Мәдәни җомга

Вахит Имамов: Безгә 25 яшь!

«Мәдәни җомга» матбагасының беренче саны 1995 елның 10 июль көнне дөнья күрде, димәк, безнең газетага бүген 25 яшь!

«Мәдәни җомга» суверенлык игълан иткән Татарстан Рес­публикасы иркен сулыш алып яшәгән елларда, милли хәрәкәт, сәнгать әһелләре, галимнәр һәм татар әдипләре таләбе белән туды. Татарның милли рухын, мөстәкыйльлек өчен көрәштә узган сикәлтәле юлын, дәүләтчелеккә йөз тоткан какшамас кыйбласын чагылдыру һәм туг­рылык саклау өчен зыялы катламга үз мөнбәрен, шәхси елъязмасын булдыру кирәк иде. Газета республиканың мөстәкыйльлеген ныгыту максатыннан туды һәм 25 ел буе ул татар халкының милли рухын саклауга хезмәт итте. Газетаны 19 ел буе җитәкләгән шагыйрь Зиннур Мансуров та, аның урынбасарлары Газинур Морат белән Әгъзам Фәйзрахманов, редакциянең башка хезмәткәрләре дә милли азатлык өчен көрәш юлын ташламады.

Азатлык өчен, туган халкыңның җан-кан чисталыгын һәм милли кыйбласын саклау өчен көрәш берчакта да җиңел була алмый. Күләгәле илдә мөстәкыйльлек юлын сайлаган республиканы әүвәл вакытлы шартнамә рәвешендәге баллы прәннек тоттырып алдадылар, аннары губерналар сафындагы тәртә арасына кертеп бастырдылар. Иске камыт, 700 әр млрд тәңкә күләмендәге ясак кире кайтты. Демократик хакимият дигән битлек киеп алган җитәкчелек хәтта кансыз Николай патша белән җәллад Сталин кул сузарга кыймаган җаныбызны бугазлап алды. 2007 елдан башлап без яшь буынга газиз Татарстаныбыз тарихын укытудан, ә ике ел элек хәтта туган телебездә белем бирүдән дә мәхрүм ителдек. Читлек эченә куып кертелгән барскаебызның хәле җиңел түгел, әмма сугым малы сыман сузылып ятарга теләмәгән милләтнең көрәшүдән башка мәсләге юк. «Мәдәни җомга» газетасы бүген дә әнә шул юлда, ул азатлык кыйбласына хыянәт итә алмый.

Безнең күкрәк сугарлык каһарманнарыбыз олы диңгезгә тиң. Хакимият әле бүген дә аның һәйкәлен күтәрергә дер калтырап торган Олуг Мөхәммәд хан – Җир шарында бер генә таҗдар да ирешмәгән батырлыкны яулаган бөек шәхес. Нәкъ менә шушы хаким - 1437 елның 5 декабрендә Белев кирмәне янында, үз канаты астына сыенган хатын-кызларны да кертеп санаганда, 3 мең кешелек шәхси гвардиясе белән рус кенәзләренең 40 мең җайдаклы гаскәрен тар-мар иткән сәрдар! Шушы ук бөек таҗдар 1445 елның 7 июлендә Суздаль каласы янында русларның олуг кенәзе Василий Икенче гаскәрен янә пыран-заран китергән, дошман хакимне әсирлеккә эләктереп, ике ай буена Нижний Новгород зинданында яткырган, «олуг агай» вәкилләре 200 мең алтын тәңкә китереп «калым» түләгәннән соң гына, кенәзләрен иреккә чыгарган, әмма Мәскәү белән Казан арасында Касыйм ханлыгын төзетеп куюга ирешкән сәясәтче! Җир шарындагы бер генә милләт тарихында да мондый җиңүче сәрдар, җиңүче таҗдар юк, ни кызганыч, безгә шуңа һәйкәл бастырып куюны да ерак мәркәз тыя...

Яки милли азатлык хакына гомерләрен дар агачында тәмамлаган Теләкәй-Күчем-Акай нәселен генә искә төшерегез. Ун мең баш елкы атка, Туймазыдан Бөре кирмәненә кадәр сузылган урман-далаларга ия булган иң зур җирбиләүче Теләкәй морза, Софья-патшабикә 1680 елларда аның утарларын монастырьларга бүлеп бирә башлагач, 10 мең җайдаклы гаскәр җыеп яуга күтәрелә, Ык елгасы ярында Уфа воеводасы Коркодинов гаскәрен тар-мар итә, әмма яралы килеш әсирлеккә эләгеп, гомерен дар агачында тәмамлый. 1704 елда Петр патша эмиссарлары татар-башкорт халкына 72 төрле яңа салым уйлап табып талый башлагач, яңа милли-азатлык явын аның улы Күчем морза, ә 1735 елда патшабикә Анна тарафдарлары Ор елгасы ярында Оренбург крепостен төзеп, Урта Азияне яулап алу өчен плацдарм әзерли башлагач, яңа дәһшәтле яуны инде Теләкәй морзаның оныгы Акай җитәкли. Җир шарындагы бер генә халыкта да 60 ел буена азатлык явын алып барган сәрдарлар нәселе юк, тик ни кызганыч, үзебездә ошбу нәсел вәкилләренең исемнәрен йөрткән сыңар тыкрык та юк!..

Яки 1906 елда Париждагы Сор­бонна университетын тәмамлап кайтып, Россия Думасының ике чакырылыш депутатына әверелгән һәм бар Дума өчен мондый дәрәҗәдәге бердәнбер зыялы Садри Максуди. Үзләре арасында аның кебек укымышлы депутат булмаганга күрә, Россия Думасының Англия парламентына делегациясен җитәкләгән. 1917 елда патша урынына Вакытлы Хөкүмәт килгәч, хәтта шул хакимият тә Максудины Төркестан (барча Урта Азия) белән идарә итеп торучы министрлар составына керткән. Шул ук 1917 елның июль аенда Максудины инде Казандагы милли корылтай сайлаган Милли идарә, ә ноябрь аенда Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе рәисе (бүгенгечә атасак, президент!) итеп күтәргәннәр. Шушы рәис җитәкчелегендәге Милләт Мәҗлесе 29 ноябрьдә Идел-Урал штатын игълан иткән, әмма большевиклар хакимияте аны атып үтерергә хөкем иткәч, Финляндия аша әүвәл Франциягә, аннан Төркиягә качарга мәҗбүр булган. Иң гаҗәбе шул: 1955 елгы сайлаулар вакытында Садри Максудины Төркия президенты урынына дәгъвачы итеп тә күтәреп чыкканнар, ул үзе генә кандидатурасын кире алган. Берьюлы ике илдә президентлыкка тәкъдим ителгән андый шәхес бүтән бер генә милләттә дә юк!..

Безнең Гитлер суды тарафыннан җәллад балтасы астында башлары чабып үтерелгән 11 каһарманыбыз да – Җир шарында, барча милләтләр арасында бердәнбер! Һәм андый кабатланмас шәхесләребез әле санап бетергесез. Яшь буында милли горурлык һәм азатлык өчен көрәш рухын сүндермәү өчен без әнә шул дөньяда бердәнбер булган каһарманнарыбыз, газиз милләтебез узган авыр тарихны даими рәвештә кабатлап торырга тиешбез. Ерак мәркәз безне газиз тарихыбызны һәм газиз телебезне укытудан тыйгач, бу бигрәк тә лазем. Тарих – спираль ул, ябык боҗра эченә утыртылган тиен кебек әйләнә дә кайта. Сагыздай кара төннәрдән соң да, барыбер, таң ата. Милләтебезгә өр-яңадан иркенләп сулыш алу өчен дә җае тумый калмас. Менә шул чагында кулларына азатлык әләме күтәргән яңа буын кирәк. Без менә шул киләчәк, яңа буын хакына көч куябыз. Кыйблабыз да шул ук.

25 ел дәвамында без, атна саен 24 әр битле итеп, 1300 гә якын сан чыгардык. Шагыйрь Газинур Морат әйтмешли, ул саннарның битен-биткә ялгап тезсәң, мөгаен, Татарстанны урап чыгарга да җитәр иде. Иң мөһиме – газетабыз үз эчтәлеге белән милләтебезнең энциклопедиясе, азатлык һәм милли рух өчен көрәш елъязмасы булды. 

25 ел буена безнең газетага ихтирам, димәк, милләткә тугрылык саклаган укучыларыбызга рәхмәт! Әлбәттә, дистә еллар буе шушы газиз матбугат яшәеше өчен хезмәт куйган Рәмзия Габдуллина, Сөембикә Кашапова, Рәсилә Фәттахова, Алсу Зәйдуллина кебек ветераннарыбызга һәм редакция коллективына рәхмәт! Безнең кояш әле баемаган, якты таңнар хакына сау яшәргә язсын!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: