Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Вахит ИМАМОВ: ТАЛАНТ КАДЕРЕ

Соңгы 25 ел буена татар әдипләре Башкортостандагы әдәбиятка булган ихтирам-хөрмәткә карап көнләшергә мәҗбүр. Шушы 25 ел буена Татарстан хөкүмәте безнең язучыларга түләнә торган каләм хакы - гонорар күләмен һичьюгы Башкортостандагы дәрәҗәгә мендереп җиткермәкче була, ләкин һич кенә дә аларны куып җитә алмый. Татарстан - Башкортостаннан да хәерчерәк, мескен, ярлы җөмһүрият...

Соңгы 25 ел буена татар әдипләре Башкортостандагы әдәбиятка булган ихтирам-хөрмәткә карап көнләшергә мәҗбүр. Шушы 25 ел буена Татарстан хөкүмәте безнең язучыларга түләнә торган каләм хакы - гонорар күләмен һичьюгы Башкортостандагы дәрәҗәгә мендереп җиткермәкче була, ләкин һич кенә дә аларны куып җитә алмый. Татарстан - Башкортостаннан да хәерчерәк, мескен, ярлы җөмһүрият түгел-түгелен, күршеләрдәге гонорар күләмен дә - һәр җиргә эталон, дип әйтәсе килми. Тик безгә әле Башкортостан дәрәҗәсенә менеп җитәргә дә, ай-һай, ераграк шул.

Тагын да бер мисал. Татарстан менеп баскан мөстәкыйльлек бусагасы таеп вә егылып төшәрдәй биеклектә булмагач, ничарадан бичара, күршеләрең белән чагышасың инде. Без, менә, соңгы 20 ел буена "Башкортостандагы татарларны башкортларга әйләндереп бетерде", дип аларда Илбашы булып торган Мортаза Рәхимовны сүгеп рәхәтләндек. Ә ул кылган гаҗәеп тә изге эшләрне күрергә теләмәдек. Мортаза агай исә Мәскәүдәге Ельцин-Путиннар алдында ләббәйкә уйнап йә рөхсәт тә сорап маташмады. "Башкортостанның халык әдибе" исемен алган һәрбер шагыйрь яисә прозаикка әле үзе исән чагында ук икешәр катлы махсус коттеджлар төзетте дә куйды, бүген аларның һәрбересе музей булып халыкка хезмәт итә, әдип данын сүндермичә эшли. (Сүз уңаеннан тагын шунысын өстәргә дә мәҗбүр: Мортаза Рәхимов биштән күбрәк балалары булган гаиләләргә дәүләт хисабыннан зур-зур йортлар төзеп бирү турында да Указ кабул итте, әлеге фәрман бүген дә үтәлә; урыс белән татар хатыннары алты-җидешәр бала табудан күптән туктады, фәрманның кемнәр файдасына эшләп килүен үзегез чамалагыз).

2013 елның җәендә каләмдәшем Ләбиб Лерон белән бергә Башкортостан районнарын урап кайтырга туры килгән иде. Максат бик яшерен түгел: һәрбер татар әдибенә остаз булган Әмирхан ага Еники истәлегенә бәйле урыннарны карап кайтуда иде исәп. Благовар районында Әмирхан аганың туган авылы Каргалыга да, аның балачак һәм үсмер еллары үткән Дәүләкәнгә дә кердек. Сөенеп кайтырдай һичбер сөенеч булмады: Каргалыда Әмирхан аганың исемен йөртүче кеп-кечкенә тыкырык та, аңа багышланган музей, авыл уртасына куелган һәйкәл яисә сын да юк, һичбер төрле ядкәр эзләп таба алмадык. Дәүләкәндә Әмирхан ага үскән һәм бүген дә исән-имин көе утырган ике катлы йортта хәзер инде чит-ят кеше яши. Өйнең диварына Әмирхан ага хөрмәтенә үтә очсызлы истәлек тактасы куйганнар-куюын, тик йорт хуҗасы капкадан да кертми, данлы остазыбыз рухына дога кылып та булмый.

Аның каравы, район җитәкчеләре алар өчен зур горурлык булган Әхияр Хәкимов атлы әдип музеена хозурланырга алып керүне һич тә онытмады. Абзый үзе сугыш ветераны булган. Мәскәүдә яшәп яткан. Бөек Ватан сугышына багышланган берничә әсәр язган. Уфада Рәхимов "халык язучысы" исемен бирү турында фәрман чыгаруга, Дәүләкән уртасында (хакимият янәшәсендә җирен дә тапканнар бит!) Әхияр абзыйга ихатасы-бакчасы да булган зур йорт салып биргәннәр. Ветеран-әдип шуннан соң ун еллар чамасы шушы йортына кайтып, яздан алып кара көз кергәнче ял һәм иҗат итеп гомер сөргән әле. Ул вафат булганнан соң әдип йорты музейга әверелгән, район хисабыннан анда хәзер өч хезмәткәр эшли.

Башкортостанда бүген Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Әтнәбай, үзе исән-сау көенчә яшәүче Равил Бикбай (һәм дә башкаларның) музейлары да бар. Менә былтыр гына Зиянчура уртасында безнең Марат Кәримов агабыз өчен дә йорт тергезеп куйдылар. Мирас калдыру, ядкәр итү, исемнәрен мәңгеләштерү өчен Башкортостанда менә шулай итеп акчасын да, җаен да табалар бит. Ә бездә, ул бездәме?!

Бөтенләй юк, дию олы гөнаһ булыр. Президент аппаратының җитәкчесе Әсгать Сәфәров тырышлыгы белән Зәй районының Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыголның кабер ташы һәм чардуган яңартылды, Зәй каласы уртасында аның исемендәге мәчет калкып чыкты. Арча районының Гөберчәк авылында Мөхәммәт агабыз Мәһдиев истәлегенә үтә матур музей төзеделәр. Аксубай районының Яңа Кирмәт авылында Хәсән Туфанга багышланган музей эшли. Шундагы Яңа Үзи авылының мәдәният йорты бүлмәсендә Газиз Кашапов хөрмәтенә оештырылган музейда булганым бар. Әлмәт районының Кичүчат авылында Риза Фәхретдин музее сокландыра. Актаныш районының Такталачык авылы мәктәбендә туган як музее эшли, анда Гамил Афзал белән Мөхтәр Мутинга багышланган почмаклар да күрдек. Пучы авылында Нур Баянга багышланган почмак исән. Сарман гимназиясендәге музейда Хәниф Хәйруллин, Әзһәр Габиди иҗатларына багышланган стендлар бар. Азнакай үзәгендәге музейда сөекле артистларыбыз Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров сурәтләре һәм берничә ядкәре белән рәттән Марсель Гали, Мәхмүт Хәсәнов, Нур Әхмәдиев, Флера Гыйззәтуллина, Илдус Гыйләҗев рәсемнәре дә тезелешеп киткән... Әлеге исемлекне шактый озын дәвам итеп була. Әмма чамалый-сизәсездер: шәхсән бер шәхес, аерым шәхес өчен генә төзелгәннәре, әй, сирәк бит!

Соңгы елларда гына да халкыбыз бик яраткан никадәрле затлар югалттык без?! Гамил Афзал, Фатыйх Хөсни, Гариф Ахунов, Роберт Әхмәтҗан, Аяз Гыйләҗев, Миргазиян Юныс, Шәүкәт Гали, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Фәнис Яруллин, Рөстәм Мингалим... Әдәбият басуыннан чыгып дәвам итсәк: Шәүкәт Биктимеров, Фуат Халитов, Габдулла Шамуков, Хәлил Әбҗәлилов, Хәйдәр Бигичев, Харис Якупов, Марсель Сәлимҗанов, Зифа Басыйрова, Айрат Арсланов... Утыз-кырык ел элек китеп барганнарны да санасак, әлеге исемлекне озын-озак дәвам итеп була. Ләкин югарыда саналганнарның берсе хөрмәтенә дә аерым йорт, махсус музейлар юк.

Исемлек барлаганда юри янда тоттым, Башкортостан җирлегендә туган талантларыбызның исемнәрен аерым көе телгә алу кирәк. Югарыда язган Әмирхан Еники, без сокланып туймас Сәйфи Кудаш, Нурихан Фәттах, Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат, Саҗидә Сөләйманова, Әхсән Баян, абыйлы-энеле Нил һәм Илдар Юзеевлар, берочтан, без һич оныта алмаячак Фәридә Кудашева; безнең әдәбиятны бүген дә баетып яшәүче халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин һәм Рәдиф Гаташ... Башкортостанның үзендә яшәүчеләргә хөрмәт чиксез; югарыда бәян ителгәннәрдән моны тойгансыздыр. Ә иҗат һәм даннары буенча алардан ким булмаган, әмма "читкә", татар милләтенә хезмәт иткән шәхесләребезнең берсе хөрмәтенә дә Башкортостан җирендә сыңар музей, сыңар һәйкәл дә юк. Имеш, күрше йә чит җөмһүрият, дигән булып акланасы түгел. Максат иткәч, әнә, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Оренбург губернаторы Юрий Берг белән уртак тел дә, аңа өстәп, акчасын тапты да, Мостафа авылында каһарман-шагыйребез Муса Җәлилгә багышланган музей-комплексны яңартты да куйды. Алар Татарстанга һәм татар милләтенә хезмәт иттеләр бит, дигән сылтау белән башкорт хөкүмәтенең үзебезнең талантларны читкә тибеп яшәүләренә ирек куеп булмый. Татарның һәм, һичшиксез, башкортның да рухи байлыгы булган Еники, Исәнбәт, Кудаш, Юзиләргә багышланган музейларны аякка бастыру юлында Мәдәният министрлыгының яки хөкүмәтнең теше үтми икән, хәтта ике Илбашы да, кул кысышып, сөенечле нәтиҗәгә килә алыр иде. Сыркыдыга да онытылып беткән Һади Такташны, Троицки каласына - Атилла Расихны, Казахстандагы Кызылъярга - Нури Арсланны, Пенза өлкәсендәге Пешлә авылына - Шәриф Камалны, Татар Кынадысына - Гадел Кутуйны, Демьян районына - Кәрим Тинчуринны, Чувашстанның Батыр районына Фәтхи Бурнашларны кайтарырга кирәк.

Азат тормыш белән яшәүче бәхетле туганнар язмышы көнләштерә. Әнә, язучылар рәисе Рафис Корбан Бакуда булып кайтты. Аны әзәри әдипләре җирләнгән (зират, дип әйтергә тел әйләнми) хәтер бакчасы - пантеонга алып барганнар. Һәрбер күренекле шәхеснең кабере өстендә искитмәле һәйкәл, асыл сәнгать әсәрләре тезелешеп киткән. Мөслим Могамаев исән чагындагы, сәхнәдәге сыман җырлап тора. Вафат әдипләрнең каберләре өстенә куелган затлы һәйкәлләр безнең хәтта Казан урамнарында да юк һәм, гомумән, андый хөрмәт, затлылык вә кадер төшләргә дә керми. Әзәрбәйҗан да, әле 25 ел элек кенә совет иленең тәртәләре арасында йөргән Казахстан белән Кыргызстан да - асылташ-якутлар чишмәсе бәреп торган зиннәт иле түгел, байлык та күктән яумый. Әмма талант ияләренең кадерен бик беләләр: Алматы белән Ашхабадның үзәк мәйданнарына күренекле сәнгать әһелләренең һәйкәлләрен тезеп куйганнар бит, әнә!

Ә без Сара Садыйкова фондын оештырып, акчасын да җыйдык, һәйкәле дә әзер; кайсыдыр завод эчендә тузанга күмелеп, сансызланып ята; һәйкәл куярга урын таба алмый интегәләр, адәм көлкесе хәл! Туфан Миңнуллин хөрмәтенә куеласы һәйкәл макетын Язучылар берлеге бинасына китереп күрсәттеләр, бик ошаткан һәм сөенгән идек. Туфан абыйның замандашы һәм әшнәсе булган Мостай Кәримгә Уфа уртасында алты метр биеклегендәге һәйкәл куйдылар бит, безнең талант иясе дә шундый ук хөрмәткә лаек иде сыман. Кайсыдыр "киң күңелле, миһербанлы киңәшчеләр" коткысы буенча яңа әмер чыкты: Туфан ага рухы тулы һәйкәл түгел, фәкать бюстны күрүгә үк "сөенәсе" икән!

Кирәкмәгән чакта гаҗәп кысмыр, гаҗәп сараннар без. Баулыда да, әнә, Фәнис Яруллин белән аның гомерлек терәге, аны җиһанда исән-сау саклап яшәткән Нурсөя ханым хөрмәтенә скульптура балчыгыннан ясалган гаҗәеп сын аның авторы Рәсим Шәрифуллинның шәхси өендәге мастерскойда инде бер ел буе хәрәкәтсез тора. Эсселектән йә көтелмәгән салкыннан зыян килмәсен өчен ул балчык сынны тиз арада әүвәл гипска, ә аннары бакыр һәйкәлгә әверелдерәсе иде. Кайсы түрә ишеген генә шакып карама, шул ук хикмәтле сүз: "Бездә акча юк бит!"

Бар инде, БАР! Беребез дә сукыр йә томана түгел, кайсы гына район үзәгенә барып төшмик, күреп торабыз бит. Нинди генә район башлыгын алыштырып куймасыннар, бер генә яңа түрәнең дә иске хуҗа утарына кереп утырганы юк. Чит районнан китерелгәнме ул, әллә үзеннән үсеп чыкканмы, һәрбер яңа хуҗа үзенә яңа замок сала. Үзенә генә дә түгел. Казан каласын тирәләп утырган бистәләргә кереп сорашыгыз: шунда яшәүчеләр: "Әнә, теге коттеджны фәлән район башлыгы кызына төзеп бирде" яисә "менә бу йорт фәлән улыныкы", - дип яшереп тә тормыйча, төртеп күрсәтәчәк.

Җитәкчеләр арасында тагын бер "мода" чәчәк атты. Хәзер һәр район хакимиятенең диварларын элек эшләп киткән җитәкчеләрнең сурәтләре белән бизи башладылар. "1931 елда фәлән, 1962 дә фәлән..." Нинди тарихи батырлык кылган ул кешеләр? Татар милләтен, аның мәктәпләрен яптырмыйча саклап калу өчен дотка капланганмы, йә булмаса Хрущев яки Брежневның битенә төкергәнме? Ә-ә, юкмыни? Чираттагы һәм вакытлы гына бер түрә булгач, ул бәндәләрнең исемнәрен нигә ятлаталар?! Нишләп дистә меңнәрчә сум акча шулай җилгә оча?!

Шул ук вакытта, үзеннән үсеп чыккан халык әдипләре, халык рәссамнары, Фәридә Кудашева яисә Зифа Басыйрова югарылыгындагы халыкчан җырчылар, күренекле галимнәребезнең сурәтләрен, шәхси ядкәрләрен туплап (әйтик, Арчадагы кебек) махсус музей, сәнгать музее төзеп куйган районнар бик сирәк. Гомер буе районнардан кайтып кермичә йөрибез бит, ләкин әле бер генә районда да үзәк мәдәният сараеның диварларында шул җирлектә туып-үскән атаклы сәнгать әһелләренең портретларыннан хасил галереяларны күргән-ишеткән юк. Һәрбер язучының, артистның, галимнең әүвәл белем алган мәктәпләре бар. Ни галәмәт, әнә шул мәктәпләр дә үз газизләренең сурәтләрен иң үзәккә элеп куя белми. Киная сала башласаң, шул ук җавап: "Акча бирмиләр бит". Гәрчә, район мәдәният сарайларына яки мәктәпләр түренә шул җирлекнең мактанычы булган талантларның портретларын ясатып кую өчен Илбашының махсус фәрманы да кирәк түгел. Ул талантларга хөрмәт илә кадер күрсәтү өчен мәдәният һәм мәгариф министрларының шәхси фәрман игълан итүе дә җитә!

Шулай ук, район үзәкләрендәге яңа урамнарга, авыллардагы аерым мәктәпләргә шул җирлектән чыккан талантларның исемнәрен кушу өчен дә Илбашының махсус фәрманнарын көтеп яту һич мәҗбүри түгел. Әнә, Әлмәт каласындагы бер урамга әле үзе исән чагында ук Гамил Афзал исемен бирделәр. Гамил абый, вафатына чаклы, ел ярым буена үз исемендәге урам буенча йөреп рәхәтләнде. Вакытыннан алда исем бирелүгә карап һични үзгәрмәде. Гамил абый исән чагында ук моңа лаек иде, ә андыйлар, шөкер, татар милләтендә тагын да бар. Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировка багышланган музейны ун-унбиш ел чамасы элек үк төзеп куйдылар. Әлфия Авзалова, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова һ.б.га багышланган музейларны һич тә шикләнмичә, бүген үк төзеп була. Алар һәм, аларга кушып, халык әдипләре дә үз исемнәрендәге урамнар пәйда булуга бүгеннән үк лаек. Ашыгырга кирәк: чөнки Казан бистәләрен һәм авылларны Яшел, Кызыл, Алма, Чия, Инеш, Газ, Күмер, Имән, Каен, Нарат, Юкә, Яфраклы, Камышлы, Җиләкле, Бакчалы, Чокырлы, Үзәнле, Урманлы дигән шыксыз-тозсыз урам исемнәре басып китте. Махсус фәрман игълан итү дә артык булмас: татар җирен чүпкә батыра торган, мәгънәсез исемнәр бирүне бүген үк туктатсыннар!

Инде кабаттан "гонорар" атлы адәм мәсхәрәсенә әйләнеп кайтмыйча түзмим. Бик күбебез совет вә коммунистлар хакимиятен кимсетеп искә төшерергә нык шомардык. Әмма шул хакимият саллы роман өчен "Волга" машинасына җитәрлек мая түли иде. Нурихан ага Фәттах бер романы хакына Казандагы Тау Өсте бистәсендә сарай чаклы йорт та төзеп куйды. Ә хәзер 6-7 еллар буе чиләнә-чиләнә, архивларда казына-казына иҗат иткән иң саллы һәм берәгәйле китап өчен түләү дә йөз мең тәңкәдән артмый. Шул санны телгә алдыммы, бер башлыкның ихахайлап көлгәне, йөрәкне яралап, һаман искә төшә: "Кит, әкәмәт, аена ике миллион тәңкә умырмасам, эшләп йөрмим дә мин!"

Чарасызлыктан, мескенләнеп уйлыйм. Әгәр казнадан тиешенчә түләргә җаен тапмый һәм Тукай исемендәге бүләк күләмен дә биш йөз мең тәңкәдән арттыра алмый икән (Россиядә дәүләт премиясенең күләме биш миллион тәңкә), нишләп хөкүмәт һәр район хуҗасына үз җирлегеннән берәр генә булса да әдипкә йә галимгә район хисабыннан затлы бер йорт салып бүләк итәргә фәрман бирми микән? Нишләп болар һич тә талант ияләрен, милләтнең асыл затларын күз уңында тотмый да, аларга да үз табыннарыннан өлеш чыгару турында уйлап карамый соң? Мондый мескенлек һәм мондый гаделсезлек күпме дәвам итәр?..

Нибары бер гасыр элек кенә татар милләте бар төрки дөньяның маягы, әйдәп баручысы һәм үрнәге иде. Ул чагында без башкаларга караганда мәгърифәтлерәк, зыялырак, талантлырак булганыбыз өчен татар милләтеннән бөек Тукай үсеп чыккан, аның кебек шагыйрь әзәриләрдә дә, кыргыз, казах, үзбәктә дә юк! Шул мәгърифәтлелегебез нәтиҗәсендә төрки дөньядагы иң беренче театр бездә туган. "Шура" шикелле үтә саллы журнал тик татарда чыккан (матбага өчен дә, мөхәррире Риза Фәхретдингә дә акчасын абыйлы-энеле татар миллионерлары Шакир һәм Закир Рәмиевлар түләгән). Башкаларда безнең Шиһабетдин Мәрҗани һәм Риза Фәхретдин белән янәшә куярдай гыйлем ияләрен эзләп табып булмый. Ахыр чиктә, Россия империясенең Дәүләт Думасында 38 депутаттан торган мөселман фракциясе белән дә, асылда, безнең бөек Садри Максудилар идарә иткәннәр бит! (Казан губернасы ул вакытта Дума утыргычларына пайтәхеттә эшләп арган түрәләрне озатып җибәрмәгән, татар милләтенең мәнфәгатен анда безнең өчен бүген дә маяк булган Садри Максуди, Йосыф Акчура, Һади Атласи шикелле яртылаш әдип акыл ияләре яклаган).

Хәзер әзәри, кыргыз, үзбәк безне күптән үтеп китте. Әнә, без бүген аларның һәйкәл-музейларына, каләм хакларына, аларга булган хөрмәт-ихтирамга карап көнләшәбез. Аларда рух бүтән, адымнары үзгә. Төркиянең Искешәһәр губернаторы Гүнгүр Азим Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара хикәяләр конкурсын үткәрүне үз өстенә алды, премия акчаларын да кесәсеннән ул үзе түләде. Ә бүген татар байлары да (надан-карак булгач) милләт мәнфәгатьләренә төкереп кенә карый, хөкүмәт тә талантларны канат астына алмый. Шуңадыр, әнә, СССРның халык артисты дәрәҗәсенә ия булган Шәүкәт Биктимеров унике мең тәңкә пенсиягә "хозурланып" яшәде. (Ул китүгә, Шәүкәт абыйны алыштыра алырдай талант булмаганга, "Әлдермештән Әлмәндәр" сәхнәдән үк төште; аны кабаттан күрә алуыбыз да бик икеле). Ниндидер бүләкләргә ия булган әдипләрнең пенсияләре дә шул чамадан артмый. Алар китап чыгара алмый интегә, нәшер ителсә, гадел-лаек гонорарын күрми. Яклау эзләр, закон көтәр идең, Татарстанның Дәүләт Советында Разил Вәлиевтан кала сәнгать дөньясын яклаучы һичбер депутат юк... Һәммәсен дә күз алдыннан кичерсәң, тик бер сорау кала: бүгенге җитәкчеләр татар милләтен кабат элеккеге югарылыгына кайтарырга җыенамы икән?..

Әдәбият елы башлануга өч ай узды инде. Хөрмәт-яңарышның җиле сизелми шул әле...


.Бакуда шагыйрь Мәмәт Араз каберенә куелган һәйкәл.

.Шагыйрь Җафар Җаббарлы һәйкәле.

.Шагыйрь Сөләйман Рәхимов һәйкәле.

.Хәлил Рза Олытөрк каберендәге һәйкәл.

.Шыгали Корбанов һәйкәле.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев