Мәдәни җомга

Вахит Имамов: Ачы күз яшьле Җиңү

Икенче бөтендөнья сугышында Җиңү яулауның 75 еллыгын бәйрәм итәбез.

Күзләрдә ачы яшь, күңелләрдә 45 миллион ватандашыбызны югалту кайгысы. Шулар арасында фашистлар кулына әсирлеккә төшкән 6 миллион совет солдаты, аларның яртысы туган туфрагына кайтып җитә алмады. 75 ел элек тәмамланган аяусыз сугыш канаты Советлар илендәге бер генә гаиләгә дә кагылмый калмады. Сугыш китергән афәт сөременнән без тагын дистә еллар буе арына алмабыздыр.

Татарстан Республикасы фронтка 700 меңгә якын ир-­егетне озатты, аның 390 мең чамасы окопларда ятып калды. Республикада яшәгән татар милләте илгә 185 кә якын Советлар Союзы Каһарманы үстереп бирде, ә барча Совет иле буенча Герой исеменә лаек булган татарлар санын бүгенгәчә ачыклап бетерә алганыбыз юк. Казах далаларында үскән һәм Кырым татарларының аргын кабиләсеннән чыгып, сугыш барышында ике тапкыр Герой исеменә лаек булган Тәлгат Бегильдиев (Байкилдиев) бүген казах вәкиле булып исәпләнә. Башкортстандагы Учалы районының Кунакбай авылында туып, ятимнәр йортында чакта Александр Матросов исемен алган 19 яшьлек Шакирҗан Мөхәммәтҗановны яки Актаныш районының Зөбәер авылыннан чыгып, Белоруссия җирендәге мәшһүр “За Родину” атлы партизан отрядын Николай Орлов исеме астында җитәкләгән 25 яшьлек Гатаулла Минаевны урыс дәүләтенең татар милләте вәкиле итеп исәпләргә ниятендә дә юк. Кызыл Армиянең Генераль штаб башлыгы булган армия генералы Алексей Антонов, Брест крепостен 31 тәүлек буена дошман кулына бирмичә сугышкан майор Петр Гаврилов, дошман концлагеренда боз булып катырып үтерелгән генерал Дмит­рий Карбышев, Севастополь каласында геройларча оборона тоткан генералларның иң соңгысы булган Петр Новиков һ.б. бик күп керәшен урыс милләтенең даны булып йөри. Рейхстаг түбәсенә миллионлаган совет солдаты арасыннан иң беренче булып Җиңү байрагы кадаган сержант Гази Заһитовның даны да, урланып, урыс белән грузинга бирелгән...

“Мәдәни җомга” газетасы 2015 елның март аенда, илдәге иң беренче матбугат чарасы булып, Бөек Ватан сугышы барышында каһарманлыклары өчен Советлар Союзы Каһарманы исеменә тәкъдим ителеп тә, татар булганнары өчен генә андый даннан коры калган 70 кә якын ир-егетнең исемлеген бастырды. Хөкүмәт тарафыннан шулай кимсетелгәннәр арасында әле тагын Төмән өлкәсеннән чыккан Хәмит Тузбаков та, бернинди исемлеккә дә эләкмичә йөргән Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек егете Газиз Габдрахманов та бар. Мондый кыерсытылганнар исемлегендә Чехословакия җирендә “кара генерал” булып танылган уфалы Даян Мурзин да, 112 нче кавалерия дивизиясенең командиры генерал Миңнегали Шәйморатов та юк. Гомумән, Башкортстан җирлегендә туган татар Геройларының бик күбесе бүген ут күршебез даны булып исәпләнә, алар татар милләтеннән Ык елгасы буенча сузылган “Берлин дивары” ярдәмендә махсус ераклаштырылган...

Бөек Җиңү хакына Татарстан халкы кылган батырлык­лар санап бетергесез. Сугыш башында ук Татарстанга илнең көнбатыш калаларында булган 70 тән артык завод һәм фаб­рика, алардан тыш 226 мең кеше эвакуацияләнә. Татарстан кала һәм бистәләрендә 50 дән артык госпиталь ачыла, аларда 334 мең яралы солдат дәваланып чыга. Казан каласының авиация заводлары фронтка 11 мең данә По-2 һәм 10 меңгә якын Пе-8 самолетлары, барлыгы 600 исемдәге корал һәм боеприпаслар озата. 1943 елда Татарстан туфрагында тәүге нефть ятмасы табыла һәм совет техникасы өчен гаять кирәкле булган ягулык чыгара башлый. Игенчелек һәм терлекчелек коточкыч югалтулар кичерүгә карамастан, авызын ачса үпкәсе күренгән Татарстан халкы дәүләткә 131 млн пот ашлык, 39 млн пот бәрәңге, 56 млн пот ит, 200 млн литр сөт, 11 млн пот печән, 500 мең пот йон, йөзәрләгән мең пот май һәм бал озата. Болардан тыш, Татарстан хезмәтчәннәре сугыш барышында фронтны 23 мең данә тун, 54 мең данә киез итек, 59 мең данә фуфайка, 106 мең данә эчке кием һәм тагын 10 млн данә җылы кием белән тәэмин итә. Кызыл Армиягә яңа танк һәм самолетлар төзү өчен Татарстан халкы 1941 ел ахырына ук 16 млн сумлык акча җыеп бирә, мондый корбан ителгән байлык күләме 1943 елда 51 млн сумга, ә барча сугыш дәвамында 380 млн сумга җитә. “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” шигаре астында, уяу финагентлар һәм “сәвит әктивисләре” ярдәмендә Татарстан халкы сугыш чоры барышында 1 млрд 576 млн сумлык заемнар һәм лотерея­ларга язылырга да мәҗбүр була. Әле тагын “дошман килеп җитсә” дигән хәвеф тә туган була бит, икенче оборона линиясе төзү өчен Татарстан территориясендә 100 меңнән артык кеше Казан тирәли һәм Яшел Үзәннән Тәтешкә кадәр сузылган окоп-траншеялар төзелешендә дә газап чигә. Сугыш тәмамлануга ук Татарстан халкы тоташ җимерелгән Сталинград шәһәрен һәм бүген янә хәрабә хәленә китерелгән Донбасс өлкәсендәге калаларны аякка бастыруда геройларча эшли...

Татар улларының туп ите буларак кадере төшмәгәндер, Кызыл Армия командованиесе һәр фронт саен татар телендә нәшер ителүче хәрби газеталар ачып куя, сугыш елларында 16 исемдәге шундый татар газеталары дөнья күрә. Аларда Шәрәф Мөдәррис, Афзал Шамов, Габдрахман Әпсәләмов, Әхмәт Исхак кебек күренекле татар әдипләре эшли. Мәскәүнең дистәләгән шагыйрь һәм композиторлары Чистай каласына күчеп, “дөньякүләм әһәмияткә ия” сәнгать әсәрләре иҗат итеп яткан чакта, безнең Фәрит Яруллин, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Абдулла Алиш, Нур Баян кебек талантларыбыз кулларына корал тотып дошманга каршы сугыша һәм әрәм була. Сугыш елларында оешкан 18 концерт һәм театр бригадалары 11 фронтта булып, сугышчылар каршында ике меңнән артык чыгыш ясый. Шунысын да өстик: 1944 елда явыз дип саналган Сталин фатихасы белән Казан университетында татар теле факультеты ачыла. Фронт таләп итмәгәч, татар теленең дә кадере беткән бугай, ун ел элек татар факультеты да, ике ел элек татар телендә белем бирүче мәктәп­ләр дә “дәүләт төзүче” кавем файдасына ябылып бетте инде...

Әйтми кала алмыйбыз: бер милләтнең аерылгысыз өлеше булган Кырым татарларын, фашистлар белән хезмәттәшлектә яки дезертирлыкта гаепләп, газап кичерттеләр. Югыйсә, барча совет солдатлары арасыннан дошман ягына чыккан дезертирлар саны 1210224 кә җитсә һәм алар арасыннан 484478 качагын НКВД гаскәрләрендә “хезмәт куючылар” тәшкил итсә дә, Кырым ярымутравы буенча андый хыянәтчеләр саны 479 дан артмый. Ярымутрауда фашистлар тарафыннан ут төртеп яндырылган 127 авыл арасыннан 105 енең кырымтатарларыныкы булуын да махсус яшерәләр. Өстәвенә, совет командованиесендәге югары чиннар Кырымдагы партизан отрядлары яки подпольеда көрәшкән группаларның җитәкчеләрен дә Сәйдали Кортсәетов урынына – С.Курсаков, Габдулла Дагҗыны – дядя Володя, Сираҗетдин Минаҗиевны – Сергей, Рефат Мостафаевны – Лагутин, Наилә Вәлиева урынына Н.Велишева дип кенә рапорт биреп бара. Нахак яла оештыр­ган Сталин ялчылары тулы бер милләтне 1944 елның 18 маенда мал вагоннарына төяп һәм гомер буе җыйган байлыкларын өлкән кавемгә калдыртып, туган туфракларыннан аерды һәм Урта Азиягә сөрде. Аларның өчтән бере юлда барган чакта ук җан тәслим кылды, калганнары әби-бабалары күмелгән газиз җирләренә 60 ел буе әйләнеп кайта алмады. Алар бүген дә туган туфракларында килмешәк хәлендә: хокук, тел, белем, тарих, милли мәдәнияттән тулаем аерылган...

Татар милләте – рус, украин һәм белоруслардан кала илгә иң күп Геройлар үстереп биргән халык. Татарның “сугышта юлбарыстан көчле” икәнлеген сокланып телгә алмаган бер генә сәрдәр һәм генерал да юк. Хәзер кемнәрдер үзен заманында бөек Алтын Урда ханнары гына ватанлы икәнен инкарь итмәкче булып, бүген инде “дәүләт төзүче халык” дип асабалыкка дәгъва белдерсә дә, без мең еллар буена үзебезнең газиз Ватаныбызда, ата-бабалар күмелгән газиз туфракта гомер кичерәбез. Бүген бер генә татар да кемнәрдер алдында тез чүгеп яшәргә исәп­ләми. Без барча милләт белән иңгә-иң торып, тагын мең еллар буе яшәргә хөкем ителгән.

  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: