Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Вахит Имамов: Аксак Тимер – безгә кирәк түгел!

Милли тарих фәненең торышы турында да күкрәк сугарга иртә әле безгә.

Яңа ел ялларыннан соң беренче атнада ук Язучылар берлегендә “Әдәбиятта тарихчылык” дигән тема буенча түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрелде. Берлек бинасына тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан Алтын Урда чоры тарихы буенча бүлек мөдире Илнур Миргалиев, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин, Татарстан Югары Советы депутаты Рамил Төхфәтуллин, Татарстан кинематографлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров килгән, әдипләребез ягыннан Фәүзия Бәйрәмова, Тәлгат Галиуллин, Нурулла Гариф, Рафис Корбанов, Рөстәм Галиуллин, Фәрит Яхин, Илсөяр Иксанова, Вахит Имамов кебек язучыларны чакырганнар. Сөйләшү башланганчы ук “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалыннан, “Татар-информ” агентлыгыннан, “Казанфирст” порталыннан да журналистлар рәхим иткән. Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүне, әлбәттә, берлек рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды.

Гаҗәеп сер түгел, язучылар арасында милләт тарихын биш бармагыдай төгәл белгән әдипләр бик аз. Нәкъ шул сәбәптәндер, әдәбиятта тарихи романнар да гаять сирәк туа. Аларны аеруча 40-50 яшьтән узган буын көтеп яши, чөнки әлеге урта буын кешеләре тарих белән беркадәр булса да хәбәрдар, дип күңел юата алабыз. Ләкин инде 2007 елдан бирле Мәскәүдәге Мәгариф министрлыгы татар һәм, гомумән, рус булмаган “вак” милләтләр тарихын укытуга бөтенләй табу салды, шуңа күрә хәзер инде 30 яшькә җиткәннәр дә үз кавеменең үткән юлын белми. Өч ел элек, мәктәпләргә кирза итек белән кереп, татар телен дә таптап чыктылар. Изү бу рәвешчә барса, тагын 15-20 елдан соң татар тарихын үз телендә укып өйрәнердәй буын бөтенләй калмаячак. Мәсьәләнең мондый торышы исә, үз чиратында, татар милләтенең ачы язмышы турында тарихи роман яза алырдай әдипләрнең дә каләмен төшерәчәк. Бөтенләй дә перспективасыз иҗат – баллы мичкә түгел.

Тарихи романнар иҗат итү дигән сфераның икенче ягы да бар. Нурихан Фәттах белән Мөсәгыйт Хәбибуллин язган тарихи романнар хәтта әле 1970-1980 елларда ук икеләтә тираж куеп, 30 ар мең данә итеп басыла, ук вакытта татарча әсәрләрне йөгертеп укырдай әдәбият сөючеләр саны да йөз меңләгән иде. Өстәвенә, шул икеләтә тираж өчен, әдип­ләрнең үзләренә икеләтә каләм хакы түләнде, ул елларда андый гонорарга “Волга” машиналары да алып була иде. Бүген исә, Ф.Бәйрәмова бәяләгәнчә, “юрган асты романы” язасыңмы, әллә җиде йозак астына яшерелгән милли тарихның граниттай кыя­ларын теш-тырнагың белән аралап, йөрәгеңнән тамган канны куша-куша, тарихи әсәр тудырасыңмы, дәүләткә барыбер, ул ике төр язмага да йөз-йөз илле мең чамасы гына сәдакасын суза. 

Әле шулай, йөрәк каны аша язылган тарихи әсәрнең дә киләчәге бик юк. Милләтнең газиз ул һәм кызлары турындагы, безнең ачы тарих турындагы әсәрләрне бер генә театр да үз сәхнәсенә мендерми, элек төп каһарманнары Муса Җәлил, Мулланур Вахитов, Габдулла Тукай, Мөхлиса Бубый булган спектакльләрне дә сәхнәләрдән “себереп” төшерделәр. Безнең нәшрият тематикасына, милли театр репертуарларына, Казан киностудиясенең эш планнарына да Мәскәү ягына авышкан кирза итекле, тимер ыргаклы “сакчы агайлар” хуҗа булды сыман.

Тарихи роман яки татарның ачы тарихын иҗат итүче әдипләребез элек тә бик санаулы булган, ә хакимият шуларның да Һади Атласи, Газиз Гобәйдуллин кебекләрен таш төрмә диварларына терәп аткан, Гаяз Исхакый, Муса Бигиев кебекләре чит-ят илгә качып кына гомерләрен саклап кала алган. Ут белән шаяручылар бүген дә бармак белән санарлык. Фәүзия Бәйрәмова үз романнарын Себер һәм Төркия җирләрен аркылыдан-буйга йөреп, архив тузаннары эчендә казынып тудыра, шулар өчен ул әллә ничә суд мәхшәрен узды. Вахит Имамовны нәкъ шул рәвешчә интегеп язган әсәрләренең кайберләре өчен суд юлында йөртеп, йөзәр мең тәңкәле штрафлар салып газап­лыйлар. Кирза итеклеләр безнең әдипләрне һәм милли әдәбиятны янә агач аран арасына куып кертергә, муеннарга элмәк кидерергә чамалый. Шушындый хокуксыз хәлгә калдырылгач, татарча язылган тарихи романнарны рус, төрек яисә казах теленә тәрҗемә итү турында сүз дә булганы юк. Хөкүмәткә, гомумән, татар тарихын, татар әдәбиятын дөньякүләм аренага чыгару бөтенләй дә кирәкми, ул аларга артык кашык итеп карый сыман. 

Милли тарих фәненең торышы турында да күкрәк сугарга иртә әле безгә. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты татар тарихының җиде томлы, саллы энциклопедиясен тудырды, монысына шөкрәт вә афәрин. Ләкин гомумсаны белән дүрт мең ярымга җиткән татар авылларының тарихы турында бер генә җитди хезмәт тә тудырылмаган әле. Ул арада күрше халыклар һич тә тыныч ятмый, аларның кайберләре безнең тарихка гына түгел, безнең милләт балаларына, безнең телгә тикле дәгъва белдерә. Башкорт мөтәгалимнәре, әнә, үз республикаларының төнь­як-көнбатыштагы 20 гә якын районында 6-7 гасыр буена гомер сөргән татарлар теленнән “башкорт диалекты” ясап куя, ул һәм кызларын йөз меңәрләп санда башкорт итеп җанисәпкә ала. Чуашлар хәтта Мәккәгә хаҗ кылган шагыйрь Мөхәммәтне дә чуашныкы дип күкрәк суга. Кичә генә кардәш вә дус булып саналган казах галимнәре хәзер Алтын Урданы “татарныкы түгел, казахныкы”, дип шәрран яра. Беркадәр чамалыйбыз, Мәскәүдәге карагруһчы сәясәтчеләр “казах халкының элек иле, үз дәүләте дә булмаган, бүгенге республикаларын да большевиклар гына ясап биргән”, дигән шигарьләр астында казах җирләренә дәгъва белдерә башлагач, тегеләре, җавап йөзеннән, Алтын Урданы да үзенеке итеп бетермәкче. Ләкин тарихта Урда тәхетенә утырган бер генә ханның да казах вәкиле булуы мәгълүм түгел, ислам динен кабул иткән Бәркәдән башлап, ул динне Урта Азиягә тараткан Үзбәк ханга, аларны алыштырган Туктамыш хан, Олуг Мөхәммәткә кадәр – барчасы да асыл татарлардыр. Алтын Урда җимерелгәч, Амудәрья белән Сырдәрья буйларыннан башлап 1950 елларда “табылган” чирәм җирләргә кадәр җәелгән мәйдандагы Ак Урда ханлыгын да татарлар төзеп биргән. Сыгнак, Сәүрән, Әтрәр калаларын үз эченә алган Ак Урдада ханнар булып Чымтай, Ырыс, алардан соң Алтын Урдадан Аксак Тимер канаты астына качкан һәм шул Аксак биргән гаскәр ярдәмендә тәүге тәхеткә үрмәләгән Туктамыш утырган. Бүген аек чамалыйбыз: урыс карагруһчылары “безнең җирләр” дип дәгъва итмәсен өчен, казахларга ерак гасырларда татарлар нигез салган Сәмәй-Семипалатинск, Кызылъяр-Петропавел калаларын да үзләренеке дип таныту отышлырак. Казахларның гомер-гомергә татарныкы булган Җаек-Уральск каласын һәм бу өлкәне дә кабаттан урыска кайтарасы килми. Шуңа күрә алар бөтен Алтын Урда тарихына да казах таҗы кидереп куюдан тартынмый. Әмма без – кайчандыр империя тоткан һәм ярты җиһанны дер селкетеп яшәгән татарлар – бу ялган “империячеләргә” каршы үз сүзебезне әйтергә һәм аларны урыннарына утыртырга тиештер бит!..

Безнең дәшми яшәвебездән файдаланып азынулар һәр тарафта бара. Әнә, инде үзбәкләр дә борынгы татар җире – Самара өлкәсендәге Кондырча елгасы буена, Кызылъяр районының Кече Каменка авылы янәшәсенә китереп, Аксак Тимер әмирләренә һәйкәл куймакчы. Бу хакта Үзбәкстанның премьер-министры А.Арипов кул куйган карар чыгарылган, ул инде Россия хөкүмәте белән дә килештерелгән. Ягъни Чабаксар шәһәрендә Явыз Иван истәлегенә һәйкәл куярга өлгергән һәм шул ук җәллад һәйкәлен Алатырь шәһәренә дә куярга карар кылган Россия хөкүмәте Явыз Иван шикелле үк баскын, талаучы, йөз меңләгән халыкны кырып бетерүче җәллад Аксак Тимер истәлеген мәңгеләштерүне дә яклый, дигән сүз бу. Бу гамәлне нәкъ менә татар милләтенә каршы юнәлтелгән, безне кимсетү һәм юкка чыгару өчен кылынган чираттагы мәкерле бер адым дип кабул итмичә булмый.

Бер үк вакытта искиткеч гаҗәп тә. Мәскәү карагруһчыларының мантыйгы буенча, Аксак Тимер гаскәре Алтын Урданы җимергән, Идел буенда һәм Кырым атавында дистәләгән калаларны юкка чыгарган, берочтан урысларның Елец (Карасу) каласын да җимереп үткән. Иллә мәгәр нинди сәбәптәндер, Аксак Тимернекеләр шуннан ары бер урыс каласына да кул сузмаган, кире борылып кайтып киткән икән.

Ни галәмәт, алар хәтта чиркәүләрендә дә 1395 елның 26 августын (8 сентябрен) Русьнең Тамерланнан могҗизаи котылу көне дип билгеләп үтә. Алар мантыйгы буенча, изге көндер, шайтан. Боларга мөселман калаларының җимерелеп бетүе, йөз меңләгән мөселман кырылу – һәммәсе дә бәйрәм. Ләкин нишләп алар Аксак Тимер һәйкәлен Самара җиренә, Татарстан чигенә куюны хуплаган соң? Тарих эзенә кайтсаң, Аксак Тимер 1395 елда әле Кавказдагы Терек елгасы ярында да Туктамыш хан гаскәрен янә бер мәртәбә тар-мар иткән. Шул ук Аксак 1402 елда Анкарадан 180 чакрымда Баязит Елдырым гаскәрен дә пыран-заран китереп бетергән, Баязитның үзен әсирлеккә алган. Шул ук Аксак Тимер бүгенге Әфганстан, Һиндстан, Мисыр өстенә дә зур яу белән барган, аларда да йөзләрчә мең халыкны кырган. Үз аягы баскан бер генә дәүләттә дә ниндидер яңа мәчет, сарай яисә күпер төзетмәгән, фәкать яндырган, җимергән һәм талаган гына. Ул бернинди дә дәүләт эшлек­лесе түгел, вандал, юлбасар, кешеләр суючы һәм кансыз җәллад! Үзбәкстан хөкүмәтенең Аксак Тимерне күккә чөясе килсә, ул аның һәйкәлен Әфганстан, Һиндстан, Кавказ республикаларына, ахыр чиктә Төркиягә илтеп куйсын иде. Әһә, үзбәк варварын азат дәүләтләр үз җиренә кертми, борынына сугып, кире боралармы? Тик татарлар гына коллар гавамы шул, алар ел саен 800 миллиард сумлык ясак озатып та ярый алмый, алар йөзенә килеп төкерсәң дә була...

“Алтын Урданы өйрәнүчеләр ассоциациясе”, дистәләгән галимнәрдән, шул исәптән фән докторы В.Трепавловтан да кул куйдырып, Россия һәм Үзбәкстан хөкүмәте башлык­ларына, Самара өлкәсенең губернаторы Д.Аза­ровка хат юллаган. Алар, әлбәттә, хакимият ияләрен акылга килергә һәм җәллад сәргас­кәргә һәйкәл куюдан тые­лырга чакыра. Язучылар берлегендәге түгәрәк өстәл артына җыелучы галим һәм әдипләр дә бу мөрәҗәгатьне бертавыштан хуплый. Безнең мәркәзебездә хәтта Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәт хан белән Болгар дәүләтенә ислам динен кабул иттерүче Алмыш хан хөрмәтенә дә һәйкәлләр куелмаган. Әлеге тыюлар һәм “уяу” җитәкчелек – олуг Мәскәү эше. Безгә Явыз Иван яисә җәллад Тимер варварлыгын калкытырга теләгән һәйкәлләрнең кирәге юк! Татар халкы өчен Олуг Мөхәммәт белән Алмыш ханнар хөрмәтенә һәйкәл куйдырыгыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев