шөкер, Исхакый ядкәре, азат дәүләт төзү өчен янып-көеп яшәүче милләтпәрвәрләр бар, менә шулар чакыруы буенча без фәкыйрьләрегез дә Яуширмә авылында кабат булып кайттык.

…Исхакый рухын саклаучы нигезне күзләү дә бик кызганыч. Элек ихата түре буйлап сузылган келәт, мунча, кое урынында бүген кара күмер каплаган бүрәнә калдыклары, кара күмер сарган хәрабәләр. Элек ихатаны тыкрык ягыннан каплаган коймалары череп беткән, ә парад капкасы бөтенләй ауган иде, янгын сүндергәндә, шул черек коймаларны тагын да җимереп һәм туздырып бетергәннәр. Исхакый ихатасын кайчандыр Болгар, Кашан калаларын пыран-заран китергән Федор Пестрый янә кичә килеп, таптап үткән кебек… 

Янгын якшәмбе көнне, 16 сентябрьдә, 15 сәгать 20 минутта башланган. Ихата түрендәге сарайларга электр да үткәрелмәгән булган, ягъни янгын сәбәбен розетка яки лампочкаларга сылтап йотардай нигез дә юк. Ялкын келәт белән мунча арасындагы бушлыктан бәреп чыккан. Янда гына декорация өчен куелган печән белән салам өемнәре. Егерме ел буе торып, каен тузы кебек кибеп беткән такта-бүрәнәләр. Яшеренеп шырпы сызучы кабих җаннар дөрес чамалаган: әлеге сарайлар күз ачып йомган арада гөлт кенә итәчәк бит. Җитмәсә, ике тәүлек буена авылны су бирүдән дә аерып торганнар. Кабих җаннар, бәлки, әле сусызлыкка да өмет иткәндер. Әмма, Яуширмә бәхетенә, нәкъ якшәмбе иртәсендә урам колонкаларында янә су пәйда булган һәм, Исхакый утарындагы сарайларны ялкын ялмауга ук, барча күрше-күлән чиләк-көянтәләр белән ут сүндерүгә ташланган. Ярты сәгатьтән соң Чистайдан да «өлгер, җитез» янгын сүндерү машиналары килеп җиткән.

Ут ялмаган сарай-келәтләр белән Исхакый музееның бүрәнәдән салган янкормасы арасында нибары җиде-сигез генә адым чамасы. Ходай Тәгалә мәрхәмәте белән, әле ярый, ялкын шайтаннары музейның төп йортына сикереп өлгермәгән икән...

Дистәләрчә тапкыр элек тә яздык, «Мәдәни җомга» хәзер янә кабатларга мәҗбүр. Без узган елның 10 августында Яуширмә авылында булып кайтканнан соң, Исхакый музееның ташландык хәле турында ике бит тутырып чаң суккан идек. Язманы газетада чыгару белән генә канәгатьләнмичә, республиканың Дәүләт Советындагы комитет рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев белән Бөтендөнья татар конгрессына да ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Безнең эздән Яуширмә авылына Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев та барып кайтты. Газетадагы безнең язма хөкүмәт рәисе Алексей Песошин өстәленә дә менеп ятты. Исхакый музее турында Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да хәбәр ителде. Нәтиҗәдә быел яз айларында ук Исхакый утарын һәм якындагы юлларны яңарту өчен хөкүмәт 35 миллион сум акча бүлеп бирде, әлеге сумма Чистай районы карамагына күчерелде. Җирле «эшем ияләре» чәчәктәй җәй айларын энә карагыдай сикерткәләп кенә уздырдылар бугай, Исхакый утарын сафландыру өчен бармакка-бармак сугып караучы да табылмады. Һәм менә явыз тәкъдир безне, яңакка ялтыратып, кисәтергә дә онытмады…

Безнең үтенеч буенча, «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесенең генераль директоры Илшат Әминов Яуширмә авылына махсус бригада юллады. Исхакый утарында булган янгын турында журналист Илзирә Юзаева әзерләгән ачы язма узган якшәмбе кичендә телевидение аша да күрсәтелде инде...

Ә күңелдә ут һәм мең-мең сорау калка. Чистай районы җитәкчеләре ни көткәннәр? Аларда аерым Гаяз Исхакый рухына гына түгел, гомумән, татар милләтенә карата хөрмәт уянырмы? Дмит­рий Ивановның район башлыгы булып билгеләнүенә ун ел чамасы гына бар шикелле, әмма, ни галәмәт, Чистай төбәгендә Сабантуй бәйрәмнәренең дә үткәрелгәне юк, Исхакый укулары да бөтенләй онытылды. Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума, дигәндәй, ни чарадан бичара халәттә турыдан-туры Татарстан Илбашы Рөстәм Нургали улына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез. Миллионлаган тәңкә чыгым тотып, Париж уртасындагы Эйфель манарасы каршында яки Мальта утравында, Австралиядәге Аделаида белән Канададагы Квебекта да Сабантуй бәйрәмнәре үткәреп була ул. Ләкин аңа карап Чистай районының Каргалы, Шонталы яки шул ук Яуширмә авылында туып-үскән балаларда туган нигезгә мәхәббәт тәрбияләү дә, аларны туган авылларында тотып калу да мөмкин түгел. Ә шул ук газиз Яуширмә халкының ким дигәндә 15 ел буена Сабантуй да күргәне юк бит! Шул ук башлык еллар буена Яуширмәдә Исхакый рухы яки авыл халкы хакына дип сыңар гына да изге гамәл кылмый, җимерелеп беткән юлларны төзекләндерү өчен чаң сугарга да кыймыйча, аның каравы, телевидение бригадасы яки матбугат вәкилләре килгән чакта таракан шикелле ярыкка кереп посуны гадәт иткән Лилия Гәрәева атлы хатынны җирле үзидарә хуҗасы итеп тота. Татар милләтенең гореф-гадәтләренә, асылына, яшәү рәвешенә бу чаклы да гамьсез һәм сансыз булган мондый башлыклар ник кирәк соң безгә?! Һәм шушындый ук дәрәҗәдәге сорау белән мәдәният министры Ирада Әюповага мөрәҗәгать итәбез: еллар буена Яуширмәдәге бөек Исхакый утарына төкереп караган һәм хөкүмәт бүлеп биргән 35 миллион сум акчаның кадерен белми торган эшлексез Печенкинны ни өчен дип музей-тыюлык директоры итеп тотасыз? Һәм инде бөтенләе белән хөкүмәткә сорау: бөек Гаяз Исхакыйны тудырган газиз Яуширмә авылы һәм аның рухы сеңгән татар туфрагы ни рәвешле чит республикадан килгән “Звенигово” комбинаты кулына килеп эләкте? Яуширмәдәге конторалары түбәсенә халык күзенә төтен җибәрү өчен генә коммунистлар байрагы элеп куйсалар да, бөек Исхакыйның рухы-әманәте, хәтта исеме дә большевик-чекистлар өчен дә, бүгенге ялган демократлар өчен дә дошман, кыргый бит ул! Һәм ул комбинат Татарстан туфрагы чәчәк атсын өчен түгел, ә аның соңгы сүлен суырып бетерү өчен генә килмәгәнме?!.

Хөкүмәт биргән 35 миллион сум акчаны уңга-сулга җилгәреп бетерүләреннән бик куркабыз. Исхакый музеен яңарту өчен проект әзерләүне тапшырып, төбәктән-төбәккә энә карагыдай очып йөрүче бер “бөек”кә миллион тәңкәдән артык “бүләк” әзерләүләре турында да хәбәрләр бар. Шикләнүләр арта, нигезсез дә түгел: райондагы “татар милләтен егылыплар китеп яратучы” җитәкчеләрнең хөкүмәттән алып биргән сумманы Чистайдагы Пастернак яки ошбу калага килеп, сугыш сөреме һәм афәте турында пафос әләме селкегән Фадеев, Исаковский, Леонов, Тарковскийлар истәлегенә нигезләнеп килүче яңа бер музейга сарыф итүләре дә мөмкин. Шул сәбәпле һаман баш ватабыз һәм дә ут йотабыз. Яуширмәдәге Исхакый музеен төзү, аның экспозициясен булдыру өчен янып-көеп йөргән Лена апа Гайнанова бар бит. Төркиядәге “Идел-Урал” фонды директоры Түләй Дуран әле бер ай элек кенә Исхакый мирасын Татарстан кулына кайтарып бирде, ягъни Яуширмә музеен яңарту өчен дә мирас өстәлде. Әгәр Чистай районы җитәкчелегенә бер өмет тә юк икән, Исхакый музеен яңарту эшен үзен инде бар җиһанга танытып өлгергән “Яңарыш” фондына тапшырырга да мөмкин. Әлеге музейны 1999 елда Минтимер ага Шәймиев шәхсән үзе ачты, димәк, күңеленә газиз бу утарны яңарту эшен ул үзе өчен дә савап санар иде. Вариантлар хәттин. Әмма һичбер татарның да Исхакый рухына гамьсез күз белән карарга хокукы юк. Кайчак сөйләшкәндә “Тукай белән Исхакый бер үк дәрәҗәдә”, дигән сүзләр белән хата җибәрәләр. Газиз Тукаебыз бөек Исхакыйны “милли юлбашчыбыз”, дип биек бәяләгән. Ни кызганыч, бер гасыр вакыт узса да, андый бәягә лаек яңа әйдәман һич калыкмый әле.

21 сентябрь, 2018.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: