Мәдәни җомга

Вахит ИМАМОВ: ТАТАР ӘДИБЕНӘ ДӨНЬЯКҮЛӘМ ТАНЫЛУ НИК ТӘТЕМИ?

Безнең дә алманнар, төрекләр, греклар, поляклар шикелле дөньякүләм танылган, бөек милләт буласыбыз килә инде, килә. "Кешелек дөньясы үсешенә без дә өлеш керттек", дип аның тарихында үзебезгә аерым баскыч-мәйдан дауларга маташабыз. Башкалабыз Казанның меңьеллыгын дөбердәтеп-шаулап бәйрәм иттек. Анда гына тукталмыйча, "татар халкының бер мең дә биш йөз еллык дәүләтчелек тарихы бар",...

Безнең дә алманнар, төрекләр, греклар, поляклар шикелле дөньякүләм танылган, бөек милләт буласыбыз килә инде, килә. "Кешелек дөньясы үсешенә без дә өлеш керттек", дип аның тарихында үзебезгә аерым баскыч-мәйдан дауларга маташабыз. Башкалабыз Казанның меңьеллыгын дөбердәтеп-шаулап бәйрәм иттек. Анда гына тукталмыйча, "татар халкының бер мең дә биш йөз еллык дәүләтчелек тарихы бар", дип тә җибәрәбез. "Татар әдәбиятының меңьеллык тарихы бар", дигән сүзләр телебездән төшми. Кызып китсәк, "без беренче дәүләтләребезне төзеп куйган чакта куе урманнарда җан асраган күрше агайлар ыштанның ни икәнен дә белмичә, аягына юкә чабата киеп йөргән әле", дип күкрәк сугып алудан тайчынмыйбыз. "Без ислам динен кабул иткән чакта күршеләр потларга табынып яшәгән", дигән дәлилебез саллы. "Фәкать Явыз Иван гына 1547 елда үзен беренче патша дип игълан иткән, үзәкләштерелгән тәүге дәүләтне дә урыс халкына татар төзеп биргән", дигән сүзләрдә дә тулы хакыйкать бар. Без бер мең еллар элек үк үзәктән җылытыла торган мунчаларда юынганбыз. Безнең сәүдәгәрләр Урта Азиягә генә түгел, бүгенге Скандинавия, Кырым, Венгрия базарларына да бер мең элек үк барып җиткән. Әйе, барысы да дөрес, һәр дәлил дә саллы. Әмма кешелек дөньясы, чит-ят илләр бүген бөек милләт итеп таныймы соң безне?

Илләр тарихын һәрчак аерым бер шәхесләр ясаган, кешелек дөньясы күпчелек ил һәм милләтне бөек исемнәр аша ишетеп-укып белә. Россия - кешелек дөньясы мәңге аңлап бетерә алмас, күзгә ак саугандай аерым бер ил, аның геройлары да чиксез. Явыз Иван, Петр патша, Анна, Елизавета, Екатерина, Разин, Пугачев, Пушкин, Лермонтов, Николай Икенче, Распутин, Ленин, Сталин, Есенин... Әлеге исемнәрне мәктәпләрдә үк булмаса да, һәрбер институтта диярлек, һичшиксез, ятлаталар. Аларның һәркайсы турында дистәләгән документаль һәм дистәләгән вариантта нәфис фильмнар бар. Һәрберсенә дистәләгән китап багышланган. Аларның тарихы белән кызыксынулар һич тукталу белми. Кешелек дөньясы аларны тагын йөзәр ел буена төрле ләгәннәргә салып чайкаячак әле.

Безнең дә тегеләрнеке шикелле бөтендөнья тарихына кереп калган һәм аларны бөтен дөнья яттан белә торган шәхесләребез бармы? "Нигә, безнең дә Кол Галиебез, Олуг Мөхәммәт, Шаһгали, Сөембикә, Тукаебыз, Исхакый, Сәйдәш, Илһамнарыбыз бар лабаса", дип үз-үзегезне юатмак буласызмы? Юкка алданмагыз. Әлеге исемнәрне Франция, Греция, Куба, Монголия-фәләннәрдә түгел, хәтта, безнең борын төбендә урнашкан Рязань, Тула, Ростов, Псковта да беркем белми. Алар турында документаль фильмнар юк, нәфис кинолар юк, аерым китаплар юк һәм... күрәсең, буласы да юктыр. Сәбәп нәрсәдәме? Башкаларга буйсынып яшәүче милләт тудырган шәхесләрнең исемнәре берчакта да тарихларга үтеп керә алмый. Чыңгызхан турында, әнә, Монголиянең кайда урнашканын да юньләп белмәгән Венесуэланыкылар Латин Америкасында чүлләр табып кино төшерәләр. Мондый бәхет безнең милләткә якын йөзьеллыкта эләгәчәк түгел.

Асылда, билгеле, безнең милләттә дә телдән төшермичә сөйләрдәй аерым исемнәр бар. Беренче чиратта, шул ук Кол Гали ул. Аннары Болгар дәүләтенең үсеше-даны өчен җанын фида кылган Алмыш, Сәлим, Илһам, Алтынбәк ханнар, Бачман тархан, Җик мәргәннәр. Бераз соңрак татар милләтенә Казан ханлыгын төзеп биргән Олуг Мөхәммәт хан. Халык биш йөз ел буе телдән төшермичә сагынган Сөембикә. Урыс дәүләте тез астына бөгеп салгач та баш бирмичә көрәшкән Сарый батыр, Мамыш Бирде. Байтак еллар узганнан соң да Казан ханлыгын кабат торгызу өчен яу артыннан яу күтәреп торган һәм кешелек тарихына шундый бердәнбер баш имәс, кабатланмас нәсел биргән Теләкәй батыр, Күчем морза, Акай. Бөтенроссияне дер селкетеп торган Пугачев явы вакытында Салават Юлаев кебек үк генерал дәрәҗәсенә ирешкән һәм дан алган Бәхтияр Канкаев, Канзафар Усаев, Ярмөхәммәт Кадермәтов, Мәсәгуть Гомәровлар. Инде якын тарихыбызда татарга дан һәм сөенеч китергән газиз Тукаебыз, аннары Гаяз Исхакый, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Һади Такташ. Җитеп торыр. Әле боларын да, алда әйткәнемчә, күрше Ростов-Псковларда белүче юк. Чөнки боларның күпчелеге турында роман-повестьлар да, мәшһүр поэмалар да һаман язылмаган. Кубрат хан, Сөембикә, Сәлим-Илһам ханнар, Бачман тархан, Тукай, Җәлилебез хакында роман-поэмалар беркадәр ялтырады, әмма, ни үкенеч, әдәбиятыбыз өчен байрак булырдай һәм дәреслекләргә кертеп укытырдай кәмальгә менә алмады. Бәлки, шул сәбәптәндер "Кубрат хан"нан кала бу әсәрләрнең берсе дә ни урыс, ни казах, ни төрек теленә тәрҗемә ителмәде. Миңа калса, язучының үзеннән дә бигрәк, әлеге әсәрләрне урыс-төрек кенә түгел, инглиз-алман телләренә тәрҗемә иттереп, бөек улларыбызны дөньяга таныту белән республика һәм хөкүмәт җитәкче- ләре янып-ялкынланып яшәргә тиеш иде. Коллык сүте итәкләрен җибәрмичә тотты, күрәсең, алар мондый мәҗбүри эшләргә төкереп кенә бирде. Ә Алмыш хан, Кол Гали, Олуг Мөхәммәт һәм башкалар турында роман-поэмаларыбыз һаман язылмаган. Әдәбиятка яшь талантлар килү туктап калды. Язучылар берлегендә әлеге бөек шәхесләр турында әсәр яза алырдай көч-куәткә ия каләмлеләр сирәк. Алар турында документаль яки нәфис кино төшерү хакында уйлап караучы юк. Композиторлар арасында да, әйтик, бөек Кол Гали турында бөек кантата яки симфония яза алырдай милли талант иясе табылмаган әле. Димәк, якын киләчәктә дә безнең бөек улларыбыз чит-ят ил зыялылары өчен билгесезлектә торып калачаклар. Сүзсез дә аңлашыладыр: татар бөекләре хакында башка халык вәкилләре язып, безнең милләтне күккә чөячәк түгел...

Янә үткәннәргә кайтып, әдәбиятны гына булса да барлап карыйк әле. Юк, "меңьеллык әдәбият лә ул", дип шапырынуны читкә куегыз әле. Бер кат әйттем ләса: Кол Гали, Тукай, Җәлил исемнәре кайбер чит ил галимнәренең колаклары өчен генә таныш, әмма аларның әсәрләрен, ни үкенеч, бер генә гарәп, венгр, кытай, алман университетларында да дәреслекләргә кертеп укытмыйлар. Аларны, хәтта, Магадан институтындагы кандидат та белми! Кол ителгән милләт вәкилләренең әсәрләре күз чалымына керми. Без әле кичә генә данлап һәм олылап президиумнарда йөрткән, "халык язучысы" исемнәрен биргән Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах, Илдар Юзеевларның әсәрләрен-исемнәрен дә Свердлау вә Курган университетларында телгә алучы юк. Бездә йөзек кашы булып исәпләнгән Туфан Миңнуллинны, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Хисам Камалов, Әхсән Баяннарны да, нәкъ шул рәвешчә, Рязань, Тула, Орел галимнәре белми. Аларны, хәтта, Бишкәк, Алма-Ата, Ташкент, Бохара, Әстерхан, Баку, Махачкала галимнәренең яттан белүе дә шикле. Безнең әдипләребез язган әсәрләрнең бик сирәге генә кыргыз-казах телләренә тәрҗемә ителгәндер. Ә соңгы 15-20 елда татар әдипләренең, гомумән, бер телгә дә тәрҗемә күргәне юк. Нәтиҗәдә, соңгы 20 елда иҗат ителгән татар әсәрләрен күрше чуваш, мари, удмурт, мордва милләте дә белми. Без фәкать үз халкыбызга гына мәгълүм иҗат әһелләре булып калдык бугай инде.

Өстәвенә, Гаяз Исхакый кисәтеп калдырган явыз инкыйраз бар! Ул кисәткән чорның бер йөз елы үтеп китте инде. Әле ул запаска калдырган янә бер йөз ел үткәнче үк татар теленең юкка чыгуы бар. Чөнки... Һади Такташ үскән Сыркыды авылында балаларны бүген русча укыталар. Илдар Юзеев туган Ямады авылындагы татар балалары хәзер гел башкортча укый. Шәехзадә Бабич үскән Әсәндәге татар балалары башкортча тел ватасы килмәгәнгә күрә рус телендә укуга күчерелгән. Муса Җәлил туган Мостафада "урыс" балалары йөгереп йөри. Су буе итеп санап тормас өчен түгәрәкләп куйыйк: Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларының уннан бер өлеше генә бүген үзенең туган телендә белем ала, тугызы урыслашкан. Үзебездә дә күкрәк сугарга чама бик тар. Бездә дә ике татар баласының берсе генә үз телендә укый. Ә дөнья галимнәре исә милләтнең өчтән бер баласы гына чит телдә укый башласа да, андый телне юкка чыгасы телләр исемлегенә теркәп куя. Өстәвенә, безнең татар ата-анасы шултикле дә мәнсез: ул йә биш кызының икесен урыс егетенә кияүгә биреп бара, йә рус киленен ала. Сезгә аңлашыламы? Урыс тарафыннан бу тизлектә йотыла, бетә барсак, тагын 50-60 елдан безнең әсәрләрне укый белүче татар да калмаячак! 60 елдан соң безне, һичьюгы, искә алучылар табылырмы икән?

Бөекләрнең язмышы һәрчак кызганыч ул. Рәссамнардан Харис Якупов белән Лотфулла Фәттахов. Композитор Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһановлар. Җырчылардан Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова, Зилә Сөнгатуллина. Драматург Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Туфан. Прозаиклардан Мәхмүт Галәү, Нурихан Фәттах. Шагыйрь Һади Такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким... Әгәр болар урыс фамилияле талант ияләре һәм аларны данлап иҗат иткән булса, шиксез, һәркайсы да милләт йолдызы урынына калкыр һәм хөкүмәтнең уч төбендә генә йөрер иде. Алар татар вәкиле булганга яңгырамый, шул ук сәбәп белән читкә тибелгәннәр. Бүген кайсы гына татар нинди генә искиткеч шәп әсәр иҗат итмәсен, урыс дәүләте аны Олимп тавына якын җибәрәчәк түгел. Мәскәүдә, әнә, ходай бирмеш һәр ел саен "Ника", "Тэфи" дигән премия бүлешәләр. Президент ел да, ел да шагыйрьләр, артистлар, композиторлар түшенә орден-мидәлләрен кадап тора. Өч тиенгә дә ярамас урыс язучыларының өч тиенгә дә ярамас әсәрләре буенча миллион сумнар коеп кино төшерәләр. Әдәп-итагать дигәннең ни икәнен дә белмәүче Гальцев, Ветров, Лукинский, Новикова, Воробейлар маймыллана торган "Аншлаг" һәм "Чалыш көзге" белән бөтен экран, үзәк заллар тулган. Алардагы артистлар сәхнәләргә генә түгел, дистәләгән кибетләргә ия. Йөзәрләбе коттеджларда, виллаларда тора. Алар чит илләрдән бер дә кайтып керми. Капкасын ачучы чит ил табылгач барган вакытларда Россия Президенты да үзе белән 30-40ар урыс яки яһүд язучысын ияртеп бара. Им өчен генә булса да Россиядәге икенче милләтнең берәр әдибен ияртсә, гөнаһ кылмас иде дә бит, юк, ярамый. Абруй-шөһрәт татарга төс түгел...

Ичмаса, үзебезне үзебез пыяла савытларга ябылган кыргаяклар, саранчалар, үрмәкүчләр сыман таламасак иде. Безне бергәлек һәм бердәмлек, иҗтиһат һәм азат хәят кенә ошбу мескенлектән коткара алыр сыман. Тешне кысып, рухны җыеп, безне инкыйраздан котылу өчен көрәш кенә көтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: