Мәдәни җомга

Вахит ИМАМОВ: ТАТАРЛЫККА СЫНАУ (Татарстан язучыларының XVIII корылтае уңаеннан)

Татарстан язучыларының чираттагы, ХVIII корылтае якынлаша. Тиздән каләм әһелләре бер түбә астына җыйналыр, тик бу юлы да "телебез үсә, әдәбият үсә", дигән татлы нотык тыңлап таралышыр сыман. Әлбәттә, кайсы - юбилее, кайсы остазлыгы уңаеннан бөек Тукаебыз, каһарман Җәлил, ике Туфаныбыз, М.Мәһдиев, Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, С.Хәким, безне мәңге сагындырачак Р.Әхмәтҗан, К.Сибгатуллин, С.Сөләйманова,...

Татарстан язучыларының чираттагы, ХVIII корылтае якынлаша. Тиздән каләм әһелләре бер түбә астына җыйналыр, тик бу юлы да "телебез үсә, әдәбият үсә", дигән татлы нотык тыңлап таралышыр сыман. Әлбәттә, кайсы - юбилее, кайсы остазлыгы уңаеннан бөек Тукаебыз, каһарман Җәлил, ике Туфаныбыз, М.Мәһдиев, Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, С.Хәким, безне мәңге сагындырачак Р.Әхмәтҗан, К.Сибгатуллин, С.Сөләйманова, И.Юзеев, Зөлфәт белән М.Әгъләмов исемнәре дә телгә алыныр. Бүгенге әдәбиятыбызның йөз аклыгы булган Р.Батулла, Ф.Бәйрәмова, Г.Морат, Р.Рахман, яшь талант ияләреннән Р.Мөхәммәтшин, Й.Миңнуллина, Р.Галиуллин, Л.Янсуар, И.Зәйниев иҗатларын да онытып калдырмаслар. Татарның барча төрки дөнья алдында мактанырлык йөзек кашыдай талантлары булган, хәзер дә дары мичкәбез коргаксып бетмәгән. Әмма заманында татар милләте һәм аның мәдәни югарылыгы башка кардәшләргә, күп өлкәдә өлкән агай өчен дә үрнәк булса, 1990 елгы түнтәрештән соң азатлыкка ирешкән тугандаш халыклар үргә менеп китте, ә Мәскәү нуктасына тагылган безнең милләт иске сазлыгында таптанырга мәҗбүр ителде шул. Бөек әдип һәм сәнгатькярләренең каберләре өстенә һәйкәлләр тезеп бар дөньяны шаккатырган әзәри дусларыбыз да, шәрык галәменең күренекле әһелләренә гүзәл сыннар аллеясы (ни кызганыч, бөек Тукаебыз аңа кертелмәгән, без нукталы халык!) калкыткан казахлар да - бүген безнең өчен буй җитмәс биеклектә. Аларның опера һәм балетлары кыйтгаларны кичә, алар тудырган кинофильм­нарны карап сокланабыз. Безгә аның ише бәхет эләкмәде һәм тиз арада гына эләкмәс тә инде. Барыр офык бик тәбәнәк һәм тар читлектә булгач, кинобыз юк, опера һәм балетлар чит илләргә сәяхәт кыла алмый. Татар мәктәпләре тоташы белән ябыла башлагач, әдәбият та торгынлыкка кереп чумган төсле. Асылда, Ана телебез һәм аның иң җаваплы сакчысы - әдәбиятыбызның дәрәҗәсе сызланырлык хәлгә калып бара.
Чаң сугарлык сәбәпләр чиктән ашты. Әлбәттә, гаеп - атта да бар, тәртәдә дә хәтсез. Югары түрәләргә үпкә кузгатканчы, тәү нәүбәттә, берлеккә күз салыйк. Язучы дигән кенәгә тотып йөрүчеләрнең саны 350 гә җитте, ә "Казан утлары", "Мәдәни җомга", "Мәйдан", "Идел", "Безнең мирас", "Чаян" кебек матбагаларны актара башласаң, актив иҗат итүче, үз исемен һәм изге миссиясен аклаучы әдипләр 50-60 ка да тулмый. "Бер генә милләттә дә утыздан, иң соң чиктә кырыктан да артык әдип була алмый", дигән сүзләре өчен Мөхәммәт ага Мәһдиевкә йөзәрләгән графоман нык үчләшеп йөрде, аны байтак вакыт Тукай премиясен бирмичә газап чиктерделәр, ләкин остазыбыз халыкның иң яраткан язу­чысы булудан туктамады. Бүген исә, Г.Бәширов, Ә.Еники, Х.Туфан, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, С.Хәким, Н.Фәттах, Т.Миңнуллин кебек кыя-таулар киткәч, татар әдәбиятының калканнары булып басардай маяклары бик санаулы калды. Язучылар берлеге хәтта 30 ел буена каләм тибрәтмәгән көенчә абруйлы кенәгә тотып, өстәвенә әле премия артыннан премия даулап йөрүче бер көтү ялкау-каләмлеләр белән тулганга күрә, театрларыбыз - драма-комедияләр булмаудан, газета-журналлар - лаек язмалар килмәүдән иза чигә. Исән язучылар гамьсез тамашачы хәленә ризалашкач, мөхәррирләр вафат әдипләрнең әсәрләрен төрле хәйлә белән матбагалар битенә куярга мәҗбүр була башлады. Туксанынчы еллар үрендә "безгә гәҗит, яңа журнал кирәк!" дип шәрран ярып йөрдек, бүген исә әсәр китерүче түгел, ул матбагаларны яздырып алучы әдипләр дә сирәк. Редакцияләр өстәленә кергән хикәя-бәяннәрнең күпчелеге соңга калган мәхәббәт, алданган кыз бала, гаилә низаглары, авыл яки сала маҗаралары турындагы иншалардан артмый.
Аның каравы, әдәбиятта милләтне - коллыктан, газиз телебезне үлемнән коткару турындагы язмалар язгы кояш астындагы кардай саега, сирәгәя. Милләт биш гасыр буена хыялланган һәм омтылган мөстәкыйльлек, азатлык темасын кузгату тукталды, гүя бүгенге әһелләр дәшми-тынмый гына халкыбызның мескен хәле белән ризалашырга, күнәргә чакырадыр сыман. Гафләт йокысына, мәрткә киткән андый каләмдәшләргә бер француз әдибенең сүзләрен гомерлеккә ятлап кую хәер: "Милләте азатлыкка ирешмичә торып, бер генә язу­чы да бәхетле була алмый". Коллыгыңа вә телеңнең үлеменә ризалашып, каләмеңне тутык көе тотасың яки синең исемең илә әсәрләреңне зират көтә икән, язып мәшәкатьләнүнең кирәге юк...
Маяковскийның: "Әдип - ул халык хезмәтчесе генә түгел, ә аны әйдәп баручы да әле", - дигән хак сүзе бар. Берлек кенәгәсен талап эләктергәннәр үзләренең милли зәвык тәрбияләүдә җаваплы икәнлеген искәреп өлгермәде. Әнә шуңа татар эстрадасы 750 труппа оештырып, районнан-районга, өлкәдән-өлкәгә акча җыеп чабулаучы чикерткәләр һәм кысан араннан яшел чирәмгә чыгарылган язгы бозау сыман сикерүче бушбугазлар белән тулды. Татар әдипләре йоклаганга күрә дәүләт театрлары испан, латин, гагауз, кытай, чечен драматургларының әсәрләрен сәхнәләргә чыгара башлады. Сәнгати зәвык планкасын югалтып бетергән соры гавам "Мунча ташы" театрының яки Д.Сабиров, Р.Зарипов, Р.Шәрапов ише "шәп кәмитче"ләрнең кендектән дә түбән "көлкеләрен" һәм үз-үзенә сокланудан туймас И.Бәдретдинованың балта йөзе күрмәгән агачтай такмакларын этешә-төртешә тамаша кылырга агылды. Телевидениене байлар акчасына чыгарыла һәм безне башка милләтләр алдында кимсетеп күрсәтә торган "Мәйдан", "ТМТВ" каналлары басты. ТНВда ялтыраган "Тамак", "Елмай", "Мәзәкләр" яки "Музыкаль каймак" тапшырулары да безгә дан китерми. Ул да түгел, аз-маз хәреф аера белүче гавам инде Гүзәл Яхина атлы "талант"ның милләтен саткан "Винтовка" хикәясе белән "Зөләйха..." романына яки З.Кадыйрованың бәхетсез мәхәббәт турында әфтиякләренә "гашыйк" булып бетте. Халыкның бер өлеше телевидение, театр, әдәбият, эстрадалардагы кайсы әсәр яки чыгышның безнең милләтне уятырга һәм берләштерергә ярдәм итүен, ә кайсының гафләт йокысына түндерүен дә аера алмый. Моңа теләсә нинди үзбашлыкка ирек куйган маңкорт җитәкчеләр генә түгел, иң беренче чиратта, татар зәвыгы өчен көрәшергә бурычлы әдипләребез дә гаепле бит.
Нәтиҗәдә... Язучылар берлеге абруен нык җуйды. Инде унбиш ел буена берлек рәисләрен Дәүләт Советында депутатлыкка якын китермиләр, аның җитәкчеләр алдында газиз милләтен һәм мәдәниятебезне яклап чыгыш ясардай рәсми мөнбәре юк. Миллионерлар һәм генераль директорлардан хасил советлардан композиторлар, рәссамнар, театр әһелләрен, газета-журнал редакторларын да читкә тибәрделәр. Җитәкчеләр күренекле талант ияләренең юбилейларына, спектакль премьераларына, аеруча кадерле әһелләребезне соңгы юлга озату мәрасимнәренә дә килми башлады. Алар үзләрен күзгә күренмәс пәрдә белән халыктан аерып куйды, әдәбият өлкәсенә бөтенләе белән кул селтәде кебек. Хөкүмәт язучыларга түләнергә тиешле гонорар күләмен күтәрүне ничә еллар буе көн кадагына да куймый. Каләм хакын арттыруны даулап, иң беренче чиратта, Язучылар берлеге җитәкчелеге "амбразурага" ташланырга тиеш булса да, чиләгенә күрә капкачы дип куелган рәис кеше "газеталар түләгән гонорар күләме миңа чәч алдырырга да җитми" дип, үзенең турыдан-туры вазифасын башкалар җилкәсенә авыштырып ята. Язучылар берлеге Ходай Тәгалә хәл итүне көтеп яшәгәч, гонорар турында Мәдәният министрлыгы һәм "Татмедиа" җәмгыяте җитәкчеләре дә хәсрәтләнми. Язучылар рәисе "Татмедиа"ның директорлар советына да әгъза итеп кертелмәгән, димәк ки, берлекнең әдәби басмалар язмышына, Татарстан китап нәшриятының эшчәнлегенә тәэсир итәрлек мөмкинлеге дә юк. Тагын да яманы: идарәдә "Татмедиа" генералы белән чиле-пешле очрашу әвәләп, рәис кеше берлек һәм акционерлык җәмгыяте арасында басманы да пыран-заран итте. Хәтта михнәтле һәм канлы сугыш елларында да тылдагы бер генә татар матбугаты да ябылмады, нәшрият гөрләп эшләде, өстәвенә тагын 19 фронтта татар газеталары дөнья күреп килде, ә бүген исә, татар матбугаты, хәтта телевидениедәге татар программалары өстендә дә үлем кылычы эленеп тора. Элек телевидение-радио каналларында ничәмә-ничә язучы эшли, әдипләребезгә Министрлар Кабинетында, өлкә комитетында, министрлыкларда да җитәкче урыннар чит-ят түгел иде, хәзер каләм ияләре өчен хөкүмәт бас­кычларына юл бикләнде. Яңа ачылган телеканалларда, 90 ел буена татарча чыккан журналларда чит кавем хакимлек итә. Язучыларның изелгән халыкны, кимсетелгән Ана телебезне яклап чыгарга мөнбәре дә, югары даирәләрдә таянырдай һәм иңен куеп басардай җитәкче-"түбә" дә юк, берлекне матбугат эшчәнлегенә якын җибәрмиләр һәм, иң аянычы, әдипләр күмәкләшеп протест яки дәгъва белдерүдән дер калтырап тора. Фәкать шәхси мәнфәгатьне генә күз уңына алган каләм ияләре үз-үзләрен түгел, хәтта тел, әдәбият, милләтне хөрмәт итүдән дә туктады һәм коллар көтүенә әйләндеме әллә?..
Әле 7-8 еллар чамасы элек кенә республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, чит өлкәләр яки башка илләр белән килешүләр төзү өчен сәфәр чыккан чакта, үзенең делегациясе составына язучылар рәисен дә алырга онытмый, читтәге татарлар өчен мәктәпләр булдыру, аларны китап, матбугат һәм уку әсбаплары белән тәэмин итү өлкәсендә әдип киңәшләрен дә истә тота иде. Минтимер агабыз иң абруйлы остазларыбызны гына түгел, яшь каләмчеләрне дә кабул итеп, аларның зар һәм теләкләрен тыңлап утырудан йөз чөермәде. Ул газета-журнал редакторларын ничә илгә алып чыкты. Минтимер агада татарлык, зыялылык, мәдәнилек, ихтирам бар иде. Шуңа күрә яшьрәк җитәкчеләрдән дә олы җанлылык, киң күңеллелек дигән сыйфатлар көтәбез дә инде. Мисалга, әнә, Ульян губернаторы С.Морозов читтән килгән татар мөхәррирләрен дә колач ачып каршылый, урын өстендә яткан Гакыйль Сәгыйревебезне ничә мәртәбә фатирына килеп котлау­лардан һәм ихтирам күрсәтүдән тартынмады, хәзер Саратов губернаторы белән берлектә аның хөрмәтенә музей, премияләр булдыру өчен дә хәсрәтләнеп йөри. Удмуртия башлыгы А.Соловьев юбилейларында татар газетасын редакциянең үзенә килеп котлый, ә бездә "бөек" министрлар янына да барча юллар бикле.
Кайчакларда мондый битарафлык сәбәпләрен бик тирәнгә чумып эзләнергә дә туры килгәли. Әле моннан 25 ел элек үк, совет хакимиятен әйләндереп атып, иң югары кәнәфиләрне "демократ"-караклар эләктерә башлагач та, Язучылар берлеген "Казан ятиме" хәленә калдырмаска бик тә мөмкин иде. "Прихватизация" дигән давыл купкач, өлкә яки район башлыклары кибет-ларекларны, ашханә-кафеларны кайда кода-кодачага, кайда елгыр ришвәтчеләргә "сатып" бетерде бит. Әгәр улчактагы хөкүмәт җитәкчеләрендә алдан күрүчәнлек яки зур кайгырту булса, Язучылар берлеге еллар буе теләнеп вә тезләнеп йөри торган хәлгә калмасын дип, ул меңәрләп сатылган кибет-кафеларның дүрт-бишесен әдипләр өлешенә бүлеп бирә һәм, берлекне үзара тавыш-гаугалардан аралау максатыннан, ниндидер хуҗалык-коммерция бүлеге төзүне дә таләп итә яки мондый бурычны Мәдәният министрлыгының хуҗалык секторына да йөкли ала иде. Ләкин җитәкчеләр татар әдәбиятына бик тиз генә ясин укырга әзерләнде бугай, шуңа күрә Язучылар берлеге дә һичнинди "түбәсез" вә "чишмәсез" көенә, кулын сузып, утырды да калды. Шундый мескен хәлдә, әлбәттә ки, без "Татарстанның күренекле спортчылары"на карап көнләшәбез. Әнә, Рәсәй күләмендә күз өстендә каш буласы килгәч, хоккейда - "Ак Барс", футболда - "Рубин", боздагы кәшәкә уенында - "Ракета", волейболда "Динамо", "Зенит" командалары өчен "Татнефть" җәмгыяте, хәтта "Жиркомбинат" кебек оешмаларны иганәче рәвешендә беркетеп чыктылар, шулар акчасына хәзер ничәмә-ничә йөз ясалма татарстанлы һәр ел саен миллиардлаган тәңкә акча савып ята. Әле татарның миллион долларларына тотылучы "йолдызлар" да өметне акламый бит, әнә, "Динамо" волейболчылары җиңелгәч, Е.Гамова атлысы инде безне ташлап кача.
Шундук сорау калка: җитәкчеләр дөньякүләм аренага чыгару максатыннан ни сәбәпле М.Җәлил исемендәге опера-балет, Г.Камал исемендәге Академия театрларына, дәүләт филармониясенә һәм дә ки Композиторлар белән Язучылар берлегенә шундый ук иганәче оешманы тагып куймады соң? Нигериядән чакырып китерелгән "Татарстан" футболчыларының һәрберсен яллап тоту өчен елына 1,8 миллионнан 2,6 миллион долларга кадәр акча китә. Бер гастрольчене генә кимрәк ялласалар да, бу сумма 150 данә иң затлы "Мерседес" яки 300 данә "Ланд-Крузер" джиплары алырга җитәр, алар белән И.Шакиров, Р.Таҗетдинов, А.Шаһиморатова, Ә.Шакиров кебек асыл артистларыбызны да, Ф.Садриев, Р.Батулла, Х.Камалов, Р.Гаташ кебек халык әдипләрен дә зурлап, язучыларга дистә еллар буена түләнмәгән каләм хакын кайтарып булыр иде.
Язучылар берлеге соңгы берничә ел буена иң күренекле классикларның яки югары исемгә лаек булган әдипләрнең юбилейларын да зур залларда, театр сәхнәләрендә үткәрүдән мәхрүм. Бүген кризисны сәбәп итәрләр, әмма әле аңа кадәр үк мондый юбилейлар үткәрү өчен акча бүлеп бирү туктатылган иде. Хәзер юбилеен олы сәхнәдә үткәрергә хыялланган әдип үз кичәсе өчен акчаны да үзе табарга мәҗбүр ителгән. Ә Язучылар берлеге бинасының Тукай клубында үткәрелә торган тамашалар бик еш кына совет елларында, аерым бистә яки урамнарда оешкан "дворовый клуб" эшчәнлегенә охшап китә. Бездән калмасын дигән төсле, югарыдан берлеккә кичә саен ничәдер мең тәңкә акча ыргыталар, ул кичәләргә, җырчыларны бушлай тыңларга дип, якын-тирә йортларда яшәүче бер йөз чамасы агай-апа йөрергә гадәтләнгән. Шуларга өстәп, кичәдә искә алыначак әдипнең ун-унбишләп каләмдәше йә якташлары килүе дә мөмкин. Йөз кешелек мондый утырышлар хакында берлек аппаратында эшләүчеләр газеталарга язып та азапланмый - күкрәк сугарлык түгел, чөнки андый кичәләрне районнардагы китапханәләр, хәтта балалар бакчалары да ансат оештыра. Әмма менә соңгы дүрт ел буена республиканың бер генә районында да "Татар әдәбияты көннәре" дип аталган олы бәйрәм-фестивальләрнең үткәне юк, иң югары башлыклардан күрмеш, район җитәкчеләре дә Язучылар берлеген санга сукмый. Әле ун ел чамасы элек кенә Чуашстан, Удмуртия кебек республикаларга барып, "Татар әдәбияты бәйрәмнәрен" үткәрү бар иде, андый чаралар да сагынып сөйләргә генә калды. Башкортстан әдипләре белән андагы татарларны чакырып байтак кунак иттек, үзебезгә генә җавап белән бару тәтемәде. Берлек мәгыйшәте эшчәнлекне түгел, агай сүзе белән әйткән чакта, гади имитацияне хәтерләтә. Аңлашыла булыр, кайбер эштә имитация белән генә алмаш-фәлән тумый.
Гомумән, татар әдәбияты белән матбугат күпмедер дәрәҗәдә блокада хәленә дә төшеп бара. Болай да газета-журналлар бәясенең 50-60 процентын талап яшәүче "Роспечать" оешмасы почта салымнарын елдан-ел арттырып тору сәбәпле, күрше өлкәләрдә яки чит илләрдә яшәгән татарлар безнең матбугатны яздырып алу бәхетеннән мәхрүм. Районнардагы үзәк универмагларда, автовокзалларда, базарларда, мәдәният сарайларында китап һәм вакытлы матбугат сату буенча дәүләт оештырган ныклы бер челтәр юк. Элек үз карамагында гына да 81 кибет исәпләнгән "Таткниготорг" атлы оешмага инде күптән ясин укыдылар. Республикадагы 43 районның 22 сендә китап кибетләре бөтенләй юк; бар дип саналганнары да Мәскәү мөһере сугылган һәм магия, йолдызнамә, эротика, детектив, фантастика турындагы чүп-чар белән тулган. Мисалга, Әлмәт оешмасының 50 еллык бәйрәменә баргач, Ленин һәйкәле каршындагы үзәк кибетләренә махсус кердек. Сатуга куелган 7500 исемдәге китап арасыннан тик утызы гына үзебезнең газиз телдә иде. Ә берлек җитәкчелегенең һичьюгы сыңар район башлыгы янына барып та китап кибете, газета-журнал киосклары ачтыру турында сөйләшеп караганы да юк, әйтерсең лә әдәбият өчен Америкадагы Вил Мирзаянов кайгыртырга тиеш.
Татар халкы Ана телебездән һәр ел саен ныграк аерыла. Димәк, урыслашканнарны да татар мохитендә тоту, милли аң сеңдерү өчен китапларыбызны урыс теленә тәрҗемә итү кирәк. Кайчагында киштәләрдә андый тәрҗемә әсәрләр күренгәләп ала, ләкин алары да йә автор үзе теләнеп тапкан, йә әрсез чинуша дәүләттән талаган акча хисабына. Әсәрләребезне тәрҗемә итү эшчәнлеген конвейерга кую бик күптәннән хаҗәт. Шуннан башка безнең татар әдәбиятын дөнья аренасында түгел, хәтта Рәсәй күләмендә таныта алуыбыз да бик икеле. Нәкъ милли йөзебезне, аяныч тарихыбыз һәм бөек шәхесләребезне чагылдырган китапларны урыс теленә күчереп таратмасак, ни үкенеч, өлкән агай вә күршеләр безнең дәрәҗәне татар дөньясына пародия булган "Зөләйха..." йә буш гыйшык авторларының итәк югарылыгындагы иншалары аша күзаллый башлаячак. Тукай белән Җәлил әсәрләренең төрек, тыва, чуаш телләрендә дөнья күрә башлавы зур куаныч, әмма, кәнәфидән файдаланып, "шедеврларын" казах теленә калыплаткан рәиснең үзен милли маяк итеп танытырга маташуы гына бик кызганыч...
Аннан, безгә пропаганда җитми. Тәнкыйть атлы жанр татар әдәбиятында күптән инде җанын тәслим кылды. Гаҗәп түгелмени - Яхина романы турында тән- кыйть сүзен, әдипләр арасында иң беренче булып, 75 ен узган Рабит Батуллабыз башлап җибәрде бит! Әдәбият турында тапшыруларны телевидение экраннарыннан да куып бетерделәр. "Эфир" белән "КZN" каналларының, гомумән, дистә еллар буена татар әдәбиятына урын биргәне юк. Шул ук "Мәйдан" яки "ТМТВ" каналлары да экранга шагыйрьләрне чыгарып вакланмый. Дәүләт хисабына эшләп килүче ТНВ каналы да татар тарихын, матур әдәбиятны пропагандалау эшенә сыртын куя, моңа багышланган махсус сәхифә юк. "Мәдәният дөньясы" кебек тапшыруда да әдәбият турында сөйләшү сирәк була. Абруйсызлык шуңа барып җитте - берлек башлыкларын театр бәйрәмнәренә, юбилей-премьераларга да чакырмый башладылар. Бөтендөнья татар конгрессы атлы оешмабыз да безнең әдипләрне күрше өлкәләргә алып йөрми, үзенең эшчәнлегенә якын да җибәрмичә генә гомер сөрә.
Язучылар берлеген, гомумән, ниндидер читлек эченә бикләделәр сыман. Үзе бар да кебек, үзе юк та. Алай дисәң, кайчак уяна ул. Аеруча Тукай премиясен яки әдәби бүләкләрне дәгъва итүчеләр олы чират ясап тезелешкән чакта. Журналларга бирик яки әдәбият дәреслегенә кертик дисәң, таң калырдай хикәя йә поэмалар сирәк, ә премия сорап йөрүчеләр буа буарлык, әй! Соңгы елларда, җитәкчеләрне талый-талый, туган район хакимияте яки ясалма җәмгыятьләр исеменнән Тукай премиясен даулау модага кереп китте, кайберәүләр җиңүгә дә ирештеләр хәтта. Шуннан күрмеш, быел Тукай бүләген дәгъва итүчеләр исемлегенә тугыз әдип "кануни рәвештә" теркәлү узды (чөнки дәүләт комиссиясе Президент имзалаган нигезләмә таләп­ләрен санга санамады).
Язучыларыбызның әдәби эшчәнлеген ялкынсыту өчен аерым министрлыклар һәм иҗтимагый оешмалар да төрледән-төрле бәйгеләр оештырып карый. Әйтик, Евразия Язучылар берлеге М.Кашгарый исемендәге хикәяләр бәйгесенә нигез салган иде. Ләкин бәхәсле йомгак нәтиҗәләре зур гауга кузгатты, күренекле әдип Айдар Хәлим үзенә бүләк итеп бирелгән 238 доллар акчаны, протест йөзеннән, хәтта берлек рәисе Р.Корбанның өстәленә китереп ташлау кебек адымга барып җитте (агач акча белән 20-25 мең). Шулай ук, без проза әсәрләре буенча Авыл хуҗалыгы министрлыгы кузгаткан ярышны да сөенеп каршыладык, анда көч сынашыйк дип, 2014 елда 68 язучы әсәрләрен бирде. Ләкин йомгак ясаганда хәрәмләшү күргәч, әдипләр шундук бәйгедән йөз чөерде, 2015 елда аңа әсәр тәкъдим итүчеләр 25 тән артмады. Ә 2014 елгы бәйгедә җиңүче дип табылган Зиннур Хөсниярның "бөек роман"ын "Казан утлары" журналы калыпка кертә алмыйча ярты ел буе чиләнде, ул ике йөз битен кисеп ташлагач кына укучыларга ирешеп "сөендерде". Авыл хуҗалыгы министрлыгы игълан иткән приз күләмнәре оятсыз рәвештә киселде һәм күмәк җыентык чыгару өчен күчерелгән суммалар "башка максатларда" юкка чыкты. Министрыбыз Марат Әхмәтов әлеге бәйгене дәвам да итәр, бәлки, тик анда катнашырга теләүчеләр табылырмы тагын?..
Былтыр "Әдәбият елы" дип аныкланган айларны да үткәреп җибәрдек. Шуның өчен Мәдәният министрлыгы биш миллион тәңкә акча бүлеп бирде. Ни үкенеч, елның ачылу яки ябылу тантаналарын да һичьюгы берәр театр залында зурлап, башкаланың барча зыялыларын да җәлеп итеп, тантаналы төстә билгеләп үтү бәхетенә генә ирешмәдек. Бер төркем әдипләр Г.Камал исемендәге театр җитәкчелеге белән әдәбият бәйрәмен шушы бина залында бушлай, җитмәсә иң күренекле артистлар белән бергә уздыру турында килешсә дә, рәис мондый чарага бөтенләй кул селтәде. Һ.Такташ, Ф.Кәрим, Ф.Әмирхан, К.Насыйри, Роберт һәм Рәшит Әхмәтҗановлар, Ә.Кәримуллин, Г.Ахунов, М.Мәһдиев кебек классикларыбызны искә алу кичәләре дә янә "клуб"та качып-поскан кебек кенә үтте. Андагы кичәләргә республика башлыкларын түгел, хәтта район җитәкчеләрен дә китерә алмадылар. Әдәбият елына бирелгән акчаларның байтагы шәхси нәшрият капчыгына күчте. Лаек әдәбият өчен бездә дәүләт хисабына эшли торган махсус нәшрият бар, ә барча берлек мәнфәгатенә бүленгән чыгымнарны тар даирә, дус-әшнә файдасына тоту әхлаклылык кысасына сыймый, хәтта сатып алу уенын хәтерләтә. "Татнефть" берләшмәсе берлек бинасында әдәби музей булдыру өчен ярты миллион сум акча күчерде, музееның гына эзе дә юк... Финанс тылсымнарын теләсә кайсы язучы ачыклап йөри алмый, моны контрольдә тоту өчен Мәдәният министрлыгы яки хисап палатасының белгечләре хәттин...
Күренекле әдипләрнең күптомлыкларын чыгару туктатылды. Сәбәп шул ук: акча юк бит, кризис. Без шылт иткәнгә дә тез чүгәргә әзер, ә Мәскәү үзе кризисыңа төкереп тә бирми. Әнә, "Беренче канал"дагы "Идеаль ремонт" тапшыруы аша инде йөзләгән сәнгать эшлеклеләренең фатир вә дачаларына ничәшәр миллион тәңкәлек яңарту үткәрделәр. Спонсорлар хисабынадыр инде, дип саташмагыз берүк, һәммәсе дә - казна акчасына. Хөкүмәт максат итсә, янчык табыла ул... Шулар янәшәсендә заманында халык шагыйре Гамил Афзалның фатирына ремонт үткәрү өчен бирелгән 30 мең тәңкә хәерне искә алгач, гарьләнүдән кала тагын ни өстисең?!
Аннары, без һәр ел саен 15 апрельдә Тукай каберенә чәчәкләр куярга барабыз да, йөрәкне әрнетә-әрнетә кире борылабыз. Анда кайчандыр бар милләтне гашыйк итеп яшәгән күренекле әһелләребез терсәккә-терсәк терәгәндәй ята, кабер өстендә кабер, сагынган зыялы остазыңны эзләп табып булмый. Казан читендә яңа бер зират, ә анда күренекле шәхесләребез өчен пантеонга тиң истәлек-ядкяр мәйданы нигезләү зарур, шушы изге бурыч турында һичбер хөкүмәт оешмасы, ә беренче чиратта әдипләр берлеге чаң сукмыйча яши...
Татар дисәң, безгә акча тирәсенә барча юллар бикле. "Каравон" атлы урыс фестивален, әнә, миллионлаган тәңкә байлык коеп, ел да үткәрәләр. Аны Новгород, Ростов ише "чип-чиста" урыс өлкәләре дә рәхәтләнеп уздыра алыр иде, күбесенчә алар бәйрәме, алар төсе бит ул. Ә "Каравон" белән бер үк көннәрдә тамыр ярган "Г.Исхакый укуларын" инде күптән ябып та куйдылар. Исхакый музеен яңарту өчен 18 ел буена акча "таба алмыйлар". Һаман шул акча юк бит, дигән сылтау белән Рәдиф Гаташ, Фоат Садриев кебек халык әдипләренең 75 яшьлек юбилейларын да "ихата" йә Мөслим клубында гына үткәреп җибәрделәр. Әле ярый, Гүзәл Сәгыйтова җитәкчелегендәге "Калеб" клубы Камал театрының кече залында, К.Тинчурин исемендәге театр артистлары һәм башка яшь талантлар белән берлектә Р.Гаташ иҗатына багышланган шигърият бәйрәме оештырып, тамашачыларны таң калдырды. Ни үкенеч, юбилейлары уңаеннан хөкүмәт халык әдипләре булган Ф.Садриев, Р.Гаташ, 90 яшен тутырган сугыш ветераны Хисам Камаловка илле йә йөз меңлек бүләк бирергә дә "җай тапмады". Хәер, андый бүләкләрне берлек җитәкчелеге сорап та йөрмәде бит. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар. Әнә шулай еламаганга күрә инде Г.Камал исемендәге Академия театрында әдәбият бәйрәмнәренең дүрт ел үткәне юк. Берлек җитәкчелеге хәтта 150 мең татар чакырып торган Ульян өлкәсенә дә ике-өч ел буена аяк та атламыйча гомер сөрә. Берлек шәхси абруй, шәхси кесә һәм ялган дан эләктереп калырга ашкынган төркемчелек, әшнәлек кебек яман чирләрдән арына алмыйча ничә еллар буе иза чигә. Бер кавем асаба берлекнең абруен югалту, аны болганчык су хәлендә тоту өчен астыртын эш йөртә...
Сораулар күп. Дагстанда, әнә, әдипләрнең юбилей тантаналарын республика башлыгы Рамазан Абдулатыйпов шәхсән үзе алып барудан да, күренекле әдипләр турында китап язып чыгарудан да йөз чөерми. Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров Әдәбият елын тәмамлаган айда, аңа чак­лы ясалган башка чыгымнардан тыш, милләтнең иң күренекле 10 әдибенә бишәр йөз мең күләмендә акча өләшеп чыкты (андагы берлек әгъзаларының саны 350 түгел, башкаларын рәнҗеткәннәр икән, дип үтә кайгырмагыз). Башкорт­станда әдәбият атналыкларын 57 районның берсеннән-берсенә күчә-күчә, шаулап үткәрделәр. Анда халык әдипләренә дәүләт хисабыннан коттедж-музейлар төзеп бирү гөрләп дәвам итә. Без Рәсәйдә һәрбер яктан лидер, дип шапырырга бик тә яратабыз. Ә менә бездә хаста хәленә калып баручы әдәбиятны аякка бастырырга омтылырлар микән? Матди тотрыксызлык, кризислар да үтәр, берзаманны сый-нигъмәтләр тулы мәҗлес өстәлләре артына да кереп утырыр­быз. Тик шул чакта нәүмизләнү өчен бүген артык булып читкә этәрелгән әдәбият-кашык табылырмы?.. Аның нигезе - әдип исеменә дәгъва итүче каләм ияләре газиз милләтне бөек Исхакый кисәткән инкыйраздан коткару өчен көрәшкә җитлеккәнме?..
Апрель, 2016.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: