Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Вахит Имамов: Булмаган сугыш төтене

Татар халкында “Бер ялганны яшерү өчен соңыннан йөз ялган да җитми”, дигән бик хаклы гыйбарә бар. Болар да ничә дистә еллар буе “Куликлар кырында Дмитрий кенәз Алтын Урда өстеннән җиңү яулады”, дигән уйдырманы аклау өчен, әнә, дистәләгән галимнәргә фәнни дәрәҗәләр өләшә

14 декабрь кичендә Мәскәүнең “Звезда” каналында “Улики из прошлого” тапшыруы булды. Аның Куликово сугышына багышланачагы турында алдан ук кисәткәннәр иде. Әлеге сугыш урыска гына түгел, татар бабаларыбызга да, ягъни безнең тарихка да кагылачак, дигән сүз, шуңа көтеп алдым. Куликово кырында урыс коралына, яу тактикасына, алар каһарманлыгына “дан” китергән “искиткеч” бәрелеш турында инде җиденче гасыр буе лаф оралар, тик, ни галәмәт, әлеге яу узган яланны да, анда меңәрләп җирләнгән җәсәдле каберләрне дә, хәтта сугыш кораллары калдыкларын да эзләп таба алмыйлар. Ярар, бәлки берәр яңалык тапканнардыр, дигән өмет белән экран каршына барып утырырга туры килде.

Әлеге тапшыруны Олег Масленников-Войтов атлы артист алып бара. Әлбәттә, ул тарихта колач салып йөзә торган белгеч түгел инде. Теле телгә йокмыйча сөйли һәм смартфон экранын әйләндерә белгәне өчен генә сайланган һәм, билгели ки, зур гонорар хакына ялланган шома бер уенчы. “Скрытые угрозы” тапшыруын алып баручы Николай Чиндяйкин да техникада, биология яки физикада тирән йөзүче галим түгел бит, ул – детектив киносериалларда бандитлар атаманы рольләрен башкарган артист буларак кына мәгълүм. Мәгәр Мәскәүнең үз бизмәне, аларга бандит ролендәге геройлар да нәкъ мач килеп тора.

Куликово явы - Бөек Русь дәүләте формалашуга нигез салган, анда Мәскәү кенәзе Дмитрий Иванович кул астына берләшкән рус полклары Алтын Урда гас­кәрен тар-мар иткән, диләр. 1380 елның 8 сентябрь көнендә булган икән бу хәл. Йөзәрләгән урыс тарихчылары, хәтта аларның дистәләгән фәнни институтлары, академияләре дә шулай дип тәкрарлый, үкчәләре белән үз күкрәкләренә тибенә, ләкин менә 640 ел бит инде – яу узган урынны тәгаен генә эзләп табалмыйлар. Куликово явы бернинди чит ил документларында да телгә алынмый, хәтта әле бүген дә чит илләрдә аны санга санаучы юк. Бу яу турындагы хәбәрләр халык теленә чиркәү поплары сырлаган “Сказание о Мамаевом побоище”, “Задонщина” дигән әкиятләр аша гына кереп киткән. Ә аларга ышансаң, Дмитрий кенәз яу кырына 300 меңгә якын яугир туплап килгән, мәгәр, вәт каһәрең, аларның 250 меңгә якыны яу кырында ятып калган икән. 250 мең мәетне җирләү өчен хәзерге силос базларыдай йөзәрләгән зур-зур чокыр кирәк. Ул корбаннарны “Монастырщино яисә Ивановка авылларына кайтарып җирләгәннәрдер”, дигән гөманлау аша да күзгә төтен җибәреп карадылар, вәләкин теге зиратларда да бернинди дә туганнар каберлеге таба алмадылар.

Шул “Сказание” белән “Задонщина”ларны тыңлап туйганнан соң, Тула өлкәсендә яшәүче берничә алпавыт берләшкән дә 1850 еллар тирәсендә Монастырщино авылында Дмитрий Донскойга багышланган һәйкәл төзеп куйган. 1913-1917 елларда шунда ук Сергий Радонежский хөрмәтенә дә храм калкытканнар. Чиркәү әһелләре язып калдырган риваятьне хәтта Бөек Ватан сугышы башлангач та искә төшергәннәр, урыс коралына дан китергән, Бөек Русь дәүләтен формалаштыра башлаган Дмитрий Донской исемендәге орден да пәйда булган.

Менә ХХI гасырны кырлыйбыз бит инде, риваять дигәннәре гөрләп чәчәк ата. Тула каласының үзеннән тыш, өлкәнең Кимово һәм Куркино районнарында Куликово сугышына багышланган дүрт музей комплексы эшләп тора. Әлбәттә, ике район да “Кулик явы” (татарчасы – “Шөлде явы”) безнең җирлектә үткән”, дип яка тартышалар. Монастыр­щинода гына түгел, аннан биш чакрымдагы Моховое авылында да булмаган яуны сырлау белән мәшгуль фәнни үзәкләр калкып чыккан. Куликово музей-комплексын хәзер уен-муен түгел, ә тарих фәннәре докторы Олег Вронский җитәкли. Урынбасары да – тарих фәннәре кандидаты Андрей Наумов. Менә шул Наумовның күзәтүе астында Куликлар кырында, дистәләгән саперлар чакырып, мина эзләгечләр белән “тентү” уздырганнар. Аерым бригадалар ике урында 12х12 метр киңлектә тирән базлар казып, трактор бульдозерлары белән фәлән сутый җирнең туфрагын да әйләндереп караган. “Фәлән йөз меңле яу урыны” дип шапырынган кырдан нибары 20 гә якын металл ватыгы табылган, әле аларының да яртысы ХII, калган яртысы XVI гасырныкы икән. Һәм шуларга өстәп киң басудан сыңар гына да сәдәф калдыгы, йә очлым сыныгы килеп чыкмаган бит. Аптырагач, “Әллә җирдәге кислоталар ашап бетердеме икән?” – дип, металл белән чүпрәк калдыкларын банкаларга тутырылган туфрак эчендә дә тотып караганнар. Моны Ломоносов исемендәге Мәскәү университеты галимнәре тикшергән, иллә мәгәр ике айдан соң ук нәтиҗә ясаганнар: “Юк, бу туфракка эләккән металл вә чүпрәкләр консервланган төсле була, алар предметларга һичбер тәэсир ясамый” һәм вәссәлам! Җирне фәлән метр тирәнлектә ультратавышлар, эхо-тоткычлар белән дә тикшереп чыкканнар, ләкин каберлек иясә корал калдык­лары кебек әйберләр юк булгач, юк инде!..

Хәзер болар яңа фараз суза. Имеш, кулик-шөлдиләр кырында орышка керүчеләр бик күп булмагандыр. Бер төркем галим рус гаскәрен – 20, Мамайныкын 30 меңгә җиткереп саный, икенчеләр шул ук нисбәттә 70 һәм 90 мең дип бара. Алар шапырыныр, ә дәлилләр, әйтик, Дмитрий кертеп куйган “Засадный полк”ны яшерердәй имән урман кайда?..

Татар халкында “Бер ялганны яшерү өчен соңыннан йөз ялган да җитми”, дигән бик хаклы гыйбарә бар. Болар да ничә дистә еллар буе “Куликлар кырында Дмитрий кенәз Алтын Урда өстеннән җиңү яулады”, дигән уйдырманы аклау өчен, әнә, дистәләгән галимнәргә фәнни дәрәҗәләр өләшә, 4-5 музей-комплекс эшләтә. Тула каласыннан Куликлар кырына чаклы туристик юллар салынып куелган, кунакханә һәм рестораннар әзер. Килгән кунакларның күзләренә төтен җибәрү өчен, хәтта, Куликово явын уйнап күрсәтүче яллы артист-әрәмтамаклар да бар. Бөтенесен бергә кушып санасаң, бер ялганны аклау өчен ел саен йөзәр миллионлаган сумлык байлык ага. Бер генә кимчелек: ошбу җиңүгә ышандыра алырдай сыңар дәлил дә юк. 

Ә җыр гел яңара. Чиркәүдәге икона осталары сурәтләп калдыр­ган рәсемнәрдә Дмитрий җайдак­лары да, Мамай яугирләре дә бер үк төрле байраклар күтәргән, хәтта алар йөзләре белән дә бер үк төрле – азиатлар итеп тасвирланган. Аллага шөкер, “Улики из прошлого” тапшыруын әзерләүчеләр искиткеч зур “ташлама”га барган, аларча: Дмитрий кенәз кул астына да татар җайдаклары килеп кушылу мөмкин гамәл икән. Җитмәсә, болар аңлатуынча, Дмитрий кенәзгә каршы яу белән килүче гаскәр башлыгы да әллә кем түгел, ә Иделнең уң ягыннан башлап Кырымга кадәр җәелгән җирләргә хуҗа булып торган темник – төмән башлыгы Мамай би икән. Ә Мамай гына булгач, Дмитрий кенәзне “Алтын Урданы тар-мар итүче”, дип сөйләп буламыни? Ул Мәскәүдән еллар буена түләмичә яткан ясакны алырга Туктамыш хан тарафыннан җибәрелгән вак бер гаскәр башлыгы гына лабаса!..

Иң мөһиме – болар 640 ел буена кулик-шөлдиләр кырында яу булуын исбат итә алмый. Бер генә каберлек тә, яу кырында теткәләнеп бетәргә тиешле сугыш киемнәре һәм кораллар да табылмаган. Кайбер галимнәр инде, аптырагач, “бу яланда Пересвет белән Чәләби бәрелеше генә булгандыр да, икесе дә һәлак булу сәбәпле, каршы көчләр сугышка да кереп тормыйча кире борылгандыр”, дип гөманлый. Чөнки тагын да чокына башласаң, өстәмә мең каршылык. Шул ук “Сказание” белән “Задонщина”ларында “каһарман” Дмитрийның сугыш башлануга ук кенәз киемен бояр Бренкога калдырып, яу кырыннан читкә качуы тасвирлана. Дөрес­тер, дип ышанмыйча булмый, чөнки 1382 елда һаман ясак түләмичә яткан өчен Мәскәү өстенә Туктамыш хан шәхсән үзе 40 меңлек гаскәр белән килгән чакта, Дмитрий кенәз, авырлы хатынын һәм дистә меңләгән яклаучысыз халыкны ташлап, Коломнага чыгып кача. Шундый куркак җан да “бөек Русь барлыкка килүгә нигез салучы” дип бәяләнә һәм орден кадәр орден исемен йөртә аламыни?..

“Өлкән туган” кызганыч. Ничә гасыр буе гадел тарих, хак тарихсыз көе интегәләр. Шул ук вакытта, башка барча милләтләр тарихын һәм телен кысып кына, буп-буш далада мәрмәр кыя калкытырга маташу да – үзе үк нык көлке.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев