Мәдәни җомга

Вахит ИМАМОВ: ТАТАРНЫ ДӨНЬЯГА ТАНЫТКАН ШАГЫЙРЬ

Татар халкының кешелек каршында йөзек кашы, визит карточкасы булган һәм газиз милләтен «хыянәтче» дигән яман исемнән саклап калган бөек шагыйрьгә, Оренбург өлкәсенең Мостафа авылыннан үсеп чыккан кабатланмас, гаҗәеп каһарманның тууына йөз дә ун ел тула. Байтак катлам, аеруча совет әдәбияты һәм совет тарихыннан аерылган яшь буын бүген инде җиһанда шундый...

Татар халкының кешелек каршында йөзек кашы, визит карточкасы булган һәм газиз милләтен «хыянәтче» дигән яман исемнән саклап калган бөек шагыйрьгә, Оренбург өлкәсенең Мостафа авылыннан үсеп чыккан кабатланмас, гаҗәеп каһарманның тууына йөз дә ун ел тула. Байтак катлам, аеруча совет әдәбияты һәм совет тарихыннан аерылган яшь буын бүген инде җиһанда шундый батыр ир булганын, аның иҗатын гына түгел, хәтта гомер юлын да тулаем белми сыман. Дөнья буйлап чәчелгән татар халкы үзенең бөек герое, гүзәл маягы белән горурлана алмыйча, сукыр булып яши.
Ул 38 яшендә вәхшиләрчә һәлак ителсә дә, үз исемен кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язып китәргә өлгерде. Тарих буйсыну белмәс һәм горур каләме өчен фашистлар тарафыннан юк ителгән ике генә зур әдипне белә. Аның берсе - гомерен дар агачында тәмамлаган чех әдибе Юлиус Фучик та, икенчесе - татар милләтенең бөек улы Муса. Һәркайсының әсәрләре дөньяның илледән артык теленә тәрҗемә ителгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан миллионлаган сугышчылар арасыннан бердәнбер кеше булып, Муса Советлар Союзы Герое һәм бер үк вакытта аның иҗаты Ленин премиясе белән дә олыланды. Безне бүген җир шарында Тукайдан да бигрәк Җәлил шигырьләре һәм Җәлил батырлыгы аша беләләр. Әгәр Муса «өлкән агай» милләтеннән булса, Мәскәү инде бар дөньяны аның батырлыгын сынландырган меңәрләгән фильмнар, рәсем, китап һәм сын-һәйкәлләр урманы белән күмеп китәр иде. Берничә дистә солдат белән Брест крепостен бер ай буе дошман дивизияләренә бирми саклаган Петр Гавриловка, фашист конц­лагеренда боз белән катырып үтерелгән Дмитрий Карбышевка, диңгез уртасында урнашкан утраудагы тоткынлыктан самолет чаклы самолет урлап качкан Михаил Девятаевка, Гитлер Германиясенең Рейхстагы өстенә беренче Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовка, тагын-тагын әллә никадәрле кабатланмас каһарманнарга һәйкәл арты һәйкәл төзер иде. Әмма Мәскәү төземи, искә алмый, күзен дистә еллар буе һаман йомып яши, чөнки әлеге батырларның һичберсе дә «өлкән агай» нәселеннән түгел...
Мәскәүне сүгүдән генә тарихыбыз кайтмас, туп-турысын әйтик: газиз улларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү өчен үзебез дә эшләп җиткермибез. Мисал өчен ерак йөрисе юк: Мордва өлкәсенең Сыркыды авылында, әнә, бөек Такташыбызны онытып бетергәннәр. Алай гына да түгел: кайчандыр Такташ кадәр Такташны биргән саф татар авылында бүгенге буын «өлкән агай» телендә белем ала, туган телен белүче бер сабый юк. Башкортстан, Чувашстан, Пенза, Саратов, Сембер, Оренбург туфрагыннан чыгып, заманында бар әдәбиятның дилбегәсен тоткан Гадел Кутуй, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Дәрдемәнд, Сәгыйт Рәмиев, Мирхәйдәр Фәйзи, Мирсәй Әмир, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Фатыйх Кәрим, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Нәкый Исәнбәт, Кави Нәҗми, Атилла Расих, музыка пәйгамбәрләре булган Салих Сәйдәшев белән Солтан Габәшиләрнең дә туган авылларын онытып бетердек без.
Мусабызның туган авылы Мостафа да, андагы Җәлил музее да мин фәкыйрегез егерме биш-утыз еллар элек барып күргән чакта чит-ят алдында мактанырлык хәлдә түгел иде. Агач йорттан төзелгән музейның түбәсеннән экспонатлар өстенә яңгыр агып төшә. Колхоз дигәннәре җимерелеп беткән, халык эшсез. Балалар бакчасы эшләүдән туктаган, хуҗасы булмагач, ишек-тәрәзәләренә тикле урлап бетергәннәр. Барча сабый урыс телендә белем алып йөри, авылдашларының сыңар шигырен укып чыгарлык та бер бала юк. Мостафаныкылар «авылыбыз Татарстан составына кергән булса, Мусаның да кадерен белерләр иде», дигән булып зарланудан башка бер сүз белми. Гәрчә, үзебездәге хәлләр дә түш киереп шапырырлык түгеллеге аларга нәмәгълүм. Сарман районының Яңа Бүләк авылында, әнә, бөек Илһам Шакировның музее да тишек түбә астында утыра. Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Әлфия Афзалова кебек энҗе бөртекләренә багышланган музей-йортлар да һаман салынмаган. Ә өч йөз ел элеккеге тарихыбызда Теләкәй морза, аның улы Күчем, оныклары Акай батыр белән Габдулла кебек бөтен Рәсәй империясен дер селкеткән һәм дистә еллар буена барган азатлык яуларының башлыклары булып йөргән каһарманнарыбыз хакында инде әйткән дә юк. Дәвам итсәң: Бату хан каршында да тез чүкмәгән өчен аягүрә чабып үтерелгән Бачман тархан; үзенең бер-ике мең яугире белән урысларның олуг кенәзе Василийның кырык меңлек гаскәрен тар-мар иткән һәм «өлкән агай»ның борын төбендә Казан белән Касыйм ханлык­ларын төзеп куйган Олуг Мөхәммәт; Салават Юлаев белән бер үк көнне, бер үк сәгатьтә, бер үк яланда Пугачев кулыннан бригадир-генерал дәрәҗәсен алган Канзафар Усаев, тагын-тагын... Ни галәмәт, аларга урам исеме бирүче яки һәйкәл бастырып куючылар түгел, хәтта исемнәрен дә яттан белүче юк. Ә үз каһарманнарыңа үзең үк төкерәсең икән, сине нишләп Мәскәү зурласын да, киләчәк буыннарның күңеленә үз милләтең белән горурлану, мөстәкыйльлек өчен көрәш рухы ничек салынсын ди?!.
Әле тагын да яманрак, хәтәррәк чирләре дә ялтырап китештерә. Туксанынчы еллар үрендә татар халкы үз республикасының мөстәкыйльлеге өчен көрәш алып барган чакта Муса тарафына шактый агулы уклар очырдылар. Имеш, «Җәлил үз халкының хөрлеге өчен дип авыз ачмаган да, ул Рәсәй империясенең азатлыгы өчен әрәм киткән икән. Ә Мәскәү өчен башын салган икән, димәк, ул безнең милләтнең каһарманы түгел...» Үзләрен бөек итеп күрсәтергә атлыккан тар маңгайларга җавап сүзе әрәм, каләм әрәм. Муса андыйларга җәллад балтасы астына башны куйган килеш язган «Җырларым» кебек үлемсез, «Күршеләр» төсле шаян, «Сөеклемә» шикелле саф мәхәббәт тулы һәм кабатланмас шигырь юллары белән үзе җавап бирә. Җәлил батырлыгын исә, гомумән, герләр, таулар һәм мәрҗәннәр белән бәһаләрлек түгел.
Төркиягә качып гомер кичергән һәм Бөтендөнья сугышы башлангач татар әсирләре янына килеп милләтебезне фашистларга сатылу хурлыгыннан саклап калган Алмаз Шәфи кебек газиз улыбызны совет чорында ничек кенә итеп каралтып бетермәделәр дә, ничек кенә мыскыл итмәделәр?! Шәфинең Җәлил белән бергә концлагерьлардан концлагерьларга йөреп татар егетләрен Власовныкылар кебек кара хыянәттән аралап калуы хакында беркем эндәшмәде. Ә җәлилчеләр белән Шәфи әзерләгән татар легионнары фашист тырнагыннан котылып фронт сызыгын кичте дә, совет территориясендәге бердәнбер милләт вәкилләре булып, корал тоткан хәлдә партизаннар ягына күчеп чыкты. Әгәр татарлар шул чагында власовчылар сыман совет солдатларына каршы корал күтәрсәме? Ул чагында Идел буендагы татар милләтен дә, нәкъ чәчәннәр, ингушлар, Кырым туганнарыбыз кебек үк Себерләргә сөрелү һәм юк ителү көтеп тора иде. Иң олы һәм иң изге каһарманлыгы итеп, җәлилчеләр безне хыянәтче дигән яманаттан, егерме гасыр уртасындагы геноцидтан аралап-саклап калды. Без, һич югы, шуның өчен генә булса да Муса Җәлилне мең сөяргә тиеш...
Янә бер кабатланмас өстенлегебез бар, анысын да ассызыклап үтик. Германия, Польша, Австрия, Чехословакия, Прибалтика территорияләрендәге йөзәрләгән фашист концлагерьларында миллионлаган рус, украин, белорус, яһүд, Урта Азия, Кавказ, Скандинавия вәкилләре тоткынлыкта газап-михнәт чикте, бик күбесе шунда башларын да салды. Әмма бер генә конц­лагерьда да, бер генә башка милләт әсирләре дә фашист Германиясенә каршы яшерен фетнә әзерли алмады, бүтән бер генә милләт легионнары да коралланган, әзерләнгән килеш үз армияләре ягына күчеп чыга алмады. Мондый батырлыкны фәкать татар ир-атлары гына кыла алды, шуның белән алар тарихта намуслы һәм буйсынмас милләт вәкилләре булып эз салдылар. Монысы өчен дә без бөек Җәлил һәм аның көрәштәшләре каршында бурычлыбыз.
Аннары тарихта бер милләт тә берьюлы алты шагыйрен фашист гильотинасы астына салган һәлакәт вә фаҗигане белми. Үзен пәйгамбәр урынына куеп котыра башлагач, тилемсә Сталин һәм аның коллары безнең Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усманов, Газиз Гобәйдуллин, Афзал Таһиров, Һади Атласи, Мәхмүт Галәү кебек газиз язучыларыбызны төрмәләргә ташлап череткән. Әмма ил һәм милләт алдында сыналырдай хәвефле чак җиткәч, йөз аклыгын, ватанпәрвәрлекне, иң беренче чиратта, язучылар белән журналистлар саклап-яклап калган. Үлчи калсаң, исемнәрен үлемсез итеп киткән Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал, Әхмәт Симаев, Зиннәт Хәсәнов рухлары да, татар легионыннан фронт сызыгын кичәргә дип озатылган һәм хәбәрсез югалган янә бер шагыйрь - Рәхим Саттарның якты истәлеге дә үзләрен милли аклык, тугры канат астына туп­лый белгән батыр Муса Җәлил алдында бурычлыдыр.
Гәрчә сугыш тәмамланган чорларда да, кырыгынчы еллар ахырында да Җәлил белән аның көрәштәшләренең исеме кара буяу белән пычратылган һәм аларны телгә алып сөйләүләр дә катгый тыелган бит. Җәлил, Алиш, Кормаш, Саттар шигырьләрен әдәбият дәрес­лекләреннән юып төшергәннәр, аларның туганнары-якыннары белән аралашу беткән. Кичәге кайбер көнче каләмдәшләре, хәтта, союз мөнбәрләренә менеп һәм газета битләреннән җәлилчеләрне хыянәттә гаепли башлаганнар. Әле ярый, үз милләтебез тоткыны Нигъмәт Терегулов белән Андре Тиммерманс атлы белгияле калкан-дус табылган. Шулар Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»ндәге 93 әсәрне туган илебезгә кайтарып җиткерде, җәлилчеләр исемен кара таптан аралап калды. Тиммермансына Сталин җәлладларының куллары җитмәде, ә Нигъмәтне 1947 елда атып үтерделәр. Мусабызның 66 шигырен һәм татар милләтенең йөз аклыгын саклап калуда Нигъ­мәт Терегулов атлы корбанның да чиксез өлеше бар, анысын да берүк онытмыйк без...
Җәлил юбилеен каршылаган чакта рәнҗетелгән, мескен күңелләрдә янә хыял калка. Казан уртасында Җәлилнең музей-фатирын саклап тоту бик саваплы эш, анысы бәхәссездер. Әмма, ни үкенеч, чит ил кунаклары, зур-зур делегацияләр килгән чакта аларны алып-барып һәм йөзне кызартмыйча күрсәтерлек затлы музей түгел шул ул. Татар зыялылары инде ничәмә-ничә еллар буена Казан үзәгендә махсус рәвештә һәм заманча итеп төзелгән Әдәбият-сәнгать музеен күрергә хыяллана. Менә шуның ишекләрен ачып кер дә, анда Тукай замандашлары, 1930 еллардагы әдипләр галереясы, сугыштан соңгы каләмдәш-остазларыбыз залы, алар янәшәсендә бөек Бакый Урманче, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Кәрим Тинчурин, Нәҗип Җиһанов, бөек рәссамнарыбыздан Харис Якупов белән Лотфулла Фәттахов, хәтерләребездән мәңге китмәс Фоат Халитов, Мөхтәр Мутин, Шәүкәт Биктимеров, Марсель Сәлимҗанов сыннары һәм портретлары тезелешеп торсын иде. Һәм, әлбәттә, анда каһарман һәм үлемсез Җәлилчеләргә багышланган залны да бик күрәсе килә. Менә шундый махсус Әдәбият-сәнгать музее гына чит ил кунакларына безнең милли йөзебезне һәм милли горурлыгыбызны ачып салыр кебек. Газиз улларыбыз, бөек талантларыбыз кадерен башлап үзебез белмәсәк, күрше килеп белмәс.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: